поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.08.2011 Авыл

Бай туганлы Байтуган

Оптимальләштерү - авыллар, кешеләр, ил язмышы хәзер. Акны-караны аермый таптап китә торган шушы тәгәрмәч астында калмас, мөстәкыйль булу өчен нәрсә эшләргә соң? Хәзерге болгавыр заманда авылларда халыкка эш бармы?! Хуҗалар бу турыда нәрсә уйлыйлар икән?

Шушы сорауларны Камышлы районы Байтуган авыл җирлеге җитәкчесе Зөфәр Әбүзәр улы КАШАПОВка бирәбез.

 

- Авылда гомер буе эшләп торган унберьеллык мәктәбебезне башлангыч мәктәп итеп калдырып, өлкән сыйныф укучыларын Камышлы мәктәбенә көн саен автобус белән йөртергә исәплиләр. Әлбәттә, мин үзем дә, ата-аналар да  моңа каршы. Мәктәбебезне яптырмас өчен, нинди чарага да риза, чөнки башлангыч мәктәп тора-бара барыбер ябылачак. Шулай әкренләп авылыбызның киләчәк тормышына нокта куела, - дип  башлады сүзен хуҗа.

 

Әбүзәр әфәнденең сүзләрендә хаклык бар. Ерак барасы да юк. Байтуганнан берничә чакрым ераклыктагы, заманында терлекчелек, иген игү белән дан тоткан Кызыл Яр, Алтынтау авылларының таркалуына әле дә йөрәк әрни. Дөрес, беренчесендә өлкән яшьтәге берничә кеше яшәп  ята әле. Шушы картлар да бакыйлыкка күчсә, авыл бөтенләй юкка чыгачак. Матур табигатенә кызыгып, зур акчалы берәр бай шунда үзенә коттедж салып куйса гына инде...

 

Байтуган авылы өч өлештән тора. Аның беренче өлешендә - татар, икенчесендә - рус, өченчесендә чуваш халкы яши. Шушы авыллар арасында гомер-гомергә дуслык, татулык хөкем сөрә. Динебезгә, телебезгә, милләттебезнең тамырына балта белән чабарга маташкан заманда да шушы өч милләт вәкилләре бер-берсенең гореф-гадәтләрен, төрле йолаларын хөрмәт итеп, кунакка йөрешеп, ярдәм итешеп яшәгәннәр.

 

- Хәзерге заманда татар яшьләре башка милләт кешеләре белән гаилә корып яшәүне дә читкә куймый бит. Хәйран инде, шушы өч авыл нишләп укмашып-берләшеп бетмәде икән?

 

- Әлегә кадәр андый хәлнең күзәтелгәне булмады. Киләчәктә дә шулай булыр, Алла боерса. Шунысы гына кызганыч, мәктәбебездә дәресләр гел рус телендә генә алып барылды.  Татар балалары рәхәтләнеп үз телләрен өйрәнә алмадылар. Шуңа күрә алар әдәби телне белмиләр.

 

- Авыл хәзер ничек яши?

 

- Аллага шөкер,  Татар Байтуганы өстендә моңлы азан тавышы тынганы юк. Ике катлы мәктәптә 70 тән артык укучы белем ала. Балалар бакчасында 24 бала тәрбияләнә, уннан артыгы чиратта тора, чөнки урыннар җитеп бетми. Авылда ике фельдшер-акушерлык пункты, социаль бүлек халыкка ярдәм күрсәтә. Уфа юлында ике кунакханәбез, ике Мәдәният йорты, ике китапханә эшләп тора. Шулай ук тегермәнебез дә бар. Шушы объектларның барысында да авылдашларыбыз хезмәт итә. Булат Минаҗевның җаваплылыгы чикләнгән ”Байкомсервис” крестьян-фермер хуҗалыгында игенчеләр, терлек караучылар, сыер савучылар эшли. Шәхси хуҗалыкларга терлек асрау өчен хөкүмәттән субсидияләр бирелә хәзер, шуңа күрә халык кабат терлек асрый башлады. Ике төзүчеләр бригадасы яңа өйләр  салып, искеләрен төзәтеп йөри.

 

Мәдәният дөньясына килгәндә, Мәдәният йортларында бәйрәм концертлары, төрледән-төрле темаларга багышланган кичәләр уздырыла, аларның икесе дә  заманча аппаратура белән тәэмин ителгән. Җәй башында Сабантуй үткәрми калганыбыз юк. Китапханәләрдә татар, рус, чуваш телләрендә китаплар җитәрлек, яңа газета-журналлар да алдыралар анда.

 

Дөрестән дә, биредә эшчән, уңган кешеләр яшәгәне күренеп тора. Әнә, гөлләргә күмелеп утыручы бакчаларда умарта оялары тезелеп киткән. Ә хуҗалары иртән-иртүк инде олы юл чатына барып басканнар, бал саталар, башкаларының кайсы печәнгә, кайсы башка эшкә ашыга.

 

Һәр авылның киләчәге аның кешеләренең тырышлыгына бәйле. Тугайларда аунап, йөгерек чишмә суын эчеп, катыклы токмач ашап, яшьли авыл эшенә күнегеп үскән Зөфәр Әбүзәр улы Кашапов кебек җитәкчеләр һәм аның замандашлары тырышлыгы белән авылны таратырга бирмәсләр, дип ышанасы килә.

 

Байтуган авылы, Камышлы районы.

 

Рәсемдә: Зөфәр Әбүзәр улы Кашапов


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 26.08.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»