поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.08.2011 Җәмгыять

Бары бер сәбәп

Халидә әби пешергән коймакларын, суынмасын дип, берничә кат тастымалга төрә бара. Күршесе Рабига карчык аяктан калды, ашамыйча тамактан да язмасын тагын. Чәен дә онытмаска кирәк икән әле. Соңгы кергәндә чәе дә, вәринҗәсе дә беткән иде, мескенкәйнең.

Кайнар коймак белән чәй эчеп алса, бәлки хәлләнеп китәр иде. Ялгызы гына шул. Карар кешесе дә юк. Шулай да соңгы араларда туганнан туганының кызы ешлады. Яхшы машинага гына утыртып, Буа район үзәгенә алып барып кайтты Рабиганы. Шуннан соң Рабига карчык тәмам йөри алмас хәлдә калды. Күптән түгел Халидә күршесенең хәлен белергә дип кергән иде дә, сеңлесе: «Син, Халидә апа, артык йомышың булмаса, апай янына кереп, аны йөдәтеп йөрмә инде, гомере дә күп калмагандыр, саклыйк үзен», – дип, карчыкны чыгып китәргә мәҗбүр итте. Әмма кинәт кенә урын өстенә егылган күршесе өчен йөрәге бик сызлады Халидәнең. Ни дисәң дә, ут күршеләр булып гомер иттеләр, тәмсезләнеп яшәмәделәр. Халидәнең ире Мирза да гел булышып яшәде Рабигага. Аның да ире иде бит ул.

 

Уртак ир

 

Иртәрәк китте шул Мирза якты дөньялардан. 18е тулар-тулмас сугышка алынып, яраларын ямата-ямата шул афәтне башыннан ахырына кадәр кичеп, яңадан туган авылына кайтып урнаша ул. Өйләнә. Әмма өченче баласын тапканда хатыны Саҗидә гүр иясе була. Мирза 3 бала белән ятим кала. Сугыш аркасында кияүгә чыга алмый калган карт кызлар белән тулып торган чагы авылның. Әмма ерак күзләми Мирза, күршесе Рабиганы үзенә димли. Сәвитчә язылышып яши башласалар да, озакка бармый шул никахлары. Авыл халкы үги ана Рабиганы балаларны сөймәүдә гаепли. Балалар – Мирзаның иң йомшак җире. Ул ятимнәремне кыерсытырга ирек бирмим, дип, Рабиганы үз өенә чыгарып куя.

 

Өйгә Халидә килә. Ир белән хатын матур гомер итәләр. Балалар да үсеп таралыша. Тормышлар җиңеләеп, балалар инде үзләре картларга булыша башлаганда гына, Мирза якты дөньядан китеп бара. Болын кадәр өйдә карчык берьялгызы торып кала.

 

Ветеран фатиры балаларга кирәк...

 

Соңгы елларда күршесе Рабига белән бик якынаеп киттеләр. Сүзләре хәл-әхвәл белешүдән узмаса да, бер-берсенә күз-колак булып, ике өй арасында бик еш йөрештеләр. Рабиганың телевизор, радио кебек күңел юатырлык әйберләре юк. Халидә белеп тора дөнья хәлләрен, күршесенә дә сөйләштерә. Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан ветераннарга, ирләре сугышта булган өлкәннәргә бушлай фатирлар бирәләр икән, дигән хәбәрне дә ишеттеләр алар. Әмма карчыкларның берсе генә дә бу хәбәргә игътибар итмәде. Әйтерсең бу аларга бөтенләй кагылмый иде. Шулай тыныч кына яшәп ятарлар иде дә, соңгы араларда шәџәрдән балаларның әле берсе, әле икенчесе шушы мәсьәлә буенча кайтып төшәләр. Әтиләре белән тора башлаганда булырга тиешле ниндидер кәгазьләр эзләп, сорап, Халидәне аптыратып та бетерделәр. Әле теге атнада гына Халидәнең олы килене кайткан иде. Ул күчтәнәче, тәмле сүзләре, киленне алыштырып куйганнар диярсең. Шулай да әче телле килене сүзне тагын Халидә карчыкның авырткан җиренә борды: «Язылышмыйча да гомер иткәнсез инде, әнкәй, күршедә генә әткәйнең законлы хатыны яшәгән, бер генә дә мин-минлегеңә тимәдемени?» «Мин никахлы ирем белән гомер иттем, Ходай каршында да, кешеләр каршында да без ир белән хатын идек», – диде Халидә.

 

Бәхилләшү

 

Карчыкның куллары коймак табасын да көч-хәл белән генә күтәрә, буыннары сызлый. Аяк атларга да ишек артындагы таягы-юлдашы гына булыша. «Аллага шөкер, үз аягымда йөрим бит әле, урын өстенә калдырмасын Ходаем», – дип теләк тели-тели, карчык Рабигаларга кереп китте. Күршесе агарып киткән, яңаклары тырпаеп калган, күзләре эчкә баткан, кул тамырлары да качкан кебек тоелды Халидәгә.

 

– Әйдәле, күршекәем, коймагы үтмәсә, кайнар чәй булса да йотып җибәр. Эчеңә җылы керер. Торырсың әле, Алла боерса.

 

Рабига карчык Халидәгә якынрак утырырга ишарәләде. Хәлсезләнгән тонык тавыш белән сүз башлады ул:

 

– Бәхил бул, Халидә. Хыянәт белән яшәмәдек. Әмма балалар хыянәте урын өстенә салды мине. Шушы тыныч, бәләкәй өемдә гомерем буе яшәдем, мең шөкер Ходайга, хәзер ниндидер фатир турында сөйлиләр. Мирза белән язылышкан кәгазьне таптыралар. Мин аларга фатир алып бирергә тиеш. И-и дөньялар! Ни эшләгәннәрен белмиләр. Судлашабыз, диләр. Кем белән, ни өчен. Андый гарьлекне күрсәтмәсен инде Ходай. Соңгы күренүләрендә, җеназама да кайтмагыз, дип җибәрдем. Бүтән кешем юк бит инде, үзең беләсең. Бөтен өметем синдә, Халидә. Әманәтем бик зур. Авыл халкы белән җирләрсез. Догаларыңнан калдырма.

 

Рабиганың тонык күзләре түшәмгә төбәлде. Халидә дә, эшнең нидә икәнен аңлагач, берара сүзсез торды.

 

– Меңнән мең бәхил, Рабига. Нинди авыр вакытларда да бер-беребезгә кырын сүз дә әйтешмәдек. Безнең дуслыкны дөньяларга бүлеп бирерлек иде. Әллә нинди заман китте хәзер. Минекеләр дә бәйдән ычкынган кебек бу араларда. Спурлашып беткәннәр ди үзара. Әтиләре белән язылышмыйча яшәгәнгә, мине дә битәрлиләр. Әтиләре исән булса, туган белән туган арасына чөй кактырмас иде. Син кайгырма, Рабига, әкрен-әкрен ярдәмләшеп яшәрбез әле, Алла боерса!

 

Халидә Рабиганың юрган итәген рәтләп куйды, мендәрен дә җайлап куярга үрелгән иде, Рабиганың җансыз калган күзләре белән очрашты. Ул күзләрдән соңгы нур булып ике бөртек күз яше ялтырый иде.


НУРНИСА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»