поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.08.2011 Мәдәният

Без – Илһамлы, Әлфияле халык

Татарның дөнья күләменә танылган зур шәхесләре күп ул: галимнәр, хәрбиләр, спортчылар, сәнгать кешеләре... Кайберләре татарлыгын таный, кайберләре өчен исә милләт зур роль уйнамый. Нинди генә булсалар да, без алар белән горурланабыз, «безнеке» дибез.

Ә шулай да безгә үзебез өчен, дөнья өчен түгел, нәкъ менә татар өчен бөек булган ике олуг зат кадерле. Без аларны нигәдер беркайчан да дөнья белән бүлешергә теләмәдек – үзебез өчен генә җырлаттык, яхшымы, начармы – үзебезнеке генә итеп «консервлап» куйдык.

 

Буй җитмәслек бөеклек, олуг зат, зур талант, милли хәзинә, могҗиза, илаһи тавыш иясе, легендар шәхес – Әлфия апа Авзалова һәм Илһам абый Шакиров турында язганда кулланыла торган матур сүзләр. Аларны татар халкының легендасы, символы дип тә язабыз.

 

Бүгенге яшь артистлар да, әз генә олыгаеп баручылары да интервьюларында Илһам абыйларын һәм Әлфия апаларын тыңлап үсүләре турында кабатларга яраталар. Бәлки тыңламаганнардыр да, әмма әйтәләр икән – бик хуш. «Барс-медиа» компаниясе «Татар җыры» эстрада җыры фестивален башлап җибәргәндә дә, соңрак та, Илһам абыйны чакырып, йөзләгән артистның өен бизәгән статуэтканы тапшырды, «Татар моңы» фестивалендә дә «туй генералы» итеп аны дәштеләр – шулай итеп коммерция проектлары бөек җырчының тормышка юлламасын алды. Казанга Алсу Сафина килеп татарча җырлардан торган альбомына презентация ясаганда, «Пирамида»га Әлфия апаны чакырып, телекамераларны төбәп, аның фатихасын сорадылар. Быел әнә Ралиф Сафин Илһам абый белән Әлфия апаны авылына алып кайтып җырлатып та килгән. Бу ике бөек зат, үзләренеке генә булудан туктап, татар халкыныкына әверелгән исемнәре өчен дер калтырап тормыйлар: киләләр, күренәләр, җырлыйлар, кирәк икән – фикер әйтәләр. Иренмиләр – чакырганда гастрольгә дә чыгып китәләр. Шунысы кызык: бүгенге бай эстрада җырчылары үзләренә акча бирсә дә куаналар. Салават әнә Әлфия апа авырганда аңа «килолап кара уылдык ашаткан». Ул акча, белмим, ничек аталадыр: бүләкме, сәдакамы, хәерме, иганәме, әллә үзенә күрә шәфкатьлелек акциясеме… Югыйсә бу ике җырчы үзләре татарның иң бай кешесе булырлык дәрәҗәдә хезмәт куйганнар бит. Әмма ни кызганыч, бүгенге «шашкан» эстрада гына үзенә турылыклы хезмәт итүчеләрне баета ала, ә кичәге зәвыклы эстрада бары тик халык мәхәббәтен генә биргән. Хәер, хакимиятнең «киң күңеллелеге» аркасында фатирлы да булганнар – шуңа шөкер итәләр. Фатир гына түгел, йортлар сатып алырлык эшләгән булсалар да… Алар Президент бүләк иткән фатирда яшәүләрен ассызыклыйлар. Ә бит, уйлап карасаң, заманында иң уртакул җырчылар да ниндидер имзалар корыштырып, хатлар язып фатирлы булдылар. Аларның без хәзер исемнәрен дә хәтерләмибез дә. Белмәвебез яхшырактыр да…

 

Эстрада – үзенә күрә милләтне берләштереп, туплап торучы көч ул. Эстрада кырыкмаса-кырык төрле эксперимент аша үтеп, төрле халәт кичереп яшәп ятса да, аның асылы – татар кешесенең татарча җырлавы. Татар кешесе, татарча җырлап, милләттәшенең иң нечкә кылларын селкетә, аның бәгыренә үтеп, татарлыгын уята ала. Спортның һәм хәтта мәгърифәтнең көче җитмәгәнне гап-гади ноталардан торган татар җыры эшли ала. Бары тик дөрес кылларга чиртә белергә генә кирәк. Әлбәттә, безнең горурланырга, тәрҗемә ителми дип мактанырга яраткан моң дигән төшенчәбез бар – аны куллану шарт. Илһам абый, Әлфия апа һәм аларның дистәләгән замандаш җырчылары шушы миссияне үтәделәр. Аларның татарлар яшәгән төбәкләргә баруы хәзерге кебек коммерция проекты да, Тукай премиясенә омтылыш та түгел иде. Алар бары тик үз халкы өчен җырладылар һәм җырлыйлар. Үзләре уйлапмы, уйламыйчамы – алар иң кыен елларда да татарның татарлыгын саклап калдылар.

 

Әгәр Илһам абый белән Әлфия апа үткән гасырда татар халкының легендасы һәм символы булган икән, ул чорда халык күңеленә шундый артистлар кирәк булган. Илһам абый моңлы, ялгыз, үзен «бәхетсез» дип тоючы (интервьюларында шулай ди) ир-ат… Әлфия апа кебек гади, ачык, авыр балачак кичергән, хатын-кыз буларак тормышның ачысын-төчесен татыган… Кыскасы, стандарт ир-ат һәм хатын-кыз образлары. Татарда, хәер, Россиядә дә шулай түгелме соң?! Бер кешене бәхетле итмичә яки итәргә теләмичә, бар халыкны бәхетле итәргә омтылган ир-ат һәм ялгыша-ялгыша булса да, бәхетле булырга тырышып, тормыш йөген җигелеп тарткан хатын-кыз… Әмма күпчелек ир-атның глобаль хыялы хыял булып кына кала бирә – нәтиҗәдә ул күпне дә, берне дә бәхетле итә алмый һәм «бәхетсезлегеннән» зарлана; хатын-кыз да, бәхеткә омтылышын җуеп, гомерен балаларына багышлап картая. Бу ике затның күпчелектән аермасы шунда: Илһам абый бер кешене бәхетле итәргә алынмаса да, күпчелекне бәхетле итү теләгенә ирешкән – аңа меңнәр гашыйк булган, аны миллионнар онытылып тыңлаган; Әлфия апа – бәхетле булу теләген ахыргача җуймаган, халкына хезмәт итүдән туктамаган, һаман да картая белмәгән гаҗәеп зат. Бездә нигәдер эчендәгесе тышында булган, шәхси уңышсызлыкларын халкыннан яшермәгән җырчылар популяр булды. Рус эстрадасында да шулай, татарда да... «Женщина, которая поет»ны искә төшерегез, иреннән кыйналган, балалары урланган популяр җырчы ханымнарны... Бездә дә башта ялгызлыгыннан зарланган, аннары бәхетенә түзә алмый газапланган җырчылар популяр. Әлфия апа да ачык күңелле, гади булды. Хәтта эчендәгесен яшермичә китап итеп язды, ул китапны күз яшьләрсез генә укып булмый.

 

Әлфия апа, Илһам абый кебек шәхесләр бүген туса, алар да мәшһүр шәхесләребез югарылыгына менә алырлар идеме икән?! Бүгенге эстрадада беренчелеккә чыга алырлар идеме икән, дим. Югалуын югалмаслардыр, әмма алар башкачарак булырлар иде кебек… Алар югарырак. Бүген кешеләр вакланды, шәхесләр гасыры үтте. Хәзер һәр кеше олы бер механизмның бер шөребе генә. Ә адәм баласына барыбер шәхесләр кирәк. Шуңа ул үткәндәге шәхесләргә бага, аларга соклана, аларның бөеклеген аңларга тырыша. Ярый әле соклану хисен җуймадык, ярый әле бөекнең бөеклеген аңлар дәрәҗәдәбез. Ярый әле Аллага шөкер, бөекләребез исәннәр. Соңгы елларда Илһам абыйның эссе көннәрдә дә костюмнарын киеп Фукс бакчасында ял итүен яратып күзәтә идем, аның үзе белән исәнләшкән балаларның башыннан сыйпавы, алар белән шаярып сөйләшүе дә сокландыра. Ә Әлфия апаның ничек яшәвен газета-журнал битләреннән укып торабыз. Аллага шөкер, җырлый әле, һәрвакыт каядыр барып җырлап кайтуын сөйли. Исән генә булсыннар.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»