|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2011 Шоу-бизнес
“Музыкаль десант” – татар эстрадасында моңарчы булмаган мега шоуБу көнгә күп калмады. 8 октябрь көнне “Татнефть Арена” Боз сараена “Музыкаль десант” төшәчәк. 8 сәгатьтән дә озаграк дәвам итәчәк зур тамаша “Татар радиосы”ның 10 яшьлек туган көне уңаеннан уздырыла. Даими “десантчылар”: Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева, Иркә, Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Мөнир Рахмаев, Илназ Баһ, DJ Радик, Алинә Бәширова, Зиннур, Илназ Сафиуллин, Ленар Сәйфиев, “Эссе”, Салават Миңнеханов кебек җырчылар белән бер кичтә татар сәхнәсенең мега-йолдызлары Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илсаф, Гүзәл Уразова, Зөлфәт Хәким, Венера Ганиева һ.б. кич буе тамашачының күңелен күрәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|