• 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Август Фәнил Фәйзуллин
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 27 Август Евгений Медведев
  • 27 Август Миңгол Галиев
  • 27 Август Айдар Метшин
  • 28 Август Исмәгыйль Хәлиуллов
  • 29 Август Суфиян Поварисов (1924-2016)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

09.09.2011 Милләт

Нил Вәли татар теле өчен гаделлекне Страсбургтан эзли

Чистай шәһәрендә яшәүче 84 яшьлек Нил Вәли үз каласындагы татар гимназиясенең руслаштырылуына каршы чыга. Тиешле хакимият органнарына, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать иткәннән соң, соңгы чара итеп, Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән ул.

Чистайда 1992 елда татар гимназиясенә әверелдерелгән мәктәп, бүгенге көндә кабат элеккеге хәленә кайта. Ягъни татар гимназиясе булудан туктап, рус телендә генә белем бирүче гыйлем үзәгенә әйләнеп бара, ди Нил Вәли.

 

“Татар сыйныфын бетерүне ата-аналарга сылтыйлар”

 

Вакытында көрәшә-көрәшә татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ачтырган идек. Хәзер шуларны ябып бетерделәр. Татар мәктәбен ябу сәбәбен, балаларның ата-аналарына сылтыйлар. Имеш ата-аналар балаларын татар телендә укытырга теләми, урыс телендә укытырга тели, дип белдерә ул.

 

Нил Вәли, татар мәктәпләренең бетерелүендә Мәскәү түрәләре белән беррәттән Татарстандагы мәгариф түрәләренең да өлеше зур, ди.

 

Татар мәктәпләрен ябу – Мәскәү сәясәте. Безнең өстәге түрәләрнең дә күбесе урыс телле. Безгә бу каршылыкларны узу өчен үзебезчә яшәргә, үзебезнең дәүләтне, милли мәгарифне булдырырга кирәк, ди ул.

 

Чистай шәһәре мәхкәмәсеннән...

 

Нил Вәли татар мәктәбен саклап калу өлкәсендә түрәләргә күпме генә мөрәҗәгать итеп караса да, үзен канәгатьләндерерлек җавап ишетә алмагач, халыкларның үз туган телләрендә белем алу хокукын бозуда гаепләп, быелның 23 мартында Чистай башкарма комитетын шәһәр мәхкәмәсенә шикаять иткән.

 

Әмма Чистай шәһәр мәхкәмәсе Вәлинең гаризасын, мөрәҗәгать итүченең мәнфәгатьләре бозылмаган дип, кабул итүне кирәк тапмаган.

 

"Мин мәхкәмәгә шәхесләрне түгел, шәһәр башкарма комитетын бирдем. Әмма мәхкәмә бернинди карар да чыгармады. Алар минем гаризаны кабул итмичә, башкарма комитет минем кануни хокукларымны бозмаган дип, почта аша хат җибәрде.

 

Имеш, минем бу проблемда бернинди катнашым да юк, бернинди хокукларым да бозылмаган. Ягъни минем балалар, оныклар ул мәктәптә укымый, шуңа катнашыгыз юк, диделәр. Дөрес, минем оныклар мәктәпне тәмамлады инде.

 

Чистай мәхкәмәсе канунны, конституцияне бозып, минем гаризамны тикшермәде. Ә мәхкәмә мине күрмичә генә почта аша җавап җибәрде, ди ул.

 

Нил Вәли татар мәктәбен саклап калу юлындагы көрәшен моның белән генә туктатмаган.

 

Татарстан Югары мәхкәмәсеннән...

 

Быелның 7 апрелендә ул Татарстан  Югары мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать иткән. Ләкин Югары мәхкәмә дә 28 апрельдә чыгарган карары белән Чистай шәһәр мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырган.

 

"Минем урында ул мәктәптә укучы берәр баланың ата-анасы булган булса иде, ул вакытта вазгыять үзгәрер иде. Мәхкәмә гаризаны кире кага алмас иде. Мәхкәмә башка формулировка эзләгән булыр иде. Әмма ата-аналар мәхкәмәгә гариза язарга да, шәһит булырга да куркалар", ди Нил әфәнде.

 

"Минем бу мәктәптә татарча укытылуда үз мәнфәгатем бар. Иҗтимагый үзәкнең рәисе буларак, мин заманында бу мәктәпне татар гимназиясенә әверелүен, анда татар секторының корылуын, татар сыйныфларының ачылуын тормышка ашырдым", ди ул.

 

Страсбург мәхкәмәсеннән...

 

"Мәхкәмә фикеренчә, монда минем бернинди хокукым да юк. Әмма минем монда мәнфәгатем бар һәм минем хокукларым бозылган. Европа мәхкәмәсе конвенциясенә күрә, бу дискриминация, дип атала. Мин үз милләтем өчен көрәшәм, әмма мәхкәмә синең бу көрәшең кирәкми дип белдерә", ди ул.

 

Нил Вәли, барлык мәхкәмә юлларын узып та, тиешле яклауны таба алмагач, үзенең кеше хокукларының дискриминацияләнүен күрсәтеп, хәзер инде 5 августта Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

 

Русия хөкүмәте Нил Вәлигә 5 мең евро түләрме?

 

"Мин Страсбург мәхкәмәсеннән Чистай мәктәбендәге татар секторын яңадан торгызуны таләп иттем. Әмма адвокатым гаризама, урыс хөкүмәтен җәзага тарту таләбен дә өстәтте. Шулай итеп Европа мәхкәмәсенә җибәрелгән гаризага Русия хөкүмәтен һәм Путинны 5 мең еврога җәзага тарту таләбен дә керттек", ди Нил Вәли.

 

Ул Европа кеше хокуклары мәхкәмәсеннән уңай җавап киләчәгенә ышана. Гаделлек барыбер тантана итәргә тиеш, дип белдерә ул.

Райнур ШАКИР
Азатлык
№ | 09.09.2011
Азатлык печать

Фикерләр

№71 (784918) / 31.10.2011 12:16:30

Кактус, хэр машинанын уз ягулы бит. жигулига жигули инструкциясе, ДТга ДТныкы. хэм хэрберсе узенщ дорес.

уфф, башларэйлэнеп бетте синен анлатуларыннан.

№70 (784917) / 31.10.2011 12:07:09

//аларның дөресрәк булуына иманым ныгый!!!//

Ни әйтим инде Айдар энем? Мәйлең!!!
Миңа калса Ислам дине өчен бу зур югалту булмас, иншәэАллаһ!
Мин хәтта синең бу тузга язылмаган сүзләреңне укыгач та бик сабырмын. Чыннан да ислам сабырлыкны ярата.

№69 (784915) / 31.10.2011 11:56:59

Кактус, баптиска карата түзмлегемнең чиге, ул *бу бит басурманская каля-баля түгел, боэжская слова* дигәч булган иде!!! (нинди баптис турында сүз барганын  №63 (784873) / 30.10.2011 / 21:16 кара). Син дә, : Жигули өчен булган инструкцияне ДТ тракторы өчен кулланма!!! Һәр конфессия өчен аның китабында язылган иң дөресе. Мин мөселман традицияләрен тотарга тырыша идем, синең кебекләрне укыган саен, мондый агриссив дин миңа кирәк микән дигән уй башыма ешырак керә. Юк исә, әткәй, Ислам дине сабыр дин, башка диннәрне дә, башка диндәгеләрне дә мыскыл итми, ди иде. Синең китергән аятларың киресен раслый. Тәңеречеләр янында, до хрипоты, Исламны юкка яклаганмын ахры, сине укыган саен, аларның дөресрәк булуына иманым ныгый!!!

№68 (784914) / 31.10.2011 11:36:00

//Сезнең "Инструкция" ислам динендәгеләр өчен генә инструкция,//
Бу минем Инструкция түгел Соры корт. Бу Инструкция бөтен дөнья кешеләре өчен шул кешеләрне Яралтучы тарфыннан иңдерелде. "Минем колларым ничек яшәргә кирәклеген белмичә харап була күрмәсеннәр", дип, бөтен кешеләр дә бәхет-сәгадәттә яшәсеннәр өчен, акны карадан, яхшыны яманнан аера белергә өйрәткән. Әгәр дә кеше ул инструкцияне инкар итеп үз белдеге белән яши икән, аның ихтияры, Аллаһы Тәгалә мәҗбүр итми.
Әгәр кешенең сатып алган машинасының инструкциясендә 92 ле бензинга эшли дип язылган икән, ул бит машинасының багына ДТ салмый.
Бөтендөнья кешеләре өчен булган Инстукциянең күрсәтмәләрен танымыйча үз белдеге белән яшәгән кеше, машинасына ДТ салган кебек инде, аерма юк.
Аллаһы Тәгалә шул Инструкциядә: "Әй китап әһелләре...", "Әй кешеләр...", "Әй монафыйклар...", "Әй кяферләр...", Әй Якуб балалары...", "Әй мөселманнар..." дип, барлык кешеләргә дә мөрәҗәгать итә. Әгәр гел мөселманнарга гына мөрәҗәгать итеп әйтсә, мөселманнар Инструкцисе дип әйтеп булыр иде. Шулай булгач, Коръән аятьләрен һәркемгә дә мисал китереп әйтүдә гонаһ юк.
Коммунистлар коммунист булмаган кешеләргә Лениннан цитата китерә иделәр, аларны орышучы булмады.
Аллаһы Тәгаләне Лениннан да түбән куймагыз инде, мөхтәрәм милләттәшләр, сезнең бит бабаларыгыз мөселман иде.
Казанда хастаханәдә ятканда рус кешеләре Коръән белән кызыксынып сораулар бирә иделәр, шунда бер татар: "Надоели своим Кораном", димәсенме. Сезнең белән аралашкач шул вакыйга искә төште әле.

№67 (784892) / 31.10.2011 06:57:20

Киң кругозорлы татжурлар бармы монда? Кем белә бу эшнең хәлен?
Кем игътибар үзәгендә тота?
Бу татжурлар бер сарык көтүеме?
Сорылар кебек, гаеп табып утыручылар гынамы,әллә конкрет эш эшләүчеләрме,үз халкы өчен?
Или корсак кайгысымы?

№66 (784884) / 30.10.2011 22:27:05

№60
\\\"Стоп дяденка(дяденька иде кебек, суть не в том), такое обращение, ловля на мякине - перебор\\\".
Кактусның иң күпчелек фикерләрен ихтирам иткән кебек, Соры кортныкын да ихтирам итәм. Ләкин, берәүнең икенчене түбәнсетү-юкка чыгару форсатын явызларча файдалануын кабул итмим.
Өйрәник инде, бераз, сабыр булырга. Кайвакыт, кайберәүнең фикере ошамаса, туйдырса - аны *үтерү* хәселенә керешү, йомшак әйткәндә - яхшы түгел. Инде, гарык булсаң: колагыңны, телеңне ял иттер(ишетмә, эндәшмә).
Кылыч белән су ярмасаң: балыклар да исән калыр, күбекләр дә сүнәр, моңаеп.

Ә бит, тема: \"Телебезне яклап (бүгенге көндә) булу чараларыбызның юклыгы\" турында. Нәрсә эшли алабыз? Бер бабай, 84 яшьлек, татар гимназиясен урыслаштыруга каршы; бер ханым - кызының татар телендә БДИ(ЕГЭ) бирергә хокулары булырга тиешлеген даулап, көрәшкәнен читтән карап, игътибарны бөтенләй читкә - оппонентыңны *үтерү* гә, яки *башка*га юнәлтәбез.

№65 (784879) / 30.10.2011 21:47:28

Кактуска

№64 (784877) / 30.10.2011 21:45:54

Ислам дине баш белән уйларга өйрәтми булып чыга,җанлы кешене җансыз предметлар белән чагыштырып утыргач.Аятьләрең бер якта кала, болай булгач.
Авыр сорау ул, сез җавап бирә алмыйсыз аңарга.
Аларда "Полюби ближнего" дигән сүзләр бар.Бик тирән мәгьнәгә ия дип уйлыйм,бу сүзлзрне.Ул бит әйтмәгән,туганыңны,дустыңны дип.Бу илдә яшәп,кешечә аралашырга өйрәнергә кирәктер бәлки.


№63 (784873) / 30.10.2011 21:16:13

Миңа бер баптист үз верасы белән бик бәйләнә башлагач, чыраена кундырдым, шуннан тынды. Юк исә, ул да, аныкы гына иң дөресе икәнен исбатлый иде. Керәшеннәргә, я булмаса, мөселман булмаган башка татарларга, Кактусның, Коръәнне дәлил итеп, Исламны тагарга теләве чыраена алган баптистныкына ошамаганмы?

№62 (784872) / 30.10.2011 21:07:13

Кактус, монда админ сортерлек ямьсез сузлэр юк дип белэм!анлашылды бик яхшы язгансыз!

№61 (784870) / 30.10.2011 20:53:52

// Stop дяденка!!! Һәр затсызлыкның да чиге булырга тиеш!!! Сезнең "Инструкция" ислам динендәгеләр өчен генә инструкция,//
Соры корт. Шунысы кызганыч, җавап алганда шул мин күрсәткән Инструкция буенча алалар. Физикадан имтихан биргәндә химиягә кагылышлы сорау бирмәгән шикелле, Аллаһы Тәгалә дә кеше язган инструкция буенча түгел, Үзе иңдергән Инструкция буенча сорау алачак. Әгәрдә шушы дөньяда яшәп үлү белән кеше яңадан тергезелмәсә иде, сезнең белән килешергә булыр иде.
Һәркемгә Аллаһы Тәгалә акыл бирде, уйлап карар өчен. Дөрес аңлагыз, мин сезне Исламга чакырып әйтүем түгел, исламга мәҗбүрләү юк, әмма аңлатып карау ярый.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "Аллаһы аятьләре хакында бары тик кяферләр генә бәхәсләшерләр", ди. (40. 4)
Шуның өчен мин сезне Коръән аятьләре хакында бәхәсләшмәскә чакырам, сезне ихтирам иткән өчен, сез бит татар халкының бер газиз баласы бит. Мин сезне затсыз кеше дигәнем юк бит. Үзең әйтәсең: "Үземә атап язган сүзләргә дә игътибар итмим", дисең, үзеңә кагылмаганга да ачуланып мине затсызлыкта гаеплисең. Коръән аятен китереп милләттәшләремә изгелек теләгән өчен мине затсыз дип атагач, сезнең сүзләрнең хуҗасын ничек атарга соң?
admin! Коръән сүздәрендә дә, минем сүзләрдә дә начар сүз юк, сөрттермә инде, мин милләттәшләремне яратып кына язам. Сезне дә ихтирам итәм.

№60 (784833) / 30.10.2011 17:02:45

Кактус
Stop дяденка!!! Һәр затсызлыкның да чиге булырга тиеш!!! Сезнең "Инструкция" ислам динендәгеләр өчен генә инструкция, ә монда төрле конфессия вәкилләре!!! Һәр конфессия өчен, үз инструкциясе дөрес!!! Үзегез үк: "Җәмәгать! Без беребез дә бер-беребезне төрле атамалар белән атарга хакыбыз юк.
Теләсә кайсы техниканы чыгаручы завод шул техниканың инструкцисендә теге яки бу детальне теге яки бу исем белән атаган булса, шул исем белән атыйбыз бит детальләрне (диот, микросхема. һ.б.)."
Һәр конфессия үзенекен дөрес саный (һәр кайсы аерым завод).
Сезнең сүзләр, гел мөселманнар гына булган җирдә дөрес, ә төрле кешеләр булган җирдә, тәкәперлек, үзеңне башкалардан өстен кую, ызгышка чакыру!!!

№59 (784828) / 30.10.2011 16:13:00

Кактус? Мэгънэ узгэрми бит! Кемдер аты-юлы белэн эйтэ,кемдер культурно иттереп, "статьясын" курсэтеп!

№58 (784800) / 30.10.2011 12:17:08

Уземнен дэ йорэгем хэрвакыт эрни, чонки мин бу гимназияне бетергэн укучы. 1996 елда(мин беренче сыйныфка укырга кердем)сонгы рус телле чыгарылыш иде. Э 2006 елда (мин мэктэпне тэмамлагач)беренче сыйныфка рус телле балаларны укырга керттелэр. Мин шул арада саф татарча укыганыма бик шат!!! Уку барышында гимназиябезнен статусы алышынып торды. Мин укырга кергэндэ ул школа-гимназия (чонки анда русча укытканнар) иде, аннан сон \\\"Татар гимназиясе\\\"нэ эверелде, мин укуны тэмамлаганда ул иде 2нче номерлы гимназия генэ булып калды. \\\"Татар\\\" сузе юкка чыкты... Менэ шундый хэллэр. Бик кызганыч:( Безнен шэхэрдэ бер татар гимназиясе бар иде, э хэзер анысы да юк. Без татар гимназиясендэ белем алсак та, рус теленнэн БДИнын рус телле мэктэптэ укыган укучылар белэн беррэтэн бирдек бит!!! Хаклыкны курмим бер дэ...

№57 (784692) / 29.10.2011 17:01:24

Бабай җиңдеме? Тазалыгы ни хәлдә?
Кемнәр дә булса булышамы бабайга?
Я кайсыгыз белә?
Шуннанның сүзләре дөреслеккә туры килә ахрысы.

№56 (781868) / 04.10.2011 20:14:51

Бу эш нәрсә белән тәмамланды икән? Нигә журналистлар эзлексез рәвештә эшләмиләр-сенсация артыннан куалар да оныталар.

№55 (781783) / 03.10.2011 11:44:43

бу темага бу сайтта яңа язма һәм сөйләшү: http://matbugat.ru/news/?id=4912 ... Башкалабызның Идел буе районындагы татар мәктәпләрен йөреп чыкканнан соң күңелсез нәтиҗә ясадым: аларның берсендә дә татарча укытмыйлар икән. Хәтта башлангыч сыйныфларда да татарча гына белем бирүче мәктәп табылмады. ...

№54 (780831) / 19.09.2011 22:11:22

шулай ук 2009 көзе : "МГУ и СПбГУ потеряли свою свободу!" http://joe-braker.livejournal.com/9790.html . моны коймага язмакчы идем, әмма вакыты монда мин әйткән хәлләр вакыты белән туры килгәч, темасы да бер аз туры килгәч, монда язам.

№53 (780818) / 19.09.2011 20:43:14

татар мәктәпләрен бетерү турында күптән түгел монда да сөйләшкәннәр: http://matbugat.ru/news/?id=4817 Татар мәктәпләрен саклап калыр өчен, депутатлар РФ хакимияте органнарына мөрәҗәгать итәргә җыена .

№52 (780795) / 19.09.2011 16:51:40

http://qdb.tmf.org.ru/internettansaqlatolgan/2009/2009-11/%D0%9A%D1%8 - менә мондагы озын сөйләшүдә урысча укуны сораучы анонимнар кемнәр? кем белә аларны, бәлки аларга урыс җүләрләре акча түләгәндер?

бу сөйләшү 2009 ынчы ел көзендә барган, мин шунда татарча укуны яклап утырдым. мөслим районындагы бер авыл мәктәбендә. ә якынча шул ук вакытта безнең мәктәптә дә урысча укуга күчкәннәр. мин аны белмәдем, әле шул озын темада мактанып утырдым, безнең мәктәптә урысча укуга күчмәйләр алла бирса диебрәк... : 29.10.09 20:06 : "сезнең мәктәп күчсә тагын бер урыслашканраклар авылы булыр, безнең йактагы мәктәп күчмәс әле алла бирса."

№51 (780792) / 19.09.2011 16:25:48

Зинһар өчен,миңа ябырылмагыз соравым ошамаса.Беләсем килгәнгә генә сорыйм:керәшеннәр мәктәптә фәннәрне татарча укыйлармы?Если что-гафу.Мин үзем мишәр(чыкылдый торганы).

№50 (780791) / 19.09.2011 16:03:51

азатлык сайтына мондагы баштагы 2 комментымны копияләдем, сылтама белән, сылтамасын бетереп чыгардылар.

сылтама бетерү - бик зыянлы әйбер, эгоистлык, гөнаһ.

аларны сүгеп яздым инде: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2010/07/14/tatar-internetcolaronga- .

№49 (780789) / 19.09.2011 15:54:13

бу егет ислам диненә ышанмый, аллага да ышанмый, аңлавымча, шуңа күрә аның "на сааааамом верху" дигәне путинны һәм аның артындагы кешеләрне аңлатадыр, һәм бәлки ниндидер официаль булмаган, дөнья глобализацияләшергә тиеш диеп "сафсата" сатып ятучы "мировое правительство", ниндидер хакимиятчеләр киңәшмәсен аңлатырга мөмкин.

№48 (780787) / 19.09.2011 15:47:40

менә монда бер егетнең фикере: http://vk.com/wall17077748_60?reply=77 : мы (родители, ученики и учителя) ничего не выбирали, решение принималось на сааааамом верху. но все равно татарский язык и литературу мы проходим как предмет 17 апр 2011, 18:21
әмма бу егет үзе урысча уку яклы, кайдан чыккандыр ул...

№47 (780783) / 19.09.2011 15:35:30

№45 (780026) / 12.09.2011 / 19:55

ялганлап утырма йәме. урыс эгоистларның китапларын күргән бар.

№46 (780073) / 13.09.2011 07:47:30

Күп еллар дәвамында хаклыгы исбатланган Сепир-Уорф гипотезасы: Тел тирә-якны танып-белүнең һәм фикерләүнең нигезе булып тора, ди. Бу гипотеза турында бәхәс алып баручы галимнәрнең берсе дә, гипотезаны кире какмый, берләре: "тел-аң дәрәҗәсен билгели,"-дисә, оппонентлары:"тел-аң дәрдҗәсенә йогынты ясый,"-ди.
Димәк, башка халыклар арасында татарның дәрәҗәсе түбән булмауның төп сәбәбе, аның теле. Үйтик, рус теленә күчсәк, руслар кебек уй-фикер, гарәп теленә күчсәк, гарәп кебек уй-фикер йөртә башлаячакбыз дигән сүз.
Сепир-Уорф гипотезасы буенча, татарның Татарлыгы, диндә дә, илдә дә түгел, фәкатъ аның телендә генә. Шушына аңлап эш йөртүче Нил Вәли әфәндене кулга гына күтәреп йөртерлек!!!

№45 (780026) / 12.09.2011 19:55:02

Нил Вәли: "татар мәктәпләренең бетерелүендә Мәскәү түрәләре белән беррәттән Татарстандагы мәгариф түрәләренең да өлеше зур, ди.
Татар мәктәпләрен ябу – Мәскәү сәясәте",- дип ялгыша агаебыз..
Кемгә кирәк синең Чистайдагы яки бер авылдагы татар мәктәбен ябу-япмавы Мәскәүгә? Каян белсен анда нинди телдә укытылуын яки мәктәпнең нинди торышта булуын?Барысын да үзебезнең куштаннар башкара. Барысын да себерке белән урыннарыннан себереп төшерсәң татар милләте өчен иң яхшы эш булачак. Фурсенко һәм Гыйльметдиновларның икесен дә мәктәп гардеробына эшкә билгеләсәң файдасы мең тапкыр зуррак булачак. Тавыш бирик барыбыз да шул вазыйфаны башкарсын дип....

№44 (779970) / 12.09.2011 10:04:30

Ольга, без мишэрме,керэшенме,саф татармы,бердэм булыйк)))))))!

№43 (779968) / 12.09.2011 08:04:59

Сине аңламаганнарның язганнары сөртелеп барды шул ХУҖА тарафыннан.

№42 (779967) / 12.09.2011 07:38:43

Дусларым, мине шул кадәр кеше аңлап, теләктәшлек блдерер дип, башыма да китереп карамаган идем. Рәхмәт барыгызга да!!! ТАТАР БУЛУЫМ БЕЛӘН БУ КАДӘР ГОРУРЛЫК КИЧЕРГӘНЕМ ЮК ИДЕ ӘЛЕ. Тагы бер кат рәхмәт!!!

№41 (779917) / 11.09.2011 20:30:17

Сүзегез ни хакта, җәмәгать!!!! Мәкаләдә татар теле турында бара. Балаларга татар телендә белем алуны туктатмау турында. Шул хакта гәпләшик әле.Дин, кяфер. Һәркем үзе өчен үзе җавап бирә. Диниме ул, әллә кяферме.Ә анысын Аллаһ белә!Кеше чәйнәп утырмагыз.

№40 (779900) / 11.09.2011 17:13:03

Менә кем ул милләт кахарманы!
Чын мишәрләр Чистайда, өлешчә Әләкси районында яши,Татарстанның калган төбәкләрдә подделка дигән иде миңа Фонд газификации да эшләүче бер әзи.
Дөрес әйткәндерме , юкмы, әмма Нил агай мишәр к5авеменең дә, тулаем халкыбызның да уртак Горурлыгы!
http://rustemzaripov.blogspot.com/2011/05/blog-post.html

№39 (779862) / 10.09.2011 23:00:50

Мәскәү якларындадыр ул бүки)))))
Халыкка яклау да,бернәрсә дә кирәкми, ул битараф, әлегә.
Ләкин,транспорт чараларының бүгенге хәле,экономиканың нинди аяныч хәлдә икәнлеген ачканнан ача бара. Самолетлар ягулык урына су тутырып очарлар иде,хәлләреннән килсә.Кая соң контроль,дәүләт?

№38 (779860) / 10.09.2011 22:08:45

Нурислам ник җавап бирми дип уйлыйсызыр инде. Ул наверно "забанен" .Дөресме АДМИН?

№37 (779858) / 10.09.2011 21:56:32

Айдар,? \\Дин тотмаган кеше ТАТАР булудан туктыймы?\\әлбәттә юк! рус кешседә мөселман булып рус булудан туктамый.
 http://www.youtube.com/watch?v=Ekj9tjSaz2A
немецта немец булудан туктамый
http://www.youtube.com/watch?v=FNTeN32YB7k

№36 (779857) / 10.09.2011 21:34:02

Соры корт,Баштатар да,депутат иптәшләр дә соңгы вакытта бик тә "халык яклы "булып күренергә тырышалар.Сорау туа:кемнән яклыйлар соң без-халыкны бу ӘҺЕЛЛӘР,кайда соң ул БҮКИ? 

№35 (779856) / 10.09.2011 21:27:30

Аллага шөкер, арабызда Нил Вәли кебекләр бар!!!
Рифма №7 (779741) / 10.09.2011 / 08:33 репликасы бик дөрес шул, шунсы күңелсез."ата-аналар калган татар мәктәпләрен дә яптырып бетерүгә" тырышлыкларын салсалар, кайбер "милләтпәрвәз"ларыбыз, татарны төрле төркемнәргә бүлгәләп, юкка чыгаруга тырышлыгын куя... Рөстәм Мңлехановның сонгы вакыттагы гамәлләре берәз өмет уята, уятуын...

№34 (779854) / 10.09.2011 21:15:23

Кемгә әйттем соң әле мин ник дин тотмыйсыз дип?
Аллаһ Мөхәммәд (сгв)гә дә Мәккә мөшрикләренә дә әйтергә кушкан:

Ногмани. Коръән Тәфсире
[109] КӘФИРУН (КӘФЕРЛӘР) СҮРӘСЕ – 6 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

Бервакыт мөшрикләр пәйгамбәр алдына килеп: \"Ий Мухәммәд син безнең сынымнарыбызга бераз вакыт гыйбадәт кыл, без дә сннең Раббыңа бераз вакыт гыйбадәт кылырбыз. Әгәр синең динең яхшы булып чыкса, без сиңа иярербез, әгәр безнең динебез яхшы булып чыкса, син безгә иярерсең\", – диделәр. Бу сүрә шул хакта иңде.
1. Ий Мухәммәд г-м әйт: \"Ий сез кәферләр, иман китермәгән кешеләр!
2. Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын.
3. Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз.
4. Вә мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен.
5. Вә сез мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылучы түгелсез.
6. Сезнең батыл ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын
http://kitap.net.ru/sura/109.php

№33 (779852) / 10.09.2011 21:08:06

RIM
Кешенең ШӘХСИ эшенә кысылырга сиңа кем мандат бирде? Әйе, укыдым, Соры корт үзен, мин динсез ди, шуңа карап, ул синнән начарракмы? Дин тотмаган кеше ТАТАР булудан туктыймы? Үзең дини икән, Коръән сина сонгы инстанция, ә дини булмаганнарга буш сүз.  

№32 (779851) / 10.09.2011 20:58:11

Әгәр атеист белән кәфернең аермасы юк икән. Соры корт: атеист(кәфер)татарлар бар диде бит. Аннан килеп Аллаһ Корьәндә болай ди:
\"4. Кешеләргә хидәят, вә хак белән батыл арасын аерыр өчен Коръәнне иңдерде. Аллаһуның аятьләрен ИНКЯР ИТҮЧЕ кәферләргә ахирәттә, әлбәттә, каты ґәзаб булыр. Аллаһ кәферләрдән үч алуда кодрәт иясе.\"
Ногмани. Коръән Тәфсире[3] ҐИМРАН СҮРӘСЕ\\4
Син намаз укып , хаҗ кылсаң да Аллаһның аятләрен инкяр итсәң мөселман була алмыйсың.
№23 Мин кемнең диненә кагылдым???

№31 (779846) / 10.09.2011 20:32:09

Нурислам,башка динне тотучылар синеңчә кяфер буламыни?Ә менә безнең имам :"Әгәр дә нинди дә булса дине бар икән,андый адәм кяфер булалмый", диде.Кайсыгызда дөреслек?

№30 (779843) / 10.09.2011 20:18:36

Ярый әле Нил Вәли шикелле акыллы татарларыбыз бар. Шунысы куандра!!!!

№29 (779835) / 10.09.2011 19:49:38

№24 Айдар

№28 (779834) / 10.09.2011 19:46:11

Айдар,сез дөрес әйткәнсез!


№27 (779833) / 10.09.2011 19:40:36

"әйе,ислам диненнән башка диндәгеләр КЯФЕР исәпләнә"
кызганыч,бу минем белүемчә алай түгел.Кяфер дип берннди дә дин тотмаган кешене әйтәләр,ягъни атеист кяфер була. 

№26 (779832) / 10.09.2011 19:38:50

Православныйлар кяфер булып чыгамы?

№25 (779831) / 10.09.2011 19:37:51

"...атеист белән кәфернең аермасы бармы?"
Әйтегез әле, башка диннәрдә мөселманнарны кем дип атыйлар? Исламда гынамы ул җир йөзендәге адәм балаларын сортларга аеру? Сөттән ак, судан пакь булган ислам дине вәкиле ни өчен башка диндәгеләрне һәм дин тотмаган кардәшләрен кяфер дип атый? Кемне дә булса кимсетергә, түбәнсетергә хакы бармы аның? Кяфер сүзе мыскыллау сүзе булмагач, нигә ул сүз һаман имынны мыскыллау булып яңгырый? Кем ул кяфер? Кызганыч, бәлки, аңлатырсың һәм сорауларга да тулы җавап бирерсең дип уйлыйм.

№24 (779829) / 10.09.2011 19:27:16

Монда сүз, диннәр турында түгел, кайберәүләрнең, диненә карап, ТАТАРНЫ сортларга бүлгәләве турында бара!!!
Хәзер, шушы ук битләрдә, керәшен Туганнарыбыз, мөселман кардәшләребезне басурманнар, атеистлар тагы башкача атый башласа, алар да бит, үз күзлекләреннән караганда, "кимсетү сүзе дә түгел" булачак. Без дини, без генә дөрес, дип, ТАТАРНЫ таркатудан туктасагыз иде. Татарны урыс теллегә әйләндерергә теләүче чиновник белән, гарәп гореф-гадәтлегә әйләндерергә теләүчеләр арасында аерма юк!!!

№23 (779827) / 10.09.2011 19:18:13

RIM, атеист бн кяфернен аермасы юк.Проституткалар сайты хэзер бар жирдэ дэ.ана гажэплэнэсе юк.Э сез кеше диненэ кагыласыз,мин минлегенэ.

№22 (779826) / 10.09.2011 19:11:20

Беләсезме Ислам диненә күпме пычрак атыла? Беркем дә берни дә әйтми. Ә монда светский сайтта ислам турында язу берәүгә ошамаган икән \бу светский сайтмы, әллә, Ислам сайтымы\\ проституткалар сайтын тәкъдим итүчегә дә болай дәррәү каршы чыкмадылар , гаҗәп билләһи. Кайсыгыз җавап бирә атеист белән кәфернең аермасы бармы?

№21 (779823) / 10.09.2011 18:51:11

RIM, лично мин узем Нурисламнын бер язмасында "сез кяферлар"дигэн сузлэре куземэ чагылып утте,эзлэргэ генэ кирэк.Буген Админ Нурисламнын берничэ коммент.сортте.Чонки чыннан да мыскыллы сузлэр язылган иде.RIM,узен чын моселманга санаган кеше,монда утырмый.кеше мыскыл итеп,Сез узегезне хормэт итулэрен телэсэгез,башта тирэ-юньдэгелэрне хормэт итэргэ ойрэнегез! БАШКА ДИННЭРНЕ ДЭ шулай ук,менэ шул чакта "МИН МОСЕЛМАН"дип атарсыз узегезне! 

№20 (779821) / 10.09.2011 18:42:51

Нурислам беркемне дә аерым кәфер дип атаганын белмим. Кайсы җирдә Ольганы кәфер дип атады???? Китерегз монда аныж сүзләрен әгәр сез дөресен сөйләүче булсагыз! Әгәр дә дәлилли аласагыз мин дә аңа каршы.

№19 (779815) / 10.09.2011 18:16:50

RIM,беркем дә тыярга кирәк дими,ә киресенчә,бөтен җиргә дә динне кыстырып,аның дәрәҗәсен төшермәү,чама хисен югалтмау турында гына әйтелде.Күргәнегезчә,бу сайтта бер кофессия вәкилләре генә утырмый икән бит.Башкалар ягыннан үзеңә ихтирам булсын дисәң,аларны да ихтирам итү кирәк. 

№18 (779814) / 10.09.2011 18:15:09

RIM
"светский сайтта ислам турында язарга ярамый" диюче юк. Баш шәрифләрең белән бер аз гына дус, юк, хотя бы, таныш булсаң, БЕЗ-ТАТАРЛАРНЫҢ барыбызның да мөселман булмавын, мөселман һәм башка ТАТАРЛАРның да БКР ҮК ХОКУККА ия икәнен аңлар, мөселман булмаганнарны төрле кимсетелүле сүзләр белән атаудан тыелыр идең!!! Синең "Бар татар мөселман булырга тиеш" диюең белән, русларның "бар Россияле урыс телле булырга тиеш" диюе арасында бер грамм да аерма юк. Үзеңнең сүзләр белән әйткәндә, син фанат икәнсең, башкалар да фанат булырга тиеш, дигән закон да юк!!!

№17 (779813) / 10.09.2011 18:02:24

Ольга, светский сайтта ислам турында язарга ярамый дигән закон бармы? Миңа Нурисламның язмалары ошый. Ошамаганнарны админ тыегыз дип язмый ,минем дә язганым юк. Күп кенә милләтчеләр милләт бетүдә урыслар гаепле ди. Уйлап карагыз кайсы авылда (шәһәрдә) мәчет манараларын урыс кискән? Юк! Манараларны куштан татарлар кискән. Монда да Ольга әйткән иде ислам турында тыярга дип, и тотындылар ийе,ийе тыярга кирәк дип. Оят түгелме? 

№16 (779803) / 10.09.2011 16:45:12

күсәк
Хәзер монда Нурисламның берничә комментарийы сөртелгән... 

№15 (779801) / 10.09.2011 16:40:16

Жаннарым, урынсызга берегезгэ берегез упкэлэшеп язмагыз.Кяфер дигэн суз ул аллага ышанмаучы-ул татар миллэтеннэн дэ урыс миллэтеннэн дэ hэм башка миллэттэн дэ булырга момкин. Кшенен кяферме юк микэнен бер ходай гына белэ.Безгэ эти энилэр шулай ойрэткэн иде.Каныкмаек бер-беребезгэ,э фикер алышыйк!

№14 (779798) / 10.09.2011 15:46:20

күсәк, син башта ОЛЬГАНЫН ничек озгэлэнеп ,куз яшьлэре бн язган жомлэсен укы,мин аны сочувствую.Аннан син нэтижэ ясарсын.Кая карама КЯФЕР дигэн сузлэр еш кузэтелэ,дорестэндэ артыгын кылана.

№13 (779796) / 10.09.2011 15:39:46

Туктагыз әле,Нурисламны орышырлык нәрсә бар соң монда?Рифма,хуплыйм,№7дә язганнарыңны дигән өченме?Мин бүтән язу күрмим.Бер кешегә берсе кисәтү язса,тотыналар дәррәү шул кешене чукырга.

№12 (779795) / 10.09.2011 15:27:04

чын татар, дорес эйтэсен ,артыгын кылана башлады Нурислам,доресен генэ эйткэндэ мин аны баштан ук яратып бетермэдем,кирэккэн жиргэдэ динне кыстыра кирэкмэгэн жиргэ дэ! Нурислам эфэнде сез кешене унижать итеп утырасыз,Ольгага торттереп язган кебек кабул ителэ сезнен язмалар,анын керэшен булуында ни гаебе бар? сез монда кемнэрнедер ачыктан -ачык КЯФЕР дип атыйсыз,э сез имеш МОСЕЛМАННАР! Алай ярамый ул,сез миллэт ара низаг чыгарасыз бу очракта.Сезнен хэрвакыт каяндыр копировать итеп алган язмалар ТУЙДЫРДЫ,хэзер аны халык укымый башлады,мат.ру га керучелэр коннэн кон сирэгэя башлады.Сез чын моселман икэн,узегез эчтэн генэ укып йорегез догаларыгызны,ни очен аны ботен инет челтэренэ чэчэргэ?Кешене кочлэп Исламга тартып утырмагыз,азагын уйлагыз!!!

№11 (779794) / 10.09.2011 15:26:10

Ольга
2-3 кеше (ә бәлки ике-өч никлы бер кешедер) бар Татар дигән сүз түгел әле. Закомплексованный кеше, шулай үз-үзен күрсәтергә, ниндидер дәрәҗәгә ия икәнен аңлатырга тырыша, шуңа күрә, андыйлар яныннан тыныч кына узып китәргә кирәк. Игтибар итсәң, сонгы вакытта, хәттә миңа атап язылган язмалары булса да, укып та, тагы да мөһимерәге, аларга җавап та язып тормыйм, сезгә дә шуны ук киңәш итәм...

№10 (779792) / 10.09.2011 15:15:41

Нурислам әфәнде!
Син чынлап та артык мавыгып китмәдеңие икән халыкны дин юлына өндәү белән.
Беләсеңме икән,сайлаулар алдыннан узенә конкурент партияләрне сайлаттырмас өчен шул партия агитаторлары кешедә негатив караш уятыр өчен квартираларга төнге 2 дә,3 тә кешеләрне как-кат йокыларыннан уятып "менә бу партияне сайлагыз",дип төн йокыларын өзеп аптыраткач кешеләр шул партияне ачудан сайламыйлар.
Монда да шуның кебегерәк килеп чыга,син һаман ислам-ислам дип кешеләрнең ачуларын гына китереп утырасың.Һәр нәрсәдә чама хисе булырга тиештер инде ул.Мәсәлән мин җаным-тәнем бн мөселман булсам да синең артыкка киткән агитацияңә мин игътибар да итми башладым.Хак юлга өндәп үзеңә савап эшлим дип уйласаң,моның киресе генә килеп чыкмагае.
Ачуланма дөресен язганга,әмма бөтен темаларга да динне тыгып бутама,бу кире реакция генә бирә. 

№9 (779789) / 10.09.2011 14:48:14

admin, бер генә соравыма җавап бирегез, зинһар: бу светский сайтмы, әллә, Ислам сайтымы? Кайсы битне ачып укыма, һәр кайда "Без мөселманнар", калганнар "кяфер", татарлар барсы да "мөселман"
Әгәр шулай икән, иң өскә "Бу мөселман сайты, керәшен һәм башка ТАТАРларга керү тыела" дип язып куегыз!!!

№8 (779782) / 10.09.2011 14:00:26

Рифма, хуплыйм! №7 дә язганнарыңны.

№7 (779741) / 10.09.2011 08:33:46

Страсбургта суд кайчан булыр әле, аңа кадә ата-аналар калган татар мәктәпләрен дә яптырып бетерәчәк(ата-аналар сүзе куштырнаклар эчендә түгел).

№6 (779706) / 09.09.2011 20:39:55

Нил Вәлинең зирәклегенә сокланырга, Ходайдан уңышлар теләргә, һәм алдында баш ияргә генә кала...

№4 (779700) / 09.09.2011 18:24:58

аида камалова турында нишләп хәбәрләр юк?

аңа конституцион судка мөрәҗәгать итәсе калгандыр бәлки диеп тә уйлаган идем әле мин бер көнне. ул верховный судка язган.

ә старсбург суды сайтында эзләп карадым - тапмадым, бер ничә ай элек. анда хәтле барып җитмәгән бугай ул.

конституцион судтан башка, депутатларга мөрәҗәгать итәргә була. законга үзгәреш кертү проекты ясасыннар.

конституцион суд эшләргә мөмкин, чөнки конституциядә барча халыклар тигез диелгән.

тагын бер мөһим фикер, мин аны бер тапкыр кайсыдыр сайтта аида камалова турындагы мәкаләгә комментта яздым инде: 1. егэ урысча булгач, мәктәптә егэ алдындагы бер-ике ел урысчалашырга мәҗбүр була. 2. урта мәктәп, югары уку йорты белән бала бакчасыннан аермалы буларак, мәҗбүри. 3. шулай булгач, татар баласы урысча укырга мәҗбүр ителә. бу мәҗбүри ассимиляләү була. мөгаен моның турында законы бардыр, бу кеше хокукларын бозудыр. 4. экзамен ул мәҗбүри түгел дигәндә җавап - бары бер бик күп кеше ул экзаменны урысча үтергә мәҗбүр була, чөнки ул экзаменны үтмәсә, аны алга таба укырга алмыйлар, ә алга таба укымаган кешене күп җирләргә эшкә алмыйлар, аны дәрәҗәсез, күп вакытта авыр, уңайсыз эштә эшләргә мәҗбүр итәләр, шактыеның акчасы да әз була. шулай булгач, һәр кеше бары бер ул экзаменны үтеп карай. 5. ләкин әйтергә мөмкиннәр - бер ел урыс телен өйрәнә ала, аннары бирә ала - белмим, аны армиягә алмыйлармы? алмасалар да, икенче елга алалар, ә экзаменны шул ук елны биргән кеше бары бер бер ел көтеп тагын биреп карый ала.

№3 (779699) / 09.09.2011 18:21:12

Белдердек!

№2 (779698) / 09.09.2011 17:56:19

Нил Вәлигә теләктәшлек белдерик!!!!!

№1 (779687) / 09.09.2011 15:42:45

хм, бу хәл турында белмәйчә мин дә шушыңа бик охшаш юлда көрәштем, быел җәй башыннан алып : http://vk.com/kukmara_1nci_maktabi .

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом