поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.08.2011 Ир белән хатын

Ике язмыш

Укыган бар: аерым чакта бер-берсе хакына кыядан упкынга сикерергә, янган утка керергә, ташкын суларга төшәргә әзер кешеләр, кавышкач, кайнар хисләре суынырга, хәтта янәшә яши дә алмаска мөмкин. Моны нимес философы Шопенгауэр «сәламәт, талантлы буын калдыруны күздә тоткан нәсел таләбе тиңдәш затларны бер-беренә шулай тартылдыра» дип аңлата. Аныңча, тиңдәшләр кавышкач, хисләр сүнә.

Минем әти-әни дә араны тиз өзгәннәр. Алар икесе дә хәтәр табиблар, хезмәт хаклары ару, әти түләп торган алимент акчасы исә дус малайларның гаилә бюджетыннан югары булып, тормышта ризык тарлыгы кичермәдем дип уйлыйм... Әтисез бала – ярты ятим, әнисез бала бөтен ятим диләр, шул ярым-йорты үксезлек кенә үзәккә үтте.

 

Читкә китеп, үз тормышын корган әти дүрт биш елга бер булса да мине күрергәме, әнине сагыныпмы, каядыр барышлый яисә кайтышлый безгә сугыла, әни белән кабат тормыш кору хакында сүз куерта иде...Әни исә мондый «җыру»ларны өнәми: «Башта ук сиңа алданып ялгыштым, Нуриязданга чыга идем бит мин, әллә каян очрап, башымны әйләндермәгән булсаң», – дип кырт кисә... Әгәр инде әти: «Бүген юлга чыгарга соң», – дип, китмичә, бездә куна калса, йокларга күршеләргә кереп китә.

 

Нурияздан төшеп калган егет булмаган анысы. Шофер – дәрәҗәле, сирәк һәм кадерле һөнәр саналган ул чорда. Шунысы да бар, әни аның белән кавышкан булса, барыбер дә мин түгел, ә башка берәү дөньяга килгән һәм аның ГАЗ-51 машинасында шул җилдергән булыр иде...

 

Бер җәйне Нурияздан абыйның, ике улы белән күмәкләшеп, инештә, су эчендә казыклар кага-кага, юкә кайрыларын рәтрәт түшәп, «мунчала салуларын» кызыгып карап тордым һәм шул хакта кайтып әнигә дә сөйләдем.

 

Әни тамак кырып куйды да, берни дә әйтмәде. Әмма ул моны хәтерендә йөрткән булып чыкты, егерме елдан соң, син шулай дип нәүмизләнеп кайткан идең бит, улым, дип, искә төшерде...

 

Хәзер дөньялар үзгә, ир-атның вак-төяк шаянлыкларын уздырып кына җибәрәләр... Күрше хатыны, әйтик, сулга каергаларга хирыс иренә гомумән бер сүз әйтми, аны аздыручыларны гына кеше арасында, әйтик, кибеттә, мәдәният йортында туры китереп, тагын минем мужик астына керсәң, фәлән төшеңнән агач ботагына эләм мин сине... дип, чырайларын ерта.

 

Машинаны куалар, атны урлыйлар, ә ир-атны алып китәләр... Димәк, «алып киткәннәр» икән, уяулыкны җуючы үзе гаепле. Шул җөмләдән, мин озын сроклы командировкага киткәч, хәләл җефет атна-ун көн саен, түләүсез яллар ала-ала, килеп-китеп йөрде. Эштәге хатыннар котырткан: авызыңны ачып торсаң, марҗалар алып кала иреңне, дигәннәр. Хатынның абыйсының малае марҗага өйләнгән иде. Хәзер аны икенче марҗа ияртеп алып чыгып китте... Янә, баҗайның энесе, хатынын, өч баласын калдырып, өч балалы хатынга йортка керде. Күрдем мин ул хатынны: үтә күренмәле кысан кофтасыннан култык астындагы майлары локма-локма асылынып тора, җитмәсә, кендеген ачып, ниндидер тимер дә тагып куйган.

 

– Я, ничек безнең яңа килен?– ди баҗай.

 

– Бик сексуаль, – минәйтәм.

 

Хәзер вәзгыять шулай. Хәер, мәхәббәт фронтындагы хәлләр гомер-бакый киеренке булган...Истә, икенчеме, өченчеме сыйныфны тәмамлаган ел, җәй иде. Әнине кайчандыр медучилищеда бергә укыган күрше районда яшәүче яшьлек дусты табып, үзенә кунакка чакырган. Сырхауханә атын җигеп, киттек чыгып шул яшәгән авылга. Безне илтүче завхоз агай дилбегәне миңа да тоттыргалады. Барабыз тузанлы басу юлыннан, як-якта иген дулкынлана. Урман аша чыкканда каен җиләклегенә юлыктык. Әни: «Балакаем, тезләнә күрмә», – дип кисәткән мәлдә тәки ялгыш кына бер чүгәләп алдым. Өметләнәм, бәлки тез туры килгән уч төбедәй мәйданда җиләк булмас, дим... Булмас, ди сиңа...

 

Барып җиткәч, бахбайны тыкрыкта туарып, алдына урманда туктап чабып алган сусыл үлән салып, өстәмәсенә хуш исле ике кирпеч ипи турап, көянтә-чиләкләр белән китереп чишмә суы эчердек. Әни ахирәт дусты белән гөр-гөр килде, бүләккә яулык, күлмәклек ише чүпрәк-чапрак, күчтәнәчкә чәй, конфет-прәннек, печенье сыман тәмнүшкәләр тоттырды. Ә Сәгъдия апа безне бәлеш салып көткән икән, түгәрәкләнеп утырып, бисмилла әйтеп, шуңа керештек. Минем кашык артыграк җитез хәрәкәт иткәндер, күрәсең, әни терсәге янтыкка төртте һәм:

 

– Әле бит Рифкать кайтасы бардыр, аның өлешен кисеп алып, кырыйга куймыйсыңмы, Сәгъдия? – диде.

 

– Борчылма, – диде Сәгъдия апа. – Кадерле улым өчен кечкенәрәк тагын бер бәлеш бар әле мичтә.

 

Мондый хәбәрдән соң сыйнигъмәтнең безнең карамактагысы күзгә күренеп кимүгә йөз тотты. Аннары, бәлеш катысы аралаш шикәр кабып, сөтләп чәй эчтек. Менә завхоз Гаптери агай:

 

– Булды бу, йөрәк ялганды бугай, – дип урыннан купты.

 

– Безнең якта эчкә чыр керде диләр, – диде Сәгъдия апа, көлә-көлә.

 

Кучерыбыз, хушлашып чыгып китеп, минут та үтмәстән, тәбәнәк ишектән, иелә төшеп, комбинезон кигән, битенә бер-ике урыннан кара да йоккан берәү өйгә керде. Сәгъдия апаның тракторчы улы Рифкать абый шушы икән инде.

 

– Исәнмесез, хуш килдегез, – дип елмайды ул һәм мич артындагы аралыкка битен-кулын юарга кереп китте. Шуннан торып:

 

– Әни, кибеткә тозлы кильки кайткан, килосы 30 тиен генә, – дип хәбәр салды.

 

– Алырбыз, йөз граммы өч тиенлек балыкны, качмас. Хәлвәгә кушып сатканнар иде бит аны узган юлы, бетмәс әле. Әйдә улым, бәлешеннән җитеш, монысы – сиңа дигәне, – дип кайнашты Сәгъдия апа өстәл тирәсендә.

 

Рифкать абыйның дәү учындагы сызыклардагы кара бетмәгән һәм алардан, сабынлап юуга да карамастан, солярка исе дә әз-мәз аңкый иде.

 

Әни, ридикюленнән алып, миңа берлек тоттырды:

 

– Бар, улым, оч кибеткә, бер кило кильки алып кайт булмаса, сдачасына үзеңә тагын ни дә булса алырсың, – дип, юмартлык күрсәтте...

 

Әлбәттә, андый чакларда елгыр кыланам, син күр дә мин күр. Кибетче апа, килькине «Социалистик Татарстан» гәҗитеннән конус ясап, шуңа тутырып үлчәде, берочтан кемнәргә кунакка килүем белән кызыксынды һәм:

 

– Сәгъдия апаларга, Рифкать абыйларга, – дигән җавап ишеткәч, ни өчендер елмаеп балкып, ирис конфет тоттырды.

 

Авыл кибете диген син, монда балык тоту өчен нинди генә әсбаплар юк. Калган акчама куана-куана капрон җепле, ялтыра-выклы тәтәлкәле кармак сатып алдым.

 

Килькине алып кайту белән Рифкать абыйдан буш шырпы кабы таптырдым, сөяк саплы ике япьле, уртасында боравы да булган пәкесен «кыстым». Боларның бакча башындагы чирәмлектә берничә чикерткә тоткач, мул сулы инешләренә киттем. Монда таллар куе, кармакка саплыкның җаның теләгәнен сайла да кис.

 

Чабаклар, кызылканатлар мыж инешләрендә! Ара-тирә минем сыман балык каптыручы малайлар очраштыргалады. Тик берсенең дә «эш» кораллары әлләкем түгел: тәтәлкә – каз каурыеннан, анысына сүзем юк, җеп пүчтәк, ак яки кара тегәрҗеп, аңа ниткән рәтле балык килсен инде. Җүләре эләксә дә, өзеп ычкыначак

 

Ул заман авылдагы өйләргә электр кермәгән, кичке ашны лампа яктысында ашыйбыз. Туклангач, Рифкать абый тыз-быз җыена башлады. Мин дә аңа иярергә чамалыйм, чөнки хатын-кыз сүзен тыңлап утыру егет кеше эше түгел. Менә ул бүлмә тактасы артында утлы күмер тутырган авыр үтүк белән чалбарын һәм кыска җиңле шакмаклы күлмәген языштыра.

 

– Син кая җыендың болай кияү егете сыман? – дип туктатты аны бусагада Сәгъдия апа.

 

– Кондырча авылында кино була, авыл яшьләре шунда җыендык.

 

– Кәнтәй Сания кызы белән барасың инде, ә?

 

– Әни, ул нинди сүз инде!

 

– Ярар, ярар, дөреслекне әйткәннән укасы коелмас. Баруын барасың, әмма Зәетне дә ияртәсең.

 

– Ярый, – диде Рифкать абый сүрән генә.

 

Трактор арбасына төялеп түгел, җәяү барабыз икән без анда. Ике авыл арасы ике чакрым гына һәм егетләр-кызлар парлашып, төркем-төркем булып, Кондырча авылына теркелди. Кемнәрнең кулында кытай, яки нимес фонаре дә бар, әле анда, әле монда шуларның яктылык көлтәсе уйнап куя. Без башта Рифкать абый белән икәү янәшә атлый идек. Аннары, карыйм, безнең янда бер апа пәйда булды. Миңа кибеттә кәнфит тоттырган матур апа! Исеме дә бер дигән – Зәлифә.

 

Кондырча клубы иске, бетәшкән һәм кечкенә булып чыкты, урыннар аз, ә зал шыгрым, шуңа ике серияле һинд киносын беткәнче басып карадык. Лента өзелгән саен тышка чыгып сулу алып керү – җан рәхәте. Шуны абайладым, матур апаны Рифкать абый җитәкләгән дә, кулын бер дә ычкындырмый...

 

Менә кино бетте. Кайтырга кузгалдык. Төн кара һәм күк тулы йолдызлар. Минем болай йолдызлар астында юл йөргән юк иде. Алай да кайберсен таныйм. Әнә, чүмеч йолдыз, әнә иләк, казык йолдызлар. Белгәннәремне юлдашларыма ишеттерәсем килә, ә аларга мин әллә бар, әллә юк: пышылдашалар, көлешәләр. Култыклашып кайта башлады болар, оялмыйча!..

 

Зәлифә апаны калдырып өйгә җиткәч, Рифкать абый колакны киртләде:

 

– Берүк әнигә Зәлифә турында ычкындырасы булма, икәү бардык, икәү кайттык – шылдымы?

 

– Ә нишләп?

 

– Зәет, син зур егет инде, аңларсың дип уйлыйм. Минем әти бер тапкыр Зәлифәләрнең өй түбәләрен япкан. Шифер белән. Зәлифәнең әтисен урманда агач басып үтерде бит. Менә шуннан соң өчме дүртме ел узгач, бер көзне давыл чыгып, боларның өй түбәләрен куптара.Колхоз рәисе эшне әтигә йөкли. Гайбәтчеләргә шул гына кирәк. Шулар сүзе белән әни белән Сания апа арасыннан кара мәче үткән. Әти үлгәнгә инде унбиш ел була, һаман тыныша алмыйлар.

 

– Бәлки, син Зәлифә апа белән бертугандыр?– дим, күзләремне шарландырып.

 

– Әти түбә япканда мин дә, Зәлифә дә мәктәптә укый идек инде....

 

Икенче көнне Сәгъдия апа мине тинтерәтеп бетерде. Чәчләре сары, сипкеле дә бар, күлмәге зәңгәр, кофтасы ал, тагын әллә ниткән билгеләр санады.

 

– Юк, мин әйтәм. Андый күренмәде. Күрмәдем.

 

Нишләптер сорауларны гел пышылдап бирде.

 

– Минем сорашканны Рифкать абыеңа ычкындыра күрмә, – дип, ул бер конфет та сузды.

 

Шактый еллар узды бу хәлләргә. Бер мәлне әни Казанга җыенды, Сәгъдия апаңны күреп кайтам, хәлләре начар дип ишеттем, ди. Кемлеген аңышмый торгач, сабый чактагы сәяхәтемне исемә төшерде. Сәгъдия апабыз ничәдер ел урын өстеннән тора алмаслык хәлдә ята икән. Аны Соцгородта җыйнак кына үз йорты белән яшәүче сеңлесе яшь бала урынына карый, ди. Сеңлесенең улы, салып кайтып, тавыш чыгаргалый, «кайчан үләсең инде» дигән сорау да биргәли, имеш...

 

– Тукта, ә аның бит үз улы, Рифкать исемле иде дип истә калды, ул кайда икән? Аның сөйгән кызы да бар иде! – дим.

 

Әни сөйләгәннәрдән шул аңлашылды, болар өйләнешергә ниятли, ә Сәгъдия апа, үткәндәге үчләшүеннән айный алмыйча, минем ул кәнтәй белән кодагый булыр хәлем юк дип, ишә ишәк чумарын.... Урамда, кеше алдында Саниянең якасына ябыша, әйтмәгән сүзен калдырмый. Саниясе дә сүз сорап кесәгә керми торган булган, күрәсең. Бәлкем, сугышканнардыр да. Рифкать, бу хәлләргә гарьләнеп, ниндидер шабашчы бригадага ияреп, каядыр чыгып китә. Кайсыдыр авылдашы каяндыр кайтып, күргәненме, ишеткәненме сөйли: рубероид белән түбә япканда кайнаган битум чәчрәп, моның битен яндырган һәм егет, авылга мәңге кайтып күренмим дип, ант эчкән. Ә бәлки ул авылдан чыгып киткәндә үк шулай дигәндер? 3әлифә бахырның да тормышы барып чыкмаган. Кибет эшенең хәтәр яклары бар бит, ару гына растрата ясап, татарча әйтсәк, өстеннән чыгып, төрмәгә утыртканнар...


Зәет МИРЗАНУРОВ
Татарстан яшьләре
№ 25 | 25.08.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»