поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.09.2011 Җәмгыять

«Мин тыштан – песи, эчтән – арыслан»

Иңсәләре басылган, күзләрендә тормыш ачысы иде аның. «Әнине җирләп килдем бит әле, – диде Ләбиб абый. – Теге дәвасы табылмас чир алып китте. Гыйнвардан бирле миндә – Казанда яшәгән иде. Китәсен белдек, авырая башлагач, авылга – Олыймәнгә алып кайтып киттем. Авылдашлары, торган-яшәгән җире белән хушлашып китәргә тиеш кеше. Үз кулымда үлде – учымны кысып тотты да җибәрми. Әни, йоклыйсыңмы әллә, диюемә, инде китеп тә барган. Казанга: «Бөтен ышаныч синдә», – дип килгән иде, менә шул үкенеч калды күңелдә».

Лимон, Лемон, Ленарис...

 

Актанышта инде, Актанышта – бездә кушалар инде исемнәрнең кәттәләрен. Заман яңа технологияләр уйлап җитешә алмый – бездә инде аны шундук кулланышка кертәләр. Ләбиб абыйлар чорында андый алгарышларның иң кызган чагы булмадымы икән әле? Ләбиб абыйның да метрика кәгазендә «Леронов Лемон Лерон улы» дип язылган. Әнисе Ленарис исеме кушарга җыенып йөргәндә, үзе дә колакка кайтыш исем йөрткән әтисе Лемон дип яздыртып кайткан шул. Шәргыя апа улының «Лимон» булуына бик үртәлгән дә соң...

 

– Әнигә бәйле истәлекләр бик күп инде ул, – ди Ләбиб абый, әңгәмәне әнисенә бәйләп. – Әниләр өендә Эльмира Шәрифуллина, Рөстәм Мингалим, Зиннур Хөснияр, Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй һәм Фәйрүзә Мөслимоваларның булганы бар – менә кемнән күчкән икән сиңа юмор, диде һәркайсы. Әни һәр ике җөмләсенең берсен йә әйтем, йә мәзәк белән бәйләп куя иде. Аннан язып алынганнарга корылган «Шәргыя мәзәкләре» дигән дәфтәр дә бар бит минем.

 

– Балачагыгыздагы велосипед тарихы еллар узгач җаныгызда бөтенләй башка яңгыраш табуы әниегезнең авыруы фонында булдымы?

 

– Ул бит өлкәнәеп, акыл туплагач кына бала вакыттагы кайбер адымнарга бәя бирә аласың. Күрми күргән велосипед белән дә шул хәл булды. Өр-яңа велосипедыма утырган әни, тормоз турында онытып, үр түбән аска тәгәрәде. Өс-башы пычранган, бит-кулы сыдырылган әни турында онытып: «Әннәй-тәре, бетердең велосипедымны!» – дип кычкырганым хәтердә. Балачак мәнсезлеге инде – әни турында уйлау юк, мал кадерле! Әни авырып киткәч, әллә нинди үләннәрне эзләп табып, төнәтмәләр белән дәвалаганда ул тарих искә төшеп бер генә әрнетмәде инде җанны. Баланың чагасы да бар шул аның...

 

– Әниегезнең икенче кат никахлы булуын да авыр кабул иткәнсез дип беләм.

 

– Әни әтием Лерон белән бик аз гына яшәп калган. Әти Мөслим районының Түреш авылында Харрас Әюпнең бертуган апасы Хәкимә белән тормыш корды. Бүгенге көндә матур гына гомер итеп яталар. Әнигә исә без әби (мин аны әнкәй дип йөртә идем) белән аны кияүгә бирмәс өчен бер генә аяк чалмадык. Әби усал – үз яныннан җибәрмәскә тырыша, минем дә әнине бүлешәсе килми. Алай да әни сиздерми-нитми генә Пучы авылыннан Мирхәт абый белән ярәшеп куйган бит. Мин инде тугызынчыда укысам да, әни малае – озак кичерә алмый йөрдем. Бары вакыт узгач кына суындым, әмма әни янына күченмәдем, әби белән Олыймәндә яшәп калдым.  

 

Ул арбага мин дә утырдым

 

– «Яшь ленинчы» газетасы белән дуслыгы булган егетнең журфакка керү тарихының сере нидә? Бездә бит инде, журфактан язучы чыга алмый, дигән тузга язылмаган канун яши.

 

– Татфакка керүнең аның бит бер авыр ягы бар – практика вакытларында укытырга кирәк. Журфак ул яктан кул-аякны бәйләми – син ирекле, яз гына. Ә кайдадыр укып кына язучы буласың дигән сүз миф ул: яшәгән мохитең нинди – син дә шундый буласың. Без тулай торакта Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй – дүртебез тордык. Бер-беребезне баетып яшәдек, диюем. Аннан берара Мөдәррис Әгъләм бездә торды, шул ук тулай торакта Шәүкәт Гаделша белән аралаштык, Кадыйр Сибгатуллин дигән шагыйрьне ачтык. Миннән язучыны әнә шул мохит ясады да инде. Ул заманда Коръән тәфсире, «Идегәй», Кол Гали китаплары да булса, кем генә чыкмас иде бездән.

 

– Коръән булса, бәлки, ул вакытта шешә белән якын дуслык арбасы да булмас иде?

 

– Ул арбага утырмаган кеше юк. Әлеге чир күпләргә йогып алды. Коръән булмаулыкмы ул, заман чиреме – әйтеп булмый. Мин дә утырдым ул арбага. Кайберәүләр кебек башта аунап ятып, икенче көнне берни булмагандай кыланасым килми: эчтем, каты эчкән вакытлар да булды. Әмма иң мөһиме – вакытында туктап калу, аның өчен гаиләдән килгән тәрбия зарур, аннан олыгая-олыгая үз миссияңне дә аңлау кирәк. Шушының өчен яшәдемме мин, дип сорау куя белү зарур нәрсә.

 

Белемле журналист юк

 

– Ә үзегезне кем дисез соң – журналистмы, язучымы, шагыйрьме?

 

– Мин журналист түгел. Гомумән, бездә журналист дип кычкырып әйтердәй кеше бармы икән ул? Журналист бит ул икътисадчы да, юрист та, сәясәтче дә, ул шулай ук әдәбият-мәдәнияттә дә балык кебек йөзә белергә тиеш... Минем андый татар журналистын күргәнем юк – үзем дә журналист түгел. Әмма теләсә нинди жанрда яза алам. 50 яшькә якынлашканда, үземне шагыйрь дип атап буладыр – шагыйрь икәнсең, бөтен әйберне дә яза аласың дигән сүз.

 

– «Күрше тавыгы», «Сине генә сөям», «Сөяксез тел», «Чыктым аркылы күпер» кебек җыентыклар, «Бәхеткә биш минут кала», «Кычыткан чыпчыгы» дигән сәхнә әсәрләре һәм Сез – шагыйрь?!

 

– Миннән Марсель Галиев: «Прозаиклар янында син прозаик, шагыйрьләр янында – шагыйрь, драматурглар янында драматург түгел», – дип көлә инде. Төрле жанрга сибелгәч, бәлки, ул шулай тоеладыр да. Әмма миңа үземне төрле өлкәдә сынап карау кызыклырак.

 

Беләзектәге «Ф»

 

– Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын. Әле ул ир иҗат кешесе дә булса...

 

– Акыллы – атын, җүләр – хатынын мактар, дигән гыйбарә булса да, мин хатынны мактарга кирәк дигән принцип яклы. Фиданиядә мин шундук үземә туры килердәй кеше күреп алдым. Без аның белән укыган чорда дискотекада танышкан идек. «Маминкин сынок» булгач, минем өчен хатын-кызда ниндидер кайгыртучанлык, гаиләдә җанлылык бик мөһим роль уйнады – Фиданиядә нәкъ шуны күрдем дә (июль аенда туганнарда ул аеруча көчле, башка айда туган кеше белән мин яши дә алмас идем кебек). Аннан яшь вакытта ук мин Фиданиягә әйтеп куйдым: өйгә кем генә килсә дә, йөзең якты булсын (бу киңәш бөтен хатын-кызларга да кагыла! Кеше киткәч, ирең белән ут яндырып ызгышсаң ызгыш, әмма кеше алдында сиздермә. Үзең соңыннан әйбәт булып каласың!) дидем – хәзер аның йөзеннән гомер бакый елмаю төшми.

 

– Сез үзегез дә гаилә җанлы, йомшак холыклы бугай?

 

– Мине йомшак холыклы дип әйтеп булмый, тимәсәләр – мин әйбәт, тисәләр – үзләренә үпкәләсеннәр. Әтисез үскәнгәме, миндә үҗәтлек, кирелек көчле. Эчтә арыслан яши, тыштан, бәлки, песи булып күренәмдер. Ә болай холкым, ай-һай, түзсә миңа шул Фидания генә түзә ала.

 

– Мәхәббәт хакына яшь вакытта кылынган берәр юләрлек хәтергә теркәлгәнме?

 

– Менә беләзек турысын кара. Күрәсеңме «Ф» хәрефен? Фидания белән үпкәләшеп беткәч, тәмәке төпчеге белән яндырып яздым мин аны. Янындагы «Л» хәрефе еллар узу белән җуелды. Ә «Ф» бар!

 

Бәхтияр – дүртенче Президент

 

– Ике уңган кызыгыз турында сорап тормыйм инде, улыгыз Бәхтиярне шуның кадәр яратуыгызга сокланмый мөмкин түгел. Авыру бала авырлыгын күп ирләр күтәрергә алынмый бит...

 

– Бәхтияр тугач, Фидания белән ташлашып, икенче берәүгә өйләнгән булсам, кем булыр идем мин?! Ничек үз баламны ташлап китә алыйм ди – башкаларга да шулай дип әйтәсем килә, өзмәгез хатын белән ир арасындагы күзгә күренмәс җепселләрне – барыбер тота ул. Бәхтияр ул «родовая травма» белән туды. Аннан без ул вакытта Себер тракты урамында тордык, ул тирәдәге күп балада шундый гариплек күзәтелде – радиация бар иде бугай анда.

 

– Сынау буларак кабул иттегезме, өмет өзмәс өчен таудай сабырлык та кирәк бит әле?

 

– Миңа якыннарымны сөйләшеп урнаштыру килешми – Фиданияне бала тудыру йортына алдан сөйләшеп яткырдым. Аннан Бәхтияр әле карында булган вакытта шундый бер гарип баланы күреп, аны нык жәлләген идем. Жәлләргә ярамый икән ул – Ходай Тәгалә үзеңә дә шундыйны бирә. Әмма без авырсынып кабул итмәдек – йөрми дигәннәр иде, Бәхтияр йөреп китте. Башы да бөтенләй эшләми дия алмыйм – үзенә кирәген бөтенесен дә эшләп куя. Егерме яшьлек егеттә 2-3 яшьлек бала акылы инде, әмма ул безгә авырлык түгел, кадерле, газиз бала. Безнең дүртенче Президент булачак әле ул, димен мин.

 

Майкл Джексон түгел, халык

 

– Әңгәмәне йомгаклап, иҗатыгызга әйләнеп кайтыйк. Быел Сезгә, Алла боерса, ярты гасырлык гомер дәфтәренә нәтиҗәләр сиплисе була – үзегезгә ниләр теләр идегез?

 

– «Татарстан гүзәле»нең беренче бәйгесенең җиңүчесе – Гөлнара Бикҗанованы хәтерлим әле мин. Аннан, сезнең хыялыгыз нинди, диюгә ул: «Майкл Джексонны күрәсем килә», – дип җавап кайтарган иде. Миңа ул вакытта шок булды – татар кызының бар хыялы кара тәнле, ак йөзле Джексонны күрүгә килеп терәлгән икән! Әти-әниең сәламәтлеге, гаиләңнең бөтенлеге, халкыңның киләчәге турында хыялланырга кирәк! Мин дә әнә шулар турында хыялланам: янәшәдә бәхетлеләр булсын иде дә, сәламәтлек ташламасын иде.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»