|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2011 Мәгариф
Сау бул, кәгазь һәм каләм?!Кәгазь китаплар заманы артта калырга охшаган. Телефон йә компьютер аша әсәрләр уку яшьләр арасында гадәти күренеш булып санала инде. Казанның өч мәктәбендә исә дәреслекләрне дә электрон вариантка күчергәннәр. Ә американнар тагын да ераграк киткән. Быелгы уку елыннан башлап Казанның 1 нче һәм 7 нче гимназияләре, шулай ук КДУ каршындагы Н.Лобачевский исемендәге лицейда электрон дәреслекләр буенча укырга керешкәннәр. Августта узган укытучылар киңәшмәсендә башкала мэры Илсур Метшин директорларга укучыларның букчаларын авырайтмаска дигән гозер белән мөрҗәгать иткән иде. Өстәвенә, санитар нормалар буенча, башлангыч сыйныф укучыларының авырлыгы 1,5-2 килодан артмаска тиеш. Чыгарылыш сыйныфындагы балага да күп дигәндә 4 килолы сумка күтәрергә рөхсәт ителгән. Электрон дәреслекләр әлеге кагыйдәләрне үтәргә ярдәм итә, ди белгечләр.
Әлеге “ноу-хау” Татарстан мәктәпләре өчен ят нәрсә түгел анысы. Кайбер фәннәр буенча электрон дәреслекләр күптән кулланыла инде. Дөрес, безгә чит ил тәҗрибәсенә кадәр ерак әле. Американың Индиана штатында каләм белән кәгазьгә язуга өйрәтүдән гомумән баш тарканнар. Әлеге реформа 2006 елда ук башланган. Язуның мәктәптән читләшүен күреп, әлеге фәнне 3 нче сыйныфтан гына укыту ягын караганнар. Бер уку елы эчендә хәрефләрне яхшы гына язарга өйрәнеп, 5 нче сыйныф ахырында бала текстлар язу югарылыгына күтәрәлергә тиеш булган. Хәзер исә каләм-кәгазь иҗаты бөтенләй кирәксез, дип табылган. Белеме булмаган әбиләребез кул кую урынына документларга төрле тамгалар сызган. Шул заманаларга кайтабыз түгелме?
|
Иң күп укылган
|