поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.09.2008 Криминал

ЙОРТСЫЗ КАЛДЫРУЧЫЛАР

“Абыегыз бик авыр хәлдә, зинһар, килеп алыгыз!” Күршебез шундый эчтәлектә телеграмма алгач, тәмам аптырашта кала. Сарапул шәһәрендә аның бер танышы да юк, ә бердәнбер абыйсы Ижауда яши иде. Ярый әле элемтә өчен телефон номерлары күрсәтелгән. Лилия апа шалтыратып буталчыклык килеп чыкканын аңлата башлый, әмма сөйләшә торгач, абыйсының чыннан да бер белмәгән шәһәрдә, чит кешеләрдә булуы ачыклана.

 

Картаймыш көнендә барыр урыны, кайтып керер өе булмас, дип Равил абый башына да китермәгән. Әле күптән түгел генә ике бүлмәле фатирында үз рәхәтенә яши иде. Салгалый иде салгалавын, әмма бер кешегә дә комачауламый бит. Ә көннәрнең берендә кулларына аракы тотып “кунаклар” килеп керә. Тәмам исерүе җиткәч исә, квартирын сатарга рөхсәт бирүче кәгазьгә кул куйдырталар. Боларны ул инде начар хәтерли. Айнып китеп уянганда, кайдалыгын аңышмый. Теге “кунак”лар борчылмаска куша, тиздән яңа торакка күчәчәген вәгъдә итәләр. Күршеләрдән исә Равил абый бу яңа фатирда яшәүчеләрнең еш алышынуын белә. Гомумән, бу фатир турында начар сүзләр йөри, монда эләгүчеләр күп булса бер-ике атнадан эзсез югала икән. Карт кеше тәмам куркуга кала, яшәү теләге көчле: тәрәзәне ватып, икенче каттан сикереп, качып котыла.

 

Башта ару да, авырту да сизми. Бераздан гына хәл алырга утыргач, торып китә алмый. Аяклары бүрәнә булып шешкән. Өс-башы пычрак, атна буе кырынмаган – күпчелек аны читләтеп узарга тырыша. Бездә бит шулай: җирдә аунап ятучы кешене алкаш дибез дә узып китәбез. Бәлки аңа ярдәм кирәктер дип башка да китермибез. Менә Равил абый да шундый хәлгә эләгә. Ярдәм сорап эндәшсә дә, узып баручылар җикеренә генә. Әмма кеше кайгысына битараф калмаучылар да бар икән. Урта яшьләрдәге бер ханым аны үз өенә алып кайта, юындыра, ашата, туганнары барлыгын белгәч, аларга хәбәр итә.

 

Лилия апа абыйсы янына ашыга. Берничә көннән бергәләп кайтып керәләр. Ике аягы да гипста, тәмам хәлсезләнгән карт кеше кызганыч иде. Үзе белән булган хәлләрне, кичергән авырлыкларны Равил абый күз яшьләрен йотып сөйләде. Картаймыш көнендә торыр урыны булмавын, кеше кулына калуын бик авыр кичерде ул.

 

Лилия апа да бу хәлне болай гына калдыра торган кеше түгел. Икенче көнне Ижауга китте. Ә фатирда инде бөтенләй башка кешеләр яши. Аның белән сөйләшеп торучы да юк. Милициядә эш кузгаталар. Дөрес, анда алдан ук фатирны кайтарырга өметнең аз булуын искәртеп куялар. “Кара риэлтор”ларның эзе дә калмаган. Квартирда яшәүчеләрнең исә бу хәлгә бер катнашы да юк. Шулай итеп судка биреп карасалар да, фатирны кайтара алмадылар. Равил абый бер ел тирәсе сеңлесендә яшәде. 16 квадрат метрлы бүлмәдә дүртәүләп сыештылар. Аннары исә кеше исәбенә яшәүдән туеп, урам себерүче булып эшкә урнашты ул. Бераздан кечкенә генә бүлмә бирделәр.

 

Бу хәлләрдән соң ике ел тирәсе узды. Барысы да инде онытылды диярлек. Әмма дусларыбыз белән булган вакыйгалар бу хәлләрне тагын искә төшерде. Бер дә уйламаганда Андрей гаиләсе белән Мари Иленә Волжск шәһәренә күченеп китте. “Моңа кадәр күченү турында ләм-мим сүз чыкканы булмады, кинәт кенә Казанның Киров районындагы фатирыгызны ниечк ташлап китәргә булдыгыз”, - дип сораштыра башладык. Баксаң, боларны да алдаганнар икән. “Миһербанлы” танышлары Казандагы торакларыннан коры калдырган.

 

Андрей, хатыны Ксюша, ике баласы һәм әтисе белән бергәләп бер бүлмәле генә булса да уңайлы фатирда яши иде. Ксюша балалар белән утыра, әтиләре бер кайда эшләми, Андрей берүзе 5 кешене туендыра. Әлбәттә, матди хәлләре яхшыдан түгел, фатирлары өчен 20 мең бурыч җыела. Берзаман күрше хатыны кергәләп йөри башлый. Башта кызганган була, түләмәгән өчен бөтенләй куып чыгарырга мөмкин, дип боларны куркуга сала. Берничә көннән ярдәм итәргә тәкъдим итә. Фатирны Казанның башка районындагы кечерәк торакка алыштырырга күндерә. Сатарга рөхсәт биргән килешүгә кул кую нәтиҗәсендә, дусларыбыз Мари Иленә барып эләгә. Күршеләре исә тиз арада бурычларын түли, фатирда ремонт ясый һәм 2 атна дигәндә аны сатарга да өлгерә. Андрейга исә нибары 100 мең акча тапшыра. Бурычларыгызны түләдем, яңа торак алып бирдем дип белдерә. Болар алдануларын соңыннан гына аңлый. Милициягә гариза да язалар, әмма шунда ук ике кеше килеп, аларны куркытып китә. Яшисегез килсә, тавыш чыгармагыз, дип кисәтәләр. Андрей гомер кадерлерәк дип күнәргә мәҗбүр була.

 

Фатир бәяләре көн саен диярлек артканнан-арта. Ә җиңел юл белән баерга теләүче кешеләр табылып кына тора. Ялгыз картларны хокукларын белмәүдән файдаланып, салгалап йөрүче кешеләрне эчертеп, кирәкле кәгазьләргә кул куярга күндерәләр һәм тораксыз калдыралар. Ярый да алданган кешеләрне сыендырырга туганнары булса. Ә булмаса? Бомж булырга гына кала түгелме? Ә алдакчылар милиция кулына сирәк эләгә. Берәүләрне куркытып куялар, икенчеләре үз хокукларын яклый белми. “Кара” риэлторлар исә үз эшләрен дәвам итә, кеше алдау исәбенә кесәләрен калынайта.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 191 | 09.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»