|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2011 Мәдәният
Әстерханның Яшь тамашачы театры үзенең яңа сезонын Казанда ачып җибәрәчәк15-19 сентябрьдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Әстерханның Яшь тамашачы театры үзенең 78 сезонын ачып җибәрә. Казандагы гастрольләре вакытында әстерханлылар “Синдбад-мореход” (В.Шульжик, Ю.Фридман) һәм “Дядя Федор, Пес и Кот” (Э.Успенский) спектакльләрен күрсәтәчәк. Әстерханның Яшь тамашачы театры сәхнәсендә хәзерге вакытта бик танылган Б.Невзоров, В.Козел, М.Птащук кебек актерлар уйнаган. Бүгенге көндә дә театр сәхнәсендә Россиянең халык артисты Юрий Кочетков җитәкчелегендәге бик профессиональ труппа эшли. 15 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында әстерхан кунаклары матбугат конференция уздыра. Рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|