|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2011 Җәмгыять
Хәерсезләр, яки Теләнчеләрне ватаннарына ничек кайтарырга?Шәһәр урамнарында хәер сорашучы балаларны кызганып, бер тиен дә акча бирмәскә. Юкса, сабыйларын салкында, яңгырда, эсседә интектереп, теләнергә чыгарган аналарның мондый тупас мөгамәләсен хуплаячакбыз гына. Бәлки, акча бирүче булмагач, теләнчеләр ватаннарына кайтып китәргә мәҗбүр булыр. Кеше хокукларын яклаучылар әнә шундый фикердә. Әмма, Ходай хакы өчен сәдака бир, дип ялварган кулларны күргәч, мәрхәмәтле затлар акча янчыкларын капшый башлаудан тыелып каламы соң? Теләнче балалар акчаны кызгандырып сорый белә. Бер сум, ике, биш, ун сум... Гади халык үзе дә шуннан артыгын бирә алмый. Ә тегеләр бер сумына түгел, тиененә дә риза. Чөнки шул тиеннәрдән җыелган акча ишле гаиләләрнең тормышын алып барырга ярдәм итә бит. Ул гына да түгел, кайберләре сәдака хисабына баюларын яшерми.
Берәүләр хәер сорашучы сабыйларны чын-чынлап кызганып, аларны бу хәлгә төшергән тормышны сүксә, икенчеләр аналарны гаепли.
– Аларның берсе дә мәшгульлек үзәгендә исәптә тормый, инвалид түгелләр, берсенең дә хезмәт кенәгәсе юк. Беркайда эшләмәгән, эшләмиләр һәм эшләргә дә теләмиләр. Шулай булгач, ничек итеп аларны тормышта кыен хәлдә калган, дип әйтеп була? Әлеге аналар балаларын җылы ризыктан, белем алудан мәхрүм итә. Шуңа күрә аларны җавапка тартырга кирәк,– ди ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.
Хәер сорашучыларны ачыклау өчен республикада оештырылган рейдта 25 ләп “ана” тоткарланып, кайберләренә беркетмә төзелгән. Әмма аларны тоту җиңел түгел икән. Өстәвенә, ни паспорт, ни документлары юк. Шуңа күрә кайсы ил гражданы икәнен ачыклау кыен. Алар балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторларны да алҗытып бетергән инде. Документ күчерелмәсендә фамилияләренең хәрефләрен үзгәртәләр икән. Әйтик, бер көнне ул Рахманкулов булса, икенче көнгә Кахманкуловка әйләнә. Күбесенең миграция хезмәтендә теркәлү вакыты чыккан. Шунысы кызык: яшәү урыннары буенча күбесе бер адреска тупланган. “Йөзләгән кешене пропискага керткән хуҗаларны штрафка тартырга кирәк”,– ди хокук саклаучылар. Намус белән хезмәт итсәләр, илдән ничек сөрергә, дип баш ватмаслар иде. Максатлары шул юл белән акча эшләү, ди бу проблеманы өйрәнүчеләр. Рейдта тотылганнар арасында бер яшьлек сабые белән урамга чыккан Дилорот Узокова да бар. Үзе белән бернинди документы булмагач, аны миграция хезмәтенә алып барганнар.
Кыскасы, төп бурыч – аларның барысын да илләренә кайтару. Ә ничек итеп? Менә монысы – проблема. Автобуска төяргә дә җибәрергә, дигән фикерләр бар. Әмма башта барысын бергә тупларга кирәк бит әле. “Аларның бароннарын (күбесе чегән, люли халкы), үзәктә торган җитәкчеләрен табарга кирәк. Шуңа ияреп, башкалары да кайтып китәчәк”,– дип киңәш итә Халыклар Дуслыгы йортындагы Үзбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Абдуманноп Абдусаттаров. Аның сүзләренә караганда, чит җирләрдән килеп, Казанда хәер эстәүчеләр 300 ләп тирәсе булырга тиеш. Ә менә Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе урынбасары Сәгыйть Җаксыбаев, законга үзгәрешләр кертеп кенә, андыйларга үтемле чара күрергә була, дип саный. Чыннан да, тоттың да, кудың да түгел бит. Моның өчен законлы нигез булырга тиеш. Документлар эшен барлаганчы, үз илләреннән консуллык аша соратканчы, шактый вакыт китәчәк. Бу вакытта аналарны – изоляторда, ә балаларны приютларда тотмакчылар. “Чегәннәр сабыйларын безнең балалар йортларында таба. Аларга туу турында белешмә бирелергә тиеш. Үзләренә озатканчы, 4 яшькәчә балалары булганнарны 18 нче хастаханәгә сыендырырга була. Әгәр чыгып качмасалар”, – ди ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева. Ә менә калдырып качкан очракта, аларны ана хокукыннан мәхрүм итәргә һәм балаларны гаиләләргә асрамага бирергә була, диләр. Әмма безнең чит ил гражданын баласыз калдырырга хокукыбыз юк.
Әлегә мәсьәләне миграция хезмәте аша хәл итмәкчеләр. Идарәнең чит ил гражданнарын миграция исәбенә алу бүлеге башлыгы Әнәс Шәрипов балигъ булмаган балалар белән эшләүче, теләнчеләргә беркетмә төзүче инспекторларны шул документлары белән үзендә көтә. Бәлкем, килгән җирләренә тыныч кына кайтарып җибәреп булыр. Шулай ук Халыклар Дуслыгы йортында төрле диаспора вәкилләреннән дә урамда хәер сорашырга мәҗбүр итүнең закон бозу икәнлегенә төшендерүе сорала.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|