поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.08.2011 Бәйрәм

Кияүгә аласыңмы?

Сорауны алай кабыргасы белән үк куймаса да, һәр хатын-кыз аны ир-егеттән көтә. Әлбәттә, ул әкияттә генә бәхетле финал туй белән тәмамлана. Чынбарлыкта исә туй белән барысы да башлана гына – хәзер бит аның туй дигәне дә әллә нинди пафослы атрибутикага әйләнә бара.

Ул кигән күлмәкләр дисеңме (ат бәясе дип чагыштырасы килгән иде – үзалдыма көлеп куйдым – ат бәясе пүчтәк бугай инде ул хәзер!), катлы-катлы бизәлгән, соңгы мода буенча сайланган кортежлар, фәлән йөз меңлек банкетлар... Ярый инде әлеге кәттә тормышның башы әкияттәгечә: «Һәм алар озын-озак бәхетле гомер кичерделәр», – дип дәвам итеп, гаилә институты мәгънәле дәүләтчеккә әверелсә...

 

Кияүгә чыгу, тормышлы булуга яшьләр ничек карыйдыр анысы, белмим, туйлар исә җәен гөрләп бара. Елның иң җимешле вакыты булып исәпләнгән август аенда теркәлүчеләр саны быел алай ук күп түгел түгелен. Мөселманнар өчен, диюем. Түземсезлек белән сентябрьне көтәбез. Казан туй салоннары да исә җәен «урак өсте»нә кинәнә. Яңа коллекцияләр кайта, заказлар өелә, сатып алучыларның һәр теләге, һәр капризы исәпкә алына.

 

Киям, салам, кинәнәм...

 

– Сез киеп карагыз, кигән өчен акча алмыйбыз без, – ди сатучы, әниле-кызлы парны туй күлмәге киеп карарга кыстап. – Менә бусы 8 мең ярым гына. Рәзве бу акча?! Бездән күлмәк алсагыз, машина өстенә куя торган пар балдаклар прокатка бушлай, туй күлмәге өстенә яба торган мех яки чүпрәк япма да бер көнгә сезнеке.

 

Туй кирәк-ярагын кайгырткан салоннар хәзер Казанда буа буарлык икән. Алар, халыкның матди хәленә яраклашып, шәһәрнең төрле сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Мин урта хәллеләрнекенә йөрим. Бәяләр очсыз ук булмаса да, тешли торган да түгел – монда һәркем, үз акча янчыгыннан чыгып, кием сайлый ала. Мин очраткан иң очсыз күлмәк 4 мең булды. Дөресен әйтәм, бушлай бирсәләр дә, кимәслек күлмәк, әмма бер сатучы корбаны моңа бәясенә кызыгып эләкми калмас... Иң очсыз туфли – 1500 сум. Күлмәкләр уртача 7500 сумнан 15-18 меңгә кадәр. Әмма унсигез меңлеген «үлеш матур» дип әйтеп булмый – монда сәүдәгәрнең акча эшләргә теләгән фантазиясе генә кинәнгән: Россия шәһәрләренең берсендә тегелгән әлеге чүпрәкнең чын бәясе күп дигәндә кәгазьдәге ярты бәя генә. Калган кирәк-ярак түбәндәгечә (сумнарда):

 

Машина өстенә куела торган пар балдаклар: 1400-2400

Фата: 350-4500

Бутоньеркалар (шаһитларның костюмына кадый торган чәчәк): 100-140

Кәләш өчен сумка: 180 – 950

Перчаткалар: 300-1500

Чакыру кәгазьләре: 15-25

Чәчкә кадый торган чәчәкләр: 10-25

Туфли: 1500-3200

Бижутерияләр: 250-1500

Хәтта шампан шәрабына кием-салым да бар – кәләш-кияү шампан шешәсе 400 сумга төшәчәк. Әкәмәт инде!

 

– Кыйммәт, балам, кыйммәт, – диде олы яшьләрдәге апа кызының чираттагы туй күлмәген киеп каравына. Аннан миңа аңлатма да биреп китте: – Прокатка гына алыр идек, бик тә үзенеке генә булырдай күлмәк аласы килә бит. Күңелендә калмасын, дим. Кесәдә барлы-юклы 7 мең, әле туфлиен аласы бар, эчке киемен дигәндәй...

 

Ир-егетләр үпкәләмәсен тагын, әмма алар бик «очсызга төшә». Кәләш белән чагыштырганда инде. Костюмнарны 5 меңгә дә алып була, кыйммәтлерәкләре өчен 13-20 мең китәчәк.

 

Менәтерә мондые

 

Казан кибетләрендә очраткан иң кыйммәтле туй күлмәге PIERRE CARDINныкы булды. Әлеге шик 205705 сум тора. Кутюрьеның әлеге күлмәгеннән күзне алып булмый – аның тукымасы дисеңме, кулдан эшләнелгән бизәкләреме, энҗеләре дисеңме, тегелешеме – бер сүз белән – шәп! Казанда мондый күлмәк тә алучы бармы икән дип аптырыйсы юк – әлеге күлмәк бер пар заказыннан калган. Алар ике вариантка заказ биргән булган: икесе дә бер чама бәядәге икенче күлмәк иясен тапкан, бусы әлегә көтә.

 

Ике метр ярым шлейфы булган VALERY STUDIO күлмәге 180 мең сум тора. Әлеге күлмәккә 10 процент ташлама каралган. Мин йөргән югары сыйныф өчен каралган әлеге салоннарда нәрсәсе әйбәт – һәр күлмәк диярлек бер экземплярда, бер-берсен кабатлаган бер генә кием-салым да табармын димә. Әлеге кыйммәтле күлмәкләрне 42 нче үлчәүдәге кечтекиләр дә, таза гәүдәлеләр дә алырга мөмкин – күлмәкне, сезнең гәүдәгә яраклаштырып, кечерәйтеп-зурайтып бирәчәкләр. Әлеге хезмәтне салон бушлай башкара. Мин булган әлеге 4 салондагы бәяләр гади халык өчен каралган кибетләрдән бәяләре белән шактый аерыла.

 

Балдагы да балдагы

 

Туй балдагын да һәркем үз кесәсенә карап сайлый ала – 1500 сумлыгы да, ак алтын – платинадан ясалганы да, бриллиантның җаның теләгән каратлысы да бар – акча букчаң гына чыдасын! Өч төрле алтыннан (кызыл, сары, ак алтын) ясалган француз стилендәге балдак – аны, гадәттә, хатын-кыз өчен генә алалар – 9900 сум. Дисконт картасы белән 730 сумы кими дигән сүз. Шундый ук вариантны өч бриллиант таш белән бизәсәң, мең доллар тирәсе була, диделәр.

 

Гадәти алтыннан булган балдаклар уртача 3 мең сум тора – икең өчен 6-7 мең сумга төшә икән. Ярыйсы. Иң кыйммәтле салоннарның берсендә иң зур хактагы балдак бәясен сораштырган идем, җаныгыз теләсә, 10-20 мең долларлык балдакка да заказ биреп була, диделәр. Җан теләр ул, нәфескә ирек кенә куй...

 

Минем туйга – минемчә

 

Туй уздыручы оешмаларга шалтыратып, шалт итеп кенә бәя белешим дигән идем, алай шалт Габдрахман гына булырлык нәрсә килеп чыкмады. Нинди машинага заказ бирергә телисез, нинди стильдә (?!), кунаклар нинди даирә кешеләре, кайсы ресторан, бизәүгә дизайнерлар кирәкме...

 

– Ресторан табышырга булышасызмы соң? – дим.

 

– Әлбәттә, безгә килеп килешү төзик тә, без шундук эшкә керешәбез. Ресторан-кафены сез теләгәнчә бизибез, теләсәгез, бизәү әйберләрен дә үзебез алабыз. Машина бизәү автоның маркасына карап та бәяләнә, нәрсә белән бизәүне дә уйлашырга кирәк. Тамада, шоуменнарыбыз да бар.

 

– Алары күпме тора?

 

– 15 меңнән башлана. Монда безнең аппаратура, кызыклы программа, искиткеч тамаша.

 

– Сезнең күңел ачу үзәге белән эшләп, туй уздыру өчен якынча күпме кирәк булыр икән?

 

– Сезнең материаллар белән булса, бары тик хезмәткәрләр эшен, тамаданы кертеп санасак, уртача 45 мең...

 

Бәхет туемы, акча туемы?

 

Моны һәркем үзе хәл итәдер инде – шаккатыризм белән мавыгучыларга аның акча туе булуы да кирәкле пункттыр, бәхет өчен гаилә корганнарга исә кием-салымның да, корган өстәлеңнең дә ничә сум торуы мөһимлеккә килеп төртелмидер. Җаны теләгән – елан ите ашаган, диләр бит – лимузинда да, вертолетта да, катер яки теплоходта да уздырып була туйны. 100 мең сумга да сыешып була, шулай ук 100 мең долларлык итеп тә уздырырга... Туйдан соң булачак уртак тормыш бәхетле булсын – әнә шул пункт барысыннан да өстенрәк торырга тиеш.

 

Ыспай салон бәяләре:

Күлмәкләр: 15000-45000 (уртача)

Машина өстенә куела торган балдаклар: 3500-8200

Фаталар: 650-21500

Бутоньеркалар: 250-650

Перчаткалар: 650-8700(!)

Чакыру кәгазьләре (аларның матурлыгы!): 60-550 (берсе өчен)

Япмалар (накидкалар): 3500-65000 (чәшке, шиншиллалар иң кыйммәте)

Туфли: 4000-9500

Бижутерияләр: 4500-14500

 

Туйга машина арендалау (сәгатенә, сумнарда):

Ford Excursion (20 кешелек) – 2500

Лимузин Crysler c 300 (9 кешелек) – 2500

Hummer Н2 (18 кешелек) – 4500

Линкольн Таун Кар Год (10 кешелек) – 2000

 

Туйга татар җырчыларына «заказ» бирү:

Танылган җырчы Казанда 20 мең сумнан башлана

Районга чакыру (араның ераклыгына карап) – + 5-10 мең

Яшь җырчылар – 10-15 меңнән (районга + 5-7 мең)

Танылган тамада Казанда – 20-35 мең (районнар + 10 мең)

Яшь алып баручылар (танылган бер егет Актаныш районы өчен 35 мең сум сорады) – 15-20 мең

Ресторан-кафеларда банкет уздыру:

Кафеда бер кешегә – 750-1500 сум

Ресторанда бер кешегә – 1250-1850 сум (уртача)


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»