поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
05.10.2011 Җәмгыять

Булдыклылык “бәласе”

“Комсомольская правда”га ышансаң, Татарстаныбызда да 9 миллиардер бар икән. Әмма доллар миллиардерлары түгел, үзебезнең “валюта”ныкылар. Прохоровлар, Потаниннар белән чагыштырганда безнекеләргә әле үсәсе дә үсәсе...

Сез – гади хезмәткәр. Кө­ненә күпме акча эшлисез? Меңне (доллар түгел, әлбәттә, сум) эшләсәгез – бу инде яхшы дигән сүз. Сез тормыш­ның төбендә түгел әле. Ә ме­нә көненә 50 миллион доллар эшләүче кеше турында ни әйтә алыр идегез? Аптырыйсыз, гаҗәпләнәсез, тел шартлатасыз, юк, алай ук булмас, дисез. Була икән шул менә. Россиядәге иң эре олигархлар (мәсәлән, Роман Абрамович) сәмәнне бүген шундый темпта каера. Гади арифметика кулланып чутлаганда шулайрак чыга: берүзләре аз да түгел, күп тә түгел, 70 мең кешелек эшли. Бу – бала-чага­ларны, әби-бабайларны кушып чутлаганда 150 мең кеше яшәгән Әлмәт кебегрәк ур­такул шәһәр килеп чыга дигән сүз. Кыскасы, бер шәһәр эшләгәнне берүзләре эшлиләр. Нинди маладислар! Эшләгән эшләгән менә шулай эшләргә кирәк инде аны! Без генә ул булмаган мескеннәр аена 10-15-20 меңгә канәгать.

 

Ә менә чит ил байлары күпкә булдыксызрак икән. Күп дигәндә көненә 100 меңне эшли алалар. Анысын да, буыннан-буынга ничә буын баш күтәрми тир түгеп һәм, кем әйтмешли, янып-пешеп.

 

Безнең Дәүләт Думасы бе­лән Федерация Советында да ике дистәгә якын доллар миллиардеры исәпләнә. Ә ми­ллионерлар? Аларын инде са­научы да юк. Уйлап карагыз инде: шул кесәләре шыплап “яшел акча” белән тулган абзыйлар гади халык мәнфә­гатьләре турында кайгырта аламы? Кирәкме без аларга? Җавап, миңа калса, билгеле. Шулай булгач каршы сорау да тумыйча кала алмый – ошбу органнар халык, ил өчен ки­рәкме соң?

 

Аннан соң тагын бер гади закончалык бар бит әле. Миллиардерлар саны арту илдәге икътисад үсешенә якынча тәңгәл булырга тиеш. Урлашып баемаганда. Үзебездәге икътисадый үсешне яхшы бе­ләбез. Ул җылы яктагы банан республикаларындагы үсештән күпкә артыграк кәнишне. Ә доллар миллиардерла­рының саны буенча без бүген икенче урында. Бу ике нәрсә турында сөйли. Берен­чедән, коточкыч концентрация турында – илдәге капитал са­наулы кешеләр кулында тупланган. Икенчедән, юләргә дә аңлаешлысы – алар аны тир түгеп булдырмаганнар, ә криминал юл белән эләктер­гәннәр...

 

Тик олигархлар бар, яши икән, алар кемгәдер кирәк дигән сүз. Иң элек, алар үз-үзләренә бик кирәк. Аннары, кайберәүләр уйлавынча, алар ил икътисадына кирәк икән әле. Миллионнарга эш бирү­челәр, янәсе. Тик алар булмаса эшне башкалар бирер иде. Монда иң төп мәсьәлә шунда – сез алар төзегән берәр олы предприятиегә бармак белән төртеп күрсәтә аласызмы? Ә алар булдырган яңа, заманча технологиягә? Кая үзебездә җитештерелгән автомобиль­ләр (отвертка технологиясе исәпкә керми), компьютерлар, һичюгы кесә телефоннары?

 

Бәлки олигархлар хаки­мияткә, дәүләткә кирәктер? Менә монысы инде икенче мәсьәлә. Хакимияткә берничә дистә тыңлаулы акча капчыгы булу комачауламый. Болар бит үзенә күрә күлә­гәдәге кабинет. Алар белән рәсми министрлар белән эшләгән кебек җыеп сөйлә­шергә, икътисадый, финанс, хәтта сәяси проблемаларны да хәл итәргә, ярдәм сорарга мөмкин. Үзара мәхәббәт булмаса да, җиңел генә яратышу бар инде ул.

 

Менә ни өчен аларны монополиягә каршы законнар, картель оештыруга каршы законнар, башкасы белән ялгыш та кысмыйлар? Бензин бәяләре әнә бөтен ил буенча ничек бердәм күтәрелә. Бу картель килешүе түгелмени?

 

Ул гына җитмәгән, аларга чит илгә акча чыгаруда да бернинди тоткарлык юк. Виллалар, сарайлар, утраулар сатып алу гына түгел, алар чыгарылган акчаны да бер каршылыксыз чит ил икътисадларына да сала торалар. Ә бит үзебездә акча, инвести­цияләр җитми. Без монда көн саен инновацияләр, модернизация турында сөйлә­шәбез. Ә бик тә кирәкле акча читләргә хезмәт итә. Башны ташка орсаң да аңлашылмый торган мантыйк.

 

Әнә бөтенебез дә белгән олигарх Роман Абрамович­ның Сардиния утравындагы зиннәтле сараена арест салганнар икән әле. Сәбәбе – миллиардер биредә төзелеш эшләре белән артык мавыгып киткән һәм Италия законнарын бозган... Менә сиңа бәла. Романның, имеш, шуңа бик тә кәефе киткән. Вилла булмаса баш авыртуы да булмас иде дә бит. Әмма бар шул. Берсе икенчесен китереп чыгара. Байлар да елый дигән гыйбарә ничек искә төшмәсен инде...


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 187 | 05.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»