поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.09.2011 Авыл

Авылга, авылга, тынычлык табарга...

Мәскәүдән Саба районындагы бер авылга яшәргә күченеп кайткан Сәрия апага гаҗәпләнгән идем мин. Зур шәһәрдә менә дигән фатирын, эшен калдырып, бай, кәттә ханым авылга кайтып төпләнергә булган. Авылларында да күпләр аны сәер дип кабул иткән. «Нигә Мәскәүне ташлап кайттыгыз», – дигәч, газета укучыбыз: «Тынычлык эзләп», – дип җавап бирде.

Байлык та туйдыра

 

«Көн дә бәйрәм, көн дә туй, байлык та бер туйдыра икән ул. Ясалмалык, икейөзләнү күңелемне болгата башлады. Кемгәдер ярарга тырышып арыдым. Дөньяның артына тибеп яшәүче түрәләр киләчәктә авылларга күченер әле, менә күрерсең, аларның күбесе үзен бәхетсез хис итә бит, бар да бар кебек, тик иң мөһиме – җан тынычлыгы юк. Күбесе авылга кайтып кәҗә асрарга, яңа савылган сөт эчәргә, саф һава суларга хыяллана», – дип аңлаткан иде ул миңа. Әйе, авылда, табигать кочагында гына бар мәшәкатьләреңне онытып, онытылып торырга буладыр ул. Бер елны безнең авылга чит илдән килгән туристлар да печән чабып, сыер савып караганнан соң, рәхәт сездә, дигәннәр иде. Аларга тансык булгандыр инде. Җырчы Алинә Сафиуллинаның бер әңгәмәсендә «Авылны бик яратмыйм, анда тормыш туктап калган кебек», – дигәне истә. Баксаң, кайчакта тормышның әнә шулай туктап торуы да кирәк кешегә.

 

Зур авыллар турында сөйләмим, алар хәзер шәһәрләрдән ким түгел, кечкенә салалар хакында әйтүем... Ике атна шундый авылларның берсендә торып килдем. 70ләп хуҗалыгы булган кечкенә генә авыл. Кама Тамагының Чаллы авылы. Табигате нәкъ рәсемнәрдәге кебек. Авыл уртасында түгәрәк күл, каеннар шаулап утыра, суда казлар йөзеп йөри, авыл тып-тын. Кибеткә ипи китергәндә, көтү кайтканда, авыл җанланып ала да тагын тынлыкка чума. Һәркемнең үз йорты, үз дәүләте, үз тормышы.

 

Утсыз куркыта

 

Беркөнне авылда ут бетте. Көнозын диярлек булмады ул. Телевизор күрсәтми, радио сөйләми. Әле ярый газета, журналлар бар. Дөньяда электр бетсә, Аллам сакласын, кеше мизгел эчендә мәгълүматсыз кала икән. Хәзер бөтен нәрсә компьютер, интернет, гомумән электр энергиясе белән бәйле икәнен исәпкә алсаң, утсыз калу куркыта башлый. Шулай да ничектер рәхәт. Белмәгәннең башы авыртмый диләрме әле? Кайда нинди бәла-каза булды икән, тагын кемне үтерделәр, нәрсәгә бәяләр арта икән, дип курка-курка, телевизор карыйсы да юк. Урамда шыбыр-шыбыр яуган яңгырны тыңлап, уйларыңа чумып тик утырасың. Бу шәһәрдән вакытлыча кунакка кайткан кешегә генә шулай инде. Ә авыл кешесе чын-чынлап хафага төшә. Кеше, ниһаять, өеннән чыгып, күршесенә керә, ут кайчан булыр икән дип кызыксына, суыткычлар эреп утырудан зарлана, фермада сыерларны ничек саварлар икән дип хафалана...

 

Ни дисәң дә, авыл кешесе эчкерсез, гади, юк кына нәрсәләргә дә гаҗәпләнә белә әле ул, могҗизаларга ышанычы югалмаган. Әнә төркеменнән адашып калган кыр үрдәге йорт казлары белән ияреп йөри, берәүнең ничә ел кысыр калган сыеры буаз – бу гаҗәп түгелмени? Беренче сыйныфка быел дүрт кенә бала укырга керсә дә шатлана алар, димәк, башлангыч мәктәп булганда, авыллары яши әле, киләчәк буын үсеп килә... Күрше Бәки авылында биш кенә хуҗалык булса да, ниһаять, быел су керттеләр, димәк, җитәкчеләр кечкенә салаларга битараф түгел. Тавык та чүпләп бетерә алмастай эше булса да, авыл кешесе кояш баюын, йолдызлар атылуын да күрергә вакыт таба.

 

Авыл башына кадәр асфальт юл салынган, газ, су кергән булса да, авылда хәтта урамы белән диярлек буш йортлар бар. Ишек келәсенә йозак эленгән йортлар моңсу гына хуҗаларын көтә. Кызганыч, авылларның киләчәге өметле дип әйтеп булмый. Әнә әлеге дә баягы шул биш хуҗалыклы Бәки авылына су керсә дә, ул тагын ун елдан яшәрме? Яки ерак булмаган бер кешеле Бәби авылы кайчанга кадәр торыр? Кечкенә авыллар картадан сызылып атылырмы икәнни? Андый авылларда тормыш бөтенләйгә туктамасын иде дә бит... Җан тынычлыгы эзләгән калын кесәлеләр кайтып ярдәм итсә генә инде...


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»