|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2011 Мәдәният
Тинчурин театры яңалыклары
Яңа гына 85 яшен тутырган, үзешчән композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сафьян ага Ибраһимовның иҗатына багышланган музыкаль кичә 7 ноябрьдә 1800 дә Кәрим Тинчурин исемендәге театрда үткәреләчәк. Халык аны:“Картаямени соң йөрәк”, “Карлар ява тын гына”, “Сине уйлап янам” кебек җырлары аша белә. Ул гомере буе “Күчмә” театрда артист та, музыка бүлеге мөдире дә, администратор да булып эшләде. К.Тинчурин театрына биргән олуг хезмәте өчен, бик зур рәхмәт аңа!
Бәйрәмгә, тамашачыларыбызны, иҗади дусларын көтеп калабыз. Рәхим итегез!
* * *
Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка октябрьнең 5сендә 65 яшь тула. Шул уңайдан, К.Тинчурин театры 18 ноябрьдә 1800 дә, үзенең туган көнен “Мәхәббәт баскычы” комедиясе белән билгеләп үтәчәк. Туган ягы Балык Бистәсендә дә, берничә спектакль күрсәтелү планлаштырыла. Бу чараларда район җитәкчеләре, Балыклы – Чүкәй авылы кешеләре дә катнашачак. Үзебезнең яраткан тамашачыларыбыз да битараф калмас.
45 елдан артык гомерен иҗатка биргән, комик актер бүгенге көндә дә җиң сызганып эшли. Иҗат йөге шактый зур аның. Шуларның кайберләрен генә булса да исегезгә төшереп үтәбез. И.Юзеевның “Мәкәрҗәгә барган идек” комедиясендә – Гайнетдин, К.Тинчуринның “Назлы кияү”ендә – Хәмит, Р.Сәгъдинең “Яз галәмәте”ндә – Рәүф һ.б. Ул беркайчан да рольсез йөргән артист булмады. Аның уенын тамашачы кабул итте, яратты. Киләчәктә дә аның рольләрен күрербез, диеп уңышлар теләп калабыз!
|
Иң күп укылган
|