10.09.2011 Җәмгыять
Уртаклашкан ризык бәрәкәтлерәк, яки Православларны ифтарга чакырыргамы?
Иртәгә, ягъни 11 сентябрьдә АКШтагы игезәк бизнес үзәкләре шартлатылуга ун ел тула. Дөнья җәмәгатьчелеге бу шомлы вакыйганы төрлечә бәяләде.
Берәүләр, моны американ хәрбиләре үзләре үк оештырды, дип белдерсә; икенчеләр, ислам – террорчылык дине, дип аһ орды. Шунысы гаҗәп: күптән түгел АКШ Президенты каршында эшләүче Америка прогрессы үзәге (САР) соңгы ун елда террордан һәлак булучыларны һәм зыян күрүчеләрне барлап чыкканнан соң, казага тап булучыларның күбесе – мөселман, дигән нәтиҗә ясаган. Кыскасы, бер-беребезне гаепләүдән мәгънә юк. Бердәнбер юл – уртак тел эзләү, аралашу, аңлашу, диалог кору.
Бу уңайдан күптән түгел генә булып узган Рамазан аендагы ифтар мәҗлесләре – христианнар белән мөселманнар арасында диалог-аңлашу урнаштыра башлау өчен менә дигән форсат ул. Тәгаен алганда, “Диалог-Ауразия (“ДА”) халыкара берлегенең Татарстан комитеты (җитәкчесе депутат һәм шагыйрь Разил Вәлиев) быел җиденче мәртәбә дуслары, фикердәшләре белән беррәттән төрле дин вәкилләрен дә чакырып авыз ачу мәҗлесе уздырды. Болар – нигездә христианлыкның төрле тармакларын тәшкил итүче православ, протестант, католик дине вәкилләре. Әүвәлрәк бу чарада яһүдиләр дә катнашса, ни сәбәптәндер былтыр да, быел да алардан килүче күренмәде.
Инде быелгы авыз ачуның үзенчәлегенә килгәндә, Казан Руханилар семинариясендә укытучы, Самосырово бистәсендәге чиркәү побы Отец Роман берәр православ дине әһеленә Россия Ислам университетында православие нигезләре, үз чиратында берәр имам-хатыйб, мөгаллимгә Казан Руханилар семинариясендә ислам нигезләре курсларын укытып карарга тәкъдим итте. РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бу тәкъдимне хуплап чыкты.
Башка елларны җирле католиклар башлыгы, Казандагы Алман йорты директоры Виктор Диц бу юлы, мөселманнар үрнәгенә ияреп, православ бәйрәмнәренә мөселманнарны да чакырырга иде, дип Урыс православ чиркәве әһелләренә мөрәҗәгать итмәде. Билгеле, без – мөселманнар, православлар да безне чакырсын әле, дип күршеләребезне дәшмибез. Иң мөһиме, исламның күркәмлеген күрсәтү, үзебезнең диалогка, аңлашуга әзер икәнебезне белдерү. Дөрес, узган ел “Азатлык” радиосы хәбәрчеләре “ДА” ифтары турында хәбәр биргәч һәм шул уңайдан мәҗлестә катнашкан Колшәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмә коргач, радионың интернет сайтына килгән кайтавазларда шактый гына милләттәшебез, муллалар һәм попларның бер мәҗлестә утыруын кабул итә, аңлый алмыйбыз, диеп язды.
Ә менә дөнья күләмендә алганда диалог мисаллары аз түгел бит. Әйтик, Германиядә үзара аңлашырга тырышуның матур үрнәкләре бар. Алманнар, мөселманнарны католик бәйрәмнәренә чакырмасалар да, менә бишенче ел инде Рамазан аенда, мөселманнарны дәшеп, үзләре ифтар мәҗлесе оештыра икән. 2007 елдан башлап Берлин өлкәсе парламентында Христиан-демократик берлек партиясе (GDU) авыз ачтыра. Австриядә дә алманнар, мөселманнарны җыеп, ифтар оештыра башлаган. Австралиядә исә ил башлыгы быел Рамазан аенда мәчеткә килеп, мөселманнар да безнең кебек үк ихтирамга лаеклы кешеләр, әйдәгез, дус, тату яшик, дип чыгыш ясаган.
Сүз уңаеннан шуны да әйтик әле: быел башкалабызда бер генә түгел, ике диалог ифтары булды. Ауразиячеләрдән бер көн алда, 23 август көнне күренекле хәзрәтләребез – Колшәриф мәчете имамнары Рамил хәзрәт Юныс белән Рөстәм хәзрәт Зиннур, “Булгария” корабы фаҗигасына тап булганнарны һәм шуларның туган-тумачаларын җыеп, “Пирамида” мәдәният комплексында авыз ачу мәҗлесе оештырды. Анда әлеге дә баягы Отец Роман да катнашты. Хәзрәтләрдән соң, ул да, һәлак булганнарның рухы шат булсын, дип дога кылды. Уртаклашкан кайгы җиңелрәк узадыр, уртаклашкан ризык саваплырак буладыр дип әйтәсе килә бу урында.