|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2011 Экология
Бар чагында бүредәй, яки Су да чутсыз булалмыйНефть дибез. Төп валюта доллар чутланса да, җир мае аннан да дәрәҗәлерәк валюта түгел микән әле? Сыек валюта. Егерменче гасырдагы иң төп чимал, иң беренче мохтаҗлык, иң беренче кайгы. Илләр арасындагы тарткалашлар да, интригалар да, хәтта сугышлар да шуның аркасында. Ә бит юкка. Бераздан сыек валюта алышынырга да мөмкин. Җирдә олы тизлек белән чиста су запаслары кими. Нәрсә соң ул нефть? Ансыз кешелек ничә мең еллар яшәгән. Үлмәгән. Ә менә сусыз күпме яшәп булыр икән?
Былтыр бакчада сусыз калдык. Бер без генә дә түгел. Яңгырлар булмагач, грунт сулары бик түбәнгә төшеп киткән. Җиргә кагылган торбадан су башта яртылаш һава белән күбекләнеп килде-килде дә, берзаман бөтенләй бетте. Инде нишлисең, мир белән килгән бәла булгач, саргаеп бөрешкән кыяр яфракларына карап уфтандык та язмыш белән килештек. Имеш, Мексика култыгында нефть күпләп түгелү аркасында теге Гольфстрим дигән агым туктый язган, корылык шуның аркасында икән дип укыдык. Тагы шул нефть!
Быелгы җәй, Аллага шөкер, яңгырлы да, җылы да булды. Тик менә киләсе елга тагын начар фаразлар килеп иреште. Имеш, былтыргы корылык кабатланачак. Анысы нилектән булачак тагы? Димәк, агымда гына түгел хикмәт. Бик ешка китә түгелме соң әле бу начар тенденция. Ахыры хәерле булырмы?
Су. Җирдәге иң төп сыеклык. Бар тереклек шуннан яралган. Су булмаса, тормыш та, тереклек тә юкка чыгачак. Су кимү, корылык килү үзе бер олы проблема (техноген проблема икәнен дә искәртик) булса, аның, ягъни мәсәлән, шул сыеклыкның сыйфаты мәсьәләсе дә күп урыннарда шактый кискен тора бит әле. Монысы да үзеннән-үзе түгел, ә шулай ук кеше эшчәнлеге аркасында.
Шәһәребез турында: Лениногорск республикада бердәнбер саф чишмә суы эчүче кала дип мактангалыйбыз. Әйе, су чишмәләрдән хлорсыз-нисез, чип-чиста булып килә, тәмле дә төсле үзе. Әмма... Бакчадан якын гына урында тозлы тәме аермачык сизелгән чишмә челтерәп агып ята. Анысы ярый, шәһәргә алынмый. Тик менә җәйге ялын Чистай якларында үткәргән танышым, краннарыбыздан агучы су барыбер тозлырак, ди. Туган ягына кайтып, андагы чишмәләрнең тәмен татып кире килгәч, берничә көн эчә алмый йөрдем үзебезнең суны, дип сөйләде. Ә андагысы, әйтүе буенча, эчеп туйгысыз икән. Чөнки тирә-якта бер генә завод, җитештерү, химия ише нәрсә дә юк, ди.
Бәлки килешергә дә буладыр мондый бәя, ягъни мактанычыбыз булган суыбызның сыйфаты бик үк мактанырлык булмау белән. Республикабызның көньяк-көнчыгышында инде менә ничә дистә еллар буе нефть пластларына миллионнарча тонна су кудырыла. Аннан шул су җир мае белән бергә суыртылып кире алына. Ике төрле сыеклыкны бер-берсеннән аерып алгач, җир мае өстә калдырылса, су, җитмәгәндә өстәлеп, тагын да аска куыла. Беркая да китә алмыйсың, җир мае чыгару технологиясе шундый. Тик саклану чаралары күрелүгә дә карамастан, куганда һәм суыртканда технологик сыеклык барыбер эләгә күрәсең чишмәләргә. Җир асты үтә күренмәле түгел бит, каян барысын да карап, томалап бетерәсең?..
Безнең тарафларда су, сыйфаты нинди генә булуга карамастан (аны барыбер критик чиктә дип әйтеп булмый әлегә), бар әле. Үткән елны исәпкә алмый торганда, әлбәттә. Моңарчы эчәргә дә, җир астына куарга да җитеп килде суыбыз. Ә эчәргә яраклы су запаслары бар тарафларда да кимеп бара бит. Бу турыда язып та, сөйләп тә торалар, хәтта чаң да каккалыйлар...
Армия хезмәтем Балхаш дигән олы күлнең яры буенда үтте. Ике йөз чакрымга сузылган олы күл тар бугаз белән урталай диярлек икегә бүленгән. Кечерәк ягы тозлы, ә хәрби частьлар урнашкан зуррак өлеше Кытай ягыннан Илә дигән елга коеп торганлыктан – төче. Тик биредә иң гаҗәбе шул иде – күл күзгә күренеп елның-елына дигәндәй саегып торды. Былтыр син өстенә утырып кармак ыргыткан олы таш икенче елны инде ярда, ком өстендә. Өченче елны таштан суга, гомумән, ике метр ара. Моны Кытай ягында ниндидер олы предприятие төзелеп, су олы күләмдә технология өчен кулланылу белән аңлаталар иде. Завод салган саен Балхаш чаклы күл кибә барса, үзебез утырган ботакны кисүче маймыллар булмыйбызмы? Һәрхәлдә кешеләр түгел инде. Арал дигән, заманында диңгез чутланган олы күлдә булганым булмады. Анда инде тозлы ерганаклар гына калган дип язалар.
Әле тагын шундый хәлләр дә була. Шәһәребезнең бер бакчачылык ширкәтендә һәр участокта диярлек су скважиналары бораулап су чыгара башлагач, якындагы кечкенә инеш бөтенләй кипкән иде. Ярый, соңыннан суны башка урыннан торба белән бирә башладылар. Урманнарны кисү дә гидрорежимны, су саклауны кискен үзгәртә икән...
Шәһәребездә металлургия заводы төзелеше башланып килә. Халыкның актив өлеше инде менә ике еллап кара кайгыда. Митинглар да булды. Хакимият кечкенә чигенеш ясады анысы – заводны шәһәрдән бераз читтәрәк төзиячәкләр. Халыкның курыкканы шул – андый заводлар, беренчедән, суны иң күп кулланучылар һәм иң нык пычратучылар исемлегендә булса, икенчедән, биредәге чагыштырмача саф һавадан да бер нәрсә калмаска мөмкин. Магнитогорск каласыннан килүче белгечләр үзләре үк: “кышын кар бездә бер атнаны яшел булса, икенче атнаны – сары”, – дип сөйлиләп торалар. Безнекеләр баш кага-кага төзелешкә ризалык бирә. Нефть регионына металлургия кертү, миңа калса, биредәге су запасларына, аның чисталыгына да, башкасына да йөкне ике тапкыр арттыру дигән сүз.
Без, кешеләр, шундый кавем инде, бар чакта әйбернең кадерен белмибез. Югалткач ах-вах киләбез. Әллә күпме чыгымнарга бара-бара элекке халәтне кайтарырга тырышабыз. Көймәбез тәмам комга терәлгәч героизмга бару да, түккән акча да, башкасы да ярдәм итмәскә мөмкин икәнен аңлап бетермибез.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|