поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.09.2011 Фаҗига

Бала хәсрәте бирмәсен...

Марина апа белән Вячеслав абыйның гаилә күген кара болыт каплады – 19 август көнне аларның кызы Даша бакыйлыкка күчте.

Тирән күл буе – куркыныч урын

 

17 яшьлек кызның көчләнүе һәм вәхшиләрчә үтерелүе турында ул көннәрдә бик күп матбугат чаралары язды, сюжетлар күрсәтте. Бәхетсез ата-ана, тирән яраларына “тоз сибә-сибә”, әлеге коточкыч вакыйга турында кабат-кабат сөйләделәр. Әлеге коточкыч хәлләр турында миңа сөйләгәндә, Марина апа бертуктаусыз елады:

 

– Кызымның үле гәүдәсен Тирән күл пляжына бара торган сукмактан 15 метр ераклыктагы урында таптылар. Тирән күл – ял итү урыны, кеше күп килә. Әмма анда шул дәрәҗәдә куркынычтыр дип кем уйлаган? Тирән күл тирәсенең криминаль урын икәнен соңрак кына белдем. Даша үлгәнче, шул тирәдә пычак белән кадап үтерелгән бер ир гәүдәсен тапканнар. Дашаны җирләгәннән соң да Тирән күл буенда тагын бер мәет табылган.

 

23 августка кадәр үз-үземне белештермәдем. Соңрак, үземне бераз кулга алгач, Медведевка, Путинга, Русия Прокуратурасына мөрәҗәгать иттем. Тик мин язган бөтен хатларны кире Казан Прокуратурасына җибәргәннәр.

 

– Ул хатларда нәрсә язган идегез?

 

– Мин тикшерү барышыннан канәгать түгел. Фаҗига булыр алдыннан, 16.09 да кызым йөргән егетенә чылтыраткан, ә 16.32 дә аның гәүдәсе табылган. Димәк, кызымны шушы вакыт эчендә үтергәннәр. Полиция 16.50 тирәләрендә килеп җитте. Бөтен районны тикшерделәр, әмма беркемне дә тапмадылар. Пляж тулы кеше – коткаручылар, шашлык пешерүчеләр (ике тирмә), сыра сатучылар (шулай ук ике тирмә) булган. Ни өчен алардан сораштырмаганнар – аңлашылмый.

 

– Сезгә хәзер бик авыр. Шулай да 19 август көненә әйләнеп кайтыйк әле...

 

– Мин кассир булып эшлим. Ул көнне сатып алучылар күп булды. Тәнәфескә бүленгән арада, кызым кайда икән дип, аңа чылтыраттым. Гадәттә ул һәрвакыт үзе чылтырата иде. Ә бу юлы телефоны сүнгән иде. Нәкъ шул вакытта ирем чылтыратты һәм: “Дашаны үтергәннәр”, – дип кычкыра башлады. Ышанмадым. Үземне-үзем “берәрсе алдагандыр” дип тынычландырырга тырыштым. Әмма полиция хезмәткәре чылтыратып: “Кызның фамилиясе Максимовамы?” – дип сорагач, бу хәлнең чын булуын аңладым. Пляжда безне мәет янына якын китермәделәр. Шундагы табиблар миңа даруны шулкадәр күп эчерттеләр, хәтта елый да алмадым. Күпмедер вакыттан соң иремә кызыбызның гәүдәсе янына барырга рөхсәт иттеләр...

 

Дашаның билдән түбән өлеше күлмәк белән капланган, чәче канга баткан. Аның чәче озын һәм бик матур иде... Күзләре йоклаган кешенеке сыман йомылган, үлгән дип әйтмәссең дә. Ә гәүдәсе тирәсендә мие як-якка чәчрәгән...

 

Үләренә берничә көн кала гына кызыбыз, әтисен кочаклап: “Минем яшисем килә!” – дигән иде. 27 сентябрьдә Дашага 18 яшь тулырга тиеш иде. Хәзер нәкъ шушы көнне аның кырыгын уздырачакбыз... Кызым үзенең туган көнен шул тиклем зарыгып көткән иде! Көндәлегенә язып куйган соңгы сүзе дә туган көне турында: “Мин 18 яшем тулганын көтәм. Кияүгә чыгармын да, балаларым булыр. Алар яраткан әниемә охшар”.

 

“Ул мине ныграк яраткан икән...”

 

– Пляждан кайтып барганда Даша егетенә: “Миңа бәйләнәләр”, – дип чылтыраткан. Даша үзен яклый алган да булыр иде, ләкин өч егеткә каршы чыга алмаган инде, күрәсең, – ди Марина апа.

 

– Җинаятьчеләр өчәү булган дип кем әйтте?

 

– Мин өч күрәзәчегә бардым. Аларның өчесе дә Дашага өч кеше һөҗүм иткән диде.

 

– Үтерүчеләр Кавказ кешеләре булган дип тә яздылар.

 

– Мин барган күрәзәчеләрнең икесе әрмән милләтеннән иде. Алар әйтүенчә, көчләүчеләр дә әрмәннәр... Моңа кадәр беркайчан да күрәзәчеләргә барганым юк иде. Әмма бу юлы бүтән чарам калмады. Мин күрәзәчеләргә пляж тирәлегенең спутниктан төшерелгән сурәтен дә алып барып күрсәттем. Алар Даша үтерелгән җиргә төп-төгәл төртеп күрсәттеләр.

 

– Күрәзәчеләрдән Дашага ни өчен һөҗүм иткәннәрен сорадыгызмы?

 

– Ике күрәзәче һөҗүм итүчеләрнең берсе Даша белән таныш булган дип әйтте. Ә өченче күрәзәче Даша аларның ачуын чыгарган диде. Мин моңа ышанам, чөнки үзем дә турыга бәреп әйтә торган кеше.

 

Дашаның ата-анасына кызларының гәүдәсен башсыз килеш биргәннәр. Башны соңыннан, гәүдәсен күмеп, ярты ай узгач кына кайтарганнар. Ата-ана башны аерым күмгән. Марина апа шул кабергә кызның шәхси көндәлеген дә салган.

 

– Көндәлеген укып чыккансыздыр, мөгаен. Кызыгыз турында яңалык белдегезме?

 

– Ул мине мин уйлаганнан да ныграк яраткан икән. Мин үземне матур дип санамыйм, ләкин кызым өчен мин матур булганмын... Ул да соңгы ярты елда хатын-кыз буларак ачыла, күзгә күренеп матурлана башлаган иде...

 

– Интернетта Дашаның үлемендә егетен гаепләүчеләр дә булды.

 

– Дуслары Адельны (Дашаның егете) кызымның гәүдәсенә якын китермәделәр. Ул табигате белән йомшак күңелле. Пляжда Дашаның канга баткан һәм чәрдәкләнгән күзлек пыяласын, куаклыкта канлы тапочкасын күргәч, анда истерика башланган. Тикшерүчеләр башта аннан шикләнгәннәр иде, чөнки Адельның ялган детекторында тикшерелгән вакыттагы күрсәтмәләре төрле булган.

 

– Ә Сез Адельны яхшы беләсезме?

 

– Алар Даша белән өч ел йөрделәр. Юк сәбәпне бар итеп ачуланышкан чаклары да булды. Татулашалар да, аннары Адель чәчәк күтәреп килә. “Кызым, сиңа бүләк ителгән кадәр чәчәкне миңа үз гомеремдә дә биргәннәре юк”, – дип, көнләшкән кыяфәт чыгара идем.

 

“Кызымның үлемен “И что?” дип атады”

 

Бүлмә диварына Дашаның фотолары эленгән. Серванттагы фотолар каршында чынаяк, торт кисәге. Тәреләр янәшәсендә шәм янып тора. Минем чынаяк белән тортка игътибар иткәнемне күреп, Марина апа:

 

– Чынаякта лимонад. Даша лимонад ярата иде. Тәлинкәдә шоколад та бар әле. Даша аны үзе дә күп алды, әтисе дә алып бирә иде. Эшкә киткәндә шәмне сүндерәбез, – диде.

 

Дашаның моңа кадәр пляжга берүзе барганы булмаган. Әмма язмыштыр инде, ул көнне аңа юлдаш табылмаган.

 

– Күрәзәчеләрдән кызыгызның ни өчен үтерелгәнен сорадыгызмы?

 

– Юк. Курыктым. Ходайга да яхшы кешеләр кирәк, дип әйтәләр бит... Бер танышым быел Тирән күлдә Кавказ кешеләре аеруча күп булды дип сөйләгән иде. Алар кызларга бәйләнгәннәр, вак ташлар атып үзләренә игътибар иттерергә теләгәннәр, шаярткан кыланып, кызларның купальник бауларын тарткалаганнар, имеш.

 

Тикшерүчеләрләрнең бер фаразы буенча Дашаны үтерүнең максаты талау булган. Әмма соңрак бу фараз төшеп калды. Чөнки алтын һәм көмеш балдаклары бармагында калган. Телефон һәм киемнәре генә югалган. Инде менә бер айдан артык вакыт үтте, ә экспертиза нәтиҗәләре һаман да әзер түгел. Күптән түгел Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмировка барган идем. Шундагы бер кеше кертмәде: ”Сез аңа эләгә алмаячаксыз. Башта урын-басарларына керегез”, – диде. “Юк, миңа Әмировка керергә кирәк, минем кызымны үтерделәр!” – дигән идем, теге кеше: “И что?!” – дип җавап кайтарды. Минем кызымның үлемен шулай итеп, бер нәрсә булмаган кебек “И что?”га калдырды!

 

Үз балаңны җирләү бик куркыныч нәрсә. Минем баштан кичкән газапларны бүтән әти-әниләргә күрергә язмасын!


Линар ЗАКИРОВ
Татарстан яшьләре
№ 38 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»