|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2011 Дин
Гает көнеБу бәйрәм Ураза тәмам булганнан соң өч көн дәвам итә. Ул Ураза һәм Фитыр бәйрәме дип тә йөртелә. Бәйрәмнең беренче көнендә мөселманнар, мәчеткә җыелып, Гает намазын укыйлар. Намазга кадәр фәкыйрьләргә фитыр сәдакасы бирелә. Җылы, йомшак ятакларында изрәп, мес-мес йоклап яткан игезәк оныклары Айдар белән Хәйдәрне Галим бабай бүген бик иртә уятты.
— Балалар, уяныгыз! Бәйрәм көнне озак йокламыйлар, — диде ул, оныкларының башларыннан сыйпый-сыйпый.
«Бәйрәм» сүзен ишетүгә, Айдар белән Хәйдәр урыннарыннан бер үк вакытта сикереп торды. Күз төпләрен угалап торган малайларга карап:
— Хәерле иртә, балалар! Ураза бәйрәмебез мөбарәк булсын! — диде Галим бабай.
Балалар бабаларынча әйтергә тырышып:
— Хәерле иртә, бабакай. Бәйрәмебез бергә-бергә күңелле узсын! — диделәр.
— Кысталган булсагыз, әүвәл йомышларыгызны йомышлап алыгыз. Аннары ваннада алмаш-тилмәш бик һәйбәтләп юынып чыгарсыз, — диде Галим бабай. — Гает намазына пакьләнеп бару мәслихәт.
— Аннан соң мәчеткә барабыз, иеме, бабакай? — диде Айдар, күзләрен челт-челт йомгалап.
— Юк, башта Гает коймагы ашыйбыз әле... Шулай бит, бабай? — дип, Хәйдәр сораулы карашын бабасына юнәлтте.
— Ашыкма, балам, — диде аңа бабасы. — Гает коймагы белән мәчеттән кайткач сыйланырбыз. Әнә, әбиегез, коймагым тәмле генә була күрсен инде берүк дия-дия, күптәннән хәстәрләнеп йөри...
Малайлар бер-бер артлы юынып чыктылар да чиста, пөхтә киемнәрен киделәр.
— Бу матур түбәтәйләрне сезнең башларыгызга үлчәп теккәннәр диярсең, бигрәкләр дә килешә инде үзегезгә, — дип Галим бабай оныкларының аркаларыннан сөеп-сөеп алды.
— Бабакай, мин әзер. Киттекме инде мәчеткә? — диде Айдар бераздан.
— Китмичә тор әле. Минем ашыйсым килә, — диде Хәйдәр. Шулай диде дә бабасына карады:
— Капкалап алырга ярыйдыр бит, бабакай?!
— Әбиегез прәнник-кәнфитләрне, җиләк-җимешләрне өстәлгә әзерләп куйган инде әнә. Аларны өстәл өсте матур булып торсынга гына куймагандыр, шәт.
Аларның шулай сөйләшүләрен ишетеп торган Гайшә әби:
— Әйдәгез, утырышыгыз, — дип, елмаеп, өстәл янына дәште. Аннары: «Бәйрәмебез мөбарәк булсын!» дип тә өстәде.
— Бергә булсын, әби! — диештеләр балалар.
Галим бабай да, Айдар белән Хәйдәр дә, бисмилла әйтеп, хөрмә, йөзем ише җимешләрне, төрле тәм-томнарны җиңелчә генә авыз итеп алдылар да, «Аллаһу әкбәр!» дип, урыннарыннан кузгалдылар. Кузгалыр алдыннан Гайшә әбигә дә рәхмәт әйтергә онытмадылар...
Мәчет ерак түгел иде. Шуңа күрә гает намазына җәяүләп кенә барырга булдылар. Юлда аларга үзләре шикелле пөхтә киенеп мәчеткә баручы өлкәннәр вә балалар очрады. Алар бер-берсе белән:
— Әссәламегаләйкүм! — диеп исәнләштеләр.
— Вәгәләйкүмәссәлам! — дип җавап бирделәр.
— Бәйрәм мөбарәк булсын! — Бәйрәм белән! — диешеп, бер-берсен котладылар.
Мәчеткә якынлашканда, Айдар да, Хәйдәр дә койма буенда чүгәләп утырган яисә тезелешеп басып торган сәләмә киемле әби-бабайларга игътибар иттеләр. Араларында аяксыз яки кулсыз кешеләр дә бар иде.
— Болар — ачлы-туклы яшәп көн итүче фәкыйрьләр, ярдәмгә мохтаҗ Ходай бәндәләре, — диде бабалары малайларның сораулы карашын тоеп. — Әйдәгез әле, фитыр сәдакасы биреп, сөендерик әле үзләрен...
Галим бабай шулай диде дә, кесәсеннән акча янчыгы чыгарып, хәер өләшә башлады.
Бераздан мәчет янына җыелган барча халык Гает вәгазен тыңларга әзерләнеп тын калды.
Намаз укыганда өлкәннәр үзләрен ни рәвешле тотсалар, Айдар белән Хәйдәр дә, бүтән балалар да үзләрен шулай тотарга тырыштылар. Хәзрәтнең Гает намазын укыганнан соң сөйләгән вәгазен дә Айдар белән Хәйдәр бик бирелеп тыңлады...
Кайтканда да алар җәяү кайтырга булдылар. Балалар, кайта-кайтышлый, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, бәйрәмнән алган тәэсирләрен бабалары белән уртаклаштылар. Йөзләрендә шатлык нурлары уйнаган оныкларының шулай дәртләнеп, очынып-очынып үзара гәпләшеп кайтулары Галим бабайның күңеленә, җаны-тәненә җиңелчә бер рәхәтлек вә ләззәт бирә иде...
Ләбиб ЛЕРОН |
Иң күп укылган
|