поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.09.2011 Милләт

Шенҗан уйгырлары

Уйгырлар... Кемнәр алар? Нинди халык? Телләре нинди? Бу халык турында беренче тапкыр мәктәптә укыганда ишеткән идем. Алар бит, кытайлардан кала, кәгазь кулланган һәм җитештергән дөньядагы икенче халык! VIII гасыр урталарында ук аларның күпләп кәгазь җитештерүе мәгълүм.

Алар – 20 миллион!

 

Халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Шенҗанда 1 миллион казакъ, 800 мең дөңгән (кытай мөселманнары), 140 мең таҗик, 40 мең шива, 6 мең татар, тагын үзбәкләр, урыслар, барлыгы 54 милләт вәкиле яши. Сан ягыннан, беренче баскычта, әлбәттә, кытайлар. Икенче баскычта – уйгырлар. Алар 8 миллион. Уйгырларның күпчелеге бүгенге Көнбатыш Кытайдагы Уйгыр автономия районында Голҗа, Өремче, Торфан, Хотән, Яркәнт, Кашгар, Аксу кебек калаларда яши. Бер өлеше – Үзәк Кытайда (Ганьсу провинциясендә), шулай ук Казакъстанда, Үзбәкстанда, Әфганстанда, Төркмәнстанда һәм Төркиядә яши. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, дөньяда 20 миллионга (!) якын уйгыр бар.

 

Без – охшаш халык

 

Уйгырстан буйлап сәяхәт иткәндә без бик күп уйгыр зыялылары – профессорлар, укытучылар, язучылар белән күрештек. Аларның барысы да: “Без бит татарлар белән тугандаш халык”, – дип, очрашуга олы хөрмәт белән килделәр. Бер галим хәтта: “Тукай ватандашлары булган җиргә без килми кала алмыйбыз”, – диде.

 

“Керер алдыннан ничек чыгасыңны уйла”, “Ләйләне күрер өчен Мәҗнүн күзләре кирәк”, “Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар”, “Ике тәкә башы бер казанга сыймый”, “Йөзә белмәсәң – суга кермә”, “Начар туганыңа караганда, тугры күршең яхшырак”, “Ялкауның беркайчан вакыты юк” кебек мәкаль-әйтемнәр дә безгә уйгыр халкыннан үтеп кергән.

 

Аларның тамак төбе белән күтәренке тембрда, үзенә күрә бер ләззәт белән җырлаганнарын ишетеп шаккаттык. Уйгырлар – тумыштан менә дигән җырчылар һәм музыкантлар икән. Аларның бер бәйрәме дә җырсыз-биюсез узмый. Безнең мәҗлесләрдә гармун чыкса, уйгырларда рабоб белән дутар уен коралларының тавышы тынмый. Уйгыр хатын-кызлары яратып җырлый торган уйгыр халык җырыннан бер мисал:

 

Аһ урармән, аһ урармән,

Аһләрим туткай сэни;

Күз йэшим дәрья булып,

Бэликлири җуткай сэни.

 

(Аһ орырмын, аһ орырмын,

Аһларым тотсын сине;

Күз яшьләрем дәрья булып,

Балыклары йотсын сине).

 

Игътибар иткәнсездер, телләребез охшаш. Шуңа күрә Шенҗанда кытайчаны белмәвебез әллә ни зур “фаҗига” тудырмады. Уйгыр кардәшләр белән рәхәтләнеп татарча аралаштык. Алай да, сөйләм телләре арасында аермалар шактый икән. Мәсәлән, без “мәгариф” дисәк, уйгырлар “мәарип” дип әйтәләр. Алга таба: җир – йәр, мизгел – мәзгил, биш – бәш, яңа – йэңи, син – сән, мин – мән... Милләттәшләребез исә үз телләрендә уйгыр сүзләрен татар теле белән “болгатып” кулланалар. Кайчак кайсы сүзнең – татар, кайсысының уйгыр сүзе икәнен аера да алмыйлар. Менә ул сүзләрнең кайберләре: мөшек – песи, нахша – җыр, сябез – кишер, гөреш – дөге, юллык – күчтәнәч, мумай – карчык, чал – карт, пайпак – носки.

 

Ирләре күбрәк якасыз чапан яки халат кия. Элек хатын-кызлар киң җиңле чуар күлмәкләрдән йөргән булса, хәзер гади блузка белән итәккә өстенлек бирәләр. Сылу кызлар яңа ел чыршысы кебек баштан-аяк алка, йөзек, беләзекләр белән “бизәлгән” булыр. Уйгырстан кызларының иң зур байлыгы – күптолымлы чәч. Алар кара, озын чәчләре белән горурланып, аны унлап толымга үреп куялар.

 

Уйгыр базарларында йөргәндә төрле “сортлы” түбәтәйләргә күзем төште. Ниндие генә юк! Милли түбәтәй – уйгыр халкының баш киеме. Аны олысы-кечесе, ирләр-хатыннар – барысы да кадерләп кия. Уйгыр түбәтәе ике төргә бүленә: чиимән һәм бәдәнмү. Чиимән түбәтәй гадәттә алтын-көмеш җепләр белән чигелгән була. Уйгыр халык биюләренә яшь кызлар белән егетләр ансыз чыкмыйлар. Бәдәнмү түбәтәй исә – өлкән кешеләр башлыгы. Ул гаҗәеп орнаменты белән аерылып тора: чишмә буенда үсеп утыручы мул җимешле агачлар ак ефәк җепләр белән чигелгән.

 

Уйгырлар бик кунакчыл халык. Көндәлек тормышта җимешләр һәм кавын белән ачы көлчәләр ашарга, чәй эчәргә яратсалар да, кунак килгәндә токмач, пылау, кызган пәрәмәч әзерлиләр. Уйгыр хуҗабикәләре исә татарлардан бавырсак, чәк-чәк, өчпочмак, токмачлы аш пешерергә өйрәнгәнне яшерми. “Татар ашлары тел йотарлык!” – диләр.

 

Шенҗан татарлары белән уйгырларны Ислам дине берләштерә. Уйгырларның да ике зур бәйрәме бар: Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре. Ураза бәйрәмендә Шенҗан мөселманнары өч көн ял итә. Мондагы бәйрәм тантанасы да үзенчәлекле. Бәйрәм иртәсендә мөселманнар мәчеткә барабан тавышына җыела. Ә намаздан соң кешеләр мәчет каршында борынгы биюләр бии башлый икән...

 

Байлыклары – китап

 

Берничә ел элек Шенҗанда Кытай дәүләтеннән бәйсезлек таләп итеп уйгырлар күтәрелгән иде. Уйгыр бәрелешләре турында Русия каналларыннан да хәбәрләр карап барганымны хәтерлим. “Шәһәр урамнарында кан елгалары акты ул чакта”, – дип сөйләде милләттәшләр. Чын “уйгыр инкыйлабы” булган бу. Хәзер дә вакыт-вакыт “тавыш чыгарып”, “уйгыр җиренең хуҗалары – уйгырлар” булуын искәртеп торалар икән.

 

Бәйсез милләт булмасалар да, һәр тармакта, кытайдан кала, беренче булырга омтыла уйгырлар. Шенҗанда һәр нәрсә – элмә такталар, белдерүләр, рекламалар ике телдә язылган: кытайча һәм уйгырча.

 

Уйгырстанда берничә милли канал карап кинәндек. Өч – казакъ, дистәләгән – кытай, алты уйгыр каналы көнозын күрсәтеп тора! Күңелең ни тели – концерт, кино, театр, көндәлек хәбәрләр – барысы да бар.

 

Халыкның акылын тикшерәсең килсә, китапханәсенә кер дигән борынгылар. Өремчедә татар җәмгыяте активисты Мәлик Вәлиевтән безне уйгыр китап кибетенә алып баруын үтендек. “Уйгыр китап кибете бик бай. Керсәгез, чыга алмассыз”, – диде ул. Бу кибет татар мәчетеннән ерак түгел икән – юл гына чыгасы. Зур китап ярминкәсен хәтерләтүче әкәмәт зур кибет икән бу! Уйгыр телендәге әдәби җыентыклар, сүзлекләр, Коръәннәр, 60-80 төрле газета-журналлар, бүлмәнең буеннан-буена сузылган “башлары күккә тигән” киштәләрдә рәсемле балалар китаплары тезелгән... Шунда ук идәнгә йомшак келәм җәелгән һәм анда сабыйлар китап-журналлар укып ята! Ә бездә... Кая ул идәндә тәгәрәп китап уку, китап кибетенә кергән бала бар микән хәзер?!

 

“Тел шартлатып” балалар китапларын карап йөргәндә таныш рәсемгә текәлдем. Юан гәүдәле, озын чапан кигән хәйләкәр абзыйны кайдадыр күргәнем бар кебек. Хуҗа Насретдин түгелме соң бу?! Нәкъ үзе! Мәлик әфәнде исә: “Хуҗа Насретдин – уйгырларның яраткан персонажы. Алар Насретдин турында 20 дисктан торган фильм да төшереп өлгерде инде”, – дип, безне уйгыр дисклары бүлегенә ияртте. Ә дисклар күрше бүлмәдә икән. Мондагы ассортимент! Әйтерсең, уйгырлар кинофильмнар гына төшереп яткан! Киштәләр мультик, сериал, җыр-бию дискларыннан сыгылып тора. Без эзләгән хәйләкәр Хуҗа дисклары да үз хуҗасын көтеп ята... “Их, ник бездә шундый китап кибетләре юк икән!” – дип, ак көнләшү белән чыгып киттек.

 

Мәгърифәт өлкәсенә кагылсак, монда да уйгыр халкына тиңнәр юк. Шенҗанда уйгырларның йөздән артык мәктәбе эшли. Уйгырстанда гына түгел, алар булган бөтен илдә уйгыр мәктәпләре, театрлары, радиосы, милли каналлары, үз нәшриятләре эшләп тора. Бер генә мисал. Казакъстанның Талдыкорган өлкәсендә уйгырларның алтмыш мәктәбе, Алматыда – өч мәктәп, уйгыр театры, радиосы, “Уйгыр авазы” газетасы редакциясе, дәреслекләр чыгара торган уйгыр “Мәктәп” нәшрияте, үз мәчетләре бар. Боларның барысына да матди ярдәмне Бөтендөнья Уйгыр конгрессы бирә икән. Бик кызганыч, без уйгырлардан күпкә калышабыз шул: авылларда татар мәктәпләре, балалар бакчалары ябыла, татар китаплары киштәләрдә тузан җыеп ята, телебез онытыла бара... Ә бит кайчандыр, XIX гасыр башында Уйгырстанга күченеп килгән татарлар уйгыр халкын мәгърифәтле иткәннәр, беренче уйгыр мәктәпләрен ачканнар. Аларда Зәйнәп Габитова, Гөләндәм Хәбибуллина кебек “мәгърифәт аналары” укыткан.

 

Түбәтәй, озын толым, чәк-чәк...

 

Заман үзгәрдеме, үзебезме? Ике гасыр элек яшәгән мәгърифәтчеләребез, алдынгы мәктәп-мәдрәсәләребез белән бергә “татар зирәклеге” дә китапларда гына калды кебек. Уйгыр халкының бик тә мәгънәле мәкале бар: җил исмичә агач селкенми... Хәер, уйгырлардан бераз үрнәк алсак, безнең тарафка да Шенҗан җилләре исеп куймасмы?!

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

Казан – Уйгырстан.


Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 35 | 15.09.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»