поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.09.2011 Мәгариф

Камышлы мәктәпләрендә татар теле бетмәячәк

“Бердәмлек”нең үткән санында без август урталарында Самараның опера һәм балет театры бинасында өлкәбезнең 800гә якын укытучылары һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашында традицион август конференциясе, башкача итеп әйткәндә, яңа уку елы башланыр алдыннан зур педсовет утырышы үткәрелүе һәм анда нәрсәләр сөйләнүе турында язган идек инде.

Анда өлкәбезнең мәгариф тормышында ирешкән уңышлары һәм аның әйдәп баручы төбәк булуы билгеләп үтелү белән беррәттән хәбәрчебез конференциядә милли телләрне укыту проблемасының искә алынмыйча читтә калуы турында да борчылып язган иде. Бу хакта Адыгея Республикасында уздырылган шушындый ук август конференциясендә катнашкан Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның да искә алуы шушы проблеманың барлыгын күрсәтә түгелме?

 

“Бердәмлек”нең өлкәбезнең төньяк районнары буенча үз хәбәрчесе милләттәшләребез күпләп яшәгән Камышлы районында укучыларга татар телен өйрәтү мәсьәләсенең ничек куелуы белән кызыксынып, Төньяк-көнчыгыш мәгариф округының Камышлы бүлеге җитәкчесе Илдар Шәфигулла улы РӘХМӘТУЛЛИН белән очрашып сөйләште.

 

- Илдар Шәфигуллович, әйтегез әле, өлкә педконференциясендә башлыча нинди мәсьәләләр турында сүз барды?

 

- Конференциядә үткән уку елында башкарылган эш-гамәлләр һәм киләсе елда ниләр эшләнәчәге турында зур сөйләшү булды. Эш нәтиҗәләренә килгәндә, үткән уку елында бик күп эшләр башкарылган. Ә 2011- 2012 уку елларыннан башлап өлкәбездә гомуми белем бирү үзәкләрендә яңа Федераль дәүләт стандартлары кертеләчәк. Үткән уку елы барышында тәҗрибә буларак, аларны беренче сыйныфта кулланып караган да идек инде.

 

Яңа уку елында Камышлы районында беренче сыйныфта укучы балалар яңа стандартлар буенча белем алуны дәвам итәчәкләр, киләчәктә ул әкренләп югары сыйныфларга да күчә барачак. Бу хәл 2020 елга кадәр, аларның 11сыйныфта укуларына кадәр, дәвам итәчәк.

 

Тагын шуны билгеләп үтәсем килә: бу программалар татар теле укытылучы һәм татар теле укытылмаучы мәктәпләр өчен дә каралган. Әлегә кадәр татар теле дәресләре бездә һәрвакыт фән буларак укытылып килде. Бу моннан соң да шулай булырга тиеш. Без биредә махсус әзерләнгән программа кулланачакбыз. Ә укыту планнары федераль стандартлар кысасында кабул ителә. Нәтиҗәдә, мондый эшләрне алып бару, тикшеренүләр, гомуми фикерләр - болар барысы да мәгариф системасында яңа закон кабул ителүгә бәйле.

 

Икенче мәсьәлә - әлегә кадәр мәктәпләр муниципалитетлар, фән һәм мәгариф министрлыгы карамагында булсалар, хәзер алар дәүләт карамагына күчәчәк.Чөнки Федераль канун буенча берьюлы ике оештыручы була алмый, ул бары бер генә булырга тиеш. Әйтергә кирәк: киләчәктә мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәктәп-интернатларны, спорт мәктәпләрен –барысын да дәүләт үз тәэминлегенә алачак.

 

- Киләчәктә укытучыларның хезмәт хаклары күтәрелергә, аларның барысы да ноутбук белән тәэмин ителергә тиеш, дигән карар тормышка ашырылыр, дип уйлыйсызмы?

 

- Әйе. Самара өлкәсенең фән һәм мәгариф министрлыгы кабул иткән карар буенча баштан белем бирү үзәкләрендә, аннан соң балалар бакчаларында, мәктәп-интернатларда хезмәт итүче укытучыларның хезмәт хаклары 30 процентка артачак. Билгеле, бу аларның профессиональ эшчәнлекләренә карап исәпләнәчәк. Ә һәр укытучыга биреләчәк ноутбуклар аларның хезмәтен күпкә җиңеләйтер, дип уйлыйм. Иң элек югары категорияле укытучылар, аннан соң калганнары да ноутбуклы булачаклар. Озакламый мәктәпләрдә өр-яңа компьютерлар да барлыкка киләчәк.

 

- Кечкенә авыллардагы мәктәпләргә бетү куркынычы янамыймы?

 

- Юк. Ул мәктәпләр белем бирү үзәгенең филиаллары булачак. Бүгенге көндә аз комплектлы мәктәп безнең Байтуган авылында гына калып бара инде. Ул әле дә урта гомуми белем бирү үзәге дип атала һәм һаман элеккечә эшли бирә.

 

Калган авылларда да 1-4 сыйныфка кадәр башлангыч мәктәпләр әле дә бар. Иске Усман авылы мәктәбендә 5,6,7,8,9 нчы сыйныфларда барлыгы ун укучы гына калгач, әти-әниләр үзләре теләп, гариза яздылар һәм хәзер балаларын автобуска утыртып, көн саен Яңа Усман мәктәбенә укырга йөртәләр. Без үзебез дә, авыл саен мәктәп булса, яхшы икәнлеген аңлыйбыз. Ә сыйныфта ике укучы гына калгач, алар үзләре үк: үзара ярышып укымагач, укырга кызык түгел, диләр. Балаларга шау-гөр килеп торган зур мәктәптә уку күбрәк ошый төшә.

 

- Мәктәп бетсә, авыл да бетәчәк бит. Шулай булгач, ни хәл итәргә икән соң?

 

- Ярый. Хәзер бер мисал китереп үтәм: безнең районда Неклюдово дигән кечкенә генә авылда ике катлы, зур спорт залы булган, 108 укучыга исәпләнгән мәктәп бинасы бар. Без аны яшәтү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә кулланабыз, югары белемле укытучылар да җитәрлек. Тик нишлисең, авылда эш юк, балалар тумый, мәктәптә хәзер барлыгы дүрт укучы гына укый. Андый уку йортын ничек саклап калып булыр икән? Чулпан авылында да шундый ук хәл.

 

Шулай булгач, уйлап карыйк әле, тизрәк мәктәп бетәме, әллә авылмы? Минемчә, биредә авылны яшәтү турында күбрәк уйларга кирәктер.

 

- Илдар Шәфигуллович, зур белем бирү үзәкләрендә милли телләрне укыту мөмкинлеге бармы? Татар теленә уку программасында ничә сәгать бирелә?

 

- Мин биредә 1991 елдан бирле хезмәт итәм инде. Шушы вазифага керешкәндә, чуваш авылларында үз телләре укытылмый иде. Мин үзем аларга ана телләрендәге китапларны махсус эзләп табып, чуваш телен фән буларак укытуны таләп иттем. Хәзер районыбызның чуваш балалары төрле олимпиадаларда, спартакиадаларда катнашып, призлы урыннар алуга ирешәләр.

 

Ә татар теленә килгәндә, алдан әйтеп үткәнемчә, ул беренче сыйныфта әле дә тәҗрибә рәвешендә өч сәгать, калган сыйныфларда элеккечә, ике-сәгатьнең берсендә татар теле, икенчесендә әдәбият укытыла. Мәктәпләрдә бөтен чаралар да гадәттә саф татар телендә үтә.

 

Самара өлкәсендә үткәрелгән татар теле буенча олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулаган укучыларыбыз мәркәзебез Казанга да барып, анда яхшы күрсәткечләргә ирештеләр һәм бүләкләр дә алып кайттылар.

 

Тагын шуны да әйтеп үтәсем килә: укучыларыбыз Казанга сәламәтләндерү лагерена да бардылар. Аларга анда үзара аралашу, ана телен ныгытып өйрәнү, ял итү мөмкинлеге бар.

 

- Сез Самара өлкәсендә күп еллар эшләп килгән татар ”Туган тел”, “Дуслык” җәмгыятьләре, татар милли-мәдәни автономиясе белән нинди элемтәдә яшисез, бергәләп нинди эшләр башкарасыз? Алар сезгә булышамы, сез аларга булышасызмы?

 

- Әйе. Алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Без өлкә сабантуйларында, милли олимпиадаларда, фестивальләрдә катнашабыз. Үзебездә - Камышлыда “Ел укытучысы”дип аталган чара уздырганда, татар теле укытучыларыбыз, мәсәлән Тамара Хисмәтова, Фидания Нуретдинова һәм башкалар, гел призлы урыннарга лаек булалар.

 

- Мәктәпләрдә татарча уку өчен китаплар, дәреслекләр җитәрлекме соң?

 

- Дөрес, бу яктан берникадәр проблема бар. Кайсыбер китапларны, дәреслекләрне яңартып аласы иде. Элек бу мәсьәләне өлкә һәм Татарстан мәгариф министрлыклары кайгырта иде.Ә хәзер без Татарстанның күрше Чирмешән районы белән аралашып яшибез, алар белән бергәләшеп төрле семинарлар үткәрәбез, күршеләр безгә еш кына татар телендә нәшер ителгән яңа китапларны, дәреслекләрне бүләк итеп биргәлиләр.

 

- Яңа мәгариф системасы белән килешәсезме?

 

- Әлбәттә. Бераз кыенгарак туры килсә дә, мин моның белән тулысынча килешәм.Әгәр дә яңалыклар,үзгәрешләр булмаса, мәктәптә укырга һәм укытырга кызык та булмас, заманнан да артта калыр идек. Әйтик, Бердәм Дәүләт Имтиханына (БДИга) килгәндә үзем, әти кеше буларак, шуны әйтер идем:ул укучыларга тагын да тырышып уку, имтиханнарны уңышлы тәмамлагач, бер мәшәкатьсез югары уку йортына укырга керү мөмкинлеге бирә.

 

- Ә мәктәпләрне оптимальләштерү нинди нәтиҗәләргә китерде?

 

- Гомуми белем бирү үзәкләрендә укучылар саны артты, районда барлыгы ике башлангыч, дүрт урта, биш филиал-мәктәп эшли. Һәм әйтергә кирәк, биредә югары дәрәҗәле укытучылар хезмәт иткәнгә, укучыларыбыз да белемле.

 

Безгә быел мәктәпләрне ремонтлау өчен өлкә һәм муниципалитет бюджетыннан 3 миллион ярым сум акча бүлеп бирелде. Уку елы башланганчы бөтен ремонт эшләрен үз вакытында төгәлләдек.

 

 Мин Илдар Шәфигуллович Рәхмәтуллин белән булган әңгәмәдән соң аңа рәхмәт әйтеп, саубуллашып чыгып киткәч, беррәттән Камышлы муниципаль районы администрациясе башлыгы Рафаэль Камил улы БАҺАВЕТДИНОВ белән дә аралашып, аның өлкә педагоглар конференциясендә алган уй-тәэсирләре белән уртаклашырга булдым.

 

- Конференциядә өлкә губернаторы Владимир Владимирович Артяков, өлкә хөкүмәтенең фән һәм мәгариф министры урынбасары, мәктәпләр җирле үзидарәләр җитәкчеләре, күп укытучылар катнашында шушы мәсьәлә буенча зур сөйләшү булды. Анда Самара төбәгенең мәгариф өлкәсендә туктаусыз алга баруы, мәктәпләрнең заман технологияләренә бай, проблемалары күп булуга карамастан, алгы сызыкта, гел эзләнүдә булулары, укытучыларыбызның тырышып хезмәт итүләре турында рәхмәт сүзләре ишетергә туры килде, - дип сөйләп китте ул.

- Без үзебезнең районда да бергәләп киңәшкәннән соң, белем бирү үзәкләрен, балалар бакчаларын, мәктәп-интернатларны финанслауны тулысынча дәүләт карамагына күчерергә, укытучыларның хезмәт хакларын күтәрергә булдык. Ә шулай да, муниципалитет та бөтенләй читтә калмаячак. Без белем бирүнең сыйфаты заман технологияләренә туры килүе өчен тулысынча җавап бирәчәкбез.

 

Мин биредә район җитәкчесе булып эшләгән дәвердә Камышлы районы “уянып” китте кебек. 2009 елда өлкәбезнең муниципаль районнар арасында иң түбәнгә тәгәрәгән булсак, хәзер халык белән бергә тырышып эшләү нәтиҗәсендә социаль-экономик үсеш буенча өлкәдә 13нче урынны билибез. Проблемалар күп булса да, милли проектлар нигезендә шактый гына эшләр башкардык инде. Район үзәгендәге зур укыту комплексыбызның төзү эшләрен тәмамлар өчен, өлкә бюджетыннан быел зур күләмдә акча бүлеп бирелде. Биредә мәктәп тә, һөнәр училищесы да булачак. Заман таләпләренә туры китереп төзелгән бинада спорт залы да, футбол кыры да, бассейн да каралган.Бина тулысынча 2013 елда төзелеп бетеп, сафка басачак, дип өметләнәбез.

 

Дөресен әйткәндә, биредә күп кеше эш урыны белән тәэмин ителәчәк. Безнең районыбызга яшь эшче кадрлар бик күп кирәк әле. Күптән түгел безгә үз мәктәбебездә укыган, югары белем алып кайткан ике төр һөнәр иясе эшкә урнашты. Әлбәттә, бу безнең өчен зур шатлык. Киләчәктә безгә табиблар да, инженерлар да, укытучылар да һәм башка һөнәр ияләре бик кирәк булачак. Без аларны үзебездә көтеп калабыз. Әкрен генә булса да яшь белгечләрне торак йортлар белән дә тәэмин итәргә тырышачакбыз. Менә шул чагында Камышлыда матур тормыш дәвам итәр, ул яшел гүзәллеккә төренеп утырыр, биредә сабыйлар туар, тормыш җайланыр, мәктәпләребез дә ябылмас, барысы да тулы көченә эшләвен дәвам итәр, дип өметләнеп калабыз.

 

Камышлы районы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 36 | 03.09.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»