|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2008 Юмор
ЯЗМА ТӘМАМЛАРГА ӘЗЕР ШАБЛОННАРЕш кына журналист үзенең язмасын тәмамлый алмый интегә. Язмаларны төгәлләү өчен әзер шаблоннар китерәбез – файдаланыгыз, рәхәтен күрегез! Әгәр язмагыз азхырына түбәндәге әйтем яки җөмләнең берсен чәпәп куйсагыз, язмагыз тәмамланган саналачак.
... Менә шундый хәлләр.
... Вәт шул.
... Шуның белән шул.
... Шундый заманалар килде, җәмәгать.
...дигән өметтә калыйк.
...дип ышанасы кала.
... Аллага тапшырдык.
... Ә анысын инде вакыт күрсәтер.
... Әмма монысы инде бөтенләй башка тема.
... Әмма монысы инде бөтенләй башка тема. Авыр тема.
... Бу язмам белән мин кемнедер акларга, кемнедер гаепләргә теләмәдем. Бары тик үз күзләрем белән күргәннәремне генә яздым.
... Әйдәгез шулар турыда сөйләшик, гапләшик, фикер алышыйк.
... Сездән хатлар көтеп калабыз.
...дип калды ул минем белән саубуллашканда. Аның бу сүзләре турында мин юл буе уйлап кайттым.
... Аңа бу изге эшендә уңышлар телик.
... Язмадагы геройлар исемлеге билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртелеп бирелде.
... Гадәттә, язма ахырында журналист нәтиҗә чыгарырга тиеш. Бүген һәркем үзе өчен нәтиҗәне үзе ясасын иде.
... Урыны җәннәттә булсын. Амин.
Д.С. |
Иң күп укылган
|