поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2011 Медицина

Дару урынына акбур

Кем әйтмешли, эч китсә дә, эч кипсә дә, дару кирәк. Әле бер көн үземә дә шундый кызык хәлдә калгач, даруханәгә чабарга туры килде. (Безнең Фучик урамында алар хәзер адым саен.) Янәсе, бәләкәй генә дару төймәсен йотам да, эше бетте, кодагый, мәсьәлә хәл ителә. Ителде ди менә, тот капчыгыңны, берне түгел, икене йоттым, файдасыз!

Бәлки, монда «әптек» сатучысы миңа мактый-мактый тәкъдим иткән «Сенаде» дигән препаратның гаебе дә юктыр, тик шикләндерә бит, шайтан алгыры. Ә шикләнү өчен мисал җитәрлек. Кайбер экспертларның сүзләренә караганда, бүген Россиядә безгә сатыла торган даруларның өчтән бере ялган! Хәер, аларның күләмен төгәл белүче дә юк. Ник дигәндә, табыш китерү буенча ул инде наркотикларны да узып китте. Һәм бу кара кәсеп белән шөгыльләнүчеләр көннән-көн арта гына. Ә нәрсә, моның өчен артык баш ватасы юк, гап-гади акбурдан даруга охшаган төймәләр ясыйсың да ялтыравыклы матур капларга салып сатасың. Әле тышына аның гаҗәеп файдасы турында да язсаң, халык кырылып алачак. Тик менә ул даруның чынлыкта ни булуын күпләр инде ачыклап өлгермәскә дә бик мөмкин.

 

Социологик сораштырулардан күренгәнчә, Россия халкының 60-80 проценты, гомумән, даруларга ышанычын югалткан. Андый кеше хәзер үзенә үзе табиб. Өстәвенә аларга телевизор экраннары аша киңәш бирүчеләре дә җитәрлек. Медицина темасына тапшыруларның җаның кайсын тели – шунысын карыйсың да авыруыңа шунда ук диагноз куясың. Әйтик, эчең «быгырдый» икән, димәк, синдә дисбактериоз. Йөткерсәң дә, төчкерсәң дә, реклама шунда ук нинди дару эчәргә киңәшен бирә. Сатучы тәкъдим иткән «Сенаде» даруын мин дә шул рекламага кызыгып алган идем инде, гәрчә рекламаның иң матур ялган икәнлегенә күптән инанган булсам да.

 

Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә Федераль күзәтчелек идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова сүзләренә караганда, бүген бездәге барлык ялган даруларны ачыклау мөмкин түгел. Чөнки бу хәзер гаять киң масштаб алган. Күп очракта ул рәсми җитештерү тармагын да узып китә. Мәсәлән, узган ел дару базарында мониторинг үткәрү ярдәмендә 37 төрдә ялган дару барлыгы ачыкланган. Ләкин бу, Любовь Шәйхетдинова фикеренчә, айсбергның су өстендәге өлеше генә. Ә аның астагы күренми торган өлешен хәтта күз алдына да китереп булмый. Тикшерү эшен киңрәк җәелдерү исә шактый катлаулы. Беренчедән, күзәтчелек хезмәткәрләре, лабораториядә тикшерү өчен, гадәттә, арзанрак һәм гади даруларны гына алырга тырышалар. Чөнки кыйммәтлеләре кесәгә суга. Нәтиҗәдә ялган даруларның күпчелеге игътибардан читтә кала. Икенчедән, аларны ясаучылар гаять оста. Инде, әйткәнемчә, кайчак рәсми җитештерүчеләрне дә уздырып җибәрәләр. Дару исемнәрен дә бик тиз үзгәртәләр.

 

Соңгы елларда Татарстанда, ялган дарулардан тыш, срогы чыккан, дөрес сакланмаган яки химик составы үзгәртелгәннәре дә еш ачыклана. Алар арасында «Ципролет», «Трихопол», «Химетрипсин», «Но-шпа» һәм «Альбумин» препаратларын очратырга була.

 

Ялган даруларга килсәк, алар берничә төргә бүленә. Мәсәлән, «буш дарулар» – андыйларда дару нигезе юк. Аларны кешегә турыдан-туры зыяны да булмаска мөмкин. Әйтик, акбурдан ясалганнары. Акбур йотканнан кеше үлми ич. Ләкин әгәр дә син йөрәк өянәге вакытында аны чын дару дип эчсәң, моның нәтиҗәсен күз алдына китерүе, әлбәттә, читен түгел.

 

Икенче төр ялган дарулар – «имитаторлар». Аларында дару нигезе бар. Әмма иң арзаны һәм аз нәтиҗә бирә торганнары гына. Аларның дәвалау үзенчәлеге гаять түбән. (Мин кулланган «Сенаде» даруы да әлеге төргә кермиме икән дигән шик бар.)

 

Ялган даруларның өченче төре – «үзгәртелгән дарулар». Боларында дару матдәләре очрый. Һәм алар нәкъ чын үрнәгендәгечә. Ләкин дәвалау микъдары төгәл түгел: йә ул түбән, йә артык югары була. Мондый даруны куллану куркыныч. Аеруча дозировкасы югары булганда.

 

Тагын бер төр ялган дару – «копия». Бусы чын даруга тулысынча охшаган. Ләкин составындагы матдәләрнең каян алынганлыгы билгесез. Әлбәттә, бу очракта аның зыянсыз түгеллегенә гарантия бирү кыен.

 

Хәер, ялган даруларны бездә генә түгел, бөтен илләрдә дә ясыйлар анысы. Мәсәлән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньядагы даруларның якынча 8-10 проценты ялган. Нигериядә исә бу сан 60 процентка җитә.

 

Шунысын әйтергә кирәк: ялган дару иртәме-соңмы үзенең корбанын таба. Ул китергән иң коточкыч нәтиҗә Филлипин утрауларында күзәтелгән иде. Анда ялган дарудан берьюлы йөзләгән кеше үлде. Мондый хәл Германиядә дә булды. Анда күпләр ябыктыра торган дару эчеп дөньядан китте. Кытайда исә байтак кына кешенең гомерен шикәр авыруына каршы торучы дару өзде. Әлбәттә, Россия дә бу исемлектә читтә калмый. Бездә «Милдронат» дигән дару ике кешенең үлеменә сәбәпче була, 21 кешенең исә сәламәтлегенә зур зыян килә.

 

Россиядә бүген аеруча киң таралган ялган дарулар – «Предуктал», «Эссенциале», «Кортексин», «Максипам», «Циклоферон», «Кавинтон», «Кларитин», «Мильгама», «Гемодез», «Фортум», «Мезим» һәм инде шактый зур шау-шу кузгатырга өлгергән «Милдронат». Ялган дару ясаучылар һәр өч очракның икесендә, үзләренә табыш алу өчен, чит илдә җитештерелгән дару исемнәрен кулланалар. Ә табыш, әйткәнемчә, аз түгел. Мәсәлән, Мәскәүдә Дмитрий Филлипович дигән 30 яшьлек мошенник, Беларусь гражданины шул рәвешле бер ел эчендә генә дә 1 млрд (!) сумлык дару сатып өлгергән.


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»