поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.08.2011 Милләт

Авыл язмышы, тарихи хәтер...

Түбән Новгород өлкәсе татар авылларының дүрт гасырлык һәм аннан да озынрак тарихы бар дибез. Шул гасырлар дәвамында бабаларыбыз бу җирләрне эшкәрткәннәр, төзекләндергәннәр, яклаганнар, тормыш итү өчен уңайлы шартлар тудырганнар. Бүгенге авылларыбыз - бик күп буыннар хезмәте, тырышлыгы, киләчәккә омтылган хыялы, өмете. Ниндиләр соң алар, Нижгар краеның татар авыллары? Ничек яшиләр? Киләчәктә аларны нәрсә көтә? Районнар һәм авыллар җитәкчеләре “Туган як”ның “Түгәрәк өстәл”е янына җыелып нәкъ шул сорауларга җавап эзләделәр, фикер алыштылар.

Сүз башлап “Туган як” редакторы Рауф АБДУЛЛИН әлеге сорауларга кагылган кайбер мәсьәләләргә тукталып китте.

 

 - Бүгенге очрашуга Россия Президенты Дмитрий Медведевның Владимир шәһәрендә галимнәр белән очрашуы, анда әйткән сүзләре сәбәпче булды, - дип сөйләп китте Р.Абдуллин. - Үзенең чыгышында ил башлыгы Россиянең 1150 еллыгын бәйрәм итүгә, шул уңайдан Россия тарихын тирәнрәк өйрәнүгә басым ясады. 2012 елны Россия дәүләтчелеге елы, Россия тарихын өйрәнү елы дип игълан иткән указга кул куюын да белдерде ул.

 

 Һәм тагын. Галимнәр фикеренчә, Россия беренче мәртәбә телгә алынган документта өч халык – русичлар, кривичлар һәм мещера телгә алына. Мещера – Нижгар крае мишәрләренең борынгы бабалары. Димәк без, нижгар татарлары, Россия дәүләтенә нигез салучыларның дәвамы, варислары булабыз. Һәм бу факт тарихыбызны өйрәнү, аны пропагандалау, дәрәҗәбезне күтәрү өчен яңа мөмкинлекләр ача.

 

 Икенчедән, Түбән Новгород өлкәсе татар авылларының 400 еллык юбилейларын билгеләп үтү проекты халык хуплавы белән тормышка ашырыла. Унга якын авыллар, барысыннан да элек Сафаҗай, Зур Рбишча, Камка, Шөбиле, Кочко-Пожар һәм Рангы буе авыллары юбилейлы даталарын билгеләп үттеләр инде. Әле Мөтеравыл, Пашат әзерләнә. Шул уңайдан авылга, тарихка игътибар арта, төзекләндерү эшләре башкарыла, яшь буын патриотик тәрбия ала. Бүген бу аеруча урынлы, бик мөһим чаралар, аларны дәвам иттерү, яңа дәрәҗәгә күтәрү юлларын уйлаштырасы иде.

 Өченчедән, соңгы егерме ел дәвамында илдә барган үзгәртеп корулар татар авылларына да көчле йогынты ясады. Авылларыбыз нык үзгәрде, халыкның аңы, менталитеты, яшәү рәвеше дә башка бүген. Тик бу яңа тормыш шартларында татарлыгыбызны, рухи, милли кыйммәтләребезне саклый алырбызмы? Гомумән, авылларыбызны ни көтә? Әйдәгез шул хакта да фикер алышыйк.

 

 Рәшит ЖАДИХАНОВ, Кнәген районының Белка авылы хакимияте башлыгы:

 

 - Мин үзем укытучы, Ыргу авылы мәктәбе директоры булып байтак еллар эшләдем. Мәктәп ябылды, хәтта башлангыч мәктәп итеп тә саклый алмадык. Әле 19 бала автобус белән Озёрки һәм Воскресенское мәктәпләренә йөри. Ана телебезне факультатив формада укыту мөмкинлеге бар.

 

 Авылыбыз шактый зур, төзек. Ут, су, газ бар. Клуб эшли. Ләкин мәктәпсез авылның яме китте. Татар теле югала бара, тик авыл мәктәбендә белем алып өлгергәннәр генә татарча сөйләшә дә инде. Мәдәни тормыш та сүнә, чөнки фольклор кичәләре, рамазан концертлары кебек чараларны элек мәктәп оештыра иде.

 

 Бүген авылны шәһәр тота. Ыргу тик җәен генә тулы тормыш белән яши. Дөрес, урамда татар сүзе сирәк яңгырый, сиксән яшьлек әбиләр дә оныклары белән сөйләшер өчен рус телен өйрәнәләр.

 

 Авылыбыз динле. Мәчет бар, әле рамазан ае, күпләр ураза тота, мәҗлесләр үткәрә. Бик әйбәт, ләкин тагын ничә ел шулай булыр? Балалар тумаган, мәктәп булмаган авыл өметсез күренә.

 

 Тагын бер бәла – Урта Азия, Кавказ халыкларының үрчүе. Алар күбәүләр инде. Аларның тарихы да, культурасы да, йолалары да юк. Урлашалар, сугышалар, беркемне дә ихтирам итмиләр. Аларга урысның да, татарның да тарихы кирәкми. Менә шундый чуар, нәселсез-нигезсез халык килеп тулыр бушап калган авылларга. Һәм туган җирнең киләчәге турында уйлашканда безгә моны да күз алдында тотарга кирәк.

 

 Авылыбызның киләчәге борчый, билгеле. Яшьләр шәһәрдә. Ыргу дачниклар поселогы булып яшәр күрәсең.

 

 Равил САЛЕХОВ, Мәдәнә авылы хакимияте башлыгы:

 

 - Тарихыбызга игътибар арту мине аеруча сөендерә. Совет елларында күп фәннәрне укыдык, ә авыл тарихын өйрәтүче булмады. Бүген китаплар бастырыла, музейларыбыз эшли. “Туган як” газетасы бик күп мәсьәләләргә күзләребезне ачты. Бүгенге яшьләр Түбән Новгород татарлары тарихын белеп үсәләр – шунсы яхшы.

 

 “Рәшидә” мәчетендәге музей үзен чын татар-мишәр музее итеп танытты инде. Халкыбыз тормышына кагылган бик күп мәгълүмат тупланган. Шуның бер экспозициясен авылыбызга, авылдашларга багышласаң, мәгълүмат тулырак булыр иде дип уйлыйм, чөнки биредә тарих кына түгел, хәтер дә саклана.

 

 Өстән карасаң, авылларыбыз балкый - таш йортлар, ак, яшел калайлы матур түбәләр. Сокланып туймаслык. Ләкин эчтән карасаң – күңел сыкрана. Авыл буш, алты йөз йортның өчтән бер өлешендә генә даими яшәүчеләр бар. Авылда пенсионерлар гына кала бара. Безгә, бердәм булып, авылларны саклау мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Идарә итүчеләр, шул исәптән партияләр җитәкчеләре дә, кичектермәстән авылны коткару, авылны торгызу программасын кабул итсеннәр иде.

 

 Узган гасырның җитмешенче елларында авылны шәһәр дәрәҗәсенә үстерүне күздә тоткан планнар тормышка ашырылды. Шул чорда авыл төзелде, авылга ут, су, телефон килде, юллар салынды, авыл хуҗалыгы аякка басты. Бүген дә шундый программа кирәк. Тик бүгенге ил хөкүмәтенә авыл кирәкме икән?

 

 Рафаил ИЛЬЯСОВ, Яндавишча авылы хакимияте башлыгы:

 

 - Билгеле инде, проблемаларыбыз уртак, һәр авылда шул ук ут, су, юллар, янгыннан саклану мәсьәләләре беренче урында. Барсы өчен дә авыл башлыгы җаваплы. Тик, бер уйласаң, аның мөмкинлекләре бик нык чикләнгән. Үз акчабыз булмагач, һәр эшебез район, өлкә бюджетыннан бирелгән акчаларга бәйле. Алар бик аз.

 

 Ә авылның таләпләре бүген мәртәбәләп үсте. Әле авыл электр энергиясе, су, газ белән күбрәк файдалана. Һәр йортта автомашина булу сәбәпле юллар тиз туза. Өчкүлдә, мәсәлән, 270 йорт, ә җәй көннәрендә халык өчләп, дүртләп арта. Һәм авылга бу – өстәмә йөк. Гомумән, мәскәүчеләр, кайбер очракта, авылның иждивенецлары.

 

 Димәк, Мәскәүдә, гомумән, шәһәрдә яшәүчеләр авыл чыгымнарының үзләренә тигән өлешен үзләренә алсын иде. Һәм мондый юнәлештә эшли башладык инде.

 

 Авылның киләчәге бармы? Элекке, классик рәвештә ул беркайчан да булмас инде. Күмәк хуҗалыкларның таркалуы, мәктәпләр ябылу, яшьләрнең шәһәрдә туплануы авылны кешесез итте. Шул ук вакытта элек шәһәргә китүчеләрнең оныклары, аларның балалары авылда, бабалары йортында торак төзи. Димәк, буыннар чылбыры дәвам итәр дигән өмет чаткысы бар.

 

 Мәчет-мәхәллә мәсьәләсе дә авылны, аның рухын, йолаларын саклауда үз ролен уйнарга тиеш. Мәчет тә авыл проблемаларыннан читтә калмасын, садака акчалары да изге эшкә – бабайлар мирасы булган авылыбызны саклауга, аның мәдәни кыйммәтләрен саклауга, шәкертләр укытуга тотылсын. Хөрмәтле муллаларыбызга алмаш кирәк, югыйсә телебезне генә түгел, динебезне дә югалтырбыз.

 

 Наил ХӨСӘИНОВ, Зур Рбишча авылы хакимияте башлыгы:

 

 - Өлкәбезнең рус, мордва авыллары белән чагыштырсак, безнең авыллар сокланып туймаслык. Рбишча авыллары, мәсәлән, үсә, киңәя. Агач йортлар аз калды инде. Бүгенге зур таш йортлар гасырлар яшәр дигән өмет белән салынган. Шулай да киләчәк күңелсезрәк күренә.

 

 Авылда иң яшь гаилә – 35 яшьлекләр. Өйләнүчеләр, кияүгә чыгучылар Мәскәүгә китә. Авылда калган ирләр 60 яшьтән инвалид, чөнки йокы күрмичә, ял белмичә, сәламәтлеген кызганмыйча гаиләсен, йортын кайгырта, эш кылып йөри, акча эшли – монысы инде бай авылның буыннар аша килгән чире.

 

 Минем фикеремчә, ил башлыклары, теләпме, теләмичәме, авылны бетерү планын тормышка ашыра. Бездә хәзер 112 бала балалар бакчасына чират тора, ә бакча төзергә бюджетта акча юк, рөхсәт тә бирмиләр. Димәк, кирәксенмиләр, авыл барыбер бетәчәк дип исәплиләр күрәсең.

 

 Егерме еллап инде клубыбыз эшләми. Шул арада ничә губернатор, ничә президент алмашынды, ә бина җимерелә бара. Авыл кирәксә, перспективалы дип саналса, акча табылмас идеме?

 

 Без, татар-мишәрләр, күп гасырлар дәвамында үз көчебезгә ышанып, заман авырлыкларын җиңеп, төрле системага яраклашып яшәдек. Бүген дә шулай. Башка милләтләргә караганда шушы менталитет киләчәктә дә безгә яшәү көче бирер дип ышанасы килә. Тик, шулай да, ничә буынга бу көч-дәрт җитәр икән?

 

 Наил АТАУЛЛИН, Пашат авылы хакимияте башлыгы:

 

 - Авыллар яшәсен дисәк аның үткәнен, тарихын ешрак яшьләргә сөйләп торырга кирәк. Бүгенге яшьләрнең хәтере кыска, кайчак өченче буын туганнар да берсен-берсе танымый, аралашмый, белешми инде.

 

 Соңгы елларда без бу мәсьәләгә күбрәк игътибар итә башладык. Семочки белән бергәләшеп Хәтер көннәре оештыру, авылда Сабан туйлары үткәрү традициягә керде. Әлеге җәйдә олы юл чатына Пашат дип язылган айлы күрсәткеч эшләттек. Билгеле, бу чаралар шәһәрдә яшәүчеләр ярдәме белән башкарыла. Һәм авылны карау–төзек-ләндерү, мәдәни, спорт чаралары да еш кына алар ярдәмендә оештырыла. Алдан чыгыш ясаучылар фикеренә кушылып, мин дә әйтер идем: авылны, аның милли йөзен, үзенчәлеген, телен, рухын тик шәһәрлеләр ярдәмендә, тик бергәләп кенә саклап була. Киләсе җәйдә авылның 400 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Һәм бу бәйрәмне бик кирәкле чара дип исәплибез.

 

 Хәсән БӘДРЕТДИНОВ, Мөтеравыл хакимияте башлыгы:

 

 - Безнең авыл советына тагын 17 урыс авылы керә. Кайберләрендә ике-өч йорт кына булса да, игътибар итәргә кирәк. 80 процент пенсионерлар. Төрле милләт бар. Күпчелек читкә китеп эшли – авылда эш юк. Эчәләр, шул сәбәпле үлем-китем зур. Татарда тәртип югарырак, шунсы куандыра.

 

 Безнең Мөтеравыл совет заманында зур иде, колхозны атаклы Мостафа Сабиров җитәкләде. Авылдан китеп эш кылучылар бездә булмады, бар эш колхозда. Шуңа күрә авыл XXI гасырга салам түбәле өйләр белән керде.

 

 Әле авылда газ бар. Мәскәүле яшьләр аталары йортын кайгырта-төзәтә, яңадан салдыра. Бу безнең авыл өчен яңа күренеш, өмет тудыра торган факт.

 

 Бүтән авыллардан үрнәк алып без дә Мөтеравылның тарихына күз салдык һәм 2013 елда юбилеен зурлап үткәрергә уйлыйбыз. Шул уңайдан төзекләндерү мәсьәләсенә күбрәк игътибар итәрбез.

 

 Шунсы да кызык: әле рус авыллары авыл бәйрәмнәре оештыруны таләп итә, чөнки күрәләр – сабан туйлары, юбилейлар авыл халкын җанландыра, тормыш дәрте, рухи көч өсти. Бу бит җыелып ял итү генә түгел, очрашу, берләшү, танышу, яңа гаиләләр кору мәйданы да. Минемчә, авыл бәйрәмнәрен район бюджетына кертәргә кирәк, теләнеп җыйган акчага шатлыклы бәйрәм оештырып булмый.

 

 Халит СӨЛӘЙМАНОВ, Кызыл Октябрь районы җирле үзидарәсе башлыгы:

 

 - “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләрдән генә, билгеле, проблемалар хәл ителмәс. Шулай да, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу файдага булыр дип беләм.

 

 Әйе, без авыл тормышы өчен җаваплы кешеләр. Безгә власть бирелгән, бездән сорала да. Шуның өчен авыл халкының хәлен мөмкин кадәр тулырак кайгыртырга, яхшыртырга тиешбез.

 

 Иң беренче бурыч – халыкны эшле итү. Бүген теләсә нинди инвесторны колач җәеп кабул итәргә кирәк, хөкүмәт, дәүләт авылда завод салып халыкны эшле итмәс. Моңа өмет тә юк.

 

 Әйе, бүген бала тугач ук аңа бишек түгел, ә Мәскәүдә фатир кайгырта башлыйлар инде. Офык артына күз салсак, авылның киләчәге шатлыклы түгел. Шулай да өметне өзмик. Бүген яшьләр, яшь белгечләр, гаилә фермалары һәм башка программалар эшли, алар белән тулырак файдалана белергә кирәк. Мин Мәдәнә авылын мисал итеп китермәкче булам. Анда җир бүленмәде, колхоз бердәм предприятие булып калды, милек таркалмады. Нәтиҗәдә, байтак кеше эшле булып яши. Бүген анда 67 бала мәктәптә белем ала, ә элек дан тоткан күрше Чүмбәлидә 36.

 

 Бүген өлкә хөкүмәте, “Бердәм Россия” инициативасы буенча, авылларны төзекләндерүгә шактый зур акчалар бирә, кырчылыкта, терлекчелектә яңа программаларны финанслый. Алда ниндидер яктылык бар кебек. Өметләрне өзмик. Өзәргә ярамый...

 

 Хәмзә АБДУЛКАЮМОВ, якташыбыз, Татарстан тарих институтының гыйльми хезмәткәре:

 

 - Бу очрашуда катнашуыма бик шатмын. Күптән инде Нижгар яклары авыллары тарихы белән шөгыльләнәм. Авыл язмышы – милләт язмышы ул. Ничек тә булса авылларыбызның гомерен озайтырга тырышырга кирәк.

 

 Авыллар юбилеен бәйрәм итү системага салына бара. Россиянең 1150 еллыгын бәйрәм итү тарихыбызны өйрәнүгә, нигезебезне саклауга тагын бер этәргеч булыр дип өметләнәм. Шул уңайдан лаеклы кешеләргә авылның хөрмәтле гражданины исемен бирүне рәсмиләштерергә иде. Авыл урамнарына атаклы якташларыбыз исемнәрен бирүне дә кирәкле дип саныйм. Мәсәлән, Мөтеравылның бер урамына танылган язучы Зиннәт Фәтхуллинның исемен бирергә була.

 

 Рамил САЛИХҖАНОВ, Спас районы хакимияте башлыгы ярдәмчесе:

 

 - Шундый составта “Түгәрәк өстәл” артында авыллар язмышы турында сөйләшү бик мөһим. Төрле районнарга сибелеп яшибез, ләкин кайгыбыз, проблемаларыбыз берүк. Алар бер татар авылларына гына кагылмый, алар бөтен Россия проблемасы. Һәм һәр авыл аларны үзенчә чишә, үз гомерен үзенчә озайтырга тырыша.

 

 Район башлыгы каршында иҗтимагый консультатив комиссия дә булдырдык. Һәр авылның проблемаларын, мөмкинчелекләрен өйрәнәбез, булышу юлларын билгелибез. Хакимият авылга чыга, халык белән аралаша, авыллар фикерен исәпләп бюджет төзи.

 

Әле менә бюджеттан авылларны төзекләндерүгә акчалар бирелә. Күп түгел, ләкин ярдәм. Халыкның иммунитетын көчәйтергә кирәк, авылның рухы сынмасын – шунсы бик мөһим. Авыллар бетә дип сыкранып утырудан файда юк. Без, татарлар, күпне кичергән, көрәштә, эштә чыныккан халык. Бирешмик! Бирешмәбез!

 

 Президентыбыз игълан иткән 2012 ел чараларына кушылып безгә үз планнарыбызны тормышка ашырырга тырышырга кирәк. Дини оешмалар да, милли-мәдәни оешмалар да, хакимият тә үз өлешен кертсен. Бүгенге сөйләшү нәтиҗәләрен өлкә хакимияте дә ишетсен иде.

 

Рифат ИБРАҺИМОВ, туган як тарихын өйрәнүче:

 

 - Минем фикеремчә, киләсе 2012 елны безгә туган як тарихын өйрәнү елы дип игълан итәргә кирәктер. Бу эштә мәктәпләр укучылары, тарих укытучылары, крайны өйрәнүчеләр зур активлык күрсәтергә тиештер.

 

 Әле мин Нижгар татарлары биографик сүзлегенең икенче томы өстендә эшлим. Шуны истә тотып сезгә мөрәҗәгать итәм: күренекле якташларыгыз турында язып миңа җибәрегез, лаеклы кешеләр китапка кертелсен.

 

Шулай ук мин татар-мишәр сүзлеге һәм татар исемнәре тупланмасы өстендә дә эшлим. Бу китапларга мәгълүмат туплауда да сездән ярдәм, хатлар, тәкъдимнәр көтәм.

 

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә, татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать кабул иттеләр.

 

Үз хәбәрчебез әзерләде.



Туган як
№ 34 | 19.08.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»