поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.09.2011 Җәмгыять

Өйләнәсең килсә, «Шәрык»ка кил!

Татар Иҗтимагый үзәге бинасында урнашкан «Шәрык» йорты ел саен яңарып-яшәреп тора. Милли җанлы, иманлы яңа буын татар яшьләре аңа һәр елны яңа сулыш өрә, яңа идеяләр алып килә. Шул ук вакытта бирегә йөрүчеләр элеккеге йолаларына да тугры булып кала бирә. Менә быел да ул, җәй булуга карамастан, гадәткә кереп өлгергән ифтар марафонында катнашкан, төрле сәфәрләргә чыккан.

 «Әле сентябрь ае кереп студентлар күпләп җыела алмаганга, ифтарлар башка еллардагы сыман ай дәвамында түгел, ә чәршәмбе кичләрендә генә оештырылды, шулай да мәҗлесләр гөрләп узды. Табын артына җыелышып, Коръән аятьләре укып, догалар кылдык. Безгә иманлы егетләр, дини кызлар күп йөри. Быел егетләр ифтарларга аш пешереп килүләре белән дә бик гаҗәпләндерде. Элегрәк тә «Шәрык»та Тимур пешергән коймакларны яратып, мактап ашый торган идек. Рифат белән Ринатның да куллары аш-суга оста икән», – ди «Шәрык» клубына 2009 елдан бирле йөрүче иң актив лидерларның берсе Эльмира Бәйрәмова.

 

«Шәрык»лылар элеккеге тугры дусларын да онытмый, аларны әледән-әле төрле чараларга чакыра. Менә быел яз көне, Тукай елы белән беррәттән, «Шәрык» клубының барлыкка килүенә 105 ел тулуны да билгеләп үткәннәр. Шунда «Шәрык»та кунак булып, яшьләр белән аралашып киткән татар эстрадасының яшь җырчылары да бушлай концерт биргән. Һәрвакыт кунакчыл-дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөргән «Шәрык» йортына Илназ Сафиуллин, Илназ Гарипов, Альбина Зиннурова, Миләүшә Сафина һ.б. кебек яшь башкаручылар һәрдаим килеп, хәл белешеп тора. Арада Зөлфәт Зиннуров һәм Иделия кебек кайчандыр үзләре «Шәрык» активисты булган җырчылар да бар. «Шәрык» йорты иҗатчыларыбыз белән һәрвакыт элемтәдә тора, яшьләрне милли мохиткә тартып кертә һәм күңелен үстерергә канатлар бирә. Бирегә яшь журналистлар, шагыйрьләр, төрле ВУЗларда белем алучы татар яшьләре даими йөри. Монда һәркемне ачык йөз белән каршы алалар, табын түренә утыртып, милләтебезнең күркәм гадәте буенча чәй белән сыйлыйлар. «Шәрык», зур бер гаилә булып яшәү урыны булудан тыш, егет-кызларга бер-берсен табу, парлашу өчен дә менә дигән урын. Соңгы елларда биредә танышып, гаилә корып җибәргән яшь парлар да артып тора. Бу сезонда өйләнешәчәк «шәрык»лылар аеруча күп. Димәк, клуб, аралашу функциясе белән генә чикләнмичә, татар гаиләләре барлыкка китерү кебек изге бурычны да башкара.

 

Ә яңа сезон ачылуга килгәндә, энтузиастлар тырышлыгы белән эшләүче бу милли учак 14 сентябрь көнне традицион Ачык ишекләр көнен үткәрә. Бирегә беренче тапкыр килгән яшьләр клубның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән таныша ала. Шулай ук үзләренең эшлекле тәкъдимнәре белән чыгучыларны да монда игътибарсыз калдырмыйлар. Кем дә булса берәр көнне сайлап үз проектын оештырып җибәрергә тели икән, аңа юллар һәрчак ачык. Мәсәлән, быел җомга кичләрендә шундый яңа проектларның берсе эшли дә башлаячак. Бу кичтә сезне биредә бию түгәрәге һәм милли уеннар көтә. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендәге «Иҗат» һәм «Атнакич» проектлары да үз эшчәнлеген дәвам итә. Ә иң мөһиме – бер милләт балаларының үзара аралашып, бердәмләшеп, ярдәмләшеп яшәве, татар җанын, милли рухны саклап калуыбыз!


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»