|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2011 Мәгариф
Мәктәпкә әзерләнәбезБаланы мәктәпкә озату өчен якынча 10 мең сум кирәк Баланы мәктәпкә озатыр көнгә дә күп калмады. Күңелле мәшәкатьләрне кемдер алдан ук хәл итте. Кайберәүләр исә, юклык заман түгел бит хәзер, җаның теләгән әйбер базар-кибеттә тулып ята, дип кирәк-ярак хәстәрләргә ашыкмый әле. Аның каравы балаларын шатландырырга өлгергән ата-аналар, безнең бар да әзер, дип тынычланып тора.
Һәр ата-ананың баласын Белем көненә кешедән ким итмичә әзерлисе килә. Бу теләк бигрәк тә сабыйларын беренче сыйныфка озатучыларга хас. Нәрсә сатып алсаң да, сыйфатлы һәм матур булсын, дигән таләп куела. Хәзер апа-абыйларыннан яки кешедән калганны киертүгә күпчелек риза түгел инде. Хәер, тормышта төрле хәлләр килеп чыга ул.
"Беренче сыйныфка кызым да, улым да бара. Кызымның яше тулмаса да, теләге зур булгач, бергә укырлар дип, мәктәпкә бирдек. Аңа өс-баш сатып алып тормыйбыз. Ул туганымның кызыннан калган киемнәрне киячәк. Ә малайга өр-яңаны алырга туры килде. Бүгенге заманда, бигрәк тә шәһәрдә мәктәпкә әзерләү шактый кесәгә суга. Ә ике балага тагын да күбрәк акча кирәк", – ди Эльяра.
Колхоз базарында мәктәп кирәк-яраклары бәяләре:
Дәфтәр – 2,3-15 сум
Көндәлек – 30-60 сум
Ручка – 7-10 сум
Гади карандаш - 2-5 сум
Фломастер – 30-150 сум
Пенал – 100-150 сум
Дәфтәр тышы – 3 сум
Папка – 70-120 сум
Акварель – 30-200 сум
Линейка – 5-10 сум
Пластилин – 10-50 сум
Санау таякчыклары – 30 сум
Альбом – 12-45 сум
Төсле карандаш – 12 сум
Пумала – 30 сум
Букча – 300-2500 сум
Чыннан да, шәһәр җирендә 1 сентябрьгә җыену мәктәпкә әзерләнү курсларына йөрүдән үк башлана. Әлбәттә, моның өчен акча кирәк. Аннан ата-аналар беренче җыелышта балалары укыячак сыйныф бүлмәсе турында кайгыртырга тотына. Тәрәзәсеннән җил өрмиме, моңа кадәр ябыштырылган обой күзне иркәлиме, төсе баланы тынычландырамы, лампа утларының барысы да янамы, идәндә уйнар өчен келәм бармы, кулъюгыч иске түгелме... Шәһәр ата-аналарының күпчелеге, балалары иң шәп шартларда укырга тиеш, дип саный. Шуңа күрә беренче сыйныфларны кабул итүче кабинетлар гадәттә дүрт елга бер тапкыр кыяфәтен үзгәртеп тора. Ремонтлык акча җыюлар ата-ананың теләгенә кайтып кала. "Җил өргән тәрәзәне пластикка алыштырып, баланың сәламәтлеге саклана. Балаң мәктәпкә кергән очракта акчаны ай саен маяга калдырып барсаң, август аенда әзер акча була", – дип сөйли ата-аналар комитетындагы бер ана. Кыскасы, һәркемнең кадерле баласын матур сыйныфларда, яхшы укытучыда җил-давыл тидермичә укытасы килә.
Азмы-күпме белем туплангач, кабинет тәртипкә китерелгәч, инде дәреслекләр мәсьәләсен кайгыртырга кирәк. Китапханәгә кайтмаган дәреслекләрне барлап, кирәкле әсбаплар, эш дәфтәрләре исемлеге төзелә. Моның өчен тагын акча кирәк. Менә шулардан соң гына чират букча тутыруга, мәктәп формасына җитә. Ул мәктәпнең уставыннан чыгып билгеләнә. Гадәттә, куе зәңгәр, кара, соры төсләр рөхсәт ителә. Монысы проблема түгел. Акчасы булганнарга мәктәпләрдә оештырылган кибетләрдә, базарларда сайлану мөмкинлеге зур. "Ульяновскиның "Бостон" фирмасы теккән костюм-чалбарлар бу. Кибеттә аны 500-700 сумга арттырып саталар. Бездә ир-егетләр костюмнары 2100–3300 сум тора. Бишкәктән алып кайтканнары да бар, андыйлар 1 мең 500", – ди сатучы Сәрия Габдрахманова. Сатучы сүзләренә караганда, узган ел бу вакытта көнгә 10 лап костюм-чалбар сатылса, быел 5-6 гына икән.
"Эш акчада түгел. Шулай да кием килешеп торырга һәм сыйфатлы булырга тиеш. Кирәк-ярак өчен Казанга иртәнге сәгать 3тә үк торып килдек. Баламны ялгызым үстерсәм дә, матур итеп киендерергә тырышам. Өс-башны ике елга бер мәртәбә алыштыртам", – ди Кукмарадан килгән Сәвия Юнысова. Кызлар өчен ак алъяпкыч белән мәктәп формасын нибары 400 сумга гына, ә костюм-чалбарны 800 сумга гына сатучылар да бар. Билгеле, андыйларның үтүкләнмәгән, өстәвенә очсызлы тукымадан тегелгәне күренеп тора. Балаларына кидереп караган ата-аналар, сыйфаты начар, дип сатучы яныннан китеп бара.
Букчаларга килгәндә, алар белән базар тулган. Бәясе – 300 сумнан 2,5 ярымга кадәр. Ата-аналар сайлаганда рәсемгә игътибар итә. Мультфильм геройлары төшкән дип кенә түгел, аларның мәрхәмәтле йөзлесен сайлыйсы килә. Әмма искитәрлек, без укыган замандагы портфельләр юк инде. Матур букчаны күтәреп, тагын бер кат мәктәпкә барыр идем дигән теләк уянмый. Ә замана балаларына, нишләтәсең, бүгенге мультфильм геройлары кызыклы.
Дәфтәр, альбом сайлаганда да игътибарны әлеге дә баягы рәсем җәлеп итә. Бик матур тышлы дәфтәрләр янәшәсендә кап-карага баш сөяге һәм Уильям Шекспирның "Из жизни смертных" шигыре язып куелганы да очрады. Әйтик, беренче сыйныфка бала шуны тотып барса, укытучы әти-әнинең зәвыгын шунда ук бәяли алыр иде. Әллә бу битараф, әллә мәгънәсез дип... Дөресрәге, балалар товарлары җитештерүчеләрнең гаебе бу. Чыннан да, сабыеңның өс-башы шәп дип кенә түгел, букчадагы кирәк-яракларның төсенә, рәвешенә дә әһәмият бирергә кирәк шул. Беренче тапкыр мәктәпкә барган чак гомергә истә бит ул!
Гүзәлия Миннәхмәтова:
– Кызыбыз быел өченче сыйныфка бара, шулай да беренчегә хәзерләгән кебек барысын да өр-яңадан сатып алдык. Баланы шулай итеп сөендерү 10 мең сумга төште. Без дәфтәрләрне барысын да берьюлы сатып алмыйбыз. Класстагы укучылар санына карап, чиратлашып алып киләбез. Бөтен кешенеке дә тигез булсын өчен шулай эшләнә. Яңа әйберләрен күргәч, Аделина мәктәпне сагына, уку мәсьәләсен кайгырта башлады.
Гөлшат Абдуллина:
– Кием-салым алганчы ук баланың мәктәпкә бару теләге зур иде. Букча сатып алгач, теләге тагын да артты. Аны ул үзе сайлады, балалар хәзер мультфильм геройлары төшкәнгә кызыга бит. 5 мең сумлык өс-баш алдык инде. Бар да кыйммәт бит. Балалар әйберләре зурларныкы белән бер бәядә йөри. Барыннан да бигрәк шунысы сөенечле: авылның үз мәктәбе сакланып калды. Башлангычка өч бала керә. Улыбыз автобус белән йөреп укымаячак.
Гөлгенә Гыйльманова:
– Бер ел элек балабызны әзерлек курсларына биргән идек. Айга 800 сум түләп, атнасына ике тапкыр курсларга йөрде. Үзебез йөргән мәктәпкә беренче сыйныфка барырга булдык. Кызымны мәктәпкә әзерләп бетердек инде. Иң элек уку кирәк-яраклары алдык. Күптән түгел генә мәктәп формасы, букча алып кайттык. Кайткач әлеге киемнәрне кидереп, букчасын асып карадык. Балабыз зур сумкасы янында кечкенә генә булып калды. Үзенең мәктәпкә бик тә барасы килә. Белем аласы кабинетына барып, үзенә утырырга урын да сайлап кайтты инде. Иң элек балабыз белем аласы сыйныфта ремонт ясау өчен 1600 сум биргән идек. Аягына кияргә туфли, танкетка, сандали, кеда алдык. Мәктәп формасы, ак блузка, ак колготки, букча, спорт костюмы, футболка, бантиклар алдык. Кызымны мәктәпкә әзерләү 10000 сумга төште.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|