поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.09.2011 Җәмгыять

Концертларның була төрлесе

Казанда танылган сатирик-язучы, журналист Виктор Шендеровичның концертын тыю уңаеннан

Вакыйгаларны ифрат та тере, чын, җанлы итеп сөй­ләүчеләр була. Андый кешеләрне тыңлау – үзе бер бәйрәм. Мәсәлән, телеэкраннан Эдвард Радзинский сөйли башласа, кем ничектер, мин үзем экранга беркем дә каерып ала алмаслык булып "ябышам". Радзинскийны тыю юк икән, сәбәбе бер – ул күбрәк тарихи вакыйгалар, тарихи персонажлар белән мавыга.

 

Задорновны да тыймыйлар. Дөресрәге, яртылаш кына тыялар. Аның төп каналы – РЕН. Аны бар булган халыкның 10 проценты да карый алмый. Әйдә, сөйләсен, дияләрдер. Усал телле сатирикны, бәлки, гел дә тыймаган булырлар иде (сәя­сәткә аз кагыла), моннан 7-8 еллар элек теленнән, "Енот-полоскун" сүзе ычкынып китте. Бу чагыштыруның кемгә карата әйтелгәнен ачыклап тормыйм инде, белгән кеше яхшы белә.

 

Калганнарны, билдән түбән юмор белән мавыкканнарны канал саен, аудитория саен, зал саен күрсәтәләр. Хихылдасын халык, рәхәтләнсен. Сәясәт турында, тормыш мөшкеллеге, бәяләр хакында гына уйламасын да хакимият белән булышмасын. Бөтенләй уйламаса да зарар юк. Артык уйлау, белү гомумән зарарлы – йокы начар була.

 

Тик без болай да йокыда бит инде. Уянасы иде. Зиһен йокысыннан котылу өчен уй-фикерле булу кирәк бит. Шул ук телевидениедә, зур-зур залларда акыллы һәм затлы фикер кытлыгы хәзер. Юморлысына да, юмор булмаганына да. Җитди аналитиклар Шустер, Парфенов, Познер, башкаларның исемнәрен дә онытып барабыз бугай инде. Бар иде авызны ачып сәяси-аналитик тапшырулар караган вакытлар.

 

Фикер ияләре. Журналистлар гына түгел. Теләсә нинди вәзгыятьне тирәнтен аңлаучылар. Сөйләгәндә алар гүя сиңа күзлек кидертә. Шуны киеп куясың да яшәп-яшәп тә күрми йөргәнне, читтә калганны шундый ачык итеп күрә башлыйсың. Һәм шаккатасың. Ничек син, шу­шы дәвер яшәп, шуларны аңламагансың? Затлы фикер юморга да өстәп бирелә икән, ул инде күпкә үтемлерәк була.

 

Виктор Шендеровичны, аның кабатланмас "Курчак"ларын халык хәтерлидер әле. Шуны гына әйтеп үтәм: кайчан да булса ул тапшыру телевидениедә яңадан башлана икән, бу аз да түгел, күп тә түгел, кичә генә илгә хөрлек кайткан, дигән сүз булыр иде. Гаҗәеп һәм кызык иде ул тапшыру: илнең беренче кешеләре берничә ел буе курчак ролендә үзара аралаштылар, сөйләштеләр, тарткалашып-әрләшеп та алгаладылар. Монда юмор да, ул курчакларның төс-кыяфәтләре, бик тәңгәл тавышлары да... Һәм андагы төп пер­сонаж булган Борис Ельцин бу тапшыруга ялгыш кына да кагылмады, каныкмады. Иманым камил, кемдер башка берәү тапшыруны япкан очракта да, президент, үз өстеннән яланы алып ташлар өчен, тапшыруны кабат ачтырган булыр иде.

 

Әмма заманалар үзгәрде шул.

 

Шендеровичның Казандагы концерты (ул либераль публицист кына түгел, бер үк вакытта язучы-сатирик булганга, аны шулай дип атаганнардыр) консерваториянең Зур концерт залында 12 октябрьгә билге­лән­гән булган. Ике сәгать буе ха­лык­ны тын да алдырмыйча авызына каратып тота, дөреслекне курыкмыйча ярып сала белгән кыю талантлар еш килми мәр­кәзебезгә. Заллар белән идарә итүче вак клерклар башта аның кем икәнен белмәгәннәр, күрә­сең. Каршы булмаганнар. Юмор аша режимнан да көлгәли торган гадәтен каяндыр ишетеп алгач, алар бик тиз генә тәртәне кирегә борганнар. Имеш, ул көнне БКЗда башка чара каралган.

 

Мондый "кунакчыллык"та, миңа калса, Президентыбызның да, мәдәният министрының да катнашы юктыр дип уйларга кирәк. Борыны андыйга сизгер вак чиновниклар, үзләрен­нән өстәгеләргә бик тә ярарга тырышып, үзлегеннән эшләнгән эш бу. Чөнки система шундый: үзлегеннән гайкаларны кыса белмәгән, өстән кушкач кына эшләгән чиновник хәзер начар чиновник чутлана.

 

Хәзер генә дә түгелдер, бәлки, тенденция шундый – үзе берәр талант иясе (артист, язучы, сүз остасы, рәссәм, һ.б.) була алмаган зат шул кешеләр белән идарә итү­че түрә булып алса – беттең. Ул эшем ияләренең барысының да төп коралы – "гайка ачкычы". Вазыйфалары – көне-төне "шөреп кысып" вазыйфаларын имитацияләү...

 

Концерт ул – Африкада да концерт бит инде, митинг та, манифестация дә түгел. Артыгын кыланучыларның кулларына сугучыларыбыз булсын иде, дип уйлыйсың аптырагач. Әмма сукмыйлар. Алары да түрәләр шул. Мәрхүм Ельцин әйтмешли, система, панимаешь!


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 183-184 | 30.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»