|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2011 Икътисад
Хезмәт хакыгыз артамы?Татарстанстат мәгълүматларына ышансак, соңгы ярты елда республикадагы уртача хезмәт хакы 18,2 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 13 процентка артыграк дигән сүз. Татарстан Икътисад министрлыгы исә ел ахырына таба уртача хезмәт хакы 20,1 мең сумга кадәр күтәрелер, дип фаразлый. Ә сезнең хезмәт хакыгыз соңгы тапкыр кайчан артты? Искәндәр ЕДИХАНОВ, КФУ укытучысы:
– Бездә бер-ике ел элек хезмәт хакы арткан иде, шуннан бирле андый нәрсә булмады. Хәзер оклад белән премия алып барабыз. Дөрес, җитәкчелек сентябрь айларына акчаны күтәрергә вәгъ дә итә итүен, әлегә бернәрсә дә әйтеп булмый. Илдәге бюджет өлкәсендә эшләү челәрнең күбесе ничә еллар шул ук хезмәт хакы алып эшли. Ә азык-төлек исә атна саен кыйм мәтләнә бара, бу кеше ләрдә киеренкелек тудыра.
Рахми БАЙЫНДЫР, Универсиада төзелешендә прораб:
– Мин үземнең хезмәт хакымнан канәгать. Ә менә кул астымда эшләүче хезмәткәрләр һәрвакыт зарлана. Әйе, ширкәт җитәкчеләре аларга акчаларын ай саен булмаса да арттырып бара, тик кеше бит ул биргән саен зарлана. Хәзер 18 мең сум уртача хезмәт хакы дисәләр, алга таба ул 30га кадәр җитәчәк. Ә бу саннар беркайчан да дөреслеккә туры килмәячәк. Үземнең туган илем Төркиядә хәлләр моннан бик нык аерыла димәс идем. Анда халык дәүләт предприятиеләрендә акча аз алган очракта, үзлә ренә эшли башлый. Россия дәгеләр дә кул кушырып ятмый, менә безнең төзелештә эшләүче 4 кешене урлашкан өчен эштән кудым. Хезмәт хакларын түбән дип санаганнары теләсә нинди әйбер сатып акча эшли. Минемчә, бу илдә иң пешмәгәннәр генә алган акчасына риза булып яши.
Илназ ВӘЛИЕВ, “Транснефть” ширкәтендә электромонтер:
– Бездә соңгы тапкыр хезмәт хакы гыйнварда 9 процентка арткан иде. Шуннан соң азык-төлек бәяләре 20 проценка кыйммәтләнде. Хө кү мәт халык баш күтәрмәсен, артык сүз сөйләп йөрмәсен өчен генә акчаларны арттырган булып кылана да, яңадан үзе шуннан берничә тапкыр күбрәк итеп кире тартып ала. Безнең фирмада хезмәт хакын арттырдылар, ә менә башкаларда анысы да юк, шуңа сөенергә була. Россиядә яшәүче кеше бит ул ике тиен өчен дә шат, түрәләр менә шуннан оста файдалана да инде. Җитәкчеләрне надан дигән булалар, бер дә надан түгел шул алар, халыкка бушка берни дә бирми, хәтта хезмәт хакы арту да тикмәгә генә түгел. Күпмедер вакыттан соң берәр нинди закон яки кагыйдә уйлап чыгарып кире акчаларны алачак.
Рафаэль ГЫЙЛЬФАНОВ, юл төзекләндерү фирмасы хезмәткәре:
– Узган айда 20 мең хезмәт хакы алган идем, димәк, минеке уртачаныкыннан да күбрәк икән, горурлана алам. Тик ме нә бәяләрнең көн саен котырып үсүе генә нык борчый. Акчаларны күтәрергә уйлаучы юк, ә азык-төлек хәтта атнасына берничә мәртәбә кыйм мәтләнергә мөмкин. Кайвакыт ирексездән уйлап куясың, әллә аны зур түрәләр: “Әйдә, бәя ләрне арттырабыз!” – дип бер-берсе белән сөйләшеп кенә эшлиләр ми кән? Менә сентябрьдән сөткә бәяләр арта, диләр. Ә бит ни өчен икәнен аңлатучы юк. Әйтерсең, җитәкчеләр халык өчен эшләми, ә аерым эшмәкәрләрнең мәнфәгатен ге нә кайгырта.
Марат МУЛЛИН, автосервис белгече:
– Мин ул саннарга бө тенләй ышанмыйм. Дөрес, үзем акчаны әйбәт алам, тик менә райондагы әти-әни 2-3 мең сум хезмәт хакына яшәп ята, алар турында уйланам. Уртачасы 18 мең дип кемне алдарга телиләр микән, шуны аңламыйм. Ил халкының яртысы да бу кадәр акча алмый бит. Россиядә күбесе уртача хезмәт хакын көтеп ятмый, сулдан керем эзли. Үзем дә буш вакытларда төсле, кара металл тапшырып акча эшлим. Югыйсә ачтан үлүең ихтимал. Ярый да түрәләрнең миллионнары бар, бәлки ул уртача хезмәт хакы шулардан чыгып караладыр.
|
Иң күп укылган
|