• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

26.09.2011 Дин

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Авыру яшәү рәвешенә бәйле»

Аның вәгазьләре йөрәккә үтеп керә, сорауларга җавапларны аңлаешлы, төгәл итеп бирә. Тик барыбыз да аның Татарстанның Баш казые икәнен белсәк тә, бер җирдә дә шәхси тормышы хакында язмалар очратканыбыз — юк. Кайда туган, кемнәр баласы, дингә ничек килгән, бүгенге көндә ниләр майтара, гаиләсе нинди? Кунакханәбезгә Җәлил хәзрәт Фазлыевны чакырдык. Укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап биреп бетергәннән соң, сүзебез шәхси тормышның узган елларын искә төшерүгә күчте.

— Мин Балтач районының Борбаш авылында 1956 елның 24 сентябрендә туганмын. (Сөбханалла! Үзем дә белмичә олуг юбилей алдыннан очрашу насыйп булган бит! — авт.) Әтием-механизатор, әнием-хисапчы, әби, бабай биш вакыт намаз укучы кешеләр иде. Әби 8 яшеннән намаз укый башлаган, бик дини кеше иде. Безне дә кечкенәдән, ипи салганда сәкегә утыртып куяр иде дә, догалар өйрәтер иде: «Әбҗәт», «Колһуалла», «Әлхәм»... Ашагач, азан тавышы ишетелгәч, кычкырып дога кылырга тиеш идек, моны үтәү мәҗбүри булды. Беркөнне сеңлемне дога кылган өчен мәктәптә ачуланганнар да, ул өйгә кайткач дога кылмады. Әмма өйдәгеләрнең аңа исләре китмәде, нык тордылар. Бүген дә шушы нигездә яшим, беркая чыкканым юк авылдан. Әтием инде вафат. Без ике малай, бер кыз үстек, Аллага шөкер, туганнарым да биш вакыт намазлы, ураза тоталар.

 

Боларны укыгач, Җәлил хәзрәт балачакта дин китаплары гына укып утырган дип уйламагыз тагын. Бик актив егет була ул. Яхшы укуы өстенә спорт ярышларында җиңүләр яулый. Шуңадырмы, бабасы үлгәч (1972 ел бу!), кырыгына кадәр зиратка барып Коръән укып йөрүче егеткә бәйләнүче булмый.

 

Олимпиадаларга йөреп, үзешчән сәнгатьтә катнашып, спектакльләр куеп йөрүенең дә файдасы тигәндер, «Нигә кирәк бу сиңа? Дин барыбер бетә бит инде», — дисәләр дә, артыгын бәйләнүче, басым ясаучы булмый аңа.

 

Мәктәпне тәмамлагач, Авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, икътисад бүлеген кызыл дипломга тәмамлый. «Аллаһының рәхмәте булгандыр инде», — ди үзе. 18 ел экономист булып эшли. Шуның 10 елын совхозда, 8 елын районда баш экономист була.

 

— Институтта да дуңгыз ите ашамадым. Гает көнендә бөтен тулай торакка коймак пешереп өләшә идем. Институтны тәмамлагач, бер укытучы: «Бик тиз дингә килгәнсең», — диде. Мин: «Сез минем белән укыган 125 кешедән җомга көнне нишли иде ул дип сорап карагыз», — дидем. Аптырады: «Нишләп безгә кереп беркем дә әйтмәде икән?» — ди. Ул вакытта белсәләр, институттан куалар иде моның өчен. Күрәсең, мине бик хөрмәт иткәннәрдер, чагучы булмады.

 

Гомерем буе аракы эчмәдем, Аллага шөкер, тәмәке тартмадым. 1974 елда Рамазан ае сентябрьгә туры килде. Яшь чак бит, азрак сүгенү сүзләре чыккандыр инде. Үземә шундый бурыч куйдым: Рамазан ае буе сүгенмичә торырга. Менә шул 1974 елдан бирле сүгенү сүзе әйткәнем юк. Армиядә дә булдым, БАМ-да тимер юллар салдык. Кеше белән дә күп аралаштым, туйлар да алып бардым. Аракы эчмәү дә, тартмау да — берсе дә комачау итмәде. Концертлар да алып бара идем әле.

 

Дин бернигә дә комачауламый. Шуңа күрә мәчеткә килгән балаларга да концертка бармагыз, спорт ярышларында катнашмагыз димим. «Банкрот»та Сираҗины уйнадым, раз­рядым да бар», — дип мактанып та җибәрәм аларга. Хатыным белән дә театрда таныштык. Мин армиядән кайтып, эшли башлагач, балалар бакчасы коллективы белән спектакль уйнарга чакырдылар. Булачак хатыным кыз кеше, мин егет булып уйнадык та, шул спектакльне 30 ел дәвам итәбез инде. Менә, сентябрьдә бергә яши башлавыбызга 30 ел булды.

 

Аллага шөкер, ике ул, бер кыз үстердек. Башта балаларны үзебез кебек үк дин буенча катгый тәрбияләрбез дип уйламаган да идем. Кешеләр иркен яши кебек, без генә ниндидер кысулар, тыюлар белән яшибез кебек тоелды. Балалар үсә башлагач кына, аларның үз-үзләрен тотышыннан канәгатьсез булдым. Шуннан, болай булмый, нәкъ безне тәрбияләгән кебек тәрбия итәргә кирәк икән дигән фикергә килдем. Аларга әкрен-әкрен генә өйрәтә башладым. 9 яше тулган көнне олы улыма: «Сиңа биш вакыт намазның берсен бүләк итәм», — дидем. 10 яше тулганда — ике вакыт намаз, 11 яше тулгач, тормышлар да бик әйбәт, бишне укымый булмас дидем. Ул укыгач, икенчесе дә укып китте. Уразаны ярыша-ярыша тота идек баштарак, хәзер бер елны да калдырганнары юк. Кызымның башыннан яулыгын салганы юк. Университетта да укыды, яулык комачау итмәде. Олы улыбыз 1995 елда үзебезнең авыл кызына өйләнеп, аракысыз туй ясадылар, ике бала үстерәләр, башка чыгып торалар, нигезләренә аракы кергәне юк. Кызым дини гаиләдә үскән егеткә кияүгә чыкты, менә, сентябрьдә, Аллаһы боерса, бәбәй көтәбез. Кече улыма 11 сентябрьдә биш вакыт намаз укый торган, «үзебез карап үстергән» кызны алып кайттык, килен төшердек. Аллага шөкер, тормыштан бик канәгать.

 

Үземнең балаларны өйрәткәч, башка балаларга да өйрәтергә кирәк дип таптым. Мәктәп ди­ректоры белән сөйләшеп, 1988 елда балаларга гарәп телен укыта башладым. Ул елны эштән соң 83 бала укыттым. Май аеннан алып октябрьгә хәтле, ялсыз-нисез, берүзем, иртән биштә нәрәткә китәсе бар. Яшь чак, вакыт та табылган. Хәреф өйрәнеп бетергәч, үзем белгәнчә әлифба ясадым, чөнки бернинди китап юк иде, — дип сөйли хәзрәт, үткәннәр йомгагын сүтә-сүтә.

 

Укытырга китаплар булмау да куркытмый аны. Казанга барып Рәшидә абыстайны күрә, аннан дәресләр ала. Ул аны Габделхак абый белән таныштыра, авылдашлары Шамил абый белән очраша... Шулай йөри торгач, китаплар юнәтүгә ирешә.

 

Азрак каршылыклар белән дә очраша. 1992 елда авылларында мәчет төзеп керәләр. Ул елны 120 бала, 1993 елда 140 бала укыта Җәлил хәзрәт. Көрәш, каратэ түгәрәге оештырып җибәрә. Тренерлар тота. Шул ук вакытта бәйләү, тегү түгәрәкләре дә гөрләп эшли.

 

— 1990 елдан бирле имам булып торам авылда, — ди Җәлил хәзрәт. — Шул ук елны шәһадәтнамә дә алдым. Аны алырга бару да кызык кына килеп чыкты. Ул чактагы РОНО мөдире: «Балалар укытасың. Менә минем дипломым бар, синең нәрсәң бар?» — диде дә, Уфага барып имтихан биреп алдым. Хәзер укытырга вакытым юк. Укытучылар бар инде, Аллага шөкер, хәзер балалар әзәйде.

 

Төрле кешеләр барлыкка килеп, төрле фикерләр ишетелә башлагач, район буенча бертөрле генә булсын дип, 1993 елда районда мөхтәсибөт оештырган идек. Шуннан бирле имамнар ай саен бер тапкыр җыелышып алабыз. Хәзер 40 мәчет бар районда, 41нчесен төзеп яталар, 42нчесенә проект эшләнгән, 43нчесенең артыннан йөриләр.

 

— Буш вакытларыгыз буламы сезнең? Булса, андый чакларда ниләр белән шөгыльләнәсез?

 

— Буш вакыт була инде ул, бик тырышсаң. Минем яраткан шөгылем бар — чәчәкләр үстерү. Бакчада эшләргә бик яратам, аз гына вакытым булса, шунда йөгерәм. Китап укырга, гөмбә җыярга бик яратам, кырык-илле төрен беләм. Кар беткәннән кар яуганчы урманда мин. Авырсам, улларыма: «Мине урманга илтеп ташлагыз», — дим. «Куркабыз», — диләр. «Хәзер сотовый бар инде», — дим. Шуннан тазарып кайтам. Элек җиләк җыярга да йөри идем, хәзер бик йөрмим. Әмма гөмбә җыюны ташлап булмый. Шуңа күрә авылда яшим мин, шушында үләргә язсын инде.

 

— Мәҗлесләр алып барам, дидегез. Ышанып бетеп булмый, шундый җитди һәм шаян булып була микәнни?

 

Бу сорауны биргәч, Җәлил хәзрәт җанланып киткәндәй булды хәтта.

 

— Ә-ә, мин уен-көлкене бик яратам! — дип күтәреп тә алды. — Бик уен — көлкеле кеше мин. Артыграк та бугай әле ул миндә. Кеше шаян булырга тиеш. Пәйгамбәребез дә уен-көл­кене бик яраткан, әмма кычкырып көлүне хупламаган. Мәзәкләрем дә күп, Җәлил хәзрәтнеке дип сөйләп тә йөриләр. Кайберләре минеке дә булмый аның, барыбер минеке диләр. Шулай уен-көлке белән яшәү әйбәт бит.

 

— Бәхет ни ул?

 

— Кеше бәхетле булсын өчен канәгать була белергә тиеш. Менә шушы канәгатьлек хисен тойган кеше үзен бәхетле хис итә. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Бүгенге көндә беркемнән курыкмыйча дин тотарга, дингә өйрәтергә, мәчеткә барып намаз укырга мөмкинчелек бар. Элек болар хакында уйлау да мөмкин түгел иде. Яшь чагымда кешеләргә авыр вакытларында киңәш биреп, ярдәм итеп яши торган кеше була алсам иде дип тели идем. Күпмедер дәрәҗәдә яшьлек хыялым тормышка ашты дип уйлыйм.

 

— Бик зур кайгы килгәндә ничек сабыр булырга мөмкин?

 

— Бәхетле булуның да, сабыр булуның да рецепты юк. Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллек кылып, сабыр итәргә кирәк. Һәр хәсрәт артында шатлык бар, Аллаһы Тәгалә нәрсә хәерле буласын белә.

 

Безгә кайвакыт тормыш гаделсез кебек тоела. Муса пәйгамбәр (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләдән сорый: «Гадел хөкемне күрсәт әле», — ди. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әнә, тау кырыена утыр да, чишмә буен кара», — ди.

 

Чишмә буена бер атлы кеше килә, су эчә, иелеп битен юа, кесәсеннән бер янчык төшеп кала. Аннан соң бер сабый килә, су буендагы янчыкны күреп ала да, чөя-чөя уйнап китеп бара. Шуннан бер карт килә. Су эчәм дигәндә генә теге атлы кеше килә. «Акчамны бир», — ди. Теге карт: «Акча күрмәдем», — ди. Юлчы бу картны кыйнап үтереп китә. Муса пәйгамбәр (с.г.в.): «Шушы да булдымы гадел хөкем?» — ди. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Атка утырып килгән беренче кеше теге баланың атасыннан акча алган иде. Ул баланың атасы үлеп китте дә, шаһитләребез юк дип акчаны кайтармады. Мин бүген шул кешенең баласына акчаны кайтардым. Ә менә карт атта килгән кешенең атасын үтергән иде. Аның гаебен исбатлый алмадылар, ул бүгенге көнгә кадәр йөрде. Менә бүген баласы аркылы атасын үтергән кешене үтерттем», — ди.

 

Без беркатлы гына уйлыйбыз шул. Аллаһы Тәгаләнең хәерсез эше юк, һәр эше хәерле.

 

— Авырмас өчен ниләр эшләргә кирәк?

 

— Авырмыйча калып булмый. Яшәү табигый булган кебек, үлем дә табигый. Шуның кебек авыру да табигый хәл. Бер генә кеше дә авырмый калмый, кеше авырырга тиеш. Авырткач ул сәламәтлегенең кадерен белә. Авыру яшәү рәвеше белән бәйле ул.

 

Аллаһы Тәгалә Адәмне яралткан. Ул уң ягына караган да: «Сөбханалла, син кем?» — ди икән. «Мин — сәламәтлек», — дигән теге чибәр зат. «Син кая керерсең?» — дигәч, «Тәнеңә керермен», — дигән. «Кер», — дигән Адәм. Сул ягына карап, ямьсез заттан: «Әстәгъфирулла, син кем?» — дип сораган. «Мин — авыру», — ди икән тегесе. «Син кая керерсең?» — дигәч, уя да: «Тәнеңә», — дигән. «Син, шушындый куркыныч нәрсә, ничек итеп миңа керерсең?» — дигәч, тегесе: «Мин синең яраткан әйберең аркылы керермен», — дигән. Берәү тозлы, икенчесе баллы әйбер ярата. Кемдер йокларга, кемдер телевизор кар­шында утырырга ярата. Кыскасы, һәркемнең зарарлы гадәте бар. Яшәү рәвешенә карап, организмда авыру килеп чыга. Авыргач, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ә, без яхшы дару, әйбәт табиб эзлибез. Яшәү рәвешен үзгәртү турында уйлап та карамыйбыз.

 

Берәү табибка килгән. Тулы гәүдәле кеше булгандыр инде, җиләк-җимеш ашап торырга кушканнар моңа. Бу чыгып киткән дә кире кергән. «Сез әйткән ризыкларны ашаганчы ашаргамы, әллә ашаганнан соң гынамы?» — ди икән.

 

Нәрсәдәндер үзеңне тыю, тыелу безнең өчен сәламәтлек.

 

Боларның барысына да Ислам дине өйрәтә. Чисталыкка да, хәрәмнән тыелырга да. Намаз укуның да беркемгә дә зыяны тими, киресенчә, каткан буыннарны язып аласың. Иртәнге намазны вакытында укыган кеше үзенә көн буена җитәрлек энергия ала. Шуңа күрә яшьтән намазга басарга, дингә килергә кирәк.

 

«Күп сөйләдем, мин сөйләргә яратам шул», — дип шаяртып алды Җәлил хәзрәт. Дөрестән дә, ике сәгать сизелми узган да икән. Әңгәмәнең күп өлеше газета битләренә сыймады. Аларны йөрәгем әрни-әрни булса да төшереп калдырырга туры килде. Әңгәмәбезнең нәкъ менә сентябрь аена туры килүе Аллаһ кушуы буенча булгандыр. Чөнки Җәлил хәзрәт өчен бик күп истәлекле вакыйгаларга бай булып чыкты бит әле сентябрь ае. Без дә Ислам динен үстерүдә көчен кызганмаган хөрмәтле кешебезне тәбрик итәбез. Динебезне алга җибәрүдә куйган хезмәтләрегезнең игелеген күрергә язсын. Тормышның рәхәтен тоеп, озак еллар җәмәгатегез белән тигезлектә яшәүләрне насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Балаларыгыз, оныкларыгыз кайгы-хәсрәт китермәсен, гел шатлык белән гомер итегез. Амин.

Лилия ГАЛИЕВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

Фикерләр

№7 (781638) / 30.09.2011 12:11:36

бер тында укып чыктым, рэхмэт шундый матур энгэмэ очен!

№6 (781607) / 29.09.2011 21:52:31

//Чишмә буена бер атлы кеше килә, су эчә, иелеп битен юа, кесәсеннән бер янчык төшеп кала. Аннан соң бер сабый килә, су буендагы янчыкны күреп ала да, чөя-чөя уйнап китеп бара. Шуннан бер карт килә. Су эчәм дигәндә генә теге атлы кеше килә. «Акчамны бир», — ди. Теге карт: «Акча күрмәдем», — ди. Юлчы бу картны кыйнап үтереп китә. Муса пәйгамбәр (с.г.в.): «Шушы да булдымы гадел хөкем?» — ди. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Атка утырып килгән беренче кеше теге баланың атасыннан акча алган иде. Ул баланың атасы үлеп китте дә, шаһитләребез юк дип акчаны кайтармады. Мин бүген шул кешенең баласына акчаны кайтардым. Ә менә карт атта килгән кешенең атасын үтергән иде. Аның гаебен исбатлый алмадылар, ул бүгенге көнгә кадәр йөрде. Менә бүген баласы аркылы атасын үтергән кешене үтерттем», — ди.//

Аллаһы Тәгалә бар иткән дөньяда очраклылык булмый, дип элек гел әйтеп килә идем. Бүген бу мәкаләдә моңа ышандырырлык мисал күрәм. Бу - хакыйкать.

//Кыскасы, һәркемнең зарарлы гадәте бар. Яшәү рәвешенә карап, организмда авыру килеп чыга. Авыргач, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ә, без яхшы дару, әйбәт табиб эзлибез. Яшәү рәвешен үзгәртү турында уйлап та карамыйбыз.//

Бу сүзләрдә дә турыдан-туры хаклык бар. Яшәү рәвешен үзгәртү - ул Коръәндәге әхлак законнарына карап, тулаем үзеңне уңай якка үзгәртү дигән сүз. Кабатлыйм: ТУЛАЕМ ҮЗЕҢНЕ(үзеңнең психологияңне) УҢАЙ ЯККА ҮЗГӘРТҮ дигән сүз.

//Әңгәмәнең күп өлеше газета битләренә сыймады. Аларны йөрәгем әрни-әрни булса да төшереп калдырырга туры килде.//

Лилия, әңгәмәнең бу өлешен дә укыйсы килә. Аны бирегә өстәп язсагыз, бик рәхмәтле булыр идек.

№5 (781543) / 28.09.2011 21:21:25

Ничек баеп китэ алдыгыз, ни рэвешле, дигэн сорау юк икэн..эххх..

№4 (781457) / 28.09.2011 09:28:42

Рэхмэт Жэлил хэзрэт турында язуыгыз очен. Гаилэбез белэн анын китапларын укып барабыз. Гади кеше анларлык, тулы мэгънэле китаплары очен рэхмэт ана. Анын турында тулырак мэгълумат аласы килгэн иде, телэк тормышка ашты. Аллахка чиксез шокер!Безгэ Жэлил хэзрэт кебек кешелэр жибэргэне хэм алар белэн арлашырга момкинчелек бэргэне очен. Барыбызга да унышлыр хэм иман байлыгы телэп калам. Рэхмэт!

№3 (781358) / 27.09.2011 07:05:57

Озын гомерләр телим хәзрәткә.

№2 (781287) / 26.09.2011 08:33:15

Лилия -матур язма язган.Рэхмэт узенэ.Доньялык белэн ахирэтне бэйлэп барган дин эhеллэре булуы куандыра.

№1 (781286) / 26.09.2011 05:32:03

Менә ичмасам, дәгъвәтче!Рәхмәт, Җәлил хәзрәт.http://rustemzaripov.blogspot.com/2011/05/blog-post.html

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино