поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.09.2011 Мәгариф

Кыңгыраулар чаңы тынмасмы икән?

Тупли - өч мәхәлләле, өч мәчетле зур авыл. Биредәге өйләр татар авылларына гына хас булганча нурлы, урамнары да чисталыклары белән әллә кайдан игътибарны үзләренә җәлеп итеп тора.

Авылга килеп керүгә әле патша заманында таштан салынган өч пулат, һәм бер мәчет бинасы каршы ала. Шунысы кызыклы, иске мәчеттән кала биналарның барысы да әлеге көндә дә халыкка хезмәт итәләр. Берсенә җирле үзидарә хакимияте, икенчесенә колхоз бухгалтериясе, өченчесенә клуб урнашкан. Авыл уртасыннан шома асфальт юл уза. Инеш аша бетон күпер дә салынган. Калкулыкта кирпечтән төзелгән шактый зур мәктәп бинасы күренә.

 

Аның директоры булып Рушания Рафаэль кызы Зәкиева эшли. Озак түгел, бары алты ел гына икән.

 

Без нәкъ аның белән авыл һәм мәктәп хәлләре турында сөйләшәбез. Сүз мәктәп директоры - Рушания Рафаэль кызы ЗӘКИЕВАГА.

 

БЕЗНЕҢ элеккеге урта мәктәбебезне үткән уку елында тугызъеллык итеп кенә калдырганнар иде. Бирегә быелгы уку елында беренче класска бары бер генә бала килде. Үзган елда, дөрес, укырга килүчеләр күбрәк иде.

 

Моның сәбәбе, минемчә, җирле колхозның – күмәк хуҗалыкның таркалуындадыр.

 

Яшьләргә авылда эшләргә эш калмагач, алар, билгеле, яшәргә шәһәрләргә, район үзәкләренә китәләр. Быелгы уку елында тугызъеллык мәктәбебездә (ул Елховка белем бирү үзәгенең филиалы булып санала) барлыгы 25 бала укый.  Ә инде 10-11нче классларда белем алырга теләүчеләр шул Елховка мәктәбендә укуларын дәвам итәләр. Тора-бара безнең тугызъеллык мәктәбебезне дә ябып, бөтен укучыларыбызны да шунда укырга мәҗбүр итмәсәләр иде, дип куркабыз. Мине шунысы нык борчый, анда “Православие культурасы нигезләре” дигән дәрес укытыла. Мин үзем, мөселман кешесе буларак, моңа каршы.

 

Узган елны мине безнең Тупли мәктәбендә тугыз классны тәмамлап, аннан соң Елховкада белем алуны дәвам иткән укучылар үзләренең чыгарылыш – “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә чакырганнар иде. Лилия исемле бик тә матур бер кызыбыз 11нче классны көмеш медальгә тәмамлаган икән. Тантанага православие чиркәвеннән килгән Атакай аны сәхнәгә чакырып алды да “актив укучыга” дип аталган Мактау кәгазе тапшырды һәм шул вакытта үзен чукындырып та алды. Бу хәлне минем янда карап утырган кызның әбисе күргәч, түзмәде, елап ук җибәрде. Ә “Православие культурасы нигезләре” дигән дәрес бу мәктәптә 4нче класстан башлап укытыла. Аны Тупли мәктәбеннән йөреп укучы татар балалары да укырга тиешләр. Елховкада православие диненә өйрәтүче “Ровесник” клубы да эшләп килә.

 

Елховка урта мәктәбе хәзер “Белем бирү үзәге” дип атала. Дөрес, анда кечкенә мәктәпләр белән чагыштырганда уку-укыту күпкә яхшырактыр, мөгаен. Тик Туплидан  15 чакрым автобуста йөреп, укучылар өчен анда уку җиңелме икән, белмим.

 

Безнең мәктәптә һәр класста 5 укучы гына утырса, анда аларның саны 25кә кадәр җитә. Ничек кенә тырышса да, укытучы дәрестә аларның һәммәсеннән сорап та, һәрберсенә теманы кат-кат аңлатып та бетера алмаячак.

 

БҮГЕНГЕ көндә минем карамакта барлыгы 8 укытучы. Өлкә губернаторының “яшь белгечләргә ярдәм итү” программасы буенча укыткан укытучыларыбыз да бар иде. Шуларның берсенә үткән уку елында 80 мең сум акча бирелде. Ләкин аңа барыбер бездә калырга туры килмәде, үзен башка мәктәпкә күчерделәр.

 

Бүген яшьләребез педагогия институтларына укырга кермиләр диярлек. Һәркем төшемлерәк һәм әйбәтрәк һөнәрне сайларга тырыша. Ә мин балаларны яраткан кешегә укытучы һөнәре дә начар түгел дип әйтер идем.

 

Минем Тупли мәктәбендә директор булып алты ел эшләү дәверемдә бер укучыбыз урта мәктәпне алтын медальгә (Ильяс Зилитдинов), ә җиде укучыбыз көмеш медальгә тәмамлады. Бу начар күрсәткечләр түгел. Димәк, Тупли мәктәбе - замана таләпләренә җавап бирә алырлык уку йорты.

 

Мәктәп бүлмәләрендә, классларда, шулай ук йортында да күзәтү камералары урнаштырылган. Инвалидларга кереп-чыгып йөрү өчен пандус та бар, янгын сигнализациясе дә куелган, тиешле санитар таләпләр дә үтәлә. Бүгенге көндә чишә алмаслык бер генә проблемабыз да юк.

 

Мәктәбебездә укып чыккан эшкуарлар ярдәмендә берничә ел элек кенә пластик тәрәзәләр дә куйдырдык. Моның өчен авылдашларыбыз  Җәүдәт Шәраповка, Тәлгать белән Рифкать Хуҗиннарга, Исмәгыйль Латыйповка рәхмәтебез чиксез.

 

БҮГЕНГЕ хәлгә минем исем китә. Россия авыллары гомер-гомергә шәһәр халкын туендырып тора иде бит. Ә хәзер кибетләрдә кишер - Египетныкы, бәрәңге - Израильнеке, ә үзебездә үстерелгәннәре кайда?

 

Дөресен генә әйткәндә, соңгы егерме елда хөкүмәт авыллар турында бөтенләй онытты. Шуңа күрә кайбер “өлгер” җитәкчеләр күмәк хуҗалыкларны таркатып, аның мал-мөлкәтен үз мәнфәгатьләрендә үзләштереп бетерделәр.

 

Авылда күмәк хуҗалык булмагач, халык эшсез калды. Ә ахырына кадәр уйланып бетелмәгән реформалар авыл мәктәпләрен дә таркатты һәм тарката.

 

Шул ЕГЭны (Бердәм дәүләт имтиханы) гына алыйк. Безнең укучыларыбыз аны күрше Кызыл Яр районының  Мирный бистәсенә барып тапшырдылар. 70 чакрым араны узып, имтиханга барган укучыларның башында ни калсын ди инде, ул белгәнен дә оныта, минемчә. Тик шулай булса да безнең мәктәп укучылары ел дәвамында сыйфатлы белем алганлыктан, монда да белемнәрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. Белемле кеше кайда да белемле булып кала шул ул.

 

Әнә телевизион тапшыруларда күрсәтүләренчә, кайбер урыннарда укучылар ЕГЭны кайсысы телефон аша, кайсы “взятка” биреп тапшырганнар. Нәрсә үзгәрде соң? Элек кагыйдә бозучылар  берәм-сәрәм генә булса, хәзер аларның саны бермә-бер арта гына төште.

 

Минем үземне, мәсәлән, беркем дә укырга “төртеп” кертмәде. Үз башым белән мәктәптә дә укыдым, югары белемне дә алдым. Ә минем кебекләр бездә күпчелекне тәшкил итәләр.

 

Быел җәй башында мәктәбебезгә Самара өлкәсе мәдрәсәләренең берсеннән килеп шундый тәкъдим ясадылар: “Без сезнең балалар белән эшлик әле, Ислам дине мәдәнияте нигезләрен өйрәтергә булышыйк”, - диделәр. Ризалык бирдем. Дәресләргә 17 бала йөрде. Алар дин серләрен, намаз уку тәртипләрен, догалар, Коръән аятьләре укырга, гарәп графикасын өйрәнә башладылар. Араларыннан бер малай һәм бер кыз соңрак Уфага барып, дин буенча конкурста да катнашып кайттылар. Кәефләре дә күтәрелеп китте, чөнки үзләренең башкалардан ким түгел икәнлекләренә төшенделәр.

 

29 июньнән 19 июльгә кадәр Елховка районыннан 15 бала (шуларның унысы Туплидан) Кызыл Яр районындагы “Космос” лагеренда мөселман сменасында ял иттеләр. Минем 15 яшьлек улым Илгиз белән 11 яшьлек улым Дамир да анда булдылар. Биредә аларга бар нәрсә дә ошаган. Икесе дә тәрбияле, актив икәнлекләрен күрсәткән “Рәхмәт хатлары” алып кайттылар. Тупли мәктәбенең башка укучыларын да һәр җирдә “активлар”, “тәртиплеләр” дип бишкуллап каршы алалар.

 

БҮГЕНГЕ көндә өлкәбезнең Мәгариф министрлыгы белән бергәләп татар телендә эшләнгән программаның юклыгы да борчый. Шуның аркасында күпме татар авыл мәктәпләре җәфа чигә.

 

2009 елда Мордовия Республикасы башкаласы Саранскида “Информационные технологии в национальном культурном образовательном процессе” дигән темага Бөтенроссия конференциясе үткәрелгән иде. Аның эшендә миңа да катнашырга насыйп булды. Шунда мордва телендә эшләнгән программаның Россия төбәкләрендә куллану өчен расланылмавыннан зарланучылар күп булган иде. Рөхсәт юк икән, мордва телен үз республикаларында гына укытырга мөмкин, дип белдерәләр. Димәк, милләт төшенчәсе мәдәниятен Федераль белем бирү министрлыгы бөтенләй кирәксенми.

 

Базис план буенча программа бирелгән, шуның белән генә эшләргә кирәк, янәсе. Юкса, бездә дә Татарстанда чыгарылган программаны кулланып булыр иде. Нишлисең инде, һәр сәясәтче тарихны киләчәк буыннарга данлыклы эз калдыру өчен үзенчә язарга тырыша шул.

 

ТАРИХ дигәннән, без биредә дә эзлебез... Мостафа исемле бабамны утызынчы елларда Башкортстанның Куян авылыннан кулак мөһере тагып, Урта Азиягә сөргәннәр. Минем әнием шунда туып үскән. Әтиемнең әтисе  Мияссәр бабам да Казан ягында мулла булган. Аны да шул рәвешле шул якларга сөргенгә озатканнар. Әтием Рафаэль белән әнием Фәрзәнә шунда, Урта Азиядә танышып, никах төзегәннәр. Аларның берсенә дә тәгаенләнгән урыннан башка беркая да чыгып йөрергә ярамаган. Үзләрен соңрак акладылар аклавын. Советлар Союзы таркалгач, алар туган якларына кайтырга тырыштылар, чөнки безгә андагы милләтчеләр Урта Азиядә яшәргә ирек бирмәделәр. Татар булсаң да, барыбер урыс итеп санадылар. Нәтиҗәдә, фатирыбызны калдырып, аннан китәргә мәҗбүр булдык.

 

Әтием хәрби частьләрнең берсендә офицер булып хезмәт итә иде. Үзен шунда үтерделәр. Ә әнием озак еллар прокуратурада баш хисапчы булып эшләде. Без башта Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә тордык, аннары әтине Таҗикстанга – Курган-Түбә шәһәренә эшкә күчерделәр. Без өч бала – иң олысы мин, Рушания, аннан энем Радик (ул бүген дә Дүшәмбе шәһәрендәге Россия илчелегендә эшли), ә иң кече сеңелебез Регина (бүген Самарада яши).

 

Мин укытучы гына түгел, ә шундый четерекле язмышлы кеше дә бит әле. Шуңа да бөтен уем, хыялым белән мәктәп, балалар язмышына битараф калмаска тырышып яшим.. Балалар - безнең киләчәгебез бит алар. Мәктәбебездә беркайчан да кыңгыраулар чыңы тынмасын, класслар буш калмасын иде. Минем фикеремчә, яшьләрне авылларда калдыру өчен, “Яшьлек программасы” төзеп, аны ил күләмендә расларга кирәк. Шулай булмаса, авыллар таркалып, мәктәпләр ябылып, анда бары өлкәннәр генә яшәп калачак. Ә моны һич кенә күрәсе, булдырасы килми.


Гөлсинә ФӘСХЕТДИНОВА, әңгәмәне штаттан тыш хәбәрчебез
Бердәмлек
№ 39 | 24.09.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»