поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.09.2008 Мәгариф

ТЕЛ БЕЛГЕЧЕ ҺӘМ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ РҮЗӘЛ ЮСУПОВКА 14 СЕНТЯБРЬДӘ 70 ЯШЬ

Тәрҗемә һәм сөйләм әдәбе мәсьәләләрен, язма һәм сөйләм телендәге хаталарны тирәнтен тикшерүче галим ул Рүзәл әфәнде. Уйлану-эзләнүләре 32 китап, берничә йөз мәкалә рәвешендә дөнья күргән. Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, укыту-фәнни эшчәнлекне оештыручы буларак та мәгълүм ул укучыларыбызга. Әңгәмә корганда без боларның бөтенесен дә исәпкә алырга тырыштык.

 

– Сез яшь чагында һич тә галим булырга уйламагансыз ахры – кооперация техникумын тәмамлагансыз.

 

– Мин мәктәптә дә, соңрак, техникум, университетта да "бишкә" генә укыдым. Аллага шөкер, тырышлык бар инде. Ул вакытта авиация, технология техникумы бик яхшылардан, абруйлылардан саналды. Мактау грамотасын үз вакытында бирмәделәр. Мин Казанга барганда 1 август иде инде. Документларымны бирергә соңга калдым. Ул елны кооперация техникумы яңа гына ачылган иде. Күпләр белеп бетерми, шуңа күрә алдылар. Дөресен  генә  әйткәндә,  кемнәр  әзерләгәнен белеп тә бетермим. Әмма авылдан чыгып киткән, укыйсы килә. Хәер, укып оттырмадым. Һәрхәлдә анда безне эшкә өйрәттеләр. Армиягә киткәнче Курган өлкәсендә ике ел товар китерүче булып эшләргә туры килде. Билгеле, армиядән кайткач, сәүдә өлкәсенә бармадым. Минем эш түгел ул. Анда йә үзеңә алдарга кирәк, йә сине алдыйлар. Шулай да мин анда яхшы гына чыныгу алдым.

 

Армиядән кайткач, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Ничек эләккәнмендер, үзем дә белмим, кеше бик күп. Татар бүлегендә без Ленар Җамалетдинов, Фарсил Зыятдинов, Шамил Маннапов, Равил Фәйзуллиннар белән бер төр-кемдә укыдык. Мин үзем, индивидуаль план буенча укып, тәрҗемәче белгечлеге алып чыктым. Дусларым Фарсил белән Ленар радиога тәрҗемәче итеп чакырды (урын бушаган икән). Шуннан телевидениегә редактор итеп күчерделәр. Аннан Мирфатыйх абый Зәкиев мине үзенә аспирантурага чакырды. Шулай китте инде. Кандидатлык эшен тәрҗемә буенча якладым. Татар һәм рус телләре мөнәсәбәте буенча докторлык яздым. Шушы юнәлештә хәзер дүрт дистә ел эшлим дип әйтергә була. Телләрне бозуыбыз татар телен дә, рус телен дә җиренә җиткереп белмәвебездән килә. Телләрне автомат рәвештә бер-берсенә күчерәләр. Дөрес, алар бер-берсенә йогынты ясый. Әмма иммунитет юк. Телебезгә бик күп калькалар керә. Төп бәла шунда. Шул харап итә.

 

– Сөйләмдә генә түгел, язуда да хилафлыклар бик күп бит. Мәсәлән, Сезнең фамилиягез чын татарча булган сурәттә Йосыпов дип язылырга тиеш. Сез бит Йосыфҗан оныгы.

 

– Монда үземнең дә гаебем бар. Шулай барды-барды инде, соңгы елларда үзгәртмәдем. Фамилия үзгәртмәүнең бераз акланырлык нигезе бар: паспортта ничек язылган, шулай булырга тиеш, диләр. Гомумән алганда, татарда фамилияләр – шартлы төшенчә. Аның чыганак формасы – Йосып түгел, Йосыф.

 

– Рус дәүләтендә яшәгәч, рус теленең тәэсире зур шул.

 

– Зур, әмма каршы торып була. Моның өчен яхшылап укытырга кирәк. Мәктәптә дә, вузда да укытырга, татар телен дә, рус телен дә яхшы өйрәтергә тиешбез. Вузларда филологларга, шул исәптән журналистларга бер курс дәвамында "Сөйләм культурасы нигезләре" фәнен укырга кирәк. Татар теле кафедрасы мөдире буларак, үзебезнең ТДГПУ студент-ларына телләр нисбәтен өйрәтәм мин. Бу темага язган китапларым шактый күп. Телдәге ялгышларны өйрәнү тәрҗемә теориясенә бәйле. Урта кул булсам да, мин үземне тәрҗемә теоретигы дип саныйм. Чөнки кандидатлыкны шул темага якладым. Докторлык диссертациясен дә шушы тармакны үстерү дип карарга мөмкин. "Татар һәм рус телләренең лексик һәм фразеологик системасында уртаклыклар һәм үзенчәлекләр" дип атала ул. Минем төп фәнем – сөйләм культурасы.

 

– Фәндә Сез ирешкән төп нәтиҗә нәрсәдән гыйбарәт?

 

– Иң әһәмиятле эшем – телдә киткән ялгышлыкларны төзәтүгә керткән өлешем. Телдә ялгышлар күп. Моның объектив да, субъектив та сәбәпләре бар. Объективы – рус теленең тәэсире, бу очракта тискәре тәэсире, субъективы инде кешенең укымышлылык дәрә-җәсенә бәйле. Дөрес, хәзер язучы күп, укучы аз. Кешенең вакыты юк, барысы да ашыга. Хәтта журналистлар да безнең хезмәтләрне укып тормый. Телне беләбез, дип уйлый. Ә телебез бик бозыла. Галимнәр дә әллә ни кызыксынучан түгел. Шулай да киләчәктә укырлар дип өметләнәм. Бер өлкән журналист "Әдәп башы – тел" дигән хезмәтемне журналистларның өстәл китабы дип атаган иде. Бу китапларны пропагандалау да җитми, күрәсең. Элек, тарих-филология факультеты булган чагында, рус мәктәбендә татар теле укытачак студентларга чагыштырма грамматика фәнен дә укыта идем.

 

– Сөйләм культурасы дигәннән, остазларыгыз дип кемнәрне саныйсыз?

 

– Билгеле, беренче чиратта Хәсән Сарьянны әйтергә кирәк. Ул телебезнең сафлыгын кайгыртучы олы әдип иде. Аннан соң Сәгыйть Фәйзуллинның "Ике тел хәзинәсе" дигән бик әйбәт китабы бар. Флера Сафиуллинаның "Тел дигән дәрья бар" китабы да яхшы хезмәтләрдән.

 

– Сезнең тәрҗемә буенча да хезмәтләрегез шактый. Монда русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итү мәсьәләләре генә күздә тотыламы?

 

– Мин шулар мисалында язам. Нигездә тәрҗемә итү принциплары бер. Билгеле, үзенчәлекләр бар. Әмма безгә иң әүвәл рус теленә кагылышлысы кирәк. Дөрес, без хәзер инглиз телен дә өйрәнергә тиешбез. Чөнки мәгъ-рифәт, алгарышның нигезе – рус һәм инглиз телләре. Билгеле, инглиз телен урыс теле аша түгел, татар теле аша укытырга кирәк. Хәзер безнең байтак кына сту-дентларыбыз, белгеч буларак мәктәпкә баргач, инглиз телен татар теле җирлегендә укыта башлады. Элек бит белгечләр юк иде.

 

– Галим булу өстенә Сез 17 ел педуниверситет ректоры булып эшләдегез. Хәзер тагын да җаваплырак эштә – ТФА вице-президенты, гуманитар фәннәр тармагы өчен җаваплы кеше.

 

– Сайлап куйгач, кулдан килгәнчә тырышырмын дидем. Мин беренче чиратта Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына ярдәм итәргә кирәк дип исәплим. Анда социаль лингвистика өлкәсе булдырырга дигән тәкъдим керттем. Сөйләм культурасы һәм тәрҗемә мәсьәләләрен өйрәнә торган бүлек булдырырга иде. Телдәге хилафлыкларны төзә-түче, иң актуаль тәкъдим-таләпләрне эшләүче үзәк булырга тиеш бу институт. Сөйләм культурасын булдыруда ярдәм итегез әле, дип диалектологларга да әйттем. Бөтен сөйләшләрне дә өйрәнеп бетереп булмый бит.

 

– Сезнең фикерегезчә, кайсы газета югары таләпләргә җавап бирә?

 

– Башкаларга караганда "Ватаным Татарстан"ның теле яхшырак. Бу инде сезнең өлкән, төп газета булуыгыздан килә торгандыр. Мине чакырып торуыгызга да рәхмәт. Әле ешрак та килә алам. Дөрес, сездә дә кимчелекләр бар. Чөнки журналистларга татар теле укыту җитми. Билгеле, ашыгып, номерга дип язганда хата китми калмыйдыр. Аңлашылмый торган, иске гарәп сүзләрен куллану еш очрый. Сүз бозу күп төрле бит ул. Аны да кемдер бозу, кемдер дөрес дип саный. Мәсәлән, сәвит, кәтлит, дип язуларны мин гел тәнкыйтьлим. Алынма сүз икән, инде аны чыганак формасында калдырырга кирәк.

 

– Шулай да мин Сезнең белән килешеп бетә алмыйм. Әйтик, пәлтә сүзе, миңа калса, татарлашкан. Аны пальто рәвешле язуның кирәге юк.

 

– Бу бәхәсле, каршылыклы фикер. Әйе, бер уйлаганда, без элегрәк пәлтә дип сөйләшә, яза идек. Хәзер укымышлы кешеләр, бигрәк тә яшьләр аны пальто дип әйтә. Хәзер кәчтүм дә димиләр, костюм диләр. Монда замана, икетеллелек тәэсир итә. Иманым камил: яшьләр пәлтә дип сөйләшми. Бу уңайдан махсус тикшерү уздырырга мөмкин. Без, күрәсең, өлкәннәр теленә карап шулай әйтәбез. Файдасыз эш бу. Әйтерсең лә, рәвешен бозып әйткәннән генә телебездә алынма сүзләр кими.

 

– Урыс сүзен алыйк әле. Татар бит рус дип сөйләшми, урыс, хәтта Өрөстәм, Оркыя, дип сөйләшә. Нигә урыс дип язмаска. Әнә чуашлар, урыс дип яза, читенсенми.  Әле  телебездәге сингармонизм законын да онытмаска тиешбез.

 

– Әйе, гади сөйләмдә урыс дип сөйләшәләр. Хәзер, икетеллелек чорында, ике дәүләт теле булганда икесен дә яхшы белергә тиешбез. Хәзер рус теле йогынтысы котылгысыз. Русларга – татар теле, татарларга рус теле укытканда мондый сүзләрнең язылышын аеру максатка яраклы түгел. Бу бутау гына китереп чыгара. Менә шушы ягы бар. Телне өйрәтүгә дә бу күпмедер кома-чаулык китерә. Ике телне дә яхшы белергә кирәк булганлыктан, алынма сүзләрне үзенчәлеклерәк язуның кирәге юк. Бу очракта мине татарга каршы дип беркем дә гаепли алмас. Чөнки Татарстан Югары Совет депутаты булган чагында күпме кыенлыкка тарыдым. Көч, хокук саклау органнары үз республикабыз карамагында булырга тиеш, дип нык торучы без – депутатлар дүртәү, бишәү генә булдык. Һәрвакытта да мине килештерү комиссиясенә кертәләр иде. Бөтенесен ризалатып бетерәләр, мин ризалашмыйм. Нишләп? Комиссиягә ризалык бирү өчен генә кермиләр  ләбаса. Шулай миңа басым ясау башланды...

 

– 2001 елны Сезгә шактый зур кыенлык кичерергә туры килде – Мәскәүдәге минис-трлык тикшерү арты тикшерү җибәреп, ректорлыктан алды. Шул вакытта Сезнең яхшы мәгънәдә үҗәтлек сыйфатыгыз ачылды – үзегезне аклауга ирешә алдыгыз.

 

– Бу сыйфат табигатьтән киләдер инде. Без – биш бертуган, биш малай үстек. Шуңа күрә кызлар эшен дә яхшы өйрәндек. Аллага шөкер, әнигә булыштык. Эшкә керешкәч, тел-теш тидерәсе килми бит. Мин 17 ел чамасы педуниверситет ректоры булып эшләдем. Тырыштым: вузны киңәйттем, матди якны ныгыттым. Безгә Мәскәү дүрт ел буе стипендия һәм хезмәт хакына гына акча бирде. Махсус кафедра ачып, бөтенесенә музыка дәресләре укыта башлау мин керткән зур яңалык булды. Башлангыч музыка белеме бирү иде бу. Музыка коралында уйнарга, хорда җырларга өйрәнү өчен бер курс җитәрлек булмаса да, аз түгел бу. Янә килеп педагог бии дә белергә тиеш. Артист булу шарт түгел. Хореография кафедрасы ачтырдым. Планда юк дип моңа акча бирмәделәр. Бу тәҗрибәне Россия буенча тарата белмәделәр. Үзебез дә күрсәтә белмәдек, ахры. Ха-лыкара  мөнәсәбәтләр урнаштыра башладык, вуз үсте, университет исеме алдык. Тулай тораклар арасында беренче урын, спортта – алдынгылар. Еш чыгыш ясыйм, чакырып торалар. Бу кемгәдер ошамады, ахры. "Син экранда һәм газета-журналларда артык күп күренәсең, күз тимәгәе", – дип берәү әйткән иде. Дөрес әйткән икән. Китте көнләшү. Аннан соң мин үзебезнең базада милли университет ачу тәкъдименә ризалык бирмәдем. Татар милли университеты, минем уйлавымча, тулысынча Татарстан карамагында булырга тиеш. Яңа бина салып, зур акча биреп, чит илләрдән дә яхшы укытучылар китертергә кирәк дип уйлыйм мин бүген дә.

 

Бик тырыша торгач, финанс ревизияләре тапты инде җитешсезлекләрне. Берәү дә идеаль эшли алмый. Бик тырышсалар, табалар. Әмма үзләштерү дигән бернәрсә дә юк. Миңа үз теләгем белән китәргә тәкъдим иткәннәр иде. Гариза язмадым. Бер елны ике тапкыр шелтә бирделәр. Бу дөрес түгел. Шуңа күрә Мәскәүдә судлашып, министрлыкны җиңеп чыктым. Кабат торгызырга мәҗбүр булдылар. Кайбер газеталар гаепсез килеш гаепле дип язып чыкты. Нишлисең, журналистларның да сатлыклары бар. Менә шулай үзеңнең хаклыгыңны раслау өчен көрәшмичә булмый. Өркеп тормаска кирәк. Мин турысын сөйли торган идем. Төрле киңәшмәләр була бит. Һаман мактану. "Эшләнмәгән эшләр, җитешсезлекләр күп. Әйдәгез, шул хакта сөйләшик әле", дип әйтәм. Ошамый. Партия заманыннан килгән стиль инде бу. Шуннан соң мине министрлыкка чакырмый да башладылар. Дәшми калалмыйм мин. Акылсыз карарлар кабул итәргә җыеналар икән, ничек дәшмисең инде. Бервакыт шулай үзебездә, гыйльми совет сайлаганда, кадрлар бүлеге башлыгын, профсоюз рәисен кертмәкчеләр. Боларның фәнгә нинди катнашы бар?! Ректор булып торуның соңгы биш елында авыр психологик халәттә яшәргә туры килде. Бу еллардагы казанышларны соңгы берничә елда эшләнгән эшләр итеп күрсәтергә тырышулар да булды. Хәзер мөнәсәбәт әйбәт. Хөрмәт, ихтирам бар.

 

– Сезгә иң кайнар вакытларда – 1990-95 елларда Татарстан Югары Советы депутаты булып торырга туры килде.

 

– Әйе, бу иң демократик чакырылыш иде. Мин милли мәсьәләләр һәм мәдәният комиссиясе рәисе. Кайбер депутатлар кебек йоклап утырмадым. Суверенитет турында декларация, Конституция кабул иткәндә, референдум үткәргәндә, телләр турында закон кабул иткәндә аеруча күп эшләдек без. Иң элек башка комиссияләрдә тикшертеп ул законнарны сессиядә миңа тәкъдим итү насыйп булды. Шуның өстенә Татарстан Республика партиясе төзеп җибәрдек. 1992 елдан 1996 елга кадәр бу партияне җитәкләдем. Уртаклыкта торучы, республика бәйсезлеген яклаучы партия иде ул. Өч ел партия газетасы чыгардык. Югары Советта үзебезнең партия фракциясе бар иде. Гыйрактагы Америка агрессиясен гаепләп чыктык, утыртырга йөргәндә, Рево Рамазанович Идиятуллины яклап чыктык.

 

– Хәзер Республика партиясе гамәлдә булса, Көньяк Осетиядә килеп чыккан фаҗига, низаг уңаеннан нинди белдерү ясар иде икән?

 

– Без Россияне тәнкыйтьләп чыккан булыр идек. Россия бу очракта халыкара законнарны, хокукларны боза. Ул анда гаскәрләр кертмәскә тиеш. Грузия – мөстәкыйль дәүләт. Бу дөрес сәясәт түгел. Шул ук вакытта чын-чынлап бәйсезлек дәгъвалыйлар икән, Осетия белән Абхазияне Россия генә түгел, башка илләр дә якларга, танырга тиеш. Зурмы, кечкенәме һәр халык мөстәкыйль яшәргә хаклы. Күп санлы, зур халыкларның юньсезлеге бу очрак. Менә шуннан килеп чыга да инде экстремизм, радикальлек. Яши алалар икән, мөмкинлек бирергә кирәк. Дөрес, аларның мөстәкыйль яши алулары икеле. Бик кечкенә дәүләтләр бит. Шулай да бәйсез яшәргә телиләр икән, 10-15 ел вакыт бирергә кирәк.

 

– Җитмеш яшьтә үзегезне ничегрәк хис итәсез! Ниләр майтарырга исәп?

 

– Мин үземне реалист кеше дип саныйм. Тормышка һәрвакыт аек карарга тырыштым. Буш хыяллар белән яшәмәдем. Җитмешнең ниндиерәк яшь икәнен чамалыйм. Әтәчләнеп йөрисем юк. Хәлбуки, үземне яхшы гына хис итәм. Ләкин инде барыбер артык зур планнар корып йөрмим. Хәер, бөтенебез дә Алла бәндәсе. Әмма бирешергә исәп юк: җәяү йөрим, чаңгыда йөрергә яратам, бакчада эшлим. Мин әле үземне вузга кирәкле дип саныйм. Ел саен берәр китап чыгару мөмкинлегем бар. Билгеле, ниндидер яңа өлкәгә кермичә, башланганны дәвам итәсе килә. Эшләгәнне яңартасың, үстерәсең.

 

Сүзем ахырында шуны әйтмәкче булам: иң хөрмәт иткән сыйфатларым – гаделлек, кешелеклелек. Күп кешегә шулар җитми. Үҗәтлек, тырышлык та кирәк. Шулай да иң әһәмиятлесе – кешелекле булу.

 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 187-188 | 05.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»