поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.10.2011 Дин

Ялгыз калган анагызны ташламагыз, балалар...

Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгаләдән соң икенче урында ата-анага итәгать итү фарызлыгы бик күп аятьләрдә китерелә. Картайган әти-әниегезгә «Уф» дип тә әйтмәгез дип боерыла изге Китапта, балаларның ана алдында бигрәк тә бурычлы икәне искәртелә. Алга киткән гарәп илләрендә картлар, ятимнәр йорты бөтенләй юк дип беләбез. Ә бездә балалары исән булып та картлар йортында тилмерүче әти-әни күпме. Кайтып хәлләрен дә белмәүче балалар да бихисап. Шундый язмышлы ана турында (үз рөхсәте белән) башкаларга гыйбрәт өчен язарга булдым.

...Сәйдә карчык парланган тәрәзәгә һич тынгылык бирми, көненә ничә тапкыр сөртә икән — үзе дә белми. Парлы тәрәзә аша улларының кайтып килүен күрми калыр төсле. Кайчак тәрәзәдәге тамчылар кебек, күзләреннән яшь тамчылары да ага. Карты исән чакта җиңелрәк иде әле, ялгызлыкны бергәләп күтәрделәр. Биш ел элек бакыйлыкка күчкән оста бакчачы карты истәлеге булып җиләк-җимеш бакчасы гына калды. Җәен шул бакча җимешләре ялгызлыктан коткара бит Сәйдә карчыкны. Пенсиясе дә җитешле югыйсә, шул үзәккә үткән ялгызлыктан дәва алыр өчен генә көн саен диярлек кечкенә базарга йөри ул. Өлгерә барган яшелчәсен, җиләк-җимешен сата, сатучылар-алучылар белән аралаша. Әмма караңгы көзләрне, кар-буранлы кышларны уздыра алмыйча газап чигә ул. Ә бит кайчандыр аларның өйләре дә гөрләп тора иде. Машинист булып эшләгән ире сугыштан соңгы авыр елларда да ач яшәтмәде. Мал-туар да асрадылар, корт та тоттылар. Бер-бер артлы өч уллары тугач, балта остасы да булган ире өйне зурайтып төзеде. Балалар әйбәт кенә үстеләр дип әйтергә генә ансат. Малайлар бит, булды инде шуклыклары да: бер елны шырпы белән уйнап чак кына янмый калдылар. Ә авырган чакларында ябык кына кулларында төн буе күтәреп йөрүләрне кем санаган.

 

Улларының олысы хәрби училище бетергәч, СССРны иңләп-буйлап дигәндәй хезмәт итте. Ялга чыккач   та  Амур  буйларында   калды,   чөнки   килен Маруська-марҗушка шул тирәдән. Кайтмаганнарына да ун елдан артыктыр.

 

Уртанчы уллары геолог булырга укыгач, аның хезмәте дә дөнья гизү белән бәйле булды, 4-5 елга бер генә кайтып күренде. Гөнаһ шомлыгы, анысының да хатыны татар түгел иде. Инде хәзер яһүдә хатыны туганнары чакыруын кабул итеп, Израильдә яшәп яткан көннәре.

 

Өченче улы Ижауда гына яши дә... Институттан соң исеме дә күңелгә ятышлы Гөлнәзирәгә өйләнеп, үз эшен ачып җибәрде. Оныклар: бер кыз һәм ул сөю бәхетенә дә иреште Сәйдә әбиләре. Тик улының шәхси предприятиесе бер көн килеп бөлде һәм яңадан мантый алмады. Улы уңышсызлыгын аракы белән юды, бернинди үгетләүгә колак салмады, кешедән хайван түбәнчелегенә төште. Хәзер кайда икәне дә билгесез. Килен ике баланы алып, туган Башкортостанына китеп барды, инде кияүгә чыкканы да ишетелде. Әбиләренә кулларын сузып каршы йөгерүләре генә төшләренә кереп йөдәтә Сәйдә карчыкның. Көзләрдә сагышы көчәя аның. Бакчасында бәрәңге казыганда кайчандыр ишеткән бәет искә төшә:

 

...Язын бакча казыйбыз, чокырларга орлык, ягъни ана бәрәңгене салабыз. Көзен бакча казыйбыз, уңышны — яшь бәрәңгеләрне җыеп алабыз. Яшь бәрәңгеләргә тормыш биргән, кипкән-корыган кирәксезгә чыккан ана бәрәңгене туфракта черергә калдырабыз. Үзен шул ана бәрәңге белән чагыштырып, «көч-куәтен сезгә биреп хәлсезләнгән анагызны ташламагыз, балалар!», — дип күз яшьләрен түгә ана. Ял, бәйрәм көннәрендә тирә-якны шаулатып күрше-күләннең балалары кайтып төшкәндә, бигрәк тә ямансу карчыкка. Кешеләр кебек тәрбияләргә тырыштым, какмадым-сукмадым, ничек шулай миһербансыз, хатыннары сүзеннән чыкмый торган булып үстеләр икән уллары? Шул сораулар һич тынгы бирми башына.

 

...Биек тауның башларында

Сез яшәгән калалар.

Ялгыз калган анагызны

Ташламагыз, балалар! — дигән бәет белән тәмамлый ул сүзен.

 

Әбине тыңлаганда үземнең дә күзләрем ничә тапкыр дымланды икән. Өлкәннәр көнендә генә түгел, һәрдаим ялгыз туганыбызның, күршебезнең хәлен белеп яшик, хөрмәтле кардәшләр. Ялгыз калмам дип беркем дә әйтә алмый. «Булгария» һәлакәте күпме кешене ялгыз калдырды бит, шуны истә тотыйк.

 

Әгерҗе шәһәре.


Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»