|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2011 Җәмгыять
Өченче балага җирне киләсе елдан бирәчәкләрПрезидент Дмитрий Медведев күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирергә дип законга кул куйганан соң, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр, аны ничек аласы икән, дип уйлана башлады. Гади халык нәрсә эшләргә дә белми аптырап торганда, депутатлар, җитәкчеләр дә җир кишәрлекләрен ничек, каян бирергә, дип баш вата. Өч һәм аннан да күбрәк 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә йорт салу яки дача төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирер алдыннан, моңа кадәр эшләп килгән законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк. Дәүләт Советында инде менә берничә ай Татарстан Республикасы Җир кодексын кабаттан өйрәнәләр. Чөнки аңа үзгәрешләр кертелмичә, бушлай җир биреп булмый. Күптән түгел булып узган "түгәрәк өстәл" барышында да нәкъ менә шул хакта фикер алыштылар.
Бирегә Казанга якын урнашкан Лаеш, Югары Ослан, Биектау, Питрәч районнарыннан вәкилләр чакырганнар иде. Питрәч районыннан кала, башка районнарда кыенлыклар бар. Киңәшмәдә катнашкан Биектау районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Әгъзам Хәсәнов район үзәгеннән кишәрлекләр бирә алмауларын, бары тик авылларда гына буш урыннар барлыгын әйтә. Югары Ослан районының социаль яклау бүлеге башлыгы Тәнзилә Васильева да шулай ди. Ә менә Лаеш районында исә бу эшкә бөтенләй керешмәгәннәр булса кирәк. Экология, табигый байлыклар һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев райондагы вәзгыять белән кызыксына башлагач, Лаеш районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сергей Рыбаков үзләрендә күп балалы ничә гаилә барлыгын да әйтә алмады. Ә менә закон проектын Питрәчтә ныклап өйрәнгәнлекләре күренеп тора. Питрәч муниципаль районы башлыгы урынбасары Руслан Камалов "түгәрәк өстәл"гә килүчеләрне сорауларга "күмде". Комитет җитәкчесе Валерий Павлович та, аның сорауларын җөпләп, ачыклык кертергә кирәклегенә басым ясап торды.
– Районда 200ләп күп балалы гаилә бар. Аларның күбесе район үзәгендә яши. Башка районнардан аермалы буларак, бездә район үзәгендә җир бүлеп бирүдә проблема юк. Дөрес, берничә җирлектә бераз кыенлыклар бар. Әгәр дә законны кабул итәләр икән, ачыкланып бетү белән, шунда ук бу эшкә керешәчәкбез. Хакимияткә килеп, бу кишәрлекләрне безгә кайчан бирәсез инде, дип кызыксынучы гаиләләр бик күп, – ди Руслан Ирекович.
Закон проектында язылганча, гаиләләргә 6дан алып 20 сутыйга кадәр кишәрлекләр бирү каралган. Күпме бирәсен урыннарда хәл итәргә тиешләр. Тик зур мәйданнар күбесенчә авыл җирләрендә бирелер, мөгаен. Чөнки район үзәкләрендә, Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдә буш җирләр табу бик кыен. Башкалада гына да 3 меңнән артык күп балалы гаилә яши. Аларның барысына да җир Казан тирәсеннән кирәк. Моның кадәр гаиләне ничек, каян җирле итәсен Казан хакимияте хәл итәчәк. Башкаланың җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында бу уңайдан эшкә керешкәннәр инде.
Закон проектын эшләүчеләр аңлатканча, өч һәм аннан да күбрәк 18 яше тулмаган балалары булган гаиләләргә җир кишәрлеге чират буенча биреләчәк. Әгәр дә гаиләгә тәкъдим ителгән урын ошамый икән, ул аннан баш тартып, икенчесен көтә. Валерий Васильев белдергәнчә, булган җир кишәрлекләре гаиләләргә өләшенеп бетмичә, яңа кишәрлекләр бүленми. Белгечләр киңәшкәндә, яшь мәсьәләсе буенча да сораулар туды. Комитет рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин белдергәнчә, кайбер төбәкләрдә күп балалы гаилә, дип 23 яшькә кадәр 3 баласы булганнар санала. ТР прокуратурасы вәкиле Галина Синякина 23 яшьтә кайбер егет-кызларның әти-әниләреннән башка мөстәкыйль яши алмауларын белдерде. Билгеләнгән яшь чиге халыкта ризасызлык тудыру ихтималын әйтте.
Закон проектын эшләүдә катнашкан Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына Башкортстан делегациясе килгән булган. Эшлекле сәфәр барышында әлеге закон хакында да сөйләшкәннәр. Министрлыкның бүлек җитәкчесе Фәридә Санатуллина белдергәчә, Башкортстан территориясендә 5 ел яшәгән гаиләләргә генә җир бирәчәкләр икән. Бездә исә гаилә, республикада күпме яшәвенә карамастан, җир алырга хокуклы, дигән фикергә килделәр.
"Түгәрәк өстәл"дә төрле районнарда теркәлүче гаиләләр мәсьәләсе дә кузгатылды. Ир яки хатын икесе ике районда теркәлгән булса, җирне каян алырга? Әлеге сорауга да җавап табылды. Кайсы районнан телиләр, шуннан алырга була. Бары тик аңлашылмаучанлыклар чыкмасын өчен, бердәм мәгълүмат базасы булдырырга кирәк, диделәр.
Күп балалы гаиләләргә тиешле кишәрлекләрне киләсе елдан бирә башлаячаклар. Әлегә закон ныклап өйрәнелә, төзәтмәләр кертелә.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|