поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.09.2011 Мәдәният

Тау Мөхәммәт янына бармаса...

8 сентябрьдә Новокуйбышевск шәһәрендә Идел буе халыкларының дүртенче этник фестивале булып узды. Бу чараны Новокуйбышевск шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән иде.

Без китапханәгә килеп кергәндә, дүрт катлы бинаның һәр почмагында тормыш гөжләп тора иде инде. Фестивальгә Самара өлкәсенең татар, чуваш, мордва, башкорт һәм башка милләт халыклары күмәкләшеп яшәгән төбәкләренең китапханәләре, фольклор коллективлары, милли оешмалары төп кунаклар булып килгәннәр. Шулай ук Татарстан Республикасы, Марий Эл, Ульяновск шәһәре вәкилләре дә бар иде биредә.

 

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең аксакалы Азат Надировны һәм мине, “Бердәмлек” хәбәрчесен, Новокуйбышевск шәһәренең “Туган тел” милли-мәдәни оешмасы рәисе Ринат Ситдыйков ишек төбеннән үк каршы алып, интерактив мәйданчыклар буенча сәяхәткә алып китте. Китапханәнең дүрт катында да төрле халыкларның милли костюмнары, иҗат эшләре, милли ашлары, китаплары күргәзмәгә куелган. Аларны әзерләүдә Самараның Халыклар дуслыгы йортының милли оешмалары да булышкан икән.

 

Әлбәттә, күзебез беренче чиратта Камышлы районы китапханәсе күргәзмәсенә төште. Җим чүпләгән саескан балаларын хәтерләтеп, зур гына тәлинкә белән куелган чәкчәк өемен тар-мар итеп маташучы балаларны аергалап, китапханә җитәкчесе урынбасары Гөлфия Хәкимова янына килеп бастым. Ул балаларны кулыннан диярлек ашата-ашата сөйләп китте: “Милли китаплар фондын яңартудан бигрәк, милли телләрдә китап укучы әбүнәчеләр саны кимүе борчый. Татар телендәге китапларны даими рәвештә укып баручылар – тик олы яшьтәге апа-абыйлар һәм әби-бабайлар гына. Яшьләр бөтенләй юк диярлек. Камышлы авылында яшәүче саф татар гаиләләрендә туып-үскән балалар да күбесенчә русча гына сөйләшә, мәктәптә атнасына 1 – 2 тапкыр укытылган татар теле дәресләренә дә йөрми, мәдәниятебезне дә кирәксенми.

 

“Тау Мөхәммәт янына бармаса, Мөхәммәт үзе тау янына бара”, - дип без беренче тапкыр Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган акцияне Камышлы урамнарына чыгып үткәрдек. Бу эштә безгә татар теле укытучылары һәм укытучылар булышты. Әйтергә кирәк, акциядә катнашкан кешеләрнең байтагы татар шагыйренең иҗаты белән таныш. Ә сорауларыбызга җавап бирә алмаганнарына балалар булышып торды. Өйләренә кайткач, ул кешеләр уйланырга мәҗбүр булганнардыр, классигыбызның иҗатын яңартырга дип, китапка ябышканнардыр, дип ышанасы килә.

 

Әлегә татар телендәге китаплар фондыбыз тик җирле авторларның китаплары белән генә тулыландырылып килә. Менә Фәния Кәримованың өч шигырьләр җыентыгы, Әсгать Шәрәфиевның Чулпан авылы тарихы, күптән түгел генә яңадан бастырылган Халикъ Садри һәм Әнвәр Давыдовның китаплары, Рөстәм Мингалим иҗаты, Иске һәм Яңа Усман, Иске Ярмәк авыллары тарихына ишарәләгән Лифкать Балтаевның үзе төпләп ясаган һәм язган брошюрасы”...

 

“Әйе, бу китапларны гына укып, бөек болгар бабаларыбыз мәдәниятенә, гомумән татар культурасына якынаеп булмастыр шул”,- дип, Новокуйбышевск үзәк китапханәсе директоры Наталья Алексеевна Тарасовадан алардагы милли китап фонды турында белешергә булдым.

 

- Бу фестивальне оештыру идеясе ничек туды?

 

- Гасыр башында, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү программасы кысаларында, без китапханәбездә лекцияләр циклы уздыра идек. Нәкъ шуларны тыңларга килгән кызыклы кешеләр белән аралашу нәтиҗәсе буларак, “Милли сезоннар” фестивален оештыру идеясе барлыкка килде.

 

Башта ул шәһәр кысаларында гына үткәрелә иде. Ә инде “Милли сезоннар” фестиваленең китапханәбез өчен генә түгел, биредә яшәүче барлык милләт халыклары өчен дә әһәмиятле булуын күреп алгач, чикләрен киңәйтергә булдык. Ә фестивальне китапханә бинасында милли китапларга акцент ясап уздыруыбыз укучыларыбызны кайтарырга булыша.

 

Әлбәттә, фестиваль безгә китап фондыбызны баетырга да мөмкинлек бирә. Бүген Казаннан килгән “Сорнай” фольклор ансамбле, Йошкар-Ола китапханәчеләре новокуйбышевлыларга бүләккә әнә күпме китаплар алып килгәннәр бит.

 

Фонд – һәр китапханә эшенең нигезе. Ел ахырында эшебезгә нәтиҗәләр ясаганда, нинди яңа китапларга баеганлыгыбызга, аларны булдыру өчен башкарган эшләребезгә анализ ясыйбыз. Бер дә икеләнмичә шуны әйтә алам – безнең китапханәнең китап фонды өлкәдә иң зурысы һәм тулысы: Идел буендә яшәүче йөзләгән төрле халыкларның туган телләрендә язылган китапларда аларның бай тарихы, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, йолалары саклана. Чәчмә әсәрләр, шигырьләр байтак, көндәлек матбугат чаралары да бар.

 

- Компьютерлар хөкем сөргән заманда әбүнәчеләрегез саны сездә дә кими торгандыр инде?

 

- Безнең өчен бу проблема түгел. Электрон китап та - китап бит ул. Тели икән кеше – без аңа теләсә нинди форматтагы китапны табып бирә алабыз. Китапханәбез илебезнең китап базалары, өлкәбезнең бөтен китапханәләре белән турыдан-туры бәйләнештә тора, интернет челтәрендәге китапларның теләсә кайсысын ала алабыз. Без китапханәбездә хәтта “ридер” дип аталучы электрон китаплар да булдырдык. Дөньяда интернет килеп чыккан икән – димәк, без аның белән, аның эчендә. Нәрсә модада булса, шуны үз файдаңа әйләндерергә кирәк, шул вакытта син беркайчан да прогресс тәгәрмәче астында калмаячаксың.

 

“Нинди акыллы сүзләр, нинди прогрессив китапханә директоры”, - диюдән башка берни дә әйтеп булмый. Авылда яисә шәһәрдә халыкның китап укуы-укымавы китапханәче эшенә дә бәйле икән бит, ләбаса!

 

Ә фестиваль дәвам итә. Халык алдында чыгыш ясаган “Самаряне” рус ансамбле, “Масторава” мордва ансамбле, “Айгөл” казах коллективы, “Тумлам” чуваш балалары ансамбле, “Милли моңнар” башкорт ансамбле, “Водограй” украин квартеты арасында Татарстанның “Сорнай” фольклор ансамбле аерым урын алып торды, дип әйтсәм, бер дә ялгыш булмас кебек. Беренчедән, без бу коллективны беренче тапкыр күрүебез. Ә икенчедән, ансамбльдә катнашучы өч кыз һәм ике егет борынгы татар музыка инструментларында уйнап, борынгы җырларыбызны башкарып кына калмадылар, алар залда утыручыларны да сәхнәгә чыгарып, тамашачыларга татар сүзләрен, борынгы уеннарын, бию алымнарын өйрәттеләр. Ә “Дубыр-дубыр-дубая” көенә карт йөрәкләр дә яшәреп китеп, биергә ашкынды, бугай.

 

Балаларны милли рухта, мәдәнияткә мөкиббән итеп тәрбияләү буенча китапханәләр арасында барган конкурска нәтиҗәләр фестиваль ахырында ясалды. Новокуйбышевск китапханәсенең 8нче филиалы, Ульян шәһәренең милләтара китапханәсе, Безенчук, Большая Глушица, Большая Черниговка, Волжский, Камышлы, Кинель-Черкасс, Похвистнево, Приволжский һәм Хворостянка район китапханәләре стендларына һәм үз-үзләрен тәкъдир итүләренә карап, эксперт советы урыннар билгеләргә тиеш иде.

 

Күчмә приз һәм тузан суырткыч быел Хворостянка китапханәсенә бирелде. “Кояш астында барыбызга да урын бар” проекты өчен бу китапханә беренче урынга лаек дип табылды.

 

Ульян шәһәре үзәк китапханәсенә милләтара китапханә булдыру өчен, Приволжск районы китапханәсенә “Аксаков и Гоголь, дружба навек” украин мәдәниятен күрсәтүче проект өчен, Большая Глушица районының Кобзевка авылы китапханәсенә шушы авылга казах ырулары килеп урнашуы турындагы тарихи материаллар җыелмасы өчен призлы урыннар бирелде.

 

Новокуйбышевск шәһәре җитәкчеләре, губерна Думасы депутатлары һәм тагын бик күп мөхтәрәм кунаклар фестивальгә югары бәя биреп мактадылар, “Милли сезоннар”ны уздыруның, милли дуслык булдыруның әһәмияте турында сүз күперттеләр. Ә минем колакта һаман “Тау Мөхәммәт янына бармаса...” сүзләре яңгырады. Наталья Алексеевна бик дөрес юл табып, китапханәсен төрле милләт, төрле профессия кешеләре, студентлар, галимнәр, балалар һәм әби-бабайлар өчен кызыклы итәргә тырыша, кешеләр өчен эшли, һәм шуңа күрә аның янына битараф булмаган кешеләр туплана, халык китап укуга тартыла, төрле чараларда катнаша.

 

Башка китапханәләр дә шулай эшләсә, урамда ни эшләргә белмичә тилмереп йөрүче яшьләребез, бәлки, азрак булыр иде. Бу турыда ныклабрак уйлап карарга кирәктер.

 

 

1

 

 

2


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 38 | 17.09.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»