|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2011 Мәгариф
Закон бар, чынбарлык барРишвәтнең яшерен схемасы хәзер мәктәпләргә кайтты һәм уңышлы тамыр җибәреп ята Белем көне якынлашу белән баланы мәктәпкә әзерләү өчен кирәкле чыгымнар турында дәррәү бөтен ил шаулый, матбугат чараларында бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш язмалар күренә башлый.
Матбугатка ышансаң, бер баланы мәктәпкә җыю өчен ун меңләп акча кирәк. Янәсе, мин өлкән класска баручы улым һәм кызым өчен 20 мең сум акча чыгарып салырга тиеш. Әмма без чыгымнарны тыйнаграк исәплибез. Язманы әзерләргә утыргач, хатыннан бу өлкәдәге чыгымнарның күпмерәк буласын белештем: икесенә бергә 6-7 мең тирәсе булыр, дигән җавап ишеттем. Бу мәрәкәне кыйбатракка да төшерергә була, билгеле. Тик аякларны юрганга карап сузасың. Шуңа да Белем көненнән фаҗига ясарга ярамый. Кереме уртачадан кимрәк булган гаиләләр дә, гадәттә, балаларны ким-хур итмиләр.
Белем алу белән бәйле чыгымнарның матбугатта яктыртылмый, торганы, яктыртылса да виртуаль яссылыктан торып шәрехләнә торганы бар. Сүзем репетиторлык турында. Берничә ел элек баласына бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырту өчен кирәкле укытучыны әти-әниләр язгы якта эзләп ялгышалар иде. Бу чакта инде бүленәсе бүленгән, түләнәсе акчалар түләнгән. Әти-әнисе алдан кайгырткан “ташбашлар” исә имтиханга тыныч карый, чөнки белә: имтиханны ул түгел, “репетитор” тапшырачак. Виртуаль дөньядан караганда, бу мөмкин түгел эш, аерым очраклар бар, әмма алар ачыклана, гаеплеләргә җәза бирелә. Чынлыкта исә бөтенләй башка вәзгыять. Виртуаль дөньяда, гадәттә, төрле дәрәҗәдәге министрлар, мәгариф түрәләре яши. Тагын бер нәрсәне искәртик: БДИны һәм репетиторлыкны көйли торган законнар бар, болар барысы да виртуаль дөнья законнары. Баласы чыгарылыш класска килеп җиткән әти-әни һәм укытучылар реаль чынбарлыкта яшиләр. Шуңа да 1 сентябрь якынлашу яңа төр бер ярышның башлануы – репетиторларны бүлешүгә старт бирү дә дигән сүз ул.
РФнең “Мәгариф турында”гы законы бар. Бу законның 32 нче маддәсе балаларга программада каралган күләмдә тиешле белем бирүне мәктәпләргә йөкли. Мин һич тә мәктәп укытучыларын, андагы җитәкчелекне, администрацияләрен бу канунны бозуда гаепләргә җыенмыйм, чөнки үзем шул процесста катнашып, аны эчтән беләм: укытучылар укучыны имтиханга әзерләү өчен барысын да эшлиләр. Бернинди түләүсез өстәмә дәресләр оештырыла, мәктәптә хәтта кичке якта да ут сүнми. Һәм җан атып тырышкан укытучы күпчелек укучыларның битарафлыгына тап була. Укучылар, кайвакыт хәтта фәннәрне уңышлы үзләштерергә бөтен потенциаль мөмкинлеге булган укчылар да, БДИга әзерләнергә алай атлыгып тормый. Үз укучыларына бушлай консультация биреп азапланучы укытучыны алардан соң әле чит мәктәпнең берничә укучысы көтеп торуы да ихтимал. Боларга хезмәт инде түләүле, репетиторлык дип атала торганы. Шул вакытта әле генә бушлай консультациядән чыккан баланы әтисе, машинага утыртып, икенче бер мәктәп укытучысы янына алып китми дип тә әйтеп булмый. Мондый сәер схема әти-әниләрнең үз балаларын башкалар җилкәсенә баса-баса булса да абруйлы вузның зур конкурслы факультетына кертеп җибәрүгә булган омтылышы нәтиҗәсендә туа. Репетиторлык та бу очракта классик репетиторлык түгел, чынлыкта бу яз көне бала өчен имтихан эшен эшләргә тиешле укытучыга алдан түләп куюның бер ысулы гына, ягъни сугымга сарыкны алдан ашату. “Репетиторлык”ның мондый ысулы БДИ кергәнче вузның кабул итү комиссиясендә эшләүчеләр тарафыннан оештырыла иде. Вуз галиме үзе имтихан алачак укучыны үзе әзерли һәм, табигый инде, имтиханда ул әзерләгән укучы башкаларны узып китә. Ришвәтнең әлеге яшерен схемасы аз гына үзгәрешләр белән хәзер мәктәпләргә кайтты һәм уңышлы тамыр җибәреп ята.
“Мәгариф турында”гы законда репетиторлыкны көйли торган аерым 48 нче маддә бар. “Индивидуаль педагогик хезмәт” дип атала ул. Моннан аңлашылганча, укытучы өстәмә рәвештә түләүле дәресләр бирү өчен индивидуаль эшмәкәр булып теркәлергә һәм салымын да түләргә тиеш. Монысы инде виртуаль дөньяга карый һәм чынбарлыкта эшмәкәр булып теркәлгән укытучылар булса да, аларның саны гамәлдәге репетиторлардан бик күп тапкырларга аерыла дип уйларга кирәк. “Мәгариф турында”гы закон нигезендә укытучы үзе укыткан мәктәп укучысына түләүле хезмәт күрсәтә алмый. Менә монысы чынбарлыкта тормышка ашырыла дип әйтергә дә була, укытучылар үз укучыларыннан акча сораудан сакланалар, шуңа да әти-әниләрнең машинасы бер мәктәптән икенчесенә чаба да инде.
Бердәм дәүләт имтиханын үз көче белән тапшыра торган укучылар арасында йөз балл җыеп уңышка ирешкәннәре дә, галимнәр һәм укытучылар командасы белән конкуренциядә бирешеп, аяныч рәвештә вуз конкурсыннан төшеп калганнары да җитәрлек.
Минем мондый укучылар колагына әйтерлек сүзем дә бар. Имтиханга әзерләнгәндә, читтән квалификацияле ярдәм кирәк дип уйласагыз, “Учительская газета”ның сайты “он-лайн режимда” репетиторлык оештыра. Дәресләрне Россиянең “Ел укытучысы” конкурсларында җиңгән укытучылар алып бара, түләү дә кыйммәт түгел – бер фәнгә елына 300 сум. Иң арзанлы “кара репетитор”ның бер сәгатьлек хезмәт хакы бу. Бу мәктәптә теркәлү 29 августтан 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|