поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.10.2011 Җәмгыять

Бет сатам, кем ашый?

Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә диләр. Шулай да язарга булдым әле, баксаң, бавыр авыруын, төгәлрәк әйткәндә, А гепатитын бетләр ярдәмендә дәвалап була икән бит. Бу вакыйганы миңа хастаханәдә дәваланып чыккан туганым сөйләде. Республика клиника хастаханәсендә операция ясатканнан соң, ул озак кына шунда дәвалану курслары узды. Шул чакта Таҗикстаннан күченеп кайткан бер ханым белән танышкан. Ул үзенең бавыр авыруыннан ничек дәвалануын сөйләгән.

Традицион булмаган медицинага өстенлек бир­гән ханым, бавыры авырта башлагач та, хастаханәгә бармыйча, авылларында кешеләрне дәвалаучы бер бабай янына килгән. Бабай исә хатынны игътибар белән тыңлаганнан соң, аңа өч бет ашарга кушкан. Ләкин бетне кайдан аласың? Сугыш заманнарында гына котырган бит ул, мәрхүмә дәү әнием, мәктәптә укыганда, алгы партада утыручы кызларның аркаларында бетләр чабышканын карап утыра идек, дип сөйли иде. Бер чәч толымыннан чыгалар, икен­чесенә кереп китә­ләр... Кыскасы, бу ханым бетләр­не чегәннәр­дән тапкан. Ипи арасына кыстырып, өч бетне ашаган ул. Чыннан да, файдасын күр­дем, дип әй­тә, ди. Шуннан соң че­гәннәр авыл буенча бет сатып та йөр­гәннәр әле: «Бер бет биш сумнан, кемгә кирәк, кем ала?..»

 

Медицина хезмәткәрләренә бу вакыйганы сөй­­ләгәч, күбесе «ах» итте. 12 нче шәһәр хастаханәсе табибы Татьяна Дворянкина: «Үлән­нәр, хәтта болан мөгезе белән дәваланганнарын ишеткәнем бар. Ә менә бетләр… Африка кабиләләре күз алдына килеп баса, сез миндә кызыксыну уяттыгыз әле, бу хакта материаллар эзләп карыйсы булыр», – диде. 7 нче шәһәр хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге мөдире Диләрә Исхакова исә бу дәвалану ысулына хәтта комментарий да бирә алмады. «Мо­ның булуы мөмкин тү­гел», – дип гаҗәпләнде ул.

 

Табибларның хәбәр­дар булмаулары аңлашыла да, традицион булмаган медицинада кулланганнар бит аны. Шуңа да үләннәр белән дәвалаучы халык табибы Фирая ханым Захаровага мөрә­җә­гать итеп карадык. Аның җавабы үзебезне дә шаккатырды. Баксаң, хәзер дә бетләр белән дәваланучылар бар икән бит. «Бигрәк тә сугыш елларында бу ысулны еш кулланганнар дип ишеткәнем бар. Бет белән дәвалануны раслаган факт­лар җитәрлек. Һәр чорның үз дәвалау ысулы булгандыр инде. Тик аның шифасы турында кистереп әйтеп булмый. Кемгәдер файда биргән бетләр икенче берәүгә зыянлы булырга мөмкин. Үземнең бу ысулны кулланып караганым юк, бетләр көчле бөҗәк­ләр бит, бәлки, вирусларны ашап юк итү көченә ия булганнардыр. Бәлки, ке­ше, дәвалануга башка ча­ра калмагач, үз-үзен ышандырып, бет­ләргә алын­гандыр. Хәзер бу ысул турында сөйләгәндә кө­ләбез генә. Тик шулай да бет­ләр сорап килүчеләр бар әле. Андыйларны бомжларга җи­бә­рә­без», – ди Фирая ханым.

 

Гадәттә, хәерче кеше, бетем дә юк, дияргә ия­лән­гән. Баксаң, бетең булса, яшәп була икән әле… Алучы булганда, бетне дә сатарга була…


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»