поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.09.2011 Җәмгыять

Бала хокуклары, яки Ата-ана хокуксызлыгы

Соңгы көннәрдә халыкара интернет-киңлектә һәм медиа чараларда турист буларак Швециягә гаиләсе белән ял итәргә барган итальян сәясәтчесенең маҗарасы җиңелчә шау-шу куптарды.

Сюжет кыскача менә болай иде: италияле сәясәтче Стокгольм урамында үзенең 12 яшьлек улының җилкә тамырына кундырып алган һәм кычкырып аны ачуланган, чөнки малай әтисен һәм әнисен тыңламаган. Таныш ситуа­цияме? Бик таныш, билгеле. Әмма турист икәнсең, кайсы илдә икәнеңне онытырга ярамый, синең өчен искитәрлек булмаган гамәл өчен бу ил кануннары буенча кырыс җәзага тартылырга да мөмкин. Биредә дә шулай булып чыккан: вакыйганың шаһитлары шундук полиция чакырганнар һәм кулга алынган сәясәтче кичекмәстән таш капчыкка тыгылган. Бу 23 август көнне булган, 13 сентябрьдә исә суд "әти кеше гаепле" дигән карар чыгарган. Усал әтинең дипломатик кагылгысызлыгы булмаса, эш ничегрәк бетәр иде, мәгълүм түгел, болай италияле берничә көн төрмә шулпасын чөмергәч, гаиләсе белән иленә кайтып китә алган.

 

Һәр вакыйгадан гыйбрәт алырга була. Швед радиосы тапшырган сюжет мине газиз балачакка алып кайтып китте. Безнең гаиләдә әтинең балаларга тырнак белән дә чиерткәне бул­мады. Әмма әни, балалар кечерәк чакта, йомшак җиргә чәпел­дәткәләп алмыйча калмый торган иде. Мондый чакта әнигә үпкәләп бер балавыз сыгып аласың инде, әмма бала күз яше тиз кибә, әни шундук яңадан сөеклегә әйләнә. Әни дә инде әле генә кычкыргалап "тукмап" алса, икенче минутта ук сине кочагына алып сөя. Үсә төшкәч кенә ул әнинең кадере кими бара һәм газиз кешеңне бөтенләйгә югалткач кына дөньяңның нинди зур кисәге аерылып мәңгелеккә киткәнен аңлый башлыйсың. Үзе әби булгач, әни киленнәрен кул озайтудан гел тыя: "Җитәрегез инде, сөйгән-сөйгән дә килегә салып төйгән булмагыз", – дип кисәтә торган иде. Үз чаралары белән генә тиешле нәтиҗәгә ирешә алмаса, әни: "Әтиегез ишетсә!" – дигән тимер дәлилне эшкә җигә. Бу дәһшәтле кисәтү безнең инде тәмам чыгырдан чыкканыбызны һәм тукталырга вакыт икәнне аңлата иде. Әти киң күңелле, әмма таләпчән булды. Шуңа да без, балалар, эшне әти ишетүгә кадәр җиткермәскә тырыша идек. Аеруча гаугалы очрак булса, кырыс "гаилә суды" каршына бастырыласыңны көт тә тор. Шулай да мин балачакта үзем ирешергә тиеш булып та, ялкаулык, сансызлык аркасында өйрәнелми-ирешелми калган мөмкинлекләремне искә төше­рәм дә, әти мине тәрбияләүгә ешрак кысылган булса иде икән, дип уйлап куям.

 

Югары белем алып, тормышта үзен канәгатьләндерерлек карьера ясаган бер танышым әтисен искә алып сөйли. "Беркөнне мәк­тәптән татар теле укытучысы куйган "икеле"не күтәреп өйгә кайттым. Әти көндәлекне көн дә тикшерә. "Икеле"не күргәч, яңакка ярыйсы гына итеп кундырып алды, янап бер генә җөмлә әйтте. Тавыш шуннан арыга китмәде. Икенче көнне утырам шулай дә­рестә, тәрәзәдән күрәм: җил-җил атлап мәктәп ишегалдына әти кереп бара һәм бераздан безнең класс ишеге ачыла.

 

Укытучы белән алдан килешеп куйганнар: әти кереп арткы партага барып утыруга, мин тактага чакырылам. Әтинең мондый көтелмәгән "рейд"­лары ара-тирә кабатлангалый башлады. Шуңа да мин алтмышынчы еллардагы совет мәктәбен уңышлы тәмамлап, ул чакта бик сирәк­ләргә генә эләгә торган вузга керү бәхетенә ирештем", – ди.

 

Хәзерге мәктәптә укытучы балага "икеле" куюдан нык саклана, чөнки белә: бу очракта җавапны мөгаллим бирә. Әти-әниләрнең байтагы җәнҗаллап мәктәпкә киләчәк, һич югында укытучы турында халыкка начар сүз булса да чыгарырга тырышачак. Мәктәп администрациясе дә "күрсәткеч"ләрне түбәнәйтүгә кискен каршы, бу аттестациягә дә кирәк­мәгән яктан китереп сугарга мөмкин. Шуңа да "икеле" мәктәп практикасыннан туксан тугыз процентка чыгарылып бара. Хәтта "өчле" билгесе дә шактый кү­ңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. "Ташбаш"лар моны бик яхшы аңлыйлар, әти-әни яхшы билге өчен бар байлыгын, мөлкәтен кызганмаячак икәнен дә белеп торалар һәм без мәгарифнең бүгенге хәлен күзәтәбез: купайтылган бәяләр һәм ришвәт гадәти тормыш агышына әйләнеп бара.

 

Шведлар "тәрбия чарасы" буларак балага сугуны 1966 елда ук тыйганнар һәм 1979 елда "Гаилә һәм никах кодексы"на бу тыюны закон итеп керткәннәр. Бүгенге көндә сабыйларны балалар бакчасыннан ук әти-әни өстеннән әләкләргә һәм дөрес тәрбияләмәгән өчен аларны судка бирергә өйрәтәләр. Балаларга мондый "хокук тәрбиясе" бирү шактый күңелсез нәтиҗә­ләргә китерә: ел саен меңләгән әти-әни "ата-ана" хокукыннан мәхрүм ителеп, 20 меңләп бала балалар йортына озатыла (халкы 9 миллион тирәсе генә булган һәм демографик кризис кичергән Швеция өчен бик зур сан бу). Социаль хезмәткәрләр синең балаң белән даими кызыксынып тора һәм хәтта синең интеллектың җитәрлек югары түгел дип исәпләсә, улың яки кызыңны тартып алырга мөмкиннәр. Шведлар илдә балалар опекасы көчле позициягә ия һәм судлар һәрвакытта да бала мәнфәгатьләреннән чыгып карар кабул итә дип саныйлар. Әти-әни мәнфә­гать­ләре бөтен­ләй исәпкә алынмый. Хәер, әти-әни дип әйтү артыграк булыр, чөнки, бердән, бу илдә балаларның 50 проценттан артыгы кияүгә чыкмаган хатын-кызлар тарафыннан табыла, һәм "биологик әти-әни"дән тартып алынган сабыйларны гомосексуалистлар корган гаиләләргә дә тәрбиягә бирергә бик мөмкиннәр. Гомумән, шведлар кеше хокукларын бик кайгырталар, шуңа күрә кыз-малай, ир-хатын дигән сүзләрне кулланудан төшереп калдыру юнәлешендә максатчан эш алып баралар, урталыктагы термин табып, шуны кулланышка кертергә тырышалар. Теге без әйтеп гадәтләнгән сүзләр хатын-кыз хокукларын, бер яктан, чикләсә, аннан да бигрәк, икенче яктан, гомосексуалистларның хокукын боза икән. Бу мәгъ­лүматларны мин нигездә швед радиосыннан алдым, беренчел чыганак объективрак булыр дип уйладым. Тыюга карамастан, балаларны кыйнау очраклары турындагы хәбәрләр полициягә торган саен ешрак килә икән, әйтик, 6 яшькә кадәргеләрнең кыйналулары (йомшак җиргә чапылдатып алу) соңгы ун ел эчендә өч тапкыр арткан, имеш.

 

Балалар хөрлеге нинди нә­тиҗәләргә китерә? Бу махсус өйрәнүне таләп итә торган сорау. Швед радиосы хәбәр итүенчә, мәктәпләрдә 25 процент чамасы укучыларның өлгерми, кайбер мәктәпләрдә балаларның бары тик 15 проценты гына укуын гимназиядә дәвам итәрлек уңай билге ала икән.

 

Балага кул күтәрү дөресме?

 

Римма Ибраһимова, Татарстанның халык артисты:

 

– Гомумән алганда, балага кул күтәрү – бик начар күренеш. Әл­бәттә, әти-әниләрнең бер-ике тапкыр каешка үрелгән вакытлары була инде. Чөнки сүз тыңламый торган кире балалар да бар бит әле. Башка берничек тә йогынты ясап булмаган очракта, яратып кына аның арт ягына сугып алырга мөмкин, тик битенә яки бүтән җиренә түгел. Моны аңа ярый белән ярамыйның аермасын аңлату өчен эшләү кирәк. Ә инде тәр­биялим дип кул күтә­рү, кыйнау әти-әнигә хас күренеш булырга тиеш түгел. Әнә чит ил кеше­ләре Россиядәге балаларны уллыкка алалар да җәберләп яталар. Бу исә бөтенләй вәхшилек.

 

Алмаз хәзрәт Мөхлисов, "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы:

 

– Баланы тәрбияләгәндә кул күтәрмәү яхшырак булыр. Тик әти-әни аз гына үзенең кырыслыгын күрсәтеп алса да комачауламый. Киребеткән һәм тыңлаусыз балалар бүтән нәрсәне кабул итми, аларга өлкәннәрнең абруе аркылы тәэсир итү кирәк. Шулай да кирәкмәгәнгә гел сугып торырга да ярамый. Бала әти-әнисеннән куркып яшәмәскә тиеш.

 

Лилия Муллагалиева, җырчы:

 

– Гаиләдә төрле хәлләр була инде. Сүз белән генә аңлатып булмый торган балалар да бар бит әле. Алар син әйткәнне кайвакыт колагына да алмый. Туры килә инде бераз үзеңнең усаллыгыңны да күрсәтеп алырга. Бала бит әти-әнисен хөрмәт итәргә, сүзен тыңларга тиеш. Шуның өчен безгә андый нәрсә рөхсәт ителә.

 

Җәвит Шакиров, Татарстанның атказанган артисты:

 

– Алай эшләргә ярамый шул. Бу вәзгыять бала үскәнче генә дә­вам итәчәк, соңыннан исә ул үчен барыбер ала. Синең җәбер­ләү һәм кыйнауларың кире әйләнеп кайтмагае. Әлбәттә, кырыс булу әти-әнигә кирәк. Икенче яктан карасаң, дөньяда аңламаган кеше юк, дөрес итеп аңлата белү генә кирәк. Баланың ата-анасын тыңламавы үскәндә бер-ике генә мизгел була, мисал өчен үсмерлеккә күчү чорында. Малай кешенең үзен өлкәннәр шикелле итеп күрсәтәсе килә, имеш, беркемне дә тыңламый. Бу очракта бездән түземлек тә сорала инде. Әти-әни баласының кем белән аралашуын, кайда вакыт уздыруын да белешеп торырга тиеш. Күп очракта аның дуслары һәм танышлары характерына йогынты ясый.

 

Резидә Хамраева, психолог:

 

– Бала ул өлкәннәр шикелле үк кеше, аны акылсыз һәм фикерсез, дип кабул итү дөрес түгел. Берәр нинди хәл килеп туган очракта аның бу хакта ни уйлавы белән кызыксынырга кирәк. Әти-әниләр күп очракта үзенең өлкәнрәк икәнен күздә тотып мораль укый, яшәргә өйрәтә башлый. Бала, алардан аермалы буларак, һәрвакыт бүтән фикердә тора. Шуңа күрә нинди генә хәл килеп чыкмасын, аңа сабый күзлегеннән чыгып карау дөрес. Аталар һәм балалар арасындагы аңлашыл­маучанлыклар да нәкъ менә шуның аркасында туа. Әти-әни беркайчан да акыллырак яки үзен өстенрәк итеп күрсәтергә тиеш түгел. Баласы аны дус итеп кабул итсә, гаиләдә уртак фикерләр дә, уртак темалар да барлыкка килә. Шулай ук әти-әни арасындагы җылы мөнәсәбәт тә сабыйның күңеленә нык тәэсир итә.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 178-179 | 23.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»