поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.09.2011 Сәясәт

Соңгы атнада Татарстанның иң зур йогынтылы кешеләр исемлегенә кертерлек Олеся БАЛТУСОВА: "Президент белән экскурсиягә чакырганда, бәрәңге казып ята идек"

Казандагы иске биналарны берәмтекләп санап чыгачаклар. Ә аларны тиешле тәртиптә тотмаган хуҗаларга исә республика прокуроры алдында җавап тотарга туры киләчәк. Бу кешеләрнең портретларын җимерелеп барган йорт диварына элеп куярга да мөмкиннәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иске Казан буйлап җәяүле сәфәргә чыккач башланган шау-шу дәвам итә. Әлеге шау-шуның төп сәбәпчесе исә – "Казан" журналының бүлек мөхәррире, экскурсовод, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау илкүләм оешмасының Татарстандагы бүлеге вәкиле Олеся Балтусова. Ул Казанда тарихи һәйкәлләрне яклап пикетлар оештыручы интернет-блогер буларак билгеле. Нәкъ менә ул, Президентны Казан буйлап экскурсиягә чакырып, "ачык хат" язган иде. Рөстәм Миңнеханов чакыруны кабул итте. Президент ике тапкыр тарихи урамнарга чыкты инде. Җәяүле сәфәрен дәвам итәргә дә ышандырды. Олеся Балтусова белән "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе аралашты.

 

– Татарстан Президентына хат язу теләге ничек туды?

 

– Интернет челтәрендә язган әлеге хатны дусларымнан башка тагын кем дә булса укыр дип уема да кермәде. Гәрчә ул Президент исеменә язылган булса да. Президентны Казан урамнарын карарга өметсезлектән чакырдым. Моңа кадәр ул үзе, шә­һәрдә ниләр майтарылуын аңласыннар өчен, чиновникларга җәяү йөрергә киңәш иткән иде. (Башкаланың тарихи мирасын саклап калу мәсьәләсен Рөс­тәм Миңнеханов 25 август көнне Министрлар Кабинетында үткән киңәшмәдә күтәрде. – Э.В.) Бу хакта ишеткәч, бик гаҗәпләндем. Ачуымнан утырып хат яздым. Дусларым интернеттагы хатымны үзләренең шәхси "бит"­ләренә күчереп бастырган. Шуннан ул "REGNUM" агентлыгына эләккән. Президентның матбугат хезмәте хат турында әлеге сайттан белгәндер. Миңа шалтыратып, Президент экскурсиягә барырга риза, дип әйтте­ләр. Шаккаттым. Бу вакытта Алабуга янәшәсендәге Әлмәт авылында әниемнең туганнарында бәрәңге казып ята идек. Тиз арада Казанга кайтып китәргә туры килде.

 

– Президентка экскурсия үткәрүе авырмы?

 

– Юк. Президент белән аралашуның бернинди авырлыгын сизмәдем. Республика башлыгына Казан белән кызыксынган туристларга сөйләгәннәрне сөй­ләдем. Гадәттәгечә, туристик маршрутлар узган юллардан йөрдек. Президентка экскурсия үткәрүнең бер генә үзенчәлекле ягы бар – Рөстәм Миңнехановның вакыты бик тар. Шуңа күрә тарихи мәгълүматларга күп тукталып тормадык. Тарихи урыннарны күрсәтеп, проблемалар турында күбрәк сөйләргә тырыштым.

 

– Экскурсия барышында Президент нинди дә булса карарлар кабул итәме? Ул үз-үзен ничек тота?

 

– Экскурсияләр бик эшлекле уза. Теге яки бу тарихи бина белән танышканда, Президент үзен озатып йөргән чиновникларга шунда ук сораулар яудыра башлый. Ә экскурсиядән соң төрле йөкләмәләр бирә. Әмма бу эштә мин катнашмыйм инде.

 

– Президентка тагын нәр­сәләр күрсәтергә җыенасыз?

 

– Алдан ук берничә маршрут әзерләп, Президентка җи­бәрдем. Күрсәтергә теләгән тарихи урыннар шактый. Аларның барысын да йөреп чыгарбыз дип өметләнәм. Иске Татар бистәсендә ике тапкыр булдык. Президентка бистәнең иң проблемалы урыннарын күрсәттем. Экскурсияләрдән соң үзгәрешләр аерым йортлар, урамнарда гына түгел, ә комплекс буларак бөтен бистәдә башлансын иде. Һәр­хәл­дә, Тарихи һәм мәдәни һәйкәл­ләрне саклау илкүләм оешмасының Татарстандагы бүлеге шулай тәкъдим итә. Моннан тыш Казан Богородица монастырен, биредә бүгенгә кадәр сакланып калган бердәнбер кирмәнне, З.Космодемьянская, Ульяновлар һәм Волков урамындагы агач йортларны, Черек күл паркын, Гладилов урамындагы Алафузов урыннарын күрсә­тергә дә телим.

 

– Президент ике тапкыр экскурсиягә чыкты. Нинди дә булса үзгәрешләр булдымы?

 

– Нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк әле. Эш башланды гына бит. Хәер, экскурсия нәтиҗәләре озак көттермәс, дип уйлыйм. Безнең артка юл юк. Бу беребезгә дә сер түгел. Җимерелеп юкка чыккан биналар белән чагыштырганда, алга таба без саклап калачак тарихи һәйкәлләр күбрәк булыр, дип ышанам.

 

– Президент белән беренче тапкыр очрашканнан соң, интернетта "...буш хыяллардан баш тарттым. Әмма соңгы өметем исән әле..." дип язып куйгансыз. Әлеге экскурсия­ләрдән нинди нәтиҗә көтәсез?

 

– Үз алдыма бер генә максат куйдым. Ул да булса – хәзерге вакытта исән тарихи объектларны саклап калу. Без иске Казанның бик зур өлешен югалттык инде. Ә бүген исән калган йортларның язмышы бары тик безнең кулларда. Шуны онытмаска кирәк.

 

– Казанга мондый мөнә­сәбәтегез каян килә?

 

– Мин биредә тудым һәм үстем. Бөтен тормышым әлеге шәһәр белән бәйләнгән. Шуңа күрә дә кадерле ул миңа. Минем әти-әниләрем, казанлыларның күбесе кебек үк, Черек күлдәге "Пышылдау аркасы"нда бер-берсенә мәхәббәт аңлаткан. Миңа да ирем кияүгә чыгарга тәкъ­димне биредә ясады. Югары белемне Санкт-Петербург шәһә­рендә алдым. Әмма яшәргә туган шәһәремә кайттым. Чөнки Казанга файда китерергә телим.

 

– Иске Татар бистәсенә зур игътибар бирәсез. Сездә татар каны юкмы? (Олеся Балтусова белән әңгәмә русча алып барылды. – Э.В.)

 

– Туристларга үзем турындагы сорауларга җавап бир­гәндә, болай дим: Казан – халыклар казаны, диләр. Мин – шуның бер мисалы. Әнием – татар, ә әтием – рус милләтеннән. Безнең гаиләдә ике мил­ләтнең гореф-гадәтләре, йолалары бертигез дә­рәҗәдә үтәлә. Әниемнең әнисе – әбием авылда абыстай да әле. Без бер-беребезне хөрмәт итеп, дус-тату яшәргә өйрәнгән. Шуңа күрә гаиләм белән бик нык горурланам. Үз гаиләмдә дә шулай булуын телим. Кызым белән Казан буйлап күбрәк йөрергә тырышабыз. Аңа йортлар, скверлар турында сөйлим. Кызыма әле алты гына яшь булса да, ул шәһәрнең иң "өлкән" фонтаны кайда урнашканлыгын һәм Маяковский урамындагы "картлач-йорт"ның күршесендәге биек катлы йорттан нәрсәсе белән аерылганын бик яхшы белә. Балаларда туган җиренә мәхәб­бәт­не кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк, минемчә. Моның өчен мәктәпләрдә туган якны өйрәнү дәресләре укытырга, укучыларны экскурсия һәм походларга йөртергә кирәк.

 

– Президентка язган хатыгыздан соң иске Казан тирәсендә, гомумән төзелеш тармагында зур шау-шу купты. Моңа бәйле рәвештә сезнең исем телдән төшми. Сезгә хәтта Татарстан мәдәният министры урынбасары вазыйфасын тәкъдим иткәннәр, дигән хәбәрләр дә йөри...

 

– Бер үтенечем бар. Кайбер надан мәгълүмат чаралары кебек мине шагыйрь, бигрәк тә шагыйрә дип таныштырмагыз. Мин – журналист, "Казан" журналының бүлек мөхәррире, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау илкүләм оешмасының Татарстандагы бүлеге вәкиле. Миңа эш урынымны алыштыру турында тәкъдим ясаганнары юк. Хәзерге вакытта "Казан" журналында эшлим һәм әлеге басманы төбәкнең иң яхшы журналы дип саныйм.

 

P.S. Казанның үзәк өлешенә махсус статус бирергә җыеналар. Бу хакта кичә башкала мэры Илсур Метшин әйткән. Ул шәһәрнең үзәгендәге тарихи биналар белән кызыксынган инвесторларга экскурсия үткәргән. "Биредә йә префектура, йә махсус зона төзеләчәк, – дигән Метшин. – Префектура тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн, елына 365 көн Казанның тарихи үзәген торгызу мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Оешма рөхсәтеннән башка үзәктә бер генә кирпеч тә югалырга тиеш түгел".


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 170 | 10.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»