поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.09.2011 Могҗиза

Ахырзаман әкиятләре яки 2020 елга кадәр ким дигәндә 12 апокалипсис “планлаштырылган”

Беркөнне кызым эштән кайтып керешемә: “2012 ел ахырында дөнья бетәме әллә, телевизордан күрсәттеләр. Дөнья бетмәсен иде, минем яшисем килә”, – дип каршы алды. Сүзнең тузга язмаган күрәзә – Майя календаре буенча 2012 елның декабрендә җитәргә тиешле ахырзаман турында барганлыгын чамалап, аны тизрәк тынычландырырга ашыктым. “Бетми дөнья, мин әйтәм, бетмәячәк тә, әмма аның бетүен юраучылар элек тә булган, хәзер дә бик күп һәм киләчәктә дә һәрвакыт булачак”.

Чыннан да, бик борынгы заманнардан ук килгән күрәзәчелекнең тамыры корыйсы юк. Әнә астрология янә шаулап чәчәк ата, аны фәнгә санаучылар арта бара. Ихтыяҗ бар икән – тәкъдим дә янәшәдә генә: алда ни күрәчәген бик тә белү теләге күрәзәчеләрне күпләп тудырган. Киләчәк белән кызыксыну – еш кына безнең ихтыярдан башка гына башкарыла торган үзенә күрә бер культура. Бу теләк хисси үзенчәлеге белән ике яклы. Аны, бер яктан, бигрәк тә күңелсез хәл булыр дип хафаланганда, билгесезлектән курку тудырса, икенче яктан, күрәзәдә кешенең матур киләчәккә өмете чагыла. 

Күрәчәгенә алдан әзер тору өчен адәм баласы хәтта җанын да бирергә әзер. Шушы йомшак табигатебез күрәзә кылуны бик шактый төшемле кәсепкә әверелдерә дә инде. Рас килми икән, бигайбә, ә юрау юш килсә, син – гайре табигый зат. Ә хет йөзгә бер булса да күн төшмичә калмый. Әмма бу инде, һич шикләнмичә әйтергә мөмкин, очраклы туры килү генә, шуннан гайре берни дә түгел. Әйтик, лотереяда отабыз икән, үзебезне гел бәхет елмаеп торган кеше итеп тотабыз, бу уенда оттырган күпсанлы очраклар турында дәшми калырга тырышабыз.

Гомумән, күрәзәлек итүнең алдан ук аксиома тәртибендә “йә була”, “йә юк” принцибына нигезләнгәнен дәлилләп булыр иде. Моны халкыбыз үзенчә: “Алга килми булып булмый башның ни күрәчәген”, – дип, җырга салып та әйтеп биргән. Нинди үкенеч (дөресрәге, нинди бәхет!) бездә айлар, еллар аралыгы аерып торган киләчәк турында бернинди төгәл мәгълүмат юк. Әлбәттә, һавага күтәрелгән очкычның күпмедер сәгатьтән җиргә төшеп утырачагын, Кояшның кич белән офыкка кереп югалачагын, җәйдән соң көз киләчәген һәм тагын әллә ниләр беләбез. Әнә ана агачка менгән улына: ”Төш, чукынчык егылып төшәсең бит”,– дип кычкыра. Чөнки андый ихтималлылык бар. Кайчан да булса бу якты дөньядан китәчәгебезне дә беләбез. Ләкин төгәл кайчан? Халык бу сорауга җавапны: “Үләсемне белсәм, кабер казып куяр идем”, – дигән шаян гыйбарә белән генә уздырып җибәрә.

Күрәзәчеләр (астрологлар дип тә укы!), кыек атып туры тидерергә теләп, и, юраган була. Тик көймәләре комга төртелә шул бичараларның. Һавага күтәрелгән очкычны да юкка гына телгә алмадык. Аларның да соңгы вакытта аэродромга барып җитмәү ихтималлыгы арту ягына үзгәрде. Әмма Польша Президентын үлемнән бер астролог та алып кала алмады. Дөрес, сугыштан соң батырлар күбәйгән шикелле, Япониядә фаҗига буласын белүчеләр булган икән. Әмма бу инде, янгыннан соң су сипкән шикелле, соңарган юрау. Их, белергә иде дә бит цунамиларны һәм башка бәхетсезлекләрне алдан. Тик интуиция, күңел сизгерлеге генә монда файдасыз шул, моның өчен сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренең бөтен асылын тирән белү кирәк. Әмма андый очракта бу инде киләчәкне күрәзә итү түгел, ә әлеге бәйләнешләрне элементар анализлауга әверелә.

Гади генә мисал. Менә әле биш минут элек кенә кемдер шалтыратып, хезмәттәшемнең телефон номерын сорап алды. Эчтән генә уйлап куйдым: 10-15 секундтан күрше бүлмәдә телефон шалтыраячак. Сез ничек уйлыйсыз, чыннан да, шулай булды. Мин ни буласын алдан белдем! Әмма ниндидер транс хәленә дә кермәдем, әфсен-төфсен дә укымадым, барысы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенә гади анализ ясадым. Шул гына. Ә менә алдагы 10-15 минут эчендә бүлмәмдә телефонга ничә сигнал киләчәген төгәл белә аламмы соң? Юк, әлбәттә. Бу сорауга җавап бирер өчен миңа, һич югы, үз танышларымның булса да алдагы 10-15 минуттагы ниятен, йомышлары төшәчәкме-юкмы икәнлеген белергә кирәк. Ләкин миндә андый мәгълүмат юк һәм була да алмый. Шуннан чыгып фикер йөрткәндә, күрәзәченең гомерендә беренче тапкыр күргән кеше турында чынбарлыкка туры килердәй нәрсә булса әйтә алуына ышану – беркатлылык.

Әгәр, чыннан да, киләчәкне күрә белүче кешеләр булса, алар дөм сукырлар арасындагы күзлеләр кебек, башкалар өстеннән зур хакимияткә ия икәнлекләрен күрсәтерләр иде. Әмма чынбарлыкта мондый хәл күзәтелми. Барлык күрәзәчеләре, астрологлар, шаманнар һәм башка шуның ише шарлатаннар – гади кешеләр, башкалардан әллә ни аерылып тормыйлар. Киресенчә, фаразлаган, юраган булып үзләренең көчсезлекләрен генә күрсәтәләр. Хәтта, аның турында калын китаплар язылган булса да, 2010 елда өченче Бөтендөнья сугышы башланачагын әйткән болгар күрәзәчесе Ванганы да һич икеләнүсез кыек атып туры тидерүчеләр исемлегенә кертергә мөмкин. Танылган психолог һәм иллюзионист Ю.Горныйның язуына караганда, аңа үзенә килүчеләр турында мәгълүматны таксистлар, асраулар җиткереп торган. Ванга өчен эшләгән махсус хезмәт агентларына дөрес булмаган мәгълүмат килеп керүе сәбәпле, күрәзәче СССРның 1973 елда Чилига гаскәр кертәчәге турында да “юрый”...

Булгач булсын, Ванганың аерым кешеләрне ничек төп башына утыртканын да тасвирлап китик инде. Шулай берчакны Болгариягә Ю.Горныйның таныш журналисты да барып чыга. Әмма Ванга аны бер атнадан соң гына кабул итәчәк икән. Шул хакта Ю.Горныйга шалтыраткач, психолог аның бер атнаны ничек үткәрергә җыенуы белән кызыксына. Кунакчыл хуҗалар аны тарихи истәлекле урыннар белән таныштырырга, фин мунчасына алып барырга җыеналар икән. Мунча турында ишеткәч, Ю.Горный журналистка юынырга барыр алдыннан... оят җиренә пластырь ябыштырырга тәкъдим итә. Бер атнадан журналистны Ванга белән очраштыралар. Күрәзәче аның үткәнен бик дөрес сөйләп бирә (бер атнада алынган мәгълүмат нәтиҗәсе), ә менә эш киләчәкне юрауга килеп терәлгәч, кызык хәлләр башлана. Бичара журналист, җенес органында җитди проблемалар булу сәбәпле, тулы канлы гаилә кора алмаячак икән. Соңыннан ул Ю.Горныйга шушы вакытта көлеп җибәрүдән чак тыелып калуы турында сөйли...

Вангага кадәр – XVI гасырда Нострадамус дигән күрәзәче дә яшәгән бит әле, җәмәгать. Катреннары теләсә ничек гөманларга мөмкин булган сүз тезмәсеннән гыйбарәт булса да, аңа ышанучылар минем танышларым арасында да җитәрлек. Мисалга бер генә катрен:

В году 1999 и семь месяцев
С неба придет великий Король ужаса,
Воскресит великого Короля Ангулемского.
До и после Марс будет счастливо царствовать.

Моннан нәтиҗәне үзең яса, укучым, 1999 елда булган берәр вакыйга белән бәйлисең килсә – рәхим ит. Нострадамус центурийлары буенча 2009 елда да Армегеддон, ягъни ахырзаман күрәзәлек ителгән. Әмма, күрәсез, без исән. Ни кызганыч, тарихта дөньяның бетәчәге турында юраулар белән кешеләрне мәгънәсез һәлак итү очраклары да җитәрлек. Иң канлы “ахырзаманнар”ның берсе 1900 елда Каргополь өязендә (Архангельск өлкәсе) була. “Кызыл үлем уллары һәм кызлары” дини сектасы лидерлары бакыйлыкның соңгы көне итеп 13 ноябрьне билгелиләр һәм шушы көнне секта вәкилләре яндыру юлы белән үзләрен корбан итсәләр, тәңренең бик канәгать калачагы турында белдерәләр. Бу шомлы хәбәр Санкт-Петербургка барып җитүгә, Каргапольгә гаскәр җибәрелә, тик инде соң була. Йөздән артык секта вәкиле үзен корбан итеп өлгерә. Көн уза, әмма ахырзаман җитми, исән калганнар сектаны ташлап китә...

Әлеге фаҗигадән соң бер гасыр узды, ә дөньяны бетерергә тырышулар дәвам итә. Әйтик, 2008-2020 елларга кадәр ким дигәндә 12 апокалипсис “планлаштырылган”. Язма башында телгә алынган Мексикада яшәгән Майя календаре буенча 2012 елның декабрендә җитәчәк ахырзаман да шуңа керә. “Җәмәгатьчелек фикере” фонды (ФОМ) үткәргән сораштыруларга караганда, бу сафсатага россиялеләрнең 22 проценты ышана икән. Югыйсә, борынгы кабиләләргә караганда галәм җисемнәренең хәрәкәте турында хәзерге фән күбрәк белә, әмма дөнья бетәрлек бернинди сәбәпләр дә күрми. Ижау астрономы, физика-математика фәннәре докторы Борис Кондратьев әйткәннәргә колак салсак, 2012 елда безне бернинди дә гайре табигый хәлләр көтми, ә ахырзаман турындагы сүзләр әкият кенә.

Чыннан да, күпләрне куркуга салган Майя календаре төрле символлар төшерелгән һәм төрлечә юрарга мөмкин булган түгәрәк таштан гыйбарәт, шуннан гайре берни дә түгел. Билгеле булганча, майя индеецлары төзегән календарь 2012 елда тукталып калган, бары шул гына. Без ел календаре 31 декабрь белән беткәч, яңасын сатып алабыз. Ә Майя индеецларына ташка яңа календарь чокуның кирәге калмаган: бүгенге кешелек дөньясына шик-шөбһә салган әлеге цивилизация вәкилләре ни өчендер 975 еллар тирәсендә кинәт юкка чыккан. Бичаралар үзләре яшәгән шәһәрне ташлап китәселәрен дә алдан белә алмаганнар.

Кыскасы, Җир шарында Африка, Евразия кебек материкларның, хәтта тәгәрмәчнең нәрсә икәнлеген дә белмәгән кабиләнең 2012 елда булачак ахырзаман турындагы күрәзәсе мантыйкый фикер йөртә белгән кешедә бары көлемсерәү генә тудыра. Аңа ышану беркатлылык, томаналык булыр иде. Кытай акыл иясе Лао Цзы әйткәнчә, киләчәкне гөманлаудан кала, барысын да алдан әйтергә мөмкин.

Без Җир дип аталган гаҗәеп планетада яшибез. “Планета” сүзеннән үк күренеп торганча, “план” буенча кешелеккә әле яшәргә дә яшәргә. Аңыбыздан ахырзаманга кагылышлы эсхатологик (“соңгы” дигән мәгънәдә) мифларны (сүз уңаеннан, глобаль җылынуны да шундый мифлар рәтенә кертергә мөмкин) чыгарып ташлап, апокалипсис турындагы фильмнарга төкереп биреп, киләчәккә фәкать оптимистик рух белән карап яшәргә өйрәнергә кешелеккә вакыт җитәрлек булачак.
 


Фәнил МӘҮЛЕТОВ
Матбугат.ру
№ --- | 14.09.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»