поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.08.2011 Мәдәният

Арча ягы бигрәк матур...

Бөек шагыйребезнең туып үскән җирләрендә булып кайтканнан соң туган кайбер уй-фикерләр

Миңа элеккеге елларда, Казаннан тыш, Татарстанның берничә шәһәрендә һәм авыл районнарында – Яр Чаллыда, Нурлатта Алабугада, Байлар Сабасында, Теләчедә булырга туры килгән иде. Шул чорларда ук бу шәһәрләрнең һәм авылларның төзеклегенә, матурлыгына, чисталыгына сокланып бетә алмаган идем.

 

“Бердәмлек”не җентекләп даими укып баручылар бу очрашулар турында тәфсилләп язылган язмаларымны да, бәлки, хәтерлиләрдер.

 

Ә менә бу юлы безне, Татарстанның Матбугат көненә багышланган чараларда катнашу өчен чакырылган Россия төбәкләрендә татар телендә нәшер ителүче газеталарның баш мөхәррирләрен, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган ягына – атаклы Арча районына алып бардылар.

 

Делегациябезнең җитәкчесе, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте директоры Айдар Сәлимгәрәевнең әйтүенчә, бу тикмәгә генә түгел иде, әлбәттә.

 

- Милли мәдәниятебезнең бишеге булган, бөек татар  шагыйре Габдулла Тукайның Ватаны – туган Арча ягы һәркемгә, аеруча республикабыздан читтә, еракта яшәүче күпсанлы ватандашларыбызга кадерле һәм якын. Бу очрашу-күрешү сезне, татар журналистларын, яңа иҗат уңышларына җилкендерер, дип өметләнәбез, - диде ул.

 

Менә без Арча районы биләмәләренә кереп барабыз. Юлның ике ягында да яхшы итеп эшкәртелгән кырлар-басулар җәйрәп ята. “Арча” дип язылган, зәвык белән эшләнгән панно янында безне кулларына тальян гармуннары, татар гадәте буенча бавырсак тоткан, милли киемнәргә киенгән егет-кызлар каршы ала. Тәмле бавырсакны авыз итеп, бераз биешеп,

 

Арча якларына карыйм,

Дустым Арча ягында

Арча ягы бигрәк матур

Кош сайраган чагында...

 

дип җырлашып алгач, шәһәр уртасында урнашкан администрация бинасына килеп, муниципаль район башлыгы Алмас Нәзиров белән очраштык.

 

Әле яшь булса да, тормышта шактый бай тәҗрибә тупларга өлгергән җитәкче менә ун ел инде район белән җитәкчелек итә икән. Моңа кадәр унике ел дәвамында Арча урман хуҗалыгын җитәкләп, аны республика дәрәҗәсендә алдынгылар рәтенә чыгарган бу башлык, туры килгәндә һәрвакыт: “Кеше үзе артыннан якты эз калдырырга тиеш,” – дип кабатларга ярата.

 

Ул эшләгән чорда урманчылар яшәгән Үрнәк бистәсендә яңа, матур урамнар калкып чыга, җитәкче күп кешеләргә яңа йортлар төзергә дә ярдәм итә. Яңа Наратлык авылы барлыкка килә. Ә аның инициативасы буенча кечкенә Тукай җиләк җыярга йөргән урманнар Тукай урманнары дип аталып йөртелә башлый. Шуңа да Арча урман хуҗалыгы коллективы аңа бик тә рәхмәтле. Биредә яшәүчеләр һәм эшләүчеләр әле хәзер дә үзләренең элеккеге җитәкчеләрен яхшы сүз белән искә алалар.

 

Соңгы ун ел эчендә Арча районы зур үзгәрешләр кичергән. Алар белән сокланмыйча мөмкин түгел. Барысы да Алмас Нәзировның акыл белән җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә эшләнгән. Ул тарихи дөреслекне кайтару өчен дә күп көчен куя, һәм Арчага, ниһаять, яңадан шәһәр статусы бирелә.

 

Без шәһәр урамнарының төрледән-төрле чәчәкләр белән бизәлүенә сокландык. Ә биредә яшәүчеләр моңа күнеп беткәннәр инде, бер дә исләре китми. Бу шулай булырга да тиеш кебек. Алмас Нәзиров уйлаганча, кешене матурлык аша тәрбияләү - иң үтемле чараларның берсе. Чисталык һәм матурлык булган урында һич тә начарлык эшләү мөмкин түгел. Бары тик яхшылык кына эшлисе, башкаларга һәм үзеңә файда китерәсе генә килеп тора.

 

Урамнарга чәчәк клумбалары ясарга биредәге халыкны нәкъ Алмас Нәзиров үзе өйрәткән. Ул бер төркем җитәкчеләрне күптәннән чәчәкләр үстерү һәм алар белән урамнарны бизәү белән шөгыльләнүче Актанышка тәҗрибә артыннан җибәрә. Ә хәзер инде башкалар арчалыларның тәҗрибәсен өйрәнергә килә.

 

Чәчәкләр генә түгел, башка тармакларда да эшләр чәчәк ата башлый. Район белем бирү, социаль көнкүреш объектлары, фатирлар төзү буенча да Татарстанда алдынгылар рәтендә бара.

 

Алмас Нәзиров җитәкчелегендәге еллар илдә һәм җәмгыятьтә башланып киткән зур үзгәрешләргә дучар ителә, аларның яхшы яклары белән беррәттән күп начарлыгы да калкып чыга. Элеккеге тормышның асты өскә килә, районда күмәк хуҗалыклар таркала, күпсанлы предприятиеләр һәм оешмалар яңача үзгәртелгәч, аларда эшсезлек проблемасы барлыкка килә.

 

Ә бөтен тирә-юньгә таралган финанс кризисы, тиңнәре булмаган үткән еллар  корылыгы Арча районын да зур сынаулар алдына китереп куя. Ләкин район артык зур югалтуларсыз гына бу кыенлыкларның барсын да җиңеп чыга ала. Инвесторлар ярдәмендә терлекчелек биналары яңартыла, яңа көчле тракторлар, комплекслар сатып алына. Бүгенге көндә Арча районы Татарстан Республикасында иң күп сөт җитештерүчеләрнең берсе булып санала. Районның башка тармакларында да  уңышлар шатландырырлык.

 

Арчада эшкуарлык уңышлы гына тормышка ашырыла. Район башлыгы Самара өлкәсенең атаклы Гали авылына үзләренең берничә яшелчә үстерүчеләре делегациясен алып барып, аларның тәҗрибәсен өйрәнеп кайтканнан соң, җирле хуҗалыкларда теплицаларда яшелчә үстерү тагын да киң колач ала. Нәтиҗәдә биредәге кибет киштәләрендә ел әйләнәсендә үзләрендә үстерелгән төрледән-төрле яшелчәләр бетми, гел сатылып тора.

 

Минем Самара өлкәсендә нәшер ителүче “Бердәмлек” татар газетасыннан икәнлегемне белгәч, Алмас әфәнде галилеләрнең уңганлыгына, булганлыгына  соклануын тагын бер кат белдерде. Шулай эшләгәндә һәм яшәгәндә генә уңышка ирешеп була, дип ышана ул.

 

- Без районыбызда бик күп төзелеш эшләре алып барабыз, - дип сөйләде безгә Алмас әфәнде. – Үткән елда гына без соңгы 10 ел эчендә төзелгәннәрдән күбрәк төзегәнбездер. Сугыш ветераннарының барсын да яңа фатирлар, йортлар белән тәэмин иттек. Мин моңа аеруча шатланам. Зур төзелеш алып барганда гына безнең киләчәгебез булачак.

 

Без, татар журналистлары, район җитәкчесенең матур, чын татарча сөйләвен тыңлап, сокландык. Ул Арча төбәгенең горурлыгы, булган татар халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның күп шигырләрен яттан белүе белән дә безне таң калдырды. Аның тел буенча махсус белеме булмаса да, җиде сыйныфны татар мәктәбендә укуы аңа туган телебезне яратырга, ныклап өйрәнергә мөмкинлек биргән. Бу, теләк булса, һәркайсыбызның татар телендә камил сөйләшергә һәм аралашырга булдыра алуына бер дәлил булып тора түгелме?

 

Ә инде шушы очрашудан зур канәгатьләнү алган татар журналистлары Яңа Кырлай авылына барып, андагы Габдулла Тукай музей-комплексының шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын яктырткан бай экспозициясе белән якыннан танышканнан соң, үзләре өчен тагын да зур ачышлар ясадылар. Шушы сукмаклардан кайчандыр кечкенә Тукаебыз үзе йөргән бит.

 

Музей каршында бирегә килүчеләрне Тукай һәйкәле каршы ала. Әйтерсең, шушы йортка керер алдыннан шагыйрь ял итәргә уйлаган.

 

Кырлай музей экспозициясе шагыйрьнең бөтен тормыш юлын гәүдәләндерә: экспонатлар арасында Тукайның үзе исән чакта басылган китаплары, аның туганнары һәм дусларының шәхси әйберләре, Казанның “Болгар” кунакханәсендәге җиһазлары бар. Без килгән көнне дә музей комплексына экскурсиягә килүчеләр, гадәттәгечә, бик күп иде. Әнә ерак Әлмәт шәһәреннән дә берничә зур автобуска төялешеп, мәктәптә укучы балалар килгән. Алар шаулашып, безнең алдан гына музей залларына кереп киттеләр.

 

Экскурсиябез барышында мин Тукай музееның бүгенге директоры Тәлгать әфәнде Гомәров белән танышып, бераз гына булса да сөйләшеп алырга өлгердем. Аның “Татарстан яшьләре” газетасында дөнья күргән кечкенә Тукайны үз гаиләсенә тәрбиягә алган Сәгъди абзыйның Кырлайдагы йорты турындагы язмасын үзебезнең “Бердәмлек” газетасында да күчереп бастыруыбыз турында әйттем. Музей экспонатларының яшь буынны тәрбияләүдә чиксиз зур әһәмияте булуын да билгеләп үттем.

 

Тәлгать әфәнде үз чиратында миңа Габдулла Тукайның Татарстан китап нәшриятында өч (татар, рус, инглиз) телдә басылган “Су анасы” әкияте  китапчыгын бүләк итеп, анда минем ике  яшь тулып килгән оныгыма “Сафия сеңелем! Тукай шигырьләрен укып зур кеше булыгыз!” - дип үзенең теләкләрен дә язып бирде.

 

Амин, шулай була күрсен иде инде! Ә без Сафия кызым белән, ул бераз үсә төшкәч, Тукайның шигырьләрен үзе укып, үзе аңлый башлагач, бирегә, һичшиксез, килербез әле.

 

“Алтын тарак” тапканда да Сафия кызымны, Тукай бабасы әйткәнчә, һич тә “иясе юк” дип кеше әйберенә тимәскә кирәклеген өйрәтеп, чын татар кызы итеп тәрбиялисе иде!

 

Менә шушындый уйлар белән, Тукай кайчандыр туган, яшәгән Арча якларында булуыма инде берничә ай үтеп китсә дә, әле бүген дә һаман шул истәлекләргә күмелеп яшим кебек. Менә шушы үз шатлыгымны, үз фикерләремне яраткан “Бердәмлек” газетасын укучыларына да җиткерәсем килгән иде. Быелгы Тукай елында аларга да Арчада Тукай туган, яшәгән якларда булып, барсын да үз күзләре белән күрергә, шатланырга насыйп булса иде. Татар кешесе өчен моннан да зуррак шатлык, куаныч бармы икән?

 

 

 

 

1

 

 

2


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 34 | 20.08.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»