поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.09.2011 Җәмгыять

Яшьлекнең кызыклы мизгелләре

Моннан 50 ел элек Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлап егерме бер яшь артист кайта. Аларның күбесе ярты гасыр буе сәнгатебезгә тугрылыклы хезмәт итте. Равил Шәрәфиев, Гөлсем Исәнгулова, Туфан Миңнуллин, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Фирдәвес Әхтәмова, Ринат Таҗетдинов, Рабит Батулла, Флюра Хәмитова, Әхтәм Зарипов – һәркайсы милләтебезнең йөзек кашлары.

Еллар үтеп, чәчләргә чал кунса да, актерлар үзләренең яшьлек елларын сагынып искә ала. Һәркайсының кызык итеп сөйләрлек истәлеге бар.

 

Әзһәр ШАКИРОВ, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:

 

– Укыганда Мәскәүгә Татар дәүләт академия театры гастрольләргә килгәч, беренче мәртәбә «Хуҗа Насретдин» спектаклендә Җиһангир ханның яугире булып сәхнәгә чыктым. Режиссер Ширияздан Сарымсаков: «Сез яман көчле, кыргый сугышчыларны уйныйсыз, сездән барысы да куркып, котлары очып торырга тиешләр. Үзегезне сәхнәдә күрсәтегез!» – диде. Без Равил Шәрәфиев белән Гөлбануны кулга алырга тиеш идек. Ул рольдә театрның талантлы, өлкән артисты Фатыйма Камалова уйный. Безгә сугышчы киемнәре кидерделәр, куркыныч итеп гримнар салдылар. Сәхнәгә чыгарга ашкынып торабыз. «Әйдәгез, сәхнәгә!» – диюләре булды, сәхнәгә томырылдык. Без чын күңелдән акырып-бакырып кыргыйларча ташланганбыз ки, Фатыйма апаның сәхнә идәнендә: «Әй, балалар, үтердегез, үтердегез!» – дип елый-елый өзгәләнгәне әле дә хәтеремдә.

 

Үзебезне мактаганнарын көтсәк: «Сез нәрсә, бу бит сәхнә, Фатыйма апагызны чак кына харап итмәдегез! Сезне шулай уйнарга өйрәттеләрмени?» – диделәр безгә. Мин соңыннан гына аңладым: сәхнәдә ышану гына җитми, тамашачыны ышандырырлык итеп уйный белергә кирәк.

 

Равил ШӘРӘФИЕВ, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:

 

– Мин Мәскәүгә килеп төшкәч куркып калдым. Безне шыксыз бер тулай торакка урнаштырдылар. Кыргыз егетләре янына кызлар үзләре килеп йөри. Без бай булмагач, килүче юк. Җыештыручы булып эшләүче 60 яшьләр тирәсендәге хатын ашарга әзерләп безне үзләренә кунакка чакыра иде. Без Әхтәм белән кереп, аның һәм дусларының күңелен күтәреп, тамак туйдырып чыгабыз, Әхтәм гармунда уйный иде.

 

Гөлсем ИСӘНГУЛОВА, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:

 

– Миңа Мәскәүгә укырга барырга Башкортстанның халык артисты Рифкать Фәйзи тәкъдим иткән иде. «Мин татарча белмим бит», – дигәч, ул миңа: «Аның нәрсәсе бар, «лар», «ләр»не кушсаң, татарча була инде», – дигән иде. Казанга имтихан бирергә килгәннән соң, минем яртылаш башкортча сөйләвем комиссия әгъзаларына кызык тоелды, ахрысы. Ширияздан Сарымсаков миңа «Весь Советский Союз» дигән җөмләне татарчага тәрҗемә итәргә кушты. Шунда минем «Бөтә Советлар Союзы» диюемне ишетүгә көлеп җибәрделәр. Соңыннан Батулла: «Гөлсем СССР бетәсен 1956 елда ук әйткән иде», – дип шаяртып йөрде.

 

Нәҗибә ИХСАНОВА, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:

 

– Мин Мәскәүдә дуңгыз ите ашамаска тырыша идем. Шулай да ит әйберсе ашыйсы килә. Бервакыт ашханәдә сардельки саталар. Дуңгызныкы түгел, дигәч, кесә ягы сай булса да, шуны алырга булдым. Кешеләрнең сарделькины пычак белән кисеп ашап утырганын күрдем, үзем аларга карыйм. Ничек итеп ашарга белми утырдым, утырдым да калдырып чыгып киттем.

 

Туфан МИҢНУЛЛИН, халык язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе:

 

– Безгә, авыл малайларына, шәһәр кызлары «мокыт» дип карыйлар иде. Фирая Вәлиуллина дигәне миннән көлә. Мин моңа сүгенеп җибәрдем. Бу ректорга мине әләкләргә кереп китте. Теге мине чакыртты да: «Туфан Абдуллович, Вы знаете где учитесь?» Это же храм искусства», – диде. Мин чыгып барганда ишек төбендә «эләктеме?» дип тора теге. Артыннан бардым да, үзен өстәл арасына кысып: «Тагын бер безне үртәсәң, билеңне өзәм», – дидем. Шунда «каравыл» кычкырды да башка бер сүз дә әйтмәде.

 

Наил ДУНАЕВ, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

 

– Безне политэкономиядән бер абруйлы укытучы укыта иде. Үзе тотлыга бу. Имтиханнар җиткәч, кем семинарларда аз катнашканны истә калдыра. Имтиханда җавап биргән чакта ч-ч... дип торгач, «дүрт»ле (четыре) куяр инде дип утырасың, ә ул «ике»ле куеп чыгара иде.

 

Фирдәвес ӘХТӘМОВА, Татарстанның халык артисты:

 

– Безнең маҗаралар һаман шул егетләр белән булды. Бервакыт бассейнда йөзгәндә егетләрнең берсе аягымнан тартуы булды, мин куркудан кычкырып җибәрдем. Шунда үземне куып чыгарганнар иде. Аннан соң егетләрнең безгә транспортта билет алдырмыйча бара торган гадәте бар иде. Шуннан соң: «Әнә кондуктор килә», – дип безне куркытып баралар әле үзләре.

 

Флюра ХӘМИТОВА, Татарстанның атказанган артисты:

 

– Безнең курс җитәкчесе Хәлил Әбҗәлилов иде. Имтиханда мин Шекспирның «Гамлет»ында королева Гертруда ролен башкардым. Кайбер укытучылар мине: «Бик гади уйный, королевага охшамаган», – дигәч, кәефем төшеп чыгып киттем. Хәлил Әбҗәлилов коридорда туктатты да: «Син миңа бик ошадың. Кемгәдер кара ипи, кемгәдер француз батоны ошый», – диде. Шуннан соң кесәсеннән 3 сум акча чыгарып бирде.

 

Рабит БАТУЛЛА, халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

 

– Без алты кеше бер бүлмәдә яшибез. Өс-баш юк. Бүлмәбезгә бер чех егетен урнаштырдылар. Моның һәр костюмы саен бер туфли. Бервакыт шуның костюмын бер егетебез киеп кызлар янына очрашуга китеп барды. Жозеф кайтып керде, шул киеме белән мәҗлескә гашыйк булган кызы янына барасы икән. Костюмы юклыгын күрде дә бу: «Урлаганнар», – дип кычкырырга тотынды.

 

Әхтәм ЗАРИПОВ, режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

 

– Бервакыт Зур театр янындагы эскәмиядә кызлар күзләп утырабыз. Яныбызга аларның килеп утыруларын көтәбез. Кызлар урынына бер егет килеп утырды. Сөйләшеп киттек. Аңа үзебезнең кайда укуыбызны сиздердек. Син, егет, кемнәр белән утыруыңны бел, янәсе. Ул, репетициям башлана дигәч, аның кем булуы белән кызыксындык. «Мин дә сезнең кебек студент. Лемишев булам», – диде дә театрга таба юнәлде. Без аның артыннан: «Танылган җырчы шундый гади буламы икәнни?» – дип карап калдык. Шул хакта укытучыбызга барып әйткәч, ул: «Кеше никадәр бөек һәм талантлы булса, шул кадәр гади була», – дип сөйли торган булды.

 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»