поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.09.2011 Җәмгыять

«Әни, нигә миңа бу авыруыңны калдырдың соң?»

Редакциябезгә Суфия Рәхмәтуллина шалтыратып, авыру күршесенең яшәү шартлары начар булуы хакында хәбәр итте. Шул уңайдан Казанның Сафиуллин урамында яшәүче икенче группа инвалид Эльвира Вәлиуллина белән улы Динар яшәгән фатирга юл тоттым.

Малай белән урамда ук очраштык. Өенә керәсе килмәве сизелеп тора. Башта өйләренә чакырырга да уңайсызланды ул. Уңайсызланырлык та икән шул. Фатир ишеген ачып керүгә, бүлмәгә таралган искә чыдый торган түгел. 42 яшьлек әнисе урын өстендә. Шушы бүлмәдә малай ашый, шушында йоклый икән. Балкон белән бүлмә ишегенә йозак эленгән. Анысы әнисе көч-хәл белән булса да шуышып чыгып китмәсен өчен диләр. Эльвира 35 яшендә «рассеянный склероз» дигән авыруга дучар булган. Табиблар әйтүенчә, бу нәселдән килә торган чирләрнең берсе санала. «Мин авырганда, әни даруханәгә дару алырга чыкканда аны машина бәрдергән иде», – диде Динар.

 

Шушы йортта алар белән бергә 35 ел яшәгән Суфия Рәхмәтуллина сөйләгәнчә, Эльвираның әнисенә 44 яшендә шул диагнозны куйган булалар. Кыз күбрәк әбисе тәрбиясендә үсә. Энесе дә психик яктан зәгыйфь, бүгенге көндә инвалидлар йортында. Эльвираның үкси- үкси: «Әни, нигә миңа бу авыруыңны калдырдың соң?» – дип өзгәләнүләрен күршеләре әле дә онытмый. Ана кеше вафат булганнан соң, гаиләне туганнары Зәйтүнә ханым үз ярдәменнән ташламый. Эльвираны юындырып, ашарларына пешереп, керләрен юып тора. Әтиләре башка хатын белән яши башлагач, өч бүлмәле фатирга әлеге хатынның улы гаиләсе белән күченеп килә. Бүгенге көндә өч кеше ике бүлмәне биләп тора. Алары коммуналь хезмәтләргә үз бүлмәләре өчен генә түли. Эльвираның пенсиясе 5 мең 200 сум. Шуның 1800е фатир өчен түләүгә китә. Калганына теләсә ничек яшәргә кирәк. Динарга, мәктәпкә бару өчен, киемнәрен, сумкасын Яшел Үзәндә яшәүче туганнары алып биргән. Ул 68 нче мәктәптә укый. Быел 7 нче сыйныфка бара. Аның да иптәшләре кебек телевизор карыйсы, үз компьютерын булдырасы киләдер. Малай үзе дә эчәк авыруларыннан интегә. «Табиблар аңа хастаханәдә ятарга кушсалар да, ни өчендер һаман кичектереп киләләр», – дип белдерде күршеләре. Хәер, ул хакта табибларның исенә төшереп торучысы булса икән.

 

Динар ашарга үзе пешерергә өйрәнгән. Күршеләре аның, тәртипсез үсмерләргә ияреп, начар юлга басуыннан да курка. Эльвирага исә беренче группа бирелмәвенә гаҗәпләнәләр. Аны хастаханәгә йөртүче кеше дә юк лабаса. «Инвалидлар декадасында да районның социаль яклау бүлеге тарафыннан аларга бернинди әйбер дә бирелгәне юк. Мәктәптән дә килеп күренгәннәре юк иде, журналистлар киләсен белгәч, йөгереп килгәннәр», – диде Суфия апа. Бер мулла килеп, малайны үзенә алып, мәдрәсәдә укытырга теләвен дә әйтеп киткән. Үземнең күз алдында да ике кыз кем икәнлекләрен әйтмичә генә күршеләре алдында малайга акча биреп киттеләр. Редакциядән килүемне белгәч, ишегалдына башка күршеләр дә җыелды. Һәркайсы Динар өчен борчылуын белдерә, мәктәптән килгәннәрен дә шул көнне генә күргәннәр икән.

 

Бу уңайдан социаль яклау бүлегенә шалтыратып, ни өчен әлеге гаиләгә игътибар юклыгын белештем. Анда: «Эльвира икенче группа инвалид буларак, бездән 740 сум ташлама ала. Декадада без беркемгә дә бүләкләр өләшмибез. Вәлиуллинага беренче группа инвалидлык билгеләү өчен малайны опекага алырга кирәк», – дип белдерделәр. Ни кызганыч, әлегә аны опекага алырга атлыгып торучы юк.

 

Әлеге адрес буенча яшәүчеләр 21 нче шифаханәгә йөри. «Эльвирага ничек булса да ярдәм итеп булмыймы?» – дигән сорау белән аның баш табибы Диләрә Гомәр кызы Алтунбаева белән сөйләштем. «Мин бу гаилә хакында белми идем. Участок табибына бу мәсьәлә буенча шөгыльләнергә кушам. Әгәр авыру чыннан да урын өстендә ята икән, без аңа экспертиза комиссиясен өйдә генә үткәрербез», – дип белдерде ул. Әнә шундый булышырга әзер торган кешеләрне күргәч куанып куясың.

 

Малай укый торган 68 нче мәктәп директоры Энҗе Миңнур кызы Ибәтуллова исә: «Динарның сыйныф җитәкчесе көне-төне шунда ята. Без аңа тагын ничек ярдәм итик», – диде.

 

Язманы әзерләгәндә кабат күршеләренә шалтыраттым. «Журналистлар эшкә тотынгач, бик күп кеше килде. Динарга – кайсы акча, кайсы кием-салым китерә. Шундый изге күңелле кешеләр булуына рәхмәт», – диләр алар.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»