поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.08.2011 Шоу-бизнес

Төнге җырлар, моңлы җырлар

Телевизор карый торгач, йоклап киткәнмен. Менә гел шулай инде. Кичке тугыздан соң карап булмый. Картаям. Ярар, сүндердем дә радионы куштым. Җырлар тыңлый-тыңлый тагын йоклап киткәнмен. Шулай да, бер колак җыр тыңлый, берсе йоклый. Тукта, бер өр-яңа тавыш ишетәм. Кем дияргә дә белмим. Шундый йомшак, нәфис, моң белән тулы аһәң. Казлар... Каз бәбкәләре. Бәй, бу минем җыр түгелме соң? Заманында Габделфәт җырлап туздырган иде инде аны. Каян алган бу кызый җырны? Кемнән откан?

Ярар, исәпләп ята торгач, тагын йоклап киткәнмен... Әнә, тагын бер ханым шундый матур итеп җыр суза. Тавышы моңга баткан. Җыры да таныш түгел. Көндезге тапшыруларда мин бу җырларны ишеткәнем дә юк. Торып ук утырдым. Йокы качты. Күңелне сагыш басты. Булмас инде йокыга китеп... Урын җәеп, йокы бүлмәсенә кереп яттым. Вакыт төнге сәгать өч булган. Күзгә йокы керми. Уйланып ятам. Ник бу җырчыларны көндезге тапшыруларда бер дә җырлатмыйлар икән? ТНВ музыка өчен җаваплы редактор боларны тыңлап караганы бар микән? 

Мин шулай, бер төнне йоклый алмасам, икенче көнне кичтән үк йоклап китәм. Аннары төне буе җыр тыңлап ятам. Бигрәк тә җәй көне, авылга кайткач, шулай була. Менә бүген тагын шундый моңлы җырлар йокымнан уяттылар. ”Әле дә син бар әле дөньяда”. Радик түгел инде бу... ИлСаф та түгел. Юк, юк... Алай да, бик матур җырлый... “Идел суы ага торыр”... Монысын Хәйдәр Бигичев җырлый иде бит. Бу ул түгел. Тавышы таныш та кебек... Искитмәле моң. Ир-ат җырлый. Кем булыр бу?..

“Китәм димә”... хатын-кыз тавышы башлап җырлый, аннары берничә тавыш кушыла. Айгөл Бариева түгелме соң бу? Бу җырны да ишеткәнем юк иде. Матур бит! Матур! Җырлар дәвам итә, кайсылары игътибар да сорамый... Йоклыйм, бугай... Чү, йөрәк уелып китте. Монысы таныш җыр, тик менә җырчысы гына таныш түгел. “Бу тәүге сөю, тәүге мәхәббәт, миңа нишләргә, әйт, дускаем, әйт!” Моннан да матур җыр буламы икән!

Әһә, бер хатын-кыз Илдар Юзеевның “Яшь наратлар”ын сузып җибәрде. Туктале, бу теге көнне танымаган җырчы бугай бит... Нәрсә җырлаган иде әле ул? Юк, искә төшми. Төнлә тыңлаган җырлар, күргән төш сыман, тиз онытыла. Башкорт татарыдыр әле! Татарстанда мондый тавыш юк. Булганнары да башкорттан кергән татарлар. Хәмдүнә, Салават, Гүзәл, Әлфис, Айгөл Сәгынбаева, Хәния һәм башкалар... Агыйделнең салкын суы, ярларга тулып аккан тыныч агымы тавышка моң өсти, иркенлек бирә. Әлфия апа да бит шул Агыйдел буйларыннан. Башкортстанның биек-биек таулары, иркен далалары күкрәк сулышын ача булыр. Казахстанга да терәлеп тора, анда да шул иркен дала, сахра. Әйтергә кирәк, алар да бит бик иркен тавыш белән озын көйләр җырлыйлар. Илһам Шакиров башкорттан түгел бит, диярсез, ә кем белгән аның шәҗәрәсенең кая барып тоташканын?!

Булмас, ахыры, йоклап. Торырга кирәк... Каты итеп сөтләп, чәй кайнатып эчтем. Языйм әле үзләренә. Белеп торсыннар!.. Исемә төште. Теге көнне башта Габделфәт “Юллар язам”ны җырлады. Анысы йокымнан уята язган иде инде, ”Казлар”ны ишеткәч, торып ук утырдым. Берсенең сүзләре, икенчесенең көе минеке бит. Габделфәт музыкаль дистәгә эләккән иде, аны атнамы, ай буемы әйләндерделәр. Якшәмбе кичендә өченче баскычка менеп җиткәнен ишеткән идем, аннары тыңлый алмадым, йоклап киткәнмен.

“Яңа Гасыр” радиосындагы тапшыруларны халык яратып тыңлый тыңлавын да, тик менә күбрәк гел бер үк җырчыларны яңгыраталар. Кайсы көнне З.Шәрифуллина көне буе җырласа, икенче көн Нурзадәнеке була. Шул ук вакытта аларга Илназ Минвәлиев “булыша”. Нишләп әле менә ай буе аларны җырлатырга! Энҗе Шәймурзина ник җырламый? Әллә мин аны Венера Шәмиевадан аера алмыйммы икән? Игезәк тавышлар күп бит инде хәзер. Айгөл Сәгынбаева микән соң бу, әллә Асылъярмы, монысы кем инде тагын... Люция, бугай. Миңа, мәсәлән, Алинә Сафиуллинаның, Диләрә Иләлетдинованың, Илвира Сөләймәнованың тавышлары бик ошый. Аларны беркем белән дә бутамыйсың. Үз тембры, үз моңы. Шундый йомшак, моңлы тавышлы Дәниф Шәрәфетдинов бар иде, әллә кая гына югалды ул бала. Әле менә эстрадада тагын бер яңа тавыш пәйда булды. Ришат Шәйхетдинов. Йомшак тембрлы көр тавыш. Матур бит, ирләрчә. Мин инде “метр”лар турында сүз алып бармыйм.

Моң турында бәхәсләр күп ишетелә, әмма беркем дә әйтми бит дөресен: моң ул тавышның тембрына салынган була. Көйне ничек кенә боргаласаң да, мелизмнарга баетсаң да, моң булмаса булмый инде ул! Мәсәлән, Илһам Шакиров артык боргалап та маташмый, әмма аның тавышы моң белән тулы.” Кара урман”ын гына алыйк, ышанырсыз сүземнең хаклыгына.

Акча түләп җырлаучыларны аңлыйм инде, һәркемнең халыкка чыгасы килә, чөнки дәүләткә салымны барыбыз да түлибез, хакыбыз бардыр дим. Әле яңадан радиога да түләгәч, урыс әйтмешли, они вполне имеют право.

Тагын бер фикер бар иде. Тәкъдим дисәң, дөресрәк булыр. Еш кына кичке уннардан соң “Мәдәни манзара” дигән тапшыруга эләгәм. Нигә шул кадәр әз вакыт бирелә икән аңа? Ул бит менә дигән тапшыру. Анда мәдәнияткә зур өлеш керткән абруйлы затлар белән әңгәмә алып барыла. Тыңлый гына башлыйсың, бетә дә куя. Инде менә тагын вакытын үзгәрткәннәр аның, программага язып та маташмыйлар икән бит аны!

Авторлар турында да әйтеп китим инде. Аларга почет юк инде ул. Салават җыры, Габделфәт җыры дип кенә җиффәрәләр. Авторларны нигә әйтмәскә! Аңа күп вакыт кирәкми бит инде! Дөрес, яңа җыр беренче тапкыр яңгыраганда әйтәләр аларны. Ул түләүле җыр була торгандыр инде. Килешү вакыты чыкканчы әйтәләр, бугай. Кайчагында ай буе шул чиле-пешле җырны тыңлыйсы була. Кайчан туктатырлар икән дип йөрисең.

Менә мин боларны төнлә язып утырам. Күптән уйлап йөри идем бу турыда. Безнең буын “Татарстан” радиосын тыңлап үсте. Андагы тәртипләр безгә бик ошый иде. Шулар белән чагыштырып карыйм да: ”Әч-түч, Бибкәй кош!” - дип җырлап җибәрәсе килә.

Хәзер радио-телевидениегә акчалы кеше генә үтеп керә ала. Әвәле ”Татарстан” радиосы дүшәмбе саен үзешчәннәргә күпмедер эфир вакыты бирә иде. Телевидение дә үзешчәннәрне районлап-районлап чакырып ала, анда барып чыгыш ясау үзе бер бәйрәм шикелле була иде. Хәзер бетте, ”Җырлыйк әле”не исәпкә алмаганда, чакыручы юк. Әле ярый, өч-дүрт елга бер, район җитәкчеләре тырышлыгы белән, отчет концертлары куярга берәр мәдәният сараена барабыз. Талантлы яшьләребезне башкала халкына күрсәтәбез. Дөрес, хәзер төрледән төрле фестивальләр оештыралар, әмма анда катнашучылар саны меңләгән булу сәбәпле, күбесе җиз иләктән иләнеп, төшеп кала. Хәтта ки, лаеклы булсалар да... Бер көнлек гала-концертка кемне генә кертеп бетерсеннәр? Нигә шуны бер өч көн ясамаска инде!? Акча юк. Мәдәнияткә барып терәлгәч, һәрвакыттагыча, акча җитми. Ярар, туктап торыйм әле... 


Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә ИМАМИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 27.08.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»