|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2011 Спорт
Марат Әхмәтов: Татар көрәшен саклаячакбыз!“Батырлар бәйгесе” көрәш ярышында республиканың татар милли спорт көрәше федерациясе җитәкчесе (ә күптән түгел генә аңа билбаулы көрәш федерациясе дә йөкләнде) Марат Готыф улы Әхмәтов белән сөйләшеп алдык. - Марат Готович, әлеге бәйгене ничегрәк бәяләр идегез?
- Көрәш миңа бик тә ошады. Чыннан да, бүген әлеге ярыш сәнгать һәм спорт бәйрәменә әверелде. Көрәшчеләрне әйбәт яки начар дип бәяли алмыйм, чөнки барысы да бик көчлеләр, титуллы ярышларда беренче-икенче урыннарны яулаган батырлар. Һәр үлчәү авырлыгында берничә көрәшчене дә бил алыштырып булып иде, әмма бу очракта бәйге озакка сузылачак, тамашачыны да көне буе утыртып булмый бит. Барлык спорт төрләрендәге кебек, биредә дә очраклы көрәшче юк. Табигый талантың белән генә, каядыр эшләгән хезмәт урыныңнан кузгалып килеп кенә биредә җиңеп булмый. Татар көрәше соңгы елларда үзенең һөнәри осталыгы ягыннан, техник яктан, тамашачыга күрсәтерлеге ягынна зур үзгәрешләр кичерә. Шуңа исәпләп үзебезнең көрәш кагыйдәләрен дә үзгәртергә тырышабыз, көрәш ул хәрәкәтчән, кызык булырга тиеш. Аның киләчәк язмышын тамашачыга кызык булуы билгелиячәк тә. Күреп торасыз, мондый турнирлар да кирәк икән. Ел саен бәлки күбрәк тә булыр иде, шуңа да бу бәйгене өч елга бер тапкыр уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.
- Күптән түгел Президент кушуы буенча билбаулы көрәш федерациясен дә җитәкли башладыгыз...
- Әле безнең оештыру эшләре генә бара, шуңа да ниндидер нәтиҗәләр ясый алмыйм әле. Президент үз фәрманын җиткергәч, мин ике көрәшне бергә алып барырга ризалаштым, алар тамырдаш көрәшләр. Билбау крөәшенең Универсиадада нинди урын тотачагын аңлаган хәлдә, мин аны татарча көрәш федерациясен җитәкләгәнчә алып барырга тырышачакмын. Иң беренче эш итеп эшче төркем оештырдык (аның белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җитәкчелек итә) һәм һәр ике төр буенча махсус программа төзедек. Программаны Президентка тәкъдим иттек һәм хуплау таптык. Бу эш бит әле билгеле бер финанс чыгымнар да таләп итәчәк. Махсус тренерлар, секцияләр булдырырга җыенабыз, ярышлар да даими оештырылыр дип уйлыйм.
- Ике федерация, ике көрәш... Татарча көрәш һәм билбаулы көрәшләрне бергә алып бару беренчесенең милли дигән төшенчәсенә зыян китермәсме?
- Бик нечкә мәсьәлә бу һәм проблеманы бик дөрес күтәрдегез. Кайберәүләр тарафыннан ике көрәш федерациясен берләштерергәме әллә? дигән фикерләр туган вакытта да, мин кырт кисеп әйттем: безнең бәһабез өч тиен, әгәр дә без татар көрәшен җайлап кына билбау белән кушсак. Безнең татар көрәше – ул аерым, милли спорт төре. Аны бернәрсә белән дә чагыштырырга ярамый, аны нәрсә беләндер кушарга теләүләенә күңелем белән дә, фигылем белән дә, гамәлем белән дә каршы киләчәкмен. Татар көрәшен саклаячакбыз. Һәрхәлдә, мин бу федерацияне җитәкләгән вакытта татар көрәше мөстәкыйль, матур, киләчәкле һәм өметле көрәш төре булып калачак.
- Көрәшчеләргә, көрәш сөючеләргә яңа сезон алдыннан теләкләрегез дә бардыр?
- Республикада миллионнан артык татар яши икән, көрәш татар каны булган һә кешенең күңелен яуларга тиеш дип саныйм. Көрәш – ул безнең тормышыбыз, ул безнең тарихыбыз, традициябез, ул безнең яшәү рәвешебез. “Батырлар бәйгесе” кебек чаралар белән милләтебезгә, тарихыбызга хөрмәт күрсәтәбез. Шуның белән бергә тормышта көрәшеп яшәргә өйрәнәбез. Безнең статистика буенча татарча көрәш белән 30 меңләп егет шөгыльләнә. Шуның кадәр үк хоккей белән дә шөгыльләнәләр. Әмма бу аз әле. Мин һәр кеше профессиональ көрәшче булсын димим. Көрәшебезгә битарафлар гына булмасын иде. Һәр яшь малай кечкенә чагында көрәш белән шугыльләнергә тиеш дип саныйм, бу аның характерын тәрбияләчәк, олы тормышка, сынауларга әзерлиячәк...
Радик САБИРОВ |
Иң күп укылган
|