поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.08.2011 Мәгариф

Белем алу ничә сумга төшә?

"Акча белән акыл сатып булмый" дигән мәкальне күп кешенең ишеткәне бардыр. Тик, кызганыч, хә­зерге көн өчен бу әйтем актуаль түгел, чөнки һәр­нәрсәне дә сатып ала торган чорда яшибез. Шул исәптән акылны да. Хәзер яхшы белем алыр өчен дә шактый күп акча түгәргә кирәк бит.

Чынга ашмаган хыял

 

Күптән түгел Казандагы бер югары уку йортын ике ел элек тәмамлаган дустым белән очраштык. Озаклап сөйлә­шеп утырдык. Мин вуздагы яңалыклар белән бүлештем. Ул үзенең "олы тормыш"тагы проблемалары турында сөйләде.

 

Дамир гомер буе юрист булырга хыялланды. Мәктәптә укыганда ук киләчәктә кирәк булачак фәннәр буенча репетиторларга йөрде. Укуны алтын медальгә тәмамлады. Хыялын тормышка ашырыр өчен көченнән килгәннең барысын да эшләде. Югары уку йортларының берсенә документлар тапшырды. Тик укырга керә алмады. Акчасы җитмәде.

 

Ул елны Дамир әти-әнисенә бары тик: "Укырга керә алмадым", – диде дә бер ел эшләп, икенче елга укырга кереп караячыгын әйтте. Шөкер, керә алды, әмма үзе хыялланган факультетка түгел. Шуңа күрәдерме, укыганда аның билгеләре "өчле"­ләргә төшеп бетте, белем алу теләге тәмам сүнгән иде. Көчкә-көчкә югары уку йортын тәмамлады да танышлары аша эшкә урнашты. Әмма шулай ук үз белгечлеге буенча түгел. "Бүген мин яхшы яшим. Хезмәт хакым да әйбәт, тормыш иптәшем дә бар. Тик кайбер вакытта уйланып калам: юристлыкка укырга керсәм, тормышым бөтенләй икенче булыр иде бит! Хәзер мин хыялланырга куркам. Балаларым белән дә шундый хәл булмасын өчен, бүгеннән үк акча җыярга кирәк", – ди Дамир.

 

Сессия – уңыш чоры

 

Ришвәтчелек проблемасы, кызганычка каршы, булды, бар һәм булачак. Бердәм дәүләт имтиханын гамәлгә керт­кән вакытта түрәләр: "Риш­вәтчелек бүтән булмаячак!" – дип әйткәннәр иде. Ә ул, киресенчә, тагын да җәелеп китте: акча биреп яхшы баллар алу ысулы мәктәпләргә күчте.

 

Ришвәт алу укырга кергәч тә дәвам итә. Дөрес, имтиханнарны үз белемнәре белән бирүче студентлар да бар. Тик аларга да кайчакта акча чыгарып салырга туры килә. Чөнки кайбер очракларда укытучылар, үз фәннәрен бирдерер өчен, билгеле бер суммада акча таләп итә яки бүләк сорыйлар. Ризалашмый кая барасың? Билге аласы бар бит!

 

Ә иң "акчалы" вакыт – сессия. "Трай" тибеп йөрүче һәм семестр буе тырышып укучы студентлар бер "казан"да кайный торган вакыт бу. Чөнки алларында бер максат – сессияне ябу. Танышым Рамил, мәсәлән, укырга йөрми диярлек. "Мине монда әти-әни укырга керт­те. Югары белем алырга теләмә­гән идем", – ди егет. Шуңа күрә уку вакытында ул эшли, ә сессия килеп җиткәч, ничек булса да аны ябарга тырыша. Аның фикеренчә, күп укытучыларны сатып алып була. Кемгәдер акча кирәк, кемгәдер – аерым бүләк­ләр. "Аларны аңлап була, шулхәтле нервы бетереп, кечтеки хезмәт хакы ал әле син! Бөтен кешенең дә яхшы яшисе килә", – ди Рамил.

 

Сатып алу очсызрак

 

Хәзер курс эшләрен, рефератларны сатып алып булган сыман дипломны да алып була бит. Бу да үзенә күрә бер ришвәт. Ниндиен генә эшләмиләр аның. Акчаң гына булсын. Кайберәүләр өчен диплом сатып алу биш ел буе вузда укуга караганда арзанракка да төшә. Түләп уку елга 35-40 мең сум торсын ди. Димәк, биш елга 200 мең сум чыга. Ә ялган дипломны 50-100 мең сумга сатучылар да табыла икән.

 

Белемне сатып алып була. Тик ул "белем" алга таба башкаларга зыян китермәсен иде...

 

Римзил ВӘЛИЕВ, "Азатлык" радиосының Казан бүлеге җитәкчесе:

 

– Ике тапкыр югары мәк­тәпнең көндезге бүлеген тәмамласам да, ришвәт биргәнем булмады. 30-40 ел элек танышлык, туганлык, якташлык кебек "блат" кулланыла иде. Ләкин моның хилаф эш икәне аңлашылды. Керү имтиханы, сессия өчен түләү, күчтәнәч китерү бары тик аңгыра, надан бала ата-аналарының мәҗбүри гамәле. Андый чакта "салым" бирү гафу ителергә мөмкин. Ә инде хәзерге имтиханны, зачётны сатып алу – хурлык. Надан килеш диплом алу – куркыныч җинаять. Моны гафу итеп булмый. Әгәр кайбер укытучы ришвәт алу өчен билге куймый, махсус газаплый икән, мондый очрак хакында милициягә хәбәр итеп, укытучыны суд эскәмиясенә утыртырга кирәк. Ә студент­лар тырышыбрак укысын. Укымыйсың икән, штраф түлә!

 

Луиза Әмирова, "Син – минеке, мин – синеке" тапшыруы алып баручысы һәм редакторы:

 

– Баштан ук лекцияләргә йөрмәячәген, сессияне акча белән ябачагын белеп, югары уку йортына кергән кешеләрне аңламыйм. Алар бу урынга күпкә лаеклырак егет-кызның урынын алалар бит. Үземнең беркайчан да имтихан, курс эше, диплом эше өчен акча түләгәнем булмады. Минемчә, югары уку йортына кергәнсең икән – укырга кирәк. Үзебез ришвәт бирергә риза булгач, аны алучылар табылачак, әлбәттә.

 

Альберт ИСМАИЛ, автор-башкаручы:

 

– Ришвәтне гомеремдә бер тапкыр гына биргәнем бар. Мин укыган чакта ришвәтчелек юк иде. Тик көннәрнең берсендә яңа укытучыбыз үз "кагыйдәләрен" кертеп, оныгына сәпид сорады. Имтиханымны бирә алачагыма ышансам да, укытучы сынауга кертмәде. Төркемебез белән җыелышып "бүләк" алырга туры килде.


Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»