|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2011 Мәгариф
Мәктәп формасы — үткәннәрдән бүләкӘле дә хәтеремдә, яңа уку елы җитә башлау белән өр-яңа мәктәп формасы турында хыяллана башлый идем. Бу сыйфат бөтен кызларга хастыр ул — барыбызның да башкалардан аерылып торасы, күз явын алырлык чибәр буласы килә бит. Тик менә бердәм мәктәп формасы кабул итү белән «модница»ларның хыяллары чәлпәрәмә килде. Алар үзләренең индивидуальлекләрен ничек итеп ассызыклау, үз стильләрен булдыру турында уйлана башладылар. Бу «проблеманы» һәркем үзенчә хәл итә, ә бу мәкаләдә без мәктәп формасының тарихына тукталырбыз.
Бердәм мәктәп формасы беренче тапкыр гимназия укучылары өчен 1886 елда кабул ителә. Бу форма озын итәкле ачык төстәге күлмәк, ак алъяпкыч һәм өс япмасыннан тора. Урамга чыкканда әлеге формага эшләпә һәм идәнгә кадәр булган япма өстәлә. Тәртип бозган өчен җәза биргән вакытта исә кызларның ак алъяпкычларын салдырып, «оят халаты» кидергәннәр.
1930 нчы елларда мәктәп формасы бераз үзгәрә: күлмәк көрән төстә, ә муен тирәләре күпкә ябыграк. Алъяпкыч һәм өс япмасы шул килеш кала. Мондый форманың яңа элементы — ак яка. Мәктәп формасының тагын бер варианты — кайбер мәктәпләрдә күлмәк өстеннән халат кигәннәр.
Бөек Ватан сугышыннан соң кызлар өчен мәктәп формасы тагын үзгәреш кичерә. Тездән астарак булган көрән күлмәк, алъяпкыч, ак манжет һәм яка — мондый мәктәп формасын бик кайберәүләр хәтерлидер әле. Алъяпкычның төсе һәр очрак өчен аерым. Кара төстәге алъяпкыч һәр көн өчен, ә ак төстәгесе — тантаналы вакыйгалар вакытында бәйләнә.
Мәктәп формасының төп максаты — балаларның тышкы кыяфәтен бертөрле итү. Әгәр дә инде мәктәп киемен үзгәртергә җай чыкса, балалар моны бик теләп башкарганнар: кемдер якасын, кемдер алъяпкыч формасын үзгәрткән. Аерылып торуның тагын бер формасы — бантик бәйләү. Бу аксессуар атлас, ефәк, шифон һәм капроннан эшләнгән. Аны бәйләүнең дә үз серләре бар. Тагын шуны әйтергә кирәк: бантиклар кара, көрән яки ак төстә генә булырга тиеш булган. Кайчакларда кызыл һәм ал төстәге бантиклар бәйләргә дә рөхсәт ителгән.
Бердәм мәктәп формасы 1992 елның язында юкка чыгарыла. Шуннан соң күп еллар Россиядә бердәм мәктәп формасы булмый. Тик күп кенә лицей һәм гимназияләр үзләренең махсус мәктәп формаларын кертә. Ә инде совет заманындагы форма Соңгы кыңгырау бәйрәмендә, мәктәп белән саубуллашу символы буларак киелә.
Күптән түгел бердәм мәктәп формасы яңадан гамәлгә кертелде һәм аны хәзер Россиянең теләсә-кайсы почмагында табып була.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|