поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.09.2011 Авыл

Эх җанашым бәрәңге...

Быел авыл кешесенең кәефе күтәренке: түбәләр шыплап печән, амбарлар бодай-арпа белән тулды. Бакчада мул уңыш биргән җиләк-җимеш тә эшкәртелеп, баздагы киштәләргә тезелде. Шифалы яңгырлары белән ел уңышлы булды. Хәзер инде икенче икмәгебез – бәрәңге алыр вакыт. Узган ел үз дәрәҗәсен генә белеп уңган бәрәңге галиҗәнапнең быел уңышы хәйран күренә.

Кемнең бакчасыннан күпме бәрәңге чыгуы, эт эчәгесе астында яткан бәрәңгедә черек чире күренүе, корыган сабакта бәрәңгенең вак булуы, бетмәс яңгырларның озакка сузылуы – бүген абый-апаларның төп темасы шул. Яңгырлар, чыннан да, халыкны бераз хафага салды. Шулай булмыйча ни, узган ел барлы-юклы бәрәңгене күз карасыдай язга кадәр саклап чыктык та, гомер булмаганны – базларга кар суы тулып, «алтын» бәрәңгеләребез су астында калды ич.

 

Ярар, үзенең җылы көннәре, пәрәвезләре белән әбиләр чуагы да булыр әле. Үзебезнең бәрәңге бакча тутырып ятса да, әбинең бакчасын алып бетердек. Күңелле быел бәрәңге алуы. Әби әйтмешли, күзгә үк рәхәт (күңел күзен әйтүе инде, әбинең күзләре күрми). Үзе бер дә тик тормый, кулы белән капшап булса да, без казыган бәрәңгеләрне сыйпап чиләгенә сала. Үзенә 2-3 капчык кына кирәк югыйсә. Шәһәрдәге балалары, оныклары өчен бакча тутырып утырткан була. Бәрәңге сатып алып ашауны күз алдына китерә алмыйм, ди әбием. Ә кая барасың? Быел алма урынына базардан бәрәңге сатып алырга туры килде бит. Олыларның бәрәңге тәмен аерып утыруына исем китә иде, үзем дә бик яхшы аерам хәзер тәмле бәрәңгене. Безнең як бәрәңгеләренә җитми икән шул!

 

Булганының куанычы, бәрәкәте булсын дип, эре-эре бәрәңгеләрне сөенә-сөенә алдык. Авыл буйлап бәрәңге җыючылар да йөри башлады. Килосын 6-7 сумнан җыялар икән. Сукалаганга, өйдергәнгә һ.б. тотылган чыгымнарны исәпләсәң, бу бәянең «пүчтәк» икәнен чамалавы авыр түгел. Шуңадыр инде, бирәм дип атлыгып торучылар да күренмәде авылда. Узган ел бәрәңге урынына күбрәк ярма, токмач куллангач, алдагысын уйлый башлыйсың икән. Кем әйтмешли, тормыш өйрәтә, өйрәнмәсәң, көйрәтә.

 

РS. Базар бәяләренә килгәндә исә, бәрәңгенең килосы 10-20 сумнар тирәсендә тирбәлә. Пионер урамы базарында Питрәч, Теләче районыннан китерелгән бәрәңгенең килосы 20 сум торса, «Океан» базарында Чуашстан бәрәңгесен 17 сумнан тәкъдим итәләр. Яшелләнеп беткән иң начарын ун сумнан да алырга була. Чуаш бәрәңгесе дигәннән, быел белгечләр аны алмаска киңәш итә. «Россельхознадзор»ның ТР буенча җитәкчесе урынбасары Рәис Кәримов, чуаш бәрәңгесендә алтын гематома дигән авыру таралган, ди. Бу бәрәңге яман шеше кебегрәк нәрсә. Кеше организмына зыяны бар дип әйтеп булмаса да, авыру бәрәңге уңыш бирми. Бөтен туфракны зарарлый. Бу авыру помидор, борычларга да күчәргә мөмкин. Аннан котылу өчен ун еллап вакыт кирәк булырга мөмкин. Татарстан бәрәңгесенә килгәндә, курыкмыйча алырга була, дип ышандыра Рәис әфәнде. Алар тиздән Казан ярминкәләрендә тәкъдим ителәчәк.

 

Яңгырлар аркасында, бәрәңгеләрне алырга өлгерми калучылар бар. Танылган бакчачы, икътисад фәннәре докторы Фарсель Зыятдинов исә бәрәңгене алуның иң соңгы срогы 15-20 сентябрь дип белдерә. Яңгырлы көндә алынган бәрәңге начар саклана. Күгәрергә, эче каралырга, чери башларга мөмкин. «Тиешле шартлар булганда, бәрәңгене язга кадәр дә сакларга була, минем шулай эшләгәнем бар. Камышлар капласаң, кар астында ул берни эшләми, тик кислород җитәрлек булырга тиеш», – ди бакчачы. Хәзер авыл халкы түземсезлек белән әбиләр чуагын көтә. Тик сентябрьдә ике тапкыр булырга тиеш дип вәгъдә ителгән чуакның әле берсе генә дә күренми шул...


Мәрьям АБДУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»