поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.09.2011 Җәмгыять

Алексей Спиридонов: “Ата-бабасы язмышын белмәгәннең тормышы заяга уза”

1945 елның 2 сентябрендә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган. Еллар барган саен, әлеге вакыйгаларның әһәмияте кими, шул канкойгыч вакыйга шаһитләре арабыздан китә бара. Хатирәләр кәгазь бите йә электрон рәвешкә күчерелә. Ләкин тере хатирәдән башка ул бәрелешләрнең, сугыш сәясәтенең никадәр фаҗигале булганын беркем дә аңалата алмаячак.

Илебез өcтеннән узган Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алуга багышланган очрашуларга яшьләр сирәк йөри. Ләкин бүген сүзем алар турында түгел. Ил азатлыгы өчен җанын кызганмаган солдатларны җирләү (сугыш беткәнгә 66 ел узса да җирләнмәгән солдатлар күп), эзсез югалганын табу белән шөгыльләнә торган яшьләр турында сөйләмәкче булам. Бүген мәктәпләрдә эзтабарлар отрядлары бар. Шуларның берсе, Казанның 170 нче мәктәбе каршындагы “Отвага” төркемен җитәкләүче Алексей Спиридонов белән әңгәмә кордык.

 

- Сезнең отряд оешканга ике ел. Эзләнүләр нинди нәтиҗә бирде? Ни дисәң дә, канкойгыч вакыйгалар тәмамланганга озак вакыт үтте...

 

Минем отрядта бүген 4 укучы. Без төрле сәбәп аркасында, бәрелешләр узган урыннарга яз-җәй айларында чыга алмадык. Сентябрьдә, көннәр җылы торганда, Мәскәүнең Волоколамский районына барырга ниятләп торабыз. Анда Бөгелмә кешеләреннән оешкан 302 укчы дивизия ил данын яклаган.

 

Шәхсән үзем 2002 елдан бирле М.В.Черепанов җитәкчелендә “Хәтер китабы” төркеме белән яу кырларына чыктым. Узган ел Ленинград өлкәсендәге “Нева борыны”(Невский пятачок) дигән урында булдым. Ил тынычлыгы өчен башын салган кешеләрнең әле дә җирләнмәгән икәнен күреп, җан әрни... Аларны искә алучы да юк кебек...

 

Хәзер ул җирдән алынган мәгълүматлар нигезендә Татарстан сугышчыларының туганнарын эзлибез. Узган ел Калуга өлкәсенә барлык. Анда 7 сугышчы җәсады җирләнде. Бер солдатны безнең отряд җирләде. Аларның туганнарын табып, шәхси эшләрен тапшырдык. Хәзер балалары, оныклары бу солдатларны каберен барып күрә, чәчәк сала алачак.

 

- Эзтабар эше ничек башкарыла?

 

Безнең эштә иң мөһиме – сугышчының “үлем медальоны”н табу. Ул чәнти бармак зурлыгындагы кечкенә савыт. Аның эчендә 40 сантимер озынлыгындагы кәгазь саклана. Документта солдат турында мәгълүмат бирелә – исем-фамилиясе, туган елы, кайдан чакырылган һ.б. Ләкин аны тапкач, куаныр идең дә, Бөек Ватан сугышы заманында кем дә кем шул мәгълүматларны кертә, үзен үлемгә дучар итә дигән ырым йөргәнгә, ул кәгазьне күпләр тутырмаган да. Шуңа 10-15 солдатның берсенең генә “үлем медальоны”ннан ни булса да белеп була.

 

Кайбер вакытта безнең эштә солдатларның шәхси әйберләре дә ярдәмгә килә. Әйтик, кайбер сугышчылар шәхси савыт, калакларына исемнәрен чокып яза торган булган.

 

Яу кырларында ятып калган сугышчыларның җәсадларын капшавыч ярдәмендә эзлибез. Җирнең һәр сантиметрына сугылып чыга. Аның ярдәмендә туфракта сөякме, металмы ятканын белә алабыз. Сугышчыларның бүген сөякләре генә калган. Аларның кемгә караганын ачыклагач, берничә сугышчы бер кабердә җирләнә.

 

- Бөек Ватан сугышы музеен да җитәклисез. Фонд ничек тулылана?

 

Экспонатларның бер өлешен Түбән Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы тирәсеннән барган «Хәтер китабы» төркеме эзтабарлары алып кайтты. Ул җирдә 1942 елда 2 нче удар армиясе сугышкан. Ленинград өлкәсенең Нева борыныннан кайткан корал, шәхси шәхси әйберләр дә «Имена на Поверке» музее өчен зур әһәмияткә ия.

 

- Казанның Мәскәү районындагы 122нче, Яңа Савин районындагы 177 мәктәпләрнең эзтабар отрядлары бар Алар белән ничек хезмәттәшлек итәсез?Башка төркемнәр белән мөнәсбәтләр ничек?

 

Татарстанлылар белән генә түгел, күрше Ульян, Самара өлкәләрендәге отрядлар белән дә элемтә тотабыз. Россиянең башка субъектларындагы төркемнәр белән аралашабыз. Эзтабарлар күбрәк булган саен, яу кырында башын салган, тоткынлыкта вафат булган, эзсез югалган каһарманнарны табуы җиңелрәк. Кайчандыр ядрә шартлаган, пуля очкан, үлем үзәге булган урыннардан мәктәп укучылар рухи яктан үсеп, үзгәреп кайта, күп нәрсәгә аңлы рәвештә карый, безгә Бөек Җиңүнең бер дә җиңел бирелмәгәненә төшенә.

 

Эшебездә заманча технологияләрнең ярдәме зур. Сугышчының туганнарын эзләгәндә, матбугатта белдерү язу гына җитә, кайбер вакытларны шундук элемтәгә чыгалар. Шуңа, заманча мөмкинлекләрне ил азатлыгы өчен җанын кызганмаган сугышчыларны табуга юнәлдерик. Күкләр тынычлыгы өчен без каһарман бабаларыбызга рәхмәтле. Ә ата-бабасы тарихын, ил тарихын белмәгән кешенең тормышы заяга уза дип саныйм. Иң мөһиме — андый битараф кешеләр арабызда азрак булсын иде!

 

«Имена на Поверке» музеенда 1916 елгы АСАДУЛЛА СӨНГАТУЛЛА УЛЫ САФИУЛЛИННЫҢ шәхси эше саклана. Әлеге документны тапшыру өчен аның ТӨМӘН ӨЛКӘСЕ яки ТӨМӘН шәһәрендә яшәүче туганнарын эзлиләр. АСАДУЛЛА СӨНГАТУЛЛА УЛЫ САФИУЛЛИН тумышы белән Алексеевск шәһәренең Салман авылыннан. Армия сафларына 1941 елның 30 маенда алынып, 20 июлендә Белорусиянең Орша шәһәрендә пленга алына. Шул ук елның 29 октябрендә тоткынлыкта вафат була.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 05.09.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»