|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2011 Җәмгыять
Ә сез нәрсәгә лаек?“Хезмәтчеләр байлар тарафыннан изелеп, түбәнсетелеп яшәгән бернинди хокуксыз бичаралар булганнар. Кешенең кешене эксплуатацияләргә хакы юк”. – Без, совет чоры балалары, шуны белеп үстек. Ярлылар хезмәтеннән оятсызларча файдаланган байларга нәфрәтебез көчле булды. Телевизордан Бразилия, Мексика сериаллары күрсәтелә башлагач, хезмәтче образы күз алдына бүтәнчәрәк килеп басты. Гадәттә, ул йорттагы барлык эшләр өчен җаваплы өлкән яшьтәге хатын-кыз. Үз бәхетенә төкереп, барлык тормышын шушы бай гаиләгә багышлаган, аларның шатлык-борчулары белән яши. Аны биредә хөрмәт итәләр. Әмма бу йорттан куыла калса, картаймыш көнендә аның барып сыеныр урыны юк. Лаеклы ял да тәтеми аңа: аякларын сузганчы эшлисе дә эшлисе.
Үткән гасыр азагында, халкыбыз төрле социаль катламнарга – байларга һәм ярлыларга аерыла башлагач, бездә дә янәдән хезмәтчеләр барлыкка килде. Галәмәт зур йортларны, коттеджларны җыештырып, чиста тоту да кирәк бит. Бай хуҗабикәләрнең бөтенесе дә бөкрәеп идән юып ятмас ич инде! Шуңа күрә хуҗалар йорт мәшәкатьләрен ышанычлы, сер саклый белә торган хатын-кызларга тапшыруны кулай күрә башладылар. Безнең җәмгыять өчен әле ят булган бу хәлне халыкка бик сиздермәскә тырыштылар кебек. Байларның үзләренә карата нәфрәт тудырасы килмәгәндер. “Уф, үләм, фәлән хатын фәлән җитәкченең идәннәрен, керләрен юа, ди. Болай гына дуслар булып кыланалар, хезмәтчеләре икән бит ул аларның!” – дип шаккатып һәм яратмыйча сөйләнүләрне шулай да ишетергә туры килде.
Бүгенге көндә хезмәтче тоту гадәти күренешкә әйләнде. Кеше өендәге пычракны җыештырырга яллану инде оят эш саналмый. Газеталарда “Хезмәтче кирәк” дигән игъланнар еш очрый.
Наилә исемле “чыбык очы” туганыбыз, лаеклы ялга чыккач, бер зур оешма җитәкчесенең шәһәр читендәге коттеджын җыештырырга ялланды. Атнага ике тапкыр бара, шул көннәрдә хуҗаларга аш-су да әзерли. Хуҗабикә үзе беркайда эшләми, авыру сәбәпле, өйдә тора икән. “Бу байлык күземә дә күренми, сәламәтлегемне кайтарып булса, барысын бирер идем”, – дип уфтана, ди. Хезмәте өчен Наилә апага акчалата түләүдән тыш, күчтәнәчкә азык-төлек тә биреп җибәрә. Пенсиясенә әйбәт кенә өстәмә бит.
Әлеге Наилә апаның күршесендәге яшь хатын бай туганына ялланып эшли. Дөрес, ерак туганы, өченчеме-дүртенчеме буын. Хуҗалар, ягъни ир белән хатын – икесе дә зур җитәкчеләр, йорт эшләре белән шөгыльләнергә кайдан вакытлары калсын? Күршемнең, хөкүмәт эшенә баргандай, көн саен иртәнге сигезгә шул йортка ашыгуын күреп калам, дип сөйли Наилә апа.
Газеталарда үз хезмәтләрен тәкъдим иткән хатын-кызларның белдерүләре дә күренә. Әйтик, “Работа” дигән баш астында “Женщина. Разовую” дигән игъланны күреп, башта аптыраган идем. Соңыннан сүзнең бер тапкыр гына башкарыла торган эш турында барганын аңладым. Вакыты һәм көче булган хатын-кызга, әйбәт түләсәләр, нигә җыештырып-юып кайтмаска? Явыз кешеләргә, җинаятьчеләргә тап булу куркынычы гына бар.
Күрше йортта яшәүче Гөлфия исемле хатын, берничә дус кызы белән берләшеп, фатирларны җыештыру хезмәте күрсәтүче оешма ачып җибәрде. Чакыручылар җитәрлек, ди. Дүрт бүлмәле фатирны “ялт” иттерү өчен, әйтик, бер мең ярым сум сорыйлар. Байлар гына түгел, гади кешеләр дә файдалана аларның хезмәтләреннән. Хатыйп исемле танышыбызның хатыны җәен җиләк вакытында балалары белән авылга кайтып торган иде. Ялгыз калган ирнең фатирда нинди тәртипсезлек ясавын аңлатып-сөйләп тору кирәк түгел, минемчә. Аптырап тормаган ул: хатыны кайтыр алдыннан әлеге оешмага мөрәҗәгать иткән. “Фатирдагы чисталыкны күреп, үз күзләремә үзем ышанмый тордым. Гаилә бюджетыннан чыккан акча гына бераз жәл, барлык эшне үз җилкәбезгә алырга күнеккән бит инде без”, – дип сөйләде соңыннан хуҗабикә.
Җәмгыятьтә хезмәтченең дәрәҗәсе күтәрелә бара. Өйгә килеп хезмәт күрсәтүчеләрдән тупланган “Кирәкле кешеләр” дигән оешма ачылуы турында ишеткәнем бар. Дөрестән дә, исеме җисеменә туры килеп тора. Мондый эшкә еш кына югары белемле кешеләр дә алына. Безнең колаклар күнеккән “җыештыру”, “чисталык” дигән сүзләр инде искереп бара. Алар инглизчә “клининг” дигән сүз белән алышынып, яңача, матур яңгыраш тапты. Клининг компаниясе хезмәткәрләре, сезнең фатирга килеп, кырып-себереп җыештырып, кирәк икән, тәрәзәләрегезгә кадәр юып китә алалар. Ремонт эшләреннән соң җыештыруны да аларга йөкләргә мөмкин. Урын өстендә яткан авыруны карау яки юындыру өчен генә дә чакыртырга була әлеге хезмәт ияләрен. Кыскасы, өегездә нинди эшегез бар: кухняны гына аерым юып чыгарумы, унитазыгызны ялтыратумы, кер үтүкләү, палас юу дисеңме – шул оешмага гына чылтыратасы. Рекламаларда еш яңгыраган сүзләр белән әйтсәк: “Сез моңа лаек”. Түләргә хәлегездән килсә, әлбәттә. Очын-очка ялгап баручылар исә хыялланып ала алалар.
Хыяллану дигәннән, хезмәтче хатын-кызлар турындагы фильмнарга тукталыйк. Аларның эчтәлеге, гадәттә, “Золушка” әкиятен хәтерләтә. Әйтик, бер кыз Мәскәүгә эшкә урнашырга яки укырга килә. Укырга керә алмагач, авылына кире кайтмыйча, башкалада яшәп кала. Бай йортка хезмәтче булып урнаша. Аңа хуҗаның улы (яки буйдак хуҗа үзе) үлеп гашыйк була. Гөрләтеп туй ясыйлар. Бер фильмда хәтта ике балалы хатынга да шундый бәхет елмайды...
Килде шундый заман: хәзер хезмәтче хуҗа белән тигез хокукка ия, ирекле кеше. Алар бер-берсеннән кәшилүкләренең калынлыгы белән генә аерылып торалар.
Галиябану ХУҖИЕВА |
Иң күп укылган
|