поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.09.2011 Җәмгыять

Әссәламегаләйкүм, Европа!

Әйе, берничә дистә елдан Европа дәүләтләренә нәкъ менә шулай эндәшәсе булмагае... XX гасыр башында Көнбатыш Көнчыгышны корал ярдәмендә үз колониясе иткән иде, бүген исә Көнчыгыш җавап кайтара, ислам дине ярдәмендә Көнбатышны «яулап» бара.

Ләкин Европа халкы моңа каршы, мәчет манараларыннан, хиҗаптан һәм сакалдан ул усал эттән курыккан кебек курка. Ә Көнбатыш илләренең миграцион сәясәте һәм законы артык «кунакчыл», яңа ватандашларга ул урын бирергә әзер. Шуңа күрә Европа илләренә ел саен йөзләгән мең иммигрант килә. Әлеге каршылык ни белән тәмамланыр? Шпенглерның «Закат Европы» терминын бүген куллана алабызмы? Киләчәктә Европаның өстендә ислам байрагы балкырмы?

 

Менә шушы сорауларга җавап табар өчен мин Рамазан аенда Европага юл тоттым. Төрле илләрдә төрле күренешләргә шаһит булып, төрле кешеләр белән танышып аралаша торгач, кайбер сорауларыма җавап таптым, кайберләре исә җавапсыз калды, яңа сораулар туды. Көнбатыш матбугаты һәм телевидениесе аша Европада мөселманнарның бар икәнен беләбез, ләкин шундый күп, киң масштаблы икәнен үз күзем белән күргәнче башыма да китерми идем. Без Татарстаныбызны үз арабызда мөселман республикасы дибез. Ышанасызмы, юкмы, ләкин Европа илләре Татарстаннан күпкә «мөселманрак». Ислам динен тотучылар саны буенча бәлки алай дип әйтеп булмастыр, ләкин мөселман факторы (шәһәрләрдәге, җәмгыятьтә чагылган мөселман төсмерен шулай дип атыйк) анда ныграк чагылган. Мәчетләрне генә алыйк: мин барган Берлин, Париж, Копенгаген, Амстердам кебек башкалаларның һәрберсендә йөзгә якын мәчет бар. Иң мөһиме, алар бездәге кебек буш тормый. Мөселманнар Европа дәүләтләрендә гомуми халык саныннан 5-10 процент (төрле илдә төрлечә) тәшкил итә. Хезмәт күрсәтү секторы мөселманнар кулында дип әйтсәк тә, ялгышмабыз, анда эшләүчеләрнең 60-70 проценты Көнчыгыш иммигрантлары. Һәм бу саннар ел саен артканнан-арта.

 

«Иммигрантлар безгә ярдәм итте»

 

Европа мөселманнарының саны арту ике факторга бәйле, шуларны аерып карап үтик. Беренчедән, иммигрантларның килүе. Копенгагенлы гарәп, каллиграфия остасы Сәлим Әззи сүзләре буенча, Көнчыгыш халкы монда иң элек яхшы социаль шартларга, югары хезмәт хакына, демократиянең үтәлүенә кызыгып килә. Европага килү теләге, хирысы шул кадәр көчле ки, җирле халыкның якты чырай белән каршы алмавы да туктатмый аларны. Күбесе инде монда дистәләгән ел элек килгән. Ул вакытта Европада хезмәт күрсәтү секторы буш иде, «пычрак» эш урыннары күп иде, дип искә төшерә пенсиядәге журналист Марианна Пауерсон. «Иммигрантлар безгә чыннан да ярдәм иттеләр, чөнки европалыларның ул эшкә алынасы килмәде», – ди ул.

 

Икенче фактор – европалыларның исламга күчүе. Европалы мөселманнарның саны арта, алар җәмгыятьтә аерым бер катлау барлыкка китерәләр. Исламга күчүләренең төп сәбәбе исә үз кыйбласын табалмый йөрү, христианлыктан күңеле китү. Амстердамлы журналист Эстер ден Боуерның сүзләренчә, Европа җәмгыяте христианлыктан ерагайды, аңа әһәмият бирми башлады. Хәтта уңчылар, милләтчеләр дә артык христианлык темалары белән кызыксынмыйлар. Иммигрант мөселманнарның күбәюе, алар белән танышу исә европалыларга ислам белән кызыксына башлауга яхшы этәргеч булды.

 

Исламофоб-депутатлар, матбугат һәм терактлар

 

Җирле халыкның бер өлеше ислам белән кызыксынса, мөселманнар белән дус булса, күпчелеге аңа барыбер шикләнеп, сәерсенеп яки бөтенләй нәфрәт белән карый. Мин сораштырган кешеләр моңа төрле сәбәпләр китерә. Эстер ден Боуер әлеге вазгыятьне иң элек сәясәт белән бәйли. Аның сүзләренчә, Европаның күп кенә танылган сәяси эшлеклеләре исламга нәфрәт уяту ярдәмендә үз рейтингларын күтәрә. Аеруча Герт Вилдерс исемле голландияле исламофоб-депутатны атый ул. Вилдерс үзенең радикаллыгы белән, мөселманнарны сөймәве белән таныла башлады һәм ни гаҗәп, халык аның артыннан иярде, ди Эстер. Копенгагенлы каллиграф Сәлим Әззи фикеренчә, исламофобиянең чыганагы матбугат һәм телевидение. Җирле журналистлар мөселманнарның дәрәҗәсен төшерү өчен бер уңайлы очракны да калдырмый, ди Сәлим. Халык фикере шуннан формалаша да. Ә Амстердамның «Әл-Кәбир» мәчете имамы ярдәмчесе Галләл Дидаки, барысы да 2001 елның 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң башланды, Нью-Йорктагы теракттан соң мөселманнарны террорчы итеп тану башланды, ди. Әлбәттә, бу фикерләрнең һәрберсендә дә хаклык бар. Ә әйтелгән өч төп сәбәп тә нигезсез. Нәкъ менә шушы өч сәбәпне Европа дәүләтләре хакимияте, җәмәгатьчелеге хәл итмәсә, ислам һәм мөселманнар турындагы стереотипларны җуймаса, мәдәниятләр каршылыгы бетмәячәк, динара һәм милләтара ыгы-зыгылар дәвам итәчәк.

 

Мәчеттә шиномонтаж

 

Мәчет мөселман өммәте өчен рухи гына түгел, ә зур иҗтимагый роль дә уйный. Гаскәрләр позицияләрен тоту, саклану өчен кирмәннәр, кальгалар корсалар, мөселманнар диннәрен саклар өчен мәчетләр төзиләр. Мин Германия, Голландия, Дания, Франция, Италия, Чехиядә дистәләгән мәчеттә булдым. Минем белән сөйләшкән һәрбер имам, Европага күченеп килү белән мәчет төзергә тотындык, дип әйтә. Аның өчен нинди генә биналар алмыйлар: гаражлар, базлар, иске кинотеатр биналары. Мәчет алар өчен динне генә түгел, ә милләтне саклау чарасы да булып тора.

 

Иң мөһиме, Европа мөселманнары, мәчетне гыйбадәтханә итеп кенә ясамый, ә иҗтимагый, мәдәни үзәк ролен дә үтәүче институт итәргә тырыша. Гадәттә, мәчет комплексында кибет, кафе, шимбә-якшәмбе мәдрәсәсе, китапханә, балалар залы, хатын-кызлар клубы, хәтта чәчтарашханә дә урнаша. Кайберсендә бильярд залы һәм хәтта шиномонтаж (әлбәттә, бер үк бинада түгел) да күрергә туры килде. Шул сәбәпле Европа мәчетләре гел «җанлы», «тере». Җитмәсә, мәчет җитәкчелеге еш кына төрле чаралар оештырып тора. Үзләре, диннәре белән таныштырыр өчен мөселман булмаганнарны, журналистларны чакыра. Әйтик, безнең Татарстанда болай түгел. Бездәге мәчетләрдә берничә бабайдан башка беркемне дә күрмәссең. Аларда халыкны җәлеп итәрлек берни дә юк, шуңа күрә, мөгаен, алар буш торалардыр да. Бу темага килгәндә безгә, бәлки, Европадагы дин кардәшләребездән үрнәк алырга да кирәктер. Билгеле, ислам тарихында мондый нәрсә булмаган, ләкин динне саклап калу теләге бар икән, замана шартларына да туры килә белергә кирәк. Европалы мөселманнар моны яхшы аңлап алганнар. Хәер, кая инде безгә... Кайбер мәгълүматларга караганда, Мәскәүдә бер миллионга якын мөселман яши. Күбесе әле Урта Азия иммигранты түгел, ә тамыры белән мәскәүле. Шуңа да карамастан, Мәскәү мөселманнары башкалада булган нибары дүрт мәчеткә сыешырга тырыша, яңа мәчет төзүгә алынучы юк… Мәскәү хакимияте исә мөселманнарга мәчет салу өчен 11 җир кишәрлеге бүлеп биргән булган.

 

Йомгак урынына

 

Европа мөселманнары гына түгел, Европа илләренең хакимиятләре мәчетнең роленә тиз төшенгәннәр. Хәзер яңа мәчетләр төзүгә юл куймау кампаниясе бара. Олы мәчетләр төзелсә дә, аның урынына искеләрен яптыралар. Һәм бу хакимиятнең олы хатасы, чөнки әлеге юл бернинди проблеманы да чишмәячәк, киресенчә, яңа каршылыклар гына тудырачак. Ә бу Европа илләренең тынычлыгына, үсешенә, тәрәккыятенә комачаулый. Мөселманнар исә якын киләчәктә бернигә дә карамастан Европада тулы хокуклы ватандашлар булачак, «европалы»лар дип саналачак. Бу табигый күренеш, тарихта андыйлар күп булган, бик күп төбәкнең милли, дини йөзе үзгәреп торган, халыклар бер җирдә генә яшәмәгән, күченеп йөргән. Хакимиятләрнең бурычы – моны аңлау һәм дөрес итеп халыкка җиткерү, толерантлыкны үстерү сәясәтен алып бару.


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»